Күңелле мизгелләр.
занимательные факты по теме
Дәрестән тыш эшчәнлекнең формалары күптөрле, иҗади булулары белән дә мавыктыргыч килеп чыга.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kh._b.doc | 32 КБ |
Предварительный просмотр:
“Сәламәт яшәү рәвеше” кичәсенә укучылар өчен төзелгән шигырьләрдән
Хәрәкәттә – бәрәкәт
Саулыгың бит үз кулыңда,
Чыгарма син исеңнән.
Һәрчак хәрәкәттә булып
Яшә, эшлә бүгеннән.
Шул максатны алга куеп
Без үсәбез гөр килеп
Һәр нәрсәдән ямь табабыз,
Яшибез җаен белеп.
Әле менә рәхәтләнеп,
Туп тибәбез яланда.
Кемдер җиңә, кем җиңелә,
Үпкәләү юк алай да.
Сөенеп көтеп алабыз
Һәрчак физкультураны..
Ныгытабыз сөякләрне,
Һәм мускулатураны
Гәүдәгә дә, кулбашка да
Гимнастика ул теннис.
Чиратлашып шар сугабыз
Бик теләп һәм бик җитез.
Табигатьнең һәр мизгелен
Яратабыз, сөябез.
Алтынсары яфракларны
Зәңгәр күккә чөябез.
Алтын көзнең муллыгыннан
Витаминнар алабыз.
Эре, кызыл миләшләрне
Чиләкләргә салабыз.
Күтәренке күңел белән
Уйныйбыз саф һавада.
Бездәгедәй матур кышлар
Юктыр ул беркайда да.
Саф һавалы ап-ак кышның
Әрәм үтми бер көне.
Тәгәрәтеп җепшек карны
Ясадык зур төлкене.
Хәрәкәтнең бөтен төрен
Ясыйбыз сизмичә дә.
Үреләбез, иеләбез
Без эһ - эһ итмичә дә
Шашка – шахмат безнең дуслар,
Аерылмыйбыз беркөн дә.
Баш миләренә хәрәкәт -
Читттә калмый беркем дә.
Әз генә вакыт булдымы,
Биергә тотынабыз.
Ялкаулыктан ансат кына
Без шулай котылабыз.
Сәламәтлекнең нигезен
Хәрәкәт тәшкил итә.
Шуңа күрә безнең көннәр
Гел хәрәкәттә үтә.
Әгәр итсәң син хәрәкәт –
Булырсың һәрчак сәламәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әкият илендә күңелле стартлар.
Балаларда физкультура һәм спорка кызыксыну уяту; актив ял итүне оештырырга өйрәтү; сәламәт яшәү рәвешенә өндәү; әкиятләргә карата мхәббәт тәрбияләү....
Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе
35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...
"Күңелле татар теле" (рабочая программа по учебнику Хайдаровой для 3 класса)
Рабочая программа составлена отдельно по языку и чтению. Язык всего 68 часов - 2 часа в неделю, чтение всего 34 часа - 1 час в неделю....
Куңелле физминутка"Әйдәгез,ял итәбез"
Күңелле физминутка,"Әйдәгез,ял итәбез!"...
Әлифба бәйрәме күңелле
Беренче класслар "зур җиңүләрен" бәйрәм итәләр.Ә кичәгә әкият геройлары да килсә, тагын да кызыграк була....
Көзнең сихри мизгелләре
Башлангыч сыйныф укучылары өчен милли тәрбия буенча бәйрәм чарасы...
Көзге табигать мизгелләре. Г.Рәхим.Көзге урман.
Г. Рәхимнең "Көзге урман" шигыре буенча төзелгән дәрес планы эшкәртмәсе...