Халык әйтсә, хак әйтә
материал (4 класс) по теме

Файзрахманова Таслима Зиннуровна

Татар халкының авыз иҗатын укучыларга тирәнрәк өйрәтү, аңлату, төшендерү, кызыксыну уяту өчен класстан тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon halyk_yts.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

                    Халык әйтсә, хак әйтә.

 (Балтач районы “Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы” укытучысы Фәйзрахманова Тәслимә Зиннур кызының башлангыч сыйныфлар өчен уздырылган класстан тыш чарасы)

Алып баручы.

Кадерле балалар! Бүген без сезнең белән “ Халык әйтсә,хак әйтә.”дигән халык авыз иҗатына багышланган кичә уздырырга җыелдык. Бу кичәдә без сәяхәт итә-итә уйнарбыз да, биербез дә, җырларбыз да, үзебезнең белемнәребезне дә күрсәтербез һәм яңа белемнәр дә тупларбыз. Гомумән, кичә сезнең өчен бик файдалы булыр дип ышанып калам, һәрбер командага зур уңышлар телим.

Һәр командага кичәдә катнашу өчен түбәндәгеләрне алдан әзерләп килергә кушылган иде:

1​ 1әр куплет бишек җыры

2​ 1әр бармак уены

3​ 1әр мәзәк (рольләргә бүленеп башкарасы)

4​ 1әр такмак җырларга өйрәнәсе

5​ Татар халык әкиятләрен укыйсы

6​ 1әр халык санамышын өйрәнәсе

7​ 1әр эндәш( яңгырга,кояшка)өйрәнәсе

8​ 3әр мәкаль өйрәнәсе

нче ком. Ата-ана, бала-чага турында.

2 нче ком. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләм әдәбе турында .

3 нче ком. Ил, туган җир, ватан.

нче ком. Гыйлем-белем,уку-язу, галим-наданнар турында .

9​ 3 әр табышмак өйрәнәсе.

1 нче ком. Яшелчә,җиләк-җимеш .

2 нче ком Хайваннар.

3 нче ком. Көнкүреш кирәк-яраклары.

4 нче ком. Тере һәм терек булмаган табигать

Әйдәгез,кичәбезне башлап җибәрик!

Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,

Һәркем мәйданга чыксын,

Һәр укучы телбайлыгын,

Акылын һәм тапкырлыгын,

Игътибарын, зирәклеген,

Эшкә җигәргә тырышсын.

Жюри әгъзалары, катнашучы 4 команданың исеме, капитаннар белән танышып үтик.

(Һәр команда үзе белән таныштыра.)

А.б. Без бүген утраулар буйлап сәяхәт итәрбез. Бер утраудан икенчесенә күчү өчен безгә биремнәр үтәргә туры килер. Биремнәрне төгәл һәм дөрес үтәүчеләр татар халык бизәкләренең элементларын ала барыр, ахырдан татар халык киемнәрен иң матур итеп бизәүчеләр мактау кәгазьләре белән бүләкләнер. Сәяхәтебезнең барышын жюри әгъзалары күзәтеп утырыр.

1нче утрау. Бишек җырлары. Болар баланы бишектә тирбәтеп йоклатканда көйләнә. Салмак көйнең кеше күңеленә тынычландыргыч тәэсир итүен медицина галимнәре, психологлар да таный. Музыканың мондый сыйфатын борынгы әби бабаларыбыз да белгәннәр һәм баланы тынычландыру, йокыга талдыру чарасы итеп кулланганнар.

Көй яңгырый, һәр команда 1әр куплет бишек җыры башкара.

2нче утрау. Мавыктыргычлар. Алар күптөрле әсәрләрне берләштерә. Алар арасында нәниләрне әйләнә-тирәлек, гаилә әгъзалары, хуҗалыктагы эшләр белән таныштыру максатыннан; санарга өйрәтү, логик фикерләвен, зиһенен ачтыруны күзалдында тотып башкарыла торганнары да бар.

Хәзер һәр командадан берәр бармак уенын тыңлап китик. Рольгә кереп бармак уены күрсәтү.

Берничәсен сезгә тәкъдим итәм.

Баш бармак бау ишә, Олыга утын ярырга,

Имән бармак имән кисә, Ә сиңа-су китерергә,

Урта бармак ут эзли, Уртага- мичкә ягарга,

Атсыз бармак ат җигә, Ә сиңа- аш пешерергә;

Чәнчә бармак чәй эчә. Чәнчәгә җырлый башларга,

Дусларның күңелен ачарга

3нче утрау. Эндәшләр. Алар борынгы йолалардан калган. Бу йола бәйрәмнәрендә кешеләр, мәрхәмәт, муллык сорап, кояшка, яңгырга, кыска-сы, табигать көчләренә мөрәҗәгать иткәннәр

Һәр командадан яңгырга, болытка, кояшка әйтелә торган эндәшләр тыңлана.

4 нче утрау. Такмаклар һәм такмазалар. Биегән вакытта, күңел ачканда җырланып яисә тиз ритм белән әйтелә торган әсәрләрне такмаклар диләр.Такмаклар 3 төркемгә бүленә: биегәндә әйтелә торган такмаклар, көйләм такмаклары һәм сөйләм такмаклары.

Һәр команда көйгә 1әр такмак башкара.

Ә такмазалар белән алып баручы таныштыра. Такмазаларның такмаклардан аермасы шунда: аларда шигъри үлчәм даими түгел, үзгәрүчән.

Бүген бардым, кичә кайттым,

Чәй ашадым,ипи эчтем,

Бер чынаякларын төшереп ваттым,

Сиңа күчтәнәчалып кайта идем,

Кесәм тишек икән, төшеп калган.

5 нче утрау.Тел көрмәкләндергечләр яки тизәйткечләр. Тел көрмәкләндергечләр- юмористик әсәрләр. Әмма юмор күп очракта әсәрнең эчтәлегендә түгел, ә аларның әйтелешендә чагыла. Дөрес әйтә алмыйча азаплану көлке тудыра.

Һәр командага тизәткечләр бирелә, 1 минут эчендә әйтергә өйрәнәсе.

6 нчы утрау. Әкиятләр

Әкиятләрдән өзекләр укыла, исемнәрен атарга кушыла.

1​ “Ике ләгән кызны ике яктан китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук ташбакага әверелгән” ( “Өч кыз”)

2​ Шуннан соң, бүре киткәч,кәҗә кайткан,ди:

“Балаларым,әчегез,балаларым әчегез, Чикләвек кабыгы белән май алып кайттым”

3​ “Урманнан бер аю чыкты,аны аучылар куып чыгарды, ди. Юлда аюга бер бабай очрады,ди. Бабайга әйтә, ди аю:

-Зинһар, мине коткар, мине куа киләләр, ни теләгең бар, барын да бирермен, ди.” (“Аю белән бабай”)

4) “ –Аша, кунагым, аша,ай-яй, син мине теге вакытта кесәл белән шәп сыйлаган идең, ник бер дә ашамыйсың, аша!- дип, кыстаган була,ди.” (“Торна белән төлке”)

7 нче утрау. Мәзәкләр. Чәчмә формадагы сатирик һәм юмористик эчтәлекле, көтелмәгәнчә тапкыр тәмамлана торган җыйнак хикәяләүләрне мәзәкләр дип атыйлар.

Һәр команда алдан әзерләп килгән берәр мәзәк куеп күрсәтә.

8нче утрау. Санамышлар. Халык авыз иҗатында санамышлар күптөрле. Ритмлы, матур яңгырашлы, ләкин аз аңлаешлы яки бөтенләй аңлашылмаган сәер сүзләрдән төзелгән санамышлар да очрый. Кайберләрендә исә барлык сүзләр аңлаешлы булып та, алар арасында бернинди логик бәйләнеш юк.

Һәр команда алдан өйрәнеп килгән санамышларны сөйли.

Үрнәк өчен берничә халык санамышы тәкъдим итәм:

Ак чәйнеккә акча салдым. Әлчи, бәлчи,

Ничә булды Әни күлмәк үлчи.

Йөз булды. Үлчи торгач җитмәде,

Әтәлчек,мәтәлчек, Кисә торгач, бетмәде,

Сиңа туры килде, чык! Чәүкә, чыпчык,

Син кал, бу чык!

9 нчы утрау. Уеннар. Өйрәнгән санамышларны кулланып, “Яулык салыш” һәм “Кәрия-Зәкәрия” уены уйнала.

10 нчы утрау. Мәкальләр. “Мәкаль” сүзе безгә гарәпчәдән кергән. Аның мәгънәсе- урынлы сүз яки тиешле урынында әйтелгән сүз була.Сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәрләре мәкаль дип әйтелә.

1 нче ком. Ата-ана, бала-чага турында.

2 нче ком. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләм әдәбе турында .

3нче ком. Ил, туган җир, ватан.

4 нче ком. Гыйлем-белем,уку-язу, галим-наданнар турында .

Һәр команда шушы темалар буенча 3әр мәкаль әйтә, мәгънәсен аңлата һәм укытучының 5әр мәкале дәвам ителә.

1 нче командага түбәндәге мәкальләр әйтелә:

а) Әни суккан (авыртмый)

ә) Балага пычак бирсәң бер елар, бирмәсәң (ике елар)

б) Бала чактан кергән гадәт (гомергә китәр)

в) Үзе егылган бала (еламас)

г) Ата-анасын тыңлаган адәм булыр, тыңламаган (әрәм булыр)

2нче командага түбәндәге мәкальләр әйтелә:

а) Кешенең үзенә карама, (сүзенә кара)

ә) Бар белгәнең сөйләргә (ашыкма)

б) Бауның озыны, сүзнең (кыскасы яхшы)

в) Күп сөйләшсәң, карга (алып китәр)

г) Кирәксез сүзне дөрес булса да (сөйләмә)

3нче командага түбәндәге мәкальләр әйтелә:

а) Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән (ил артык)

ә) Үз халкын сөймәгән, башка халыкны да (сөймәс)

б) Береккән ил (бозылмас)

в) Туган илнең кадерен (читтә йөрсәң белерсең)

г) Оясыз сандугач (сайрамый)

4нче командага түбәндәге мәкальләр әйтелә:

а) Бәхетне юлдан эзләмә, (белемнән эзлә)

ә) Гыйлем алу -(энә белән кое казу)

б) Күп укыган (күп белер)

в) Укыдым дип әйтмә аңладым дип әйт)

г) Белмәү гаеп түгел, (белергә теләмәү гаеп)

11 нче утрау. Табышмаклар.

Ә, беләсезме,”табышмак” сүзен борынгылар “табагач” дип йөрткәннәр.

Себер татарлары аны әле хәзер дә “тамырсак” дип йөртәләр.

Бу атамаларның нинди фигыль тамырыннан ясалуын күререгә мөмкин.

Тап” фигыленнән ясалганнар!

1 нче ком. Яшелчә,җиләк-җимеш .

2 нче ком. Хайваннар.

3нче ком. Көнкүреш кирәк-яраклары.

4 нче ком. Тере һәм терек булмаган табигать.

Һәр команда шушы темалар буенча 3әр табышмак әйтә һәм укытучының 5әр табышмагына җавап бирә.

1нче командага

1​ Яшел сарай эчеңдә
Кызыл бояр утыра.
(
Карбыз)

2​  Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында.(
Бәрәңге)

3​ Эсселәгәнсаен,
Кат-кат тун кия.(
Кәбестә)

4​ Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар.(
Суган)

5​ Үзе – бер бөртек, эче – мең бөртек,
Башы − җирдә, койрыгы − коймада.(
Кабак)

2 нче командага

1​ Башында үсә куак

Шуны табып куандык.

Бу җәнлек безгә ошый:.               

Исеме аның-(поши)

2​ Сөяк авыз, ит сакал(әтәч)

3​ Кечкенә генә татар,

Язын-көзен тун сатар (сарык)

4​ Теле салынып төшсә дә,

Койрыгы югары. (эт)

3нче командага

1​ “На!” – дисәң бармый,

  “Тр-р-р!” – дисәң туктамый.(чана)

2)Авызы юк, теше бар,

Ашаганын йоталмый,

Кулы белән тоталмый. (пычкы)

3)Үзе бер дә ашамый,

Ашаганда бушамый. (кашык)

4​ Йөгерә белми,

Сикерә белә. (туп)

5​ Кечкенә генә үзе,

Маңгаенда күзе,

Күрсә онытмый үзе. (фотоаппарат)

4 нче командага

1​ Өй башына утырган,

Җир йөзен нур белән тутырган.

( Кояш)

2​ Башы тауда,

Аягы диңгездә

(Елга)

3​ Язын дөньяга килә

Көзен саргаеп үлә.

(Яфрак)

4​ Котыра да үкерә,

Бөтен җирне тутыра

(Буран)

5​ Ипи түгел, су түгел,

Авыл түгел, аз түгел,

Ансыз яшәү мөмкин түгел

(Һава)

12нче утрау. Йомгаклау.

-Ә хәзер җиңеп алган бизәкләр белән татар кызлары күлмәген бизибез. (Шаблоннар таратыла, һәр команда ябыштырып бизәү эшенә керешә.)

Жюрига сүз бирелә.

Кайсы команданың бизәкләре күбрәк һәм матуррак урнаштырылган, шул команда җиңүче була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык педагогикасы нигезендә гаилә тәрбиясен оештыру.

Балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән- үзе генә килми. Матур гадәтләр яштән үк ныгысын өчен ата-анага зур көч,тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче һәр кеше тәрбияче булырга бурычлы. Тормыш үзе ...

Халык уеннары аша - спортка.

Эстафеты на основе народных игр (на татарском языке)...

Халык педагогикасы һәм экологик тәрбия

Халык педагогикасына таянып, балаларга экологик тәрбия бирү....

Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.

Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале.  Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге  көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...

Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.

Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале.  Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге  көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...

Татар халык авыз иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр

Татар халык авыз иҗаты буенча презентация...

Сөйләм культурасы тәрбияләүдә халык педагогикасын куллану

Доклад на тему "Сөйләм культурасы тәрбияләүдә халык педагогикасын куллану"...