Урман хэм кеше
классный час (4 класс) по теме

Мероприятие по экологическому воспитанию

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urman_khem_keshe.docx275.93 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе

Урман һәм кеше

                                                                                 

                                                                           

                                                                             

                                                                       

                                                       

                                                               

Укытучы: Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы

Тема: Урман һәм кеше.

Максатлар: 1. Урман табигый комплексын өйрәнү, аның төрлелеген ачыклау, табигатьтә барган процессларның үзенчәлекләре белән һәрьяклап танышу.

2. Кеше тормышында урманнарның әһәмияте турындагы белемнәрне тирәнәйтү.

3.Туган як табигатенә мәхәббәт хисе тәрбияләү, экологик проблемаларны чишү юлларын эзләү.

Җиһазлар: Россиянең табигый зоналар картасы, атласлар, карточкалар, “Воронежский заповедник” видеофрагменты, амур бәрхете, бөке имәне, карагай, карама, гади имән, чыршы, нарат, кедр гербарийлары, эрбет күркәсе салынган кара ящик, плакат, кроссворд, маркерлар, “Урманнар” темасына фәнни китаплар һәм матур әдәбият күргәзмәсе, дару үләннәре күргәзмәсе, дару үләннәре плакатлары, телевизор, видеомагнитофон, магнит такта.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.
  2. Яңа тема.
  3.  Ныгыту – кроссворд чишү.
  4. Дәресне йомгаклау.

Алып баручы:

Урман – колак, кыр – күз диләр,

Тагын күңел диләр урманны...

Ни булса да шундый якын миңа

Туган ягым урман – кырлары.

Урманым минем сакчым да,

Урманым миңа бишек,

Урманым сулар һавам да,

Күңел дөньяма ишек.

 Табигатьнең иң гүзәл урыны – урманнар. Алар илебезнең иң зур мәйданын – 45% алып торалар. Россия урманнары ул – караңгы чыршылыклар, мәһабәт имәнлекләр, хуш исле наратлыклар, бөдрә каенлыклар. Укучылар, әйтегез әле, кеше һәм тереклек өчен урманнарның әһәмияте нәрсәдә?

(Укучылар презентация слайдларында чыккан сүзләргә аңлатма бирәләр.)

  • азык чыганагы (гөмбә, җиләк, чикләвек)
  • чимал (1 га =250 кг биомасса, ягулык, төзелеш материаллары, сәнәгать өчен буяу, дару)
  • сунарчылык (ау сезонында аучылар куян, бүре, поши аулыйлар)
  • ял һәм сәламәтлек (ял комплекслары, дәвалау үзәкләре, санаторийлар...)
  • планета үпкәсе (газ алмашы процессын башлыча урманнар үти)
  • илһам чишмәсе (рәссамнар, шагыйрьләр, композиторлар, язучыларның әсәрләрендә урман еш сурәтләнә)
  • тәрбияче (урман хәзерләүчеләрдә авыр хезмәткә характер тәрбияли)
  • саклаучы (сугыш вакытында партизаннар яшеренгән, ә хәзер сөрүлекле җирләрне җил һәм су эрозиясеннән саклый)

1 нче укучы:

 

   Урманнар шул кадәр күптөрле ки, хәтта аларның барысын да картада аерып та бетереп булмый. Шуңа күрә, без аларны ике зур табигый зонага аерып өйрәнәбез.

  • тайга
  • катнаш һәм киң яфраклы урман

   Иң зур урынны биләп торучы тайга зонасы барлык урман мәйданының 80% ын тәшкил итә. Ул тоташ полоса булып, илебезнең көнбатышыннан Тын океан ярларына кадәр сузылган. Россиянең төп агач запасының 50%ы тайгага туры килә.

   Тайга бер яруслы агачлардан, кара һәм нарат җиләге куакларыннан, хәтфә кебек җиргә түшәлгән мүк катламыннан тора.

   Климат шартлары көнбатыштан көнчыгышка таба кырыслана. Туфрагы ярлы – чөнки ылыс коелып черемәгә әйләнергә өлгермичә су белән юылып төшә. Көнбатышта тайга караңгы – монда чыршы, ак чыршы үсә, ә кискен континенталь климатлы һәм мәңгелек туң булган урыннарда карагайлар өстенлек итә. Көньякка киткән саен җылылык арта, җәй озаграк, кыш йомшаграк була бара. Тайга әкренләп катнаш һәм киң яфраклы урманга алышына. Мондый урман үсеше өчен һава температурасының кимендә 4 ай  + 10 градустан да түбән булмавы, явым-төшем тиешенчә булу зарур.

  Шулай итеп, урман үсешенә түбәндәге факторлар тәэсир итә:

Географик урын (уртача 45 – 650 т.к.)

                Җылылык (+100С тан да ким булмаган)

           Дымлылык (К>1)

Туфрак (кәсле – көлсу, кәсле, соры урман туфрагы)

2 нче укучы:

Без барыбыз да табигать балалары. Һәммәбез дә кечкенәдән үк урманнар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Укучылар, әйтегез әле, урман дигәч сезнең күз алдыгызга нинди җирлек килә?

  • Агачлар, куаклар, үләннәр, мүкләр бер-берсенә яраклашып, яруслап үскәннәр.

 Без санап киткән агачларның барысын да диярлек безнең күргәнебез бар, аларның әһәмиятен дә беләбез. Бу урында минем сезгә муссон урманнарында үсүче амур бәрхете һәм бөке имәне турында сөйләп үтәсем килә. Бу агачлар безгә моңарчы билгеле булмаганча файда китерәләр. Кайры хәзерләүчеләр бөке имәненең дә, амур бәрхетенең дә бөкеле кайрыларын махсус пычаклар белән кисеп, җыеп йөриләр. Бу хезмәт агачларга бернинди дә зыян китерми, киресенчә кайры яхшырак һәм сыйфатлырак булып, яңадан үсеп китә. Ә амур бәрхетенең өслеге бәрхеткә охшаганга күрә шундый исем алган.

  Тагын бик каты токымлы агачлар да була: мәсәлән, корычагач, таш каен. Ә безнең якның типик каты агачы – кыр карамасы. Аны утынга бары тик кышкы чатнама суыкларда гына ярып була.

 

 

3 нче укучы:

Урман бит әле ул, укучылар, бик күп кыргый хайваннарның йорты да булып тора.

Сезнең игътибарыгызны боланга юнәлтәсем килә. Бу мәгърур хайван урманнарда, урман-дала, дала, ярымчүлләрдә дә яши ала, ләкин киң яфраклы, якты урманнарны үз итә. Алар сезонлы күчешләр вакытында бик зур көтүлекләргә берләшәләр. Азыкка талымсыз, 300ләп төр үсемлек белән тукланалар. Авырлыклары 160 – 300 кг аралыгында.

    Урманнарның тагын бер типик вәкиле – кабан. Алар дымлы, камышлы урыннарны яраталар. Кабан төн буе туклана; бик талымсыз, үлән, хайван хәтта үләксә дә ашый. Ә өн ясар өчен, алар кырмыска ояларын туздыралар. Шуңа күрә, саклау максатыннан, кырмыска ояларын киртәләп алу мәслихәт.

   Һәм тайга хуҗасы – көрән аю турында. Ул – мәңгелек йөремсәк. Ә кышлыкка йокыга тала. Иң иртә - сентябрь, иң соңы – декабрь аенда йоклап китә. Якынча 195 көн йоклый. Апрель – май айларында уяналар. Балалары 6-8 ай йөклелектән соң йокы вакытында 0,5 кг лы булып туалар. 10 яшьләренә җенси өлгереп җитәләр. Заповедникларда 45-47 яшькә кадәр яши алалар.

4 нче укучы:

 Урманнар – бик зур табигый комплекс, зур система. Ул бик күп компонентлардан тора һәм алар бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнгән. Бер генә компонентның үзгәрүе дә башкаларының да тамырдан үзгәрүенә китерә. Урман хәзерлеге, урман янгыннары меңәрләгән га урманнарны юкка чыгара. Ел саен 600 мең га урман киселә һәм шул кадәр үк яна. Урманнарны саклап калу өчен, нинди чаралар үткәрергә кирәк соң?

  • Урман ресурсларын рациональ файдалану;
  • Тыюлыклар, милли парклар, заказниклар булдыру;
  • Урманнарны яңарту;
  • Калдыксыз технологияләр уйлап табу.

Алып баручы:

Укучылар, ә хәзер, алган белемнәрне ныгыту максатыннан, кроссворд эшләп алыйк әле.

1

Р

2

О

3С

4

С

5

И

6Я

7

У

8

Р

9

М

10

А

11

Н

12

Н

13

А

14

Р

15

Ы

                                                                                         

Сораулар:

  1. Ылыслы үсемлекнең орлык өлгертү органы (күркә)
  2. Кешенең төзелешен өйрәнүче фән (анатомия)
  3. Ылыслы агачлар бүлеп чыгара торган ябышкак матдә (сумала)
  4. Каен тузыннан ясала торган борынгы кәрзин (тырыс)
  5. Себер ак чыршысы (пихта)
  6. Урманда яшәүче төнге ерткыч кош (ябалак)
  7. Имәннең халыкчан исеме (туйра)
  8. Яфрагын коючы ылыслы агач (карагай)
  9. С витаминына бай үсемлек (гөлҗимеш)
  10. Фанера һәм рәшәткә ясауда киң кулланылучы агач (каен)
  11. Ылыслы агачлар бүлеп чыгара торган антибактериаль матдә (фитонцид)
  12. Катнаш урманның типик хайваны (кабан)
  13. Ылыслы урман (тайга)
  14. Урманнар эшләп чыгара торган, кеше өчен иң әһәмиятле продукт (кислород)
  15. Урманда ориентлашу өчен, аның йортын кулланалар (кырмыска)

Алып баручы:

 Ә хәзер, укучылар, атласларның 20 нче битен ачып, урманнарда үсүче дару үләннәренең күптөрлелеге белән танышып чыгыйк.

Тайгада -34 төр

Катнаш урманда – 12 төр

Киң яфраклы урманда – 20 төр

Субтропик урманда – 10 төр

Муссон урманнарында – 14 төр дару үсемлекләре үсә.

  Укучылар, сез нинди дару үләннәре беләсез?

  • Кычыткан, каен, балан, миләш, сукыр кычыткан, канлы үлән, эт тигәнәге һәм башкалар.

5 нче укучы:

 Менә сезнең алдыгызда нинди макро- һәм микроэлементлар, витаминнар җитешмәгәндә кешедә барлыкка килергә мөмкин булган авырулар күрсәтелгән плакат тора. Бу матдәләр нинди дару үсемлекләрендә бар икән, мин сезне таныштырып китим әле. Яшүсмер чакның типик проблемалары булып сипкел, бетчә, сызлавыклар, чәч икеләнү, тырнак сынулар тора һәм, әлбәттә, сезне бу бик борчый. Бу проблемалар цинк җитешмәгәндә күренергә мөмкин. Моның өчен каен, кыр миләүшәсе, эт тигәнәге (череда), канлы үлән (чистотел), төз тәпичә (лапчатка прямостоячая) үсемлекләрен кулланырга мөмкин. Ә теш кариесы барлыкка килүне молибден тоткарлый. Молибден чирәмдә, кычытканда, борыч бөтнектә, каен җиләгендә, каенда, үги ана яфрагында, дару тузганагында, меңьяфракта бар. Үсмер чактагы хәлсезлек кобальт җитмәгәндә булырга мөмкин. Кобальт сары төнбоек, гади шомырт, гөлҗимеш, суган, җир җиләгендә була. Никель җитмәгәндә ашказаны асты бизе эшчәнлеге бозылырга мөмкин. Аның өчен нарат җиләге (брусника) кулланырга киңәш ителә.

Алып баручы:

   Дәрес азагында минем сезгә бер табышмак әйтәсем килә. Менә бу кара тартмада шул табышмакның җавабы. Узган гасырда Россиядән Германиягә сыер мае экспортланган. Май конкрет бер токым агачтан ясалган тартмага салынырга һәм, өстәвенә әле бу агачның бер өлеше – органы да тартмага куелырга тиеш булган. Бу нинди агач һәм аның кайсы органы тартмага салынган? Ни өчен?

  • Тартма себер наратыннан ясалган булырга тиеш һәм тартмага кедр күркәсе салынган була. Антимикроб тәэсир өчен шулай эшләнгән. Өстәвенә, немецлар тартмаларны сүтеп, музыкаль инструментлар ясаганнар.

-Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдек?

-Урманның кеше өчен файдасы нидә?

-Без урманнарны саклау өчен ниләр эшли алабыз?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөтен кеше элек бала булган.

Өч буын: әби-бабай,әти-әни,бала очрашуына багышланган гаилә бәйрәме....

"Урман-безнең дустыбыз".

"Урман-безнең дустыбыз"-дәрес конспект. Укучыларда урманнар зонасы турында күзаллау булдыру. Табигый зоналарны чагыштыра, анализлый белү күнекмәләрен, иҗади фикерли белү сәләтләрен үстерү. Укучыларда ...

Әбиле кеше-бәхетле кеше

Беренче октябрь көнне "Өлкәннәр көне"үткәрелә.Балачакның иң якты истәлеге әбиләр белән бәйләнгән."Әбиле кеше-бәхетле кеше",ул өйдә иман нуры балкый.Әбиләрне хөрмәт итеп балалар белән кичә үкәрергә бул...

Әйләнә- тирәбездәге дөнья фәненнән дәрес эшкәтмәсе.4 сыйныф. ( УМК «Перспектив башлангыч мәктәп») Тема: «Кеше тормышында һәм табигатьтә урманның роле» .

Тема: «Кеше тормышында һәм табигатьтә урманның роле» Максат: - укучыларда урманның кеше тормышында һәм табигатьтәге әһәмияте турында күзаллау формалаштыру; - урманның кеше гаебеннән барлыкка килгән эк...

Әбиле кеше- бәхетле кеше.

Мәктәптә өлкәннәр көне үткәрү өчен класстан тыш чараның конспекты....