Әниемә бер җыр бүләк булсын...
методическая разработка (2 класс) по теме

Сафиуллина Фирзалия Халиловна

Әлеге материалны 8 Март бәйрәме уңаеннан Әниләр белән бергә бәйрәм уздыру өчен кулланып була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8 Март - Әниләр бәйрәме27.01 КБ

Предварительный просмотр:

МББУ Зур Сәрдек гимназиясе

Сафиуллина Ф.Х.

2013

Талгын көй яңгырый, укучылар тезеләләр.

Укытучы. Кадерле балалар! Хөрмәтле кунакларыбыз:әниләр, әбиләр! Сезнең барыгызны

да бәйрәм белән котлыйбыз. Сәламәтлек, ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә! Балаларыгызның матур җырлары, шигырьләре сезгә бәйрәм бүләге булсын.

1-бала Күкнең матурлыгы-йолдызларда,

            Көннең матурлыгы-кояшта,

            Җирнең матурлыгы-әниләрдә,

Бергә: Сәлам сезгә бездән иң башта.

2-бала. Кырлар әле кардан әрчелмәгән,

            Тик яз инде якын, бик якын.

            Бу ак пәрдә кинәт ачылыр да,

            Язлар җитәр җәеп канатын.

3-бала. Аксакал кыш инде озак тормас,

            Вакыт уза, китәр ул бездән,

            Шаулап-гөрләп кошчыклары белән,

            Кояшлы яз килер яңадан.

Х О Р      Ямьле язлар җиткәч (07) - 50

  1. Ямьле язлар җиткәч,

Табигать уянып киткәч,

Дөнья бәйрәмгә күмелә           

Тылсымлы җырлар б\н.

Куш. Әнкәем, кадерлем,

          Минем бердәнберем.

          Сиңа гына багышлап

          Дуслар б\н алыйк җырлап.

  1. Гөрләвекләр узыша,  

Кошлар да бит сайраша.

Күктә кояш елмаеп  

Җылы нурлар сибеп тора.

  Куш. 1 кат

3. Әнкәем, кояш нурым,          

    Тормышта якты юлым.                  

    Синсез дөнья салкыная,          

    Мәңге яшә, картайма.    

             Куш.     2 кат                                            

4-бала. Күтәренке күңелле,

             Бар да көләч, шат бүген.

             Күктә кояш елмая,

            Яшерә алмый шатлыгын.

5-бала. Тып-тып тама тамчылар,

             Җырлап бәйрәм көенә.

            “Бәйрәм бүген”,-дип, гүя

             Тамчылар да сөенә.

6-бала. Җырлыйсы килеп кенә

             Тора бүген минем дә.

             Көтеп алган бәйрәме

             Бүген һәммәбезнең дә.

7-бала. Җыр күтәрә күңелне,

             Бар да көләч, шат бүген.

             Бүген әни бәйрәме,

             Сигезенче март бүген.

Х О Р      Җыр “Иң матур җыр” (Җ.Тәрҗеманов сүзләре, Г.Гәрәева көе)   (12)  -  55

1.Күгәрченнәр гөрләшәләр  

Язгы кояш нурында.

Алар җырлый иң матур җыр Минем әни турында  

Минем әни турында:

Нинди булган, нинди уңган-  

Ул һәр эштә, һәркайда.  

Йомшак сүзе, күркәм үзе,

Нурлы йөзе елмая.  

2.Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем- әнием.

Яхшылыкта, матурлыкта

Үрнәк миңа әнием.

      Куш.

3.  Күрәсезме, чәчәк кебек,

     Алсу нурлар бәйләмен.

    Кояш котлый март аенда

   Минем әни бәйрәмен.

 Куш.2кат

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем- әнием.

Яхшылыкта, матурлыкта

Үрнәк миңа әнием.

Үрнәк миңа әнием.

                                 

8-бала. Килеп җитте 8нче Март!

             Әниләр, бу сезнең көнегез.

            Сез үстергән балалардан бүген

            Кайнар котлау кабул итегез.

9-бала. Котлыйбыз сезне, әниләр,

             Көләч йөзле әбиләр,

             Эштә уңган апалар,

Бергә:  8нче Март белән!

10-бала. Йөзең синең һәрвакытта

               Балкып тора, әнием.

               Аш-суыңнан тәмле исләр

               Аңкып тора, әнием.

11-бала.  Нинди назлы, нинди эшчән

                Синең куллар, әнием.

                Бөтен дөнья бүләк итә

               Алтын нурлар бәйләмен.

Х О Р     Җыр “Әниләр бәйрәме” (Саҗидә Бикчәнтәева сүзләре)-“ (13)   56

  1. Кояш көлә, мин елмаям,

            8 нче Март бүген.

Бүген Әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

    Куш.

Бәйрәм бүген, бәйрәм, диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен                        2 кат

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

  1. Кайсын юам, кайсын җыям,

      Чиста булсын, пакь булсын.

Әниләрнең күңеледзй

Бөтен нәрсә пакь булсын.

Куш.

Бәйрәм бүген, бәйрәм, диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен                        2 кат

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

            Проигрыш

Куш. кабатлана 2 кат.

12-бала. Күрәсезме, бүген кояш

               Ничек назлы елмая?

              Әниемнең бәйрәмен

              Ул да бит көтеп ала.

1-бала.  Безне назлап үстергәнгә,

              Әниләр, рәхмәт сезгә!

              Һәрвакыт эшчән булганга,

              Әниләр, рәхмәт сезгә!     

Бергә.   Һәрвакыт тырыш булганга,

             Әниләр, рәхмәт сезгә!

2-бала.  Бөтен әниләргә кояш

              Тигез өләшсен нурын.

              Таңыбыз нурлы булсын!

              Таңыбыз тыныч булсын!

3-бала.  Җырым бүләк итәм, әнием, сиңа,

              Онытылмас гомер-гомергә.

              Бу җырымны сиңа багышладым,

              Җырлыйм аны сиңа бүген дә.

Х О Р     Җыр “Әниемне яратам” (Ф.Илаева сүзләре) “Күбәләкле болында” кассетасы-2-як;11

     

  1.  Мин яратам әниемнең  

Тәмле-тәмле ашларын.

Матур итеп елмаюын,  

Ягымлы карашларын.

Тәмле-тәмле ашларын

Ягымлы карашларын.

  1. Яратам мин әниемнең

 Җылы йомшак кулларын.

Шул кулларның иркәләп,

Башымнан сыйпаганын.

Җылы йомшак кулларын

Башымнан сыйпаганын.,

                                                                                                                                                                                                                                                                           

         3.Яратам мин әниемнең

           Чишмәдәй саф тавышын.

           Чишмәдәй саф тавышында

           Челтерәп көйләр агышын.

           Моңлы көйләр агышын,

          Чишмәдәй саф тавышын.

          Әниемне яратам!

Укытучы. Хөрмәтле әниләр! Хәзер сезне уенга чакырабыз.Уен барышында балалар сезгә үзләренең җырлар-биюләрен әле тагын бүләк итәрләр.

 Уенда 12 әни катнаша. Аларның күкрәкләренә исемнәре беркетелә. Бер кырыйда өстәлдә сораулар куела.

1 уен. Парлашу уены” (“Әнисә” татар халык җыры башкарыла.)Уенчылар ике түгәрәктә биеп әйләнәләр. Җыр туктагач парлашалар. Парсыз калган әни өстәлдә яткан сорауларның берсен ала, сорауга җавап бирә.

2 уен. “Кем өлгер?”     (“Талы-талы” татар халык көе яңгырый.)Уен кечкенә шакмаклар белән уйнала. Идәнгә уенчылар саныннан бергә ким шакмаклар куела.Уенчылар шакмак тирәли биеп йөриләр. Җыр туктагач, һәр кеше бер шакмак алып өлгерергә тиеш. Шакмаксыз калучы сорау ала.

  1. Музыкаль тәнәфес. Җыр “Бииләр итек-читтекләр...”

  1.        Гармун уйныйм, гармун уйныйм

Һаман гармун уйныйм мин.

Остарып җиткәч барысын да

Биетергә уйлыйм мин.

  1.        Әй бии итек-читекләр,

Әй уйныйм мин, уйныйм мин.

Минем кебек шәп гармунчы

Юктыр диеп уйлыйм мин.

Учларыңны шапылдатып,

Чәчләреңне сыпыр да

Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,

Тыпыр-тыпыр тыпырда.

3 уен.”Кем өлгер?” уены кабатлана.

4 уен.”Капкалы” (“Өммегөлсем” татар халык җыры башкарыла.) Ике алып баручы “капка” ясый. Уенчылар бер-бер артлы капкадан биеп чыгалар. Җыр туктаганда капкага эләгеп калучы сорау ала.

  Музыкаль тәнәфес. Зәмир.”Яз килә” (01) – 44

1.Җир җылыта микән,         Куш. Яз килә, яз килә,                  2. Канатлы җырчылар

Кояш та елмая.                                Чәчәкләр уяна.                        Моңлана таллларда.

Бар дөнья уяна,                                Йөрәккә яз килде,    2 кат      Бар дөнья уяна,

Бар дөнья уяна.                                Бар дөнья куана.                     Бар дөнья уяна.

                                                2-катта: Яз килә.                                                  Куш. 2 кат

                                                                                                           3. Куш. җырлана.

5 уен.”Йөзек салыш” (“Беләзегем-йөзегем” көенә.) Санамыш белән йөзек салучы сайлана. Йөзек салучы: ”Йөзек кемдә, сикереп чык” диюгә, йөзекле кеше сикереп чыга. Якындагы иптәше тотып кала алса. Ул сорау ала.

  1. Музыкаль тәнәфес. Кызлар Җыр “Әнием, әнекәем...”

1.  Балам!- дия-дия безне

       Кадерләп үстерәсең.

Әй, батыр син, әнекәем

Күзләр тия күрмәсен.

             Куш.

Әй, әнием, әнекәем,

Кояш кебек күңелең.

Сәламәтлек бирсен Ходай,

Озын булсын гомерең.

2. Өебезнең нуры бит син,
Рәхмәт яусын үзеңә.

Бәхетле без, әнекәем,

Син булган өчен генә.

               Куш.

6 уен.”Йөзек салыш” уены кабатлана.

7 уен.”Такыя бирешле”(“Ал чия төпләрендә” татар халык җыры башкарыла.) Тәкыя кулдан-кулга күчерелә. Җыр туктауга тәкыя кемдә кала-шул сорау ала.

8уен.”Урындыклар”. 4 кеше уйный. (Бию көе уйнала. Урындык тирәли биеп йөриләр. Көй тукталуга урындыкка утырырга тырышалар. Урындыкка утыра алмый калган кеше сорау ала.

 Җиңүче билгеләнә. Аңа приз бирелә.

4-бала. Нинди олы бәхет! Җыелышып

             Уйнау, көлү, бию гел бергә.

             Насыйп булсын иде сөенешеп,

             Шатланышып яшәү гомергә.

5-бала.  Сезгә бүләк ясадык,

              Иренмәдек, тырыштык.

              Үзең хезмәт куйган әйбер-

              Зур бүләк дип уйлаштык.

Әниләрне кочаклап бүләкләрен бирәләр.

Кичәнең икенче өлеше чәй өстәле янында дәвам итә.        

                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әти янымда булсын!" бәйрәм кичәсе

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырлган кичә....

Ачык дәрес:"КИЕМЕҢ УРЫНЛЫ БУЛСЫН".

ПЛАН ОТКРЫТОГО УРОКА  НА ТЕМУ:"ПУСТЬ ОДЕЖДА  БУДЕТ  К МЕСТУ" С ЦЕЛЬЮ ЗАКРЕПЛЕНИЯ СЛОВАРЯ  ПО ТЕМЕ., НРАВСТВЕННОГО ВОСПИТАНИЯ....

Сәламәтлек булсын өчен...

Башлангыч сыйныфларда сәламәтлеккә карата уздырылган тәрбия сәгате...

Һәрвакыт булсын әни!

Хатын-кызлар бәйрәме (әниләр өчен )башлангыч сыйныфларда үткәрү чарасының  конспекты...

Барасы юлың имин булсын! Әти әниләр һәм укучылар катнашында класстан тыш чара.

      Һәркөн саен диярлек ,  балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки ба-ланың юлда куркып калулары сә...

“Дәү әнием минем, дәү әнием...”

ldquo;Дәү әнием минем, дәү әнием...”Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер....

“Әнием, дәү әнием – сез безнең кадерлеләребез”

(3 нче, 4 нче сыйныфлар өчен әдәби- музыкаль кичә)Максат: балаларда әбиләргә, әниләргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларны олылау һәм кадерләү.               Исә...