Яңа ел бәйрәме
материал на тему
Предварительный просмотр:
Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе
Актаныш муниципаль районы
Татарстан Республикасы
Бикчәнтәй башлангыч мәктәбендә класстан тыш чара.
“Яңа ел” бәйрәме
Укытучы: Ганиева Г.М.
2013, декабрь
- Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.
Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз
Матур җырлар җырларбыз.
Нинди матур безнең чыршы,
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Котлы булсын Яңа ел!
-Мин, Әтәс мәктәбе дирекциясе исеменнән, һәм шәхсән үземнең исемнән Бикчәнтәй мәктәбендә укып белем алучы укучыларны Фәйзуллина Миләүшәне һәм Абдуллина Алияне 2012-2013 нче уку елының 1нче яртыеллыгын “4”ле, “5”ле билгеләренә тәмамлаулары белән котлыйм. Һәм бүләк алырга чыршы янына чакырам. Рәхмәт кызлар, тырышып укыдыгыз. Сезгә саулык-сәламәтлек, укуыгызда зурдан-зур уңышлар, әти-әниләрегезне, укытучыларны тыңлап тагын да югары уңышларга ирешергә насыйп булсын. Молодцы!
Һәм шулай ук, укучыларыбызның әти-әниләрен чыршы янына чакырабыз. Сезгә инде аеруча зур рәхмәт, беренчедән сез шушы мәктәпне кире ачтырырга дип күпме көч куйдыгыз. Рәхмәт сезгә.
Сезгә бала тәрбияләүдә унышлар телибез, кызларыгыз үзегезне тәртипләре, яхшы хәбәрләре, әйбәт билгеләре белән гел сөендереп торсыннар, борчу-мәшәкатьләрен Ходай күрсәтмәсен, безнең кечкенә генә бүләгебезне кабул итеп алыгыз.
Һәм безнең укучы кызларыбыз Миләүшә белән Алия башкаруында җыр, сезгә бәйрәм бүләге булып яңгырасын.
Яңа ел бәйрәменә сценарий.
-Балалар, барыгыз да минем янга килегез әле, сезнең белән рәхәтләнеп уйнап, ял итеп алыйк әле.
-Карагыз әле, балалар, нинди матур зал, аны ничек матур итеп бизәделәр. Чыршыбыз матур итеп яна.
-Әйдәгез чыршы тирәли җыр җырлап бер әйләник әле. ”Яңа ел” җыры җырлап әйләнү.
Безнең чыршыбыз уртада -
Биик тә, җырлыйк та аның янында.
Без түгәрәккә басарбыз,
Хәрәкәтләнеп уйнап та алырбыз.
(Чыршының утлары сүнә).
А.б.:
- Ай-хай, чыршыбызның утлары сүнгән. Ләкин кайгырмыйк, мин тылсымлы сүзләрне беләм. Минем артымнан кабатлагыз:
1, 2, 3 – чыршы үзеңнең матур утларыңны кабыз! (2 тапкыр).
Чыршы яна, балалар кул чабалар.
А.б.:
- Әйдәгез әле, балалар, чыршыбызга җыр җырлап алыйк әле. “ Яшел чыршы ”
А.б.:
- Ә нишләп соң чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы юк? Әйдәгез әле аларны чакырыйк.
Бергәләп:
- Кыш бабай, Кар кызы!
Музыкага Куян сикереп керә:
- Исәнмесез, балалар.
А.б.:
- Балалар, бу Кыш бабаймы?
Балалар:
- Юк.
А.б.:
- Ә нәрсә соң ул?
Балалар:
- Куян.
А.б.:
- Ә бәлкем, бу Кыш бабай?! Кыш бабайны ничек таныйбыз?
(Балаларның җаваплары).
А.б.:
- Әйе шул, кызыл кием кия, аягында итек, сакалы ак, бите – кызыл, кулында – тылсымлы таяк, җилкәсендә – бүләкләр белән капчык. Чынлап та син Куян. Без бит сине көз бәйрәмендә күрдек, ләкин синең бер ягың ак, ә икенчесе – соры иде. Ә хәзер син ап-ак. Исәнме, Куян, әйдә, рәхим ит.
Куян:
- Минем турында табигать бик кайгырткан. Карагыз әле, минем колакларым нинди озын! Ә ни өчен озын? (Балаларның җаваплары). Әйе, чөнки төлке һәм бүрене ерактан ук ишетерлек булсын өчен. Ләкин бүген бик салкын һәм минем колакларым өшеде. Менә хәзер без уйнап алабыз да, колакларым тагын тырпаеп торыр һәм мин ерактан ишетермен.
А.б.:
- Әйдәгез әле, бер уйнап алыйк.
“Шар кабарту,2 командага бүленеп”.
А.б.:
- Булдырдыгыз, балалар!
Куян:
- Рәхмәт балалар, ә миңа урманга кайтырга вакыт. Саубулыгыз!
- Алып баручы:Дуслар! Әйтегез әле, без бүген нинди бәйрәмгә җыелдык?
- Балалар: Яңа ел бәйрәменә, чыршы бәйрәменә!
- Алып баручы: Дөрес әйтәсез. Ә сез беләсезме бу бәйрәмдә иң зур кунак кем?
- Балалар: Кыш бабай!
- Алып баручы: Кыш бабайны чакырыйкмы бирегә?
- Балалар: Чакырыйк!
- Алып баручы: Алайса болай эшлик: Мин сезгә табышмак әйтәм.Уйлап карагыз әле.
Килә ерак җирләрдән
Кар бураннар туздырып.
Ел да кызыл капчыгына
Күчтәнәчләр тутырып.
Үзе шаян, сүзгә тапкыр
Ул кем була, балалар?
Балалар . Кыш бабай!
-Әйе
- Хәзер Кыш бабайны чакырырга да була.Әйдәгез бергәләп Кыш бабай белән Кар кызын чакырыйк.( Чакыралар).Кыш ба-бай, кыш ба-бай!!!
(Ерактан ук тавыш бирә).
Кыш бабай ( К.б.):
- Әү, әү, киләм, киләм. Балалар клубыгыз бигрәк матур һәм зур, адаштым дип уйладым, ярый әле үзегез чакырдыгыз!
А.б.:
- Ә Кар кызы кая соң?
К.б.:
- Ачкычымны эзләп йөри. Мин бит бүләкләремне сандыкка бикләп куйдым, ә ачкычымны югалттым.
Бергәләп:
- Кар кызы...
Кар кызы (К.к.):
- Киләм, киләм, бабакай.Гафу итегез балалар, сезнең физкультура бүлмәсендә бигрәк яхшы тренажорлар. Шуңа кызыгып, вакыт турында онытып та җибәрдем.Менә ачкычны таптым.
А.б.:
- Кыш бабай, Кар Кызы, бәйрәмебезгә рәхим итегез.
К.б., К.к.:
- Рәхмәт.
Кызым, яле таныштыр әле үзең белән.
Кар кызы. Кар буранда тудым мин,
Кар биләүдә үстем мин.
Кар биләүдә үстем мин,
Кар сулары эчтем мин.
Карлы-бозлы күлмәгем.
Капрон челтәр итәгем.
Ап-ак, ап-ак кар чәчәкләр
Сезгә бүләк итәрмен.
Мин биимен, җырлыймын,
Буран уйнап торганда.
Биеп аргач ял итәмен
Чыршы үскән урманда.
Мин салкыннан курыкмыйм ,
Мин кар-буран яратам
Бизәп йөрим бар дөньяны,
Кар бөртеге таратам.
(Кар бөртекләре сибә)
К.Б.
-Мин сезгә диңгез- океаннар
Урманнар кичеп килдем.
Сагынып көткән дусларыма
Бүләк өләшим дидем.
Алып килдем үзем белән
Яңа елның ак карын
Яңа шатлык өләшергә
Армый чаба атларым
Зур рәхмәтләр сезгә, дуслар
Мине зурлап көткәнсез
Бәйрәм белән һәммәгезне
Күңелле ял итегез.
-Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Әйе, Яңа ел мөбәрәк, сый тулы өстәлләребез түгәрәк булсын. Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди матур чыршыгыз, бизәкләре күз явын алырлык. Балалар мин яңа ел хуҗасы. Мин һәр ел өчен җавап бирәм. Шуның өчен яңа ирешкән уңышлар турында сөйләгәндә мин сезнең белән горурланам. Кимчелекләр турында сүз чыкса, ак сакалымның бөртекләренә кадәр кызара.
А.б.:- Кыш бабай, бу мәктәп укучыларының укулары һәм эшләре өчен йөзегезгә дә, шулай ук ак сакалыгызга да кызарырга туры килмәс дип уйлыйм. Моның шулай икәнен раслау өчен сүзне , балаларның үзләренә бирик әле.
А.б.:
- Сез юлдан аргансыз, ахрысы. Әйдәгез әле, ял итеп алыгыз. (Бизәлгән урындыкларга утыралар). Ә балалар сезгә үзләренең өйрәнгән шигырләрен сөйләп китәрләр.
Миләүшә
Яшел чыршы тирәсендә
Җыелып бертугандай,
Әйлән-бәйлән уйный идек,
Килеп керде Кыш бабай.
Әй Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире!
Шатланышып җыр белән
Каршылыйбыз без сине.
Әй Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире
Кунак булып килер дип
Күптән көттек без сине.
Алия
Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Безнең сөйгән кунак син.
Ямьле үтсен кичәбез
Безне көлдер, уйнат син.
Үзең шаян, үзең юмарт
Үзең һаман шулай карт
Безнең белән бие, җырла,
Булмәбезгә ямь тарат.
А.б.: -Әй Кыш бабай, Кыш Бабай!
Хуш киләсең, уз бире.
Шатланышып, җыр белән
Каршылыйбыз без сине.
Миләүшә җыр “ Чыршы әйләнәсендә”
А.Б. -Әй Кыш бабай, Кыш бабай
Күптән таныш инде син.
Тик ни өчен Кыш әбине
Бер дә алып килмисең?
Безгә дигән күчтәнәчне
Ул үзе тутырамы?
Аннары сине озаткач
Гел өйдә утырамы?.
Ул да биеп йөрер иде
Безнең чыршы янында.
Кыш әбине дә калдырма
Тагын килгән чагында.
К.б.: И-и, балакайларым әбиегезнең чынлап та эше бик тыгыз, ул күчтәнәчләр тутырып калды, минем бит сезнең кебек балаларым бик күп, чак җитешә әбиегез, бик арый.Эше бик күп шул, килә алмады.Ул сезгә чуктан-чук, күптән-күп сәламнәр әйтеп калды.
Булат - Ах, какой хороший
Добрый Дед мороз.
Из лесу нам елку
К празднику принес.
А.б.: -Син килдең бүген киенеп,
Бизәнеп, матурланып.
Безгә – нәни дусларыңа
Күңелле җырлар алып.
АЛИЯ ҖЫР “Чыршы әйләнәсендә”
Әдилә -Ап-ак тун киеп кыш килде,
\ Яфрак-яфрак кар ява.
Без дә кидек җылы туннар,
Куркытмый салкын һава
Сөенәбез, шатланабыз
Куңелле үтә кышлар
Чана, чаңгы, тимераяк-
Безнең иң якын дуслар.
Чулпан , Ислам, Нурзил, Илназ шигырьләр
Булат җыр “В лесу родилась елочка”
Нәзилә: -Кыш бабай, мине
Бүген син макта,
Бер яшькә үстем,
Син килгән чакта.
Булат -Кыш бабай, Кыш бабай,
Кунакка килдең безгә
Уйнадык та, җырладык та,
Бәлки биерсең син дә.
А.б.: Чынлап та Кыш бабай әйдә бер рәхәтләнеп бие әле, без дә кушылырбыз.
К.Б.: И-и, минем кызым бик оста бии, шулай бит кызым.Әйдә аны биетик әле, мин кушылырмын.
Кар кызын, Кыш бабайны биетү.
Миләүшә -Тышта нурлы, күңелле,
Җиргә ап-ак кар ятты.
Җырлап, биеп каршылыйбыз,
Яңа ел таңы атты.
Шатланабыз сөенәбез,
Зурлыйбыз яңа елны
Яңа елда яңа утлар
Яктыртсын яңа юлны.
К.б.:
- Рәхмәт сезгә нәни дусларым, бик матур сөйләдегез.
А.б.:
- Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз!Кыш бабай алар сиңа хатлар да яздылар.Теләкләрен җиткерделәр.
К.б.:
- Теләкләрегезне үтәргә тырышырмын.
А.б.:
- Балаларыбыз бөтен нәрсәгә оста, алар сиңа багышланган бер җыр да беләләр әле. Җырлап күрсәтсеннәрме?
К.б.:
- Җырлагыз әле, дусларым.
“Кыш бабай”.
(Җырлыйлар, ә Кыш бабай биеп тора. Җырлап бетергәч, Кыш бабайны түгәрәктән җибәрмәскә тырышырга кирәк).
А.б.:
- Кыш бабай, менә түгәрәгебезгә эләктең. Без сине җибәрмибез.
К.б.:
- Ә мин бер дә кайгырмыйм. Мин бит сезгә дә бер күңел ачу уенын алып килдем. “Минем артымнан кабатла”. (Берәр музыкага хәрәкәтләр ясау, мәсәлән “Арам-зам-зам”).
-Әйдәгез, чәп-чәп итик,
Әйдәгез, минемчә ясагыз,
Әйдәгез, тагын бергәләп чәбәклик. (Кул чабу).
-Әйдәгез тыпыр-тыпыр итик,
Әйдәгез, минемчә ясагыз,
Әйдәгез, тагын бергәләп тыпырдыйк.
(Аяклары белән тыпырдыйлар).
Әйдәгез, көлеп җибәрик,
Әйдәгез, минемчә, ясагыз,
Әйдәгез тагын бергәләп.
(Ха-ха-ха көләләр).
Әйдәгез, әпчи-әпчи итик,
Әйдәгез, минемчә, ясагыз,
Әйдәгез тагын бергәләп.
(Әпчи-әпчи итәләр).
(Кыш бабай түгәрәктән кача).
К.б.:
- Ә мин сезнең түгәрәгегездән качтым!
А.б.:
- Ә син бияләеңне югалттың бит.
Уен “Бияләеңне эләктереп ал!” ( Балалар бер-берсенә бияләй бирәләр, Кыш бабай бияләен алам дип, җитешмәскә тиеш).
К.б.:
- Уф-уф ардым,
- А.б.:
- Карагыз әле балалар, Кыш бабай сезне дә онытмады, сезгә дә бүләкләр әзерләде.
Кыш бабай:
- Әйе-әйе, нәни дусларым, менә сезгә дә бүләкләр. Әйдә, кызым, миңа булыш. Мин малайларга машиналар таратам, ә син кызларга курчаклар бүләк ит.
А.б.:
Бүләкләр сезгә ошадымы, балалар?
Балалар:
- Әйе.
- А.Б.:Шундый матур бүләкләрең өчен рәхмәт инде сиңа кыш бабай.
Кыш бабай:
Әле күчтәнәчләрем бетмәде
- Ә безне икенче мәктәптә көтәләр. Саубулыгыз, балалар.Тагын котлый.
А.б.:
- Елмаешып биедек тә, җырладык,
Өйрәнгән шигырьләребезне дә сөйләдек.
Яңа елны каршы алдык.
Хуш киләсең, Яңа ел!
Әйдәгез чыршы тирәсендә уйнап алыйк.Уеннар.
-Шашка күчереш
-Скакалка тартып алу.
-Шарны хоккей таягы белән йөртү.
Урындык кырыенда бию.
Лоторей.
-Бәйрәмебезне тәмамларга вакыт җитте. Кайгырмыйк, дуслар, чөнки ул киләсе елга тагын киләчәк!Бәйрәмдә катнашкан өчен барыгызга да рәхмәт!Әйдәгез хәзер чыршы янында рәхәтләнеп биибез.