"Эни кулы нигэ йомшак икэн?"
статья (4 класс) по теме

Сочинение ученика

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ni_kuly_nig_yomshak_ikn.docx14.85 КБ

Предварительный просмотр:

                                Әни кулы нигә йомшак икән?   

                                                                                                                                                                                              Бу уку елында мин башлангыч сыйныфны тәмамлап, 5 нче сыйныфка укырга килдем. Яңа фәннәр, яңа кабинетлар, яңа сыйныфташлар, яңа сыйныф җитәкчесе, яңа укытучылар... Билгеле, башта ияләшүе бераз читен булды, әмма бу мавыктыргыч доньяга без бик тиз кереп киттек.

     Ә беркөнне татар теле укытучыбыз Гөлчәчәк апа “Әни кулы нигә йомшак икән?” дигән темага инша язып килергә кушты. Мин язарга утырдым да үземә сорау бирдем: “Чыннан да, йомшакмы соң минем әниемнең куллары?” Һәм шундук җавап та бирдем: “Йомшак, бик йомшак”. Аның артыннан ук башыма икенче сорау килде: “Ә нигә йомшак икән минем әниемнең куллары?” Бу сораудан соң мин уйга калдым...

     Туган көнемнән башлап биләүләремне, киемнәремне юып, үтүкләп кидергәнгә,төн йокыларын калдырып, кулында тибрәткәнгә йомшак минем әниемнең чисталык яратучы куллары. Өебезне һәрвакыт җыештырып, тәртиптә тотканга йомшак минем әниемнең пөхтәлек сөюче куллары. Безне көн саен тәмледән-тәмле ризыклар пешереп сыйлаганга йомшак минем әниемнең өлгер куллары. Өебезне ямьләр өчен берсеннән-берсе матур гөлләр, бакчабызда матур чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимешләр үстергән өчен йомшак минем әниемнең эшчән куллары. Безгә җылы оек-бияләйләр бәйләп кидергәнгә, чиккәнгә, теккәнгә йомшак минем әниемнең оста куллары. Авырганда башымны тотып, хәлемне җиңеләйткәнгә йомшак минем әниемнең шифалы куллары.  

     Әнием – укытучы. 23 нче елын башлангыч класс укучыларына белем һәм тәрбия бирә. Шул  дәвердә  күпме план төзегән, күпме журнал тутырган, күпме дәфтәр тикшергән, күпме балаларның язмышларын башлап язган әниемнең тылсымлы куллары.

Уйларымның очы-кырые юк... Әниемнең кулларының ни өчен йомшаклыгын мин беркайчан да сөйләп бетерә алмам төсле.

     Әмма  әниемә минем теләгем бер генә:  ару-талуны белмәгән тылсымлы куллары беркайчан да сызламасын, сәламәт булып озын-озак яшәсен! Киләчәктә мин дә, әнием, синең куллар кебек эшчән  һәм сиңа карата йомшак булырмын.

                                                    Мусин Алмаз

                                                    Теләкәй мәктәбенең 5 класс укучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ноты. Т. Кулиев "Лезгинка" переложение для ксилофона и фортепиано

Оригинал этого произведения написан для фортепиано. В дальнейшем для национального азербайджанского инструмента каманчи. Данный вариант - это переложение для ксилофона....

Т. Д. Шапошникова К. В. Савченко Основы духовно-нравственной культуры народов России Основы светской этики Основы мировых религиозных культур Основы православной культуры Основы исламской культуры Основы иудейской культуры Основы буддийской куль

Т. Д. ШапошниковаК. В. СавченкоОсновы духовно-нравственной культурынародов России Основы светской этикиОсновы мировых религиозных культурОсновы православной культурыОсновы исламской культурыОснов...

«Ти на канікулах марно часу не гай, про правила безпеки завжди пам’ятай».

Розробка та презентація до виховної години з теми «Ти на канікулах марно часу не гай, про правила безпеки завжди пам’ятай»....

Духовно-нравственное воспитание младших школьников в современных условиях. Курс «Основы религиозных куль­тур и светской этики»

Духовно-нравственное воспитание младших школьников  в современных условиях.  Курс «Основы религиозных куль­тур и светской этики»...