Халык педагогикасы һәм экологик тәрбия
статья по окружающему миру (3 класс) по теме

Гарданова Зимфира Музафаровна

Халык педагогикасына таянып, балаларга экологик тәрбия бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekologiya_doklad.docx24.55 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Актаныш районы

Татарстан Республикасы

Актаныш районы                                                                              

Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе

Чыгыш

“Халык педагогикасы һәм экологик тәрбия”

                               Укытучы: Гарданова Зимфира Музафаровна

       Әйләнә-тирә мохитнең – һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше тормышына, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына шулай ук сәламәтлегенә зур йогынты ясый. Мондый шартларда экологик белем һәм тәрбия бирүне көчәйтү зур әһәмияткә ия, шуңа күрә балаларны мәктәпкәчә яшьтән үк үзебез яшәгән як табигатен белергә, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм сакларга өйрәтү бик тә мөһим. Моның өчен халык педагогикасына таяну зур роль уйный. Халык педагогикасы  дигәннән  башлангыч сыйныфлардан ук дәресләрдә халык авыз иҗатына таянып эш итүне күздә тоту турында сүз ба

             Әйләнә- тирәне саклауда, аңа сакчыл караш тәрбияләүдә әби-бабайларның тәҗрибәсен, үгет- нәсихәтен, тәрбия алымнарын, буыннан-буынга күчеп килгән мирасны файдалану, аларның дөреслеген фәнни нигезләү кебек алымнар куллану укыту һәм тәрбиядә уңай нәтиҗә бирә, өлкән буын кешеләренә хөрмәт, ихтирам хисе уята. Халкыбызда элек-электән туган җир, туган туфрак, газиз ана төшенчәләре янәшә куелган, җиргә, аның байлыкларына сак караш тәрбияләнгән. Бу халык әйтемнәрендә, мәкальләрендә , табышмаклар, сынамышларда да киң чагыла.(мәкальләрне мисал итеп алыйк)

   Мәкальләрнең күчерелмә мәгънәсенә килсәк, ул һәрьяктан да матур, чиста, камил кешеләрнең тирә-якка уңай тәэсире турында сөйли.

    Татар халык мәкальләре арасында чәчәкләргә багышланганнары искиткеч күп. Алар белән танышу кече яшьтәге мәктәп балаларын, беренчедән, үсемлекләр дөньясын танып-белергә өйрәтсә, икенчедән , бу матурлык белән  хозурланырга, аның кадерен белергә өйрәтә. Нәтиҗәдә болар барысы да        экологик аң формалашуга китерә. Мәкальләр өйрәткәнчә, кеше үстергән чәчәккә карап, аның үзенә дә бәя бирәләр. “Гөленә карама, төбенә кара” мәкалендә гөл төбе хуҗаның никадәр уңган, булган кеше икәнлеген бәяләүгә ишарәли.[1] 

    Үсемлекләрнең эстетик ләззәт чыганагы гына түгел, ә дару үләне буларак кешеләргә файда китерүе турында да мәкальләр бар. Мәсәлән, “Питрауга чаклы үләннең шифасы-чәчәктә, питраудан соң-тамырда” мәкалендәгечә, рус халкының “Петров день” дип йөртелә торган август башындагы бер көне шифалы үләннәрне җыюны ике чорга бүлеп куя. Дару үләннәрен тәүлекнең кайсы вакытында җыю да зур әһәмияткә ия. “Унҗиде сәгать суккач, үләннең шифасы тамырга төшәр” мәкале нәкъ шул хакта сөйли.

    Халык мәкальләре үсемлекләрне ничек үстерү турында да киңәшләр бирә.          Мондый дидактик мәкаль һәм әйтемнәр үсеп килүче яшь буын өчен бигрәк тә файдалы. Мәсәлән, “Көлдән гөл булган, гөлдән көл булган”, “Үсемлекнең тереклеге су белән” мәкальләре дә үсемлекләр хакында һәрдаим кайгыртып торырга кирәклеге турында сөйли.

   Татар халык иҗатында әйтемнәр үзенчәлекле   бер урын алып тора. Еш кына алар мәкальләр белән бер үк җыентыкларда урын алалар. Мәкальләр белән чагыштырганда, әйтемнәрнең формасы, күләме дә, димәк, иҗтимагый функцияләре дә гадирәк. Аларның барысы да диярлек бер һәм гадәттә кыска гына җөмләдән тора. Мәсәлән: «Ай күрде, кояш алды»; «Алтын эчендә йөзү»; «Ак җәймәле көн туу». Һәм бу гына да түгел әле! Әйтемнәрнең байтагы хәтта тулы җөмләне түгел, ә бәлки җөмләнең бер өлешен генә тәшкил итәләр: «Ничә җәйләр, ничә кышлар»; «Кызыл кар яуганда» һ. б.

    Экологик тәрбия бирү өчен, яшелчә һәм техник культуралар турындагы мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар  да бик кулай. Алар шулай ук балаларны бу өлкәдәге күп кенә атамалар белән таныштыра. Күп очракта бу мәкаль-әйтемнәрдә балаларга таныш яшелчәләр турында сүз бара, ә аларның төрле сыйфат-үзлекләрен ассызыклау балаларның белемен арттыра, алар белән ничек эш итәргә кирәклекне өйрәтә. [2]  Агачлар турындагы мәкальләр балаларга әйләнә тирәне танып-белүдә дә ярдәм итә. Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре экологик тәрбия бирерлек зур көчкә ия. Элекке буыннар мирасы тере һәм тере булмаган табигать турында бай эчтәлекле материал туплаган.       Аларны дәресләрдә куллану, мәгънәләренә төшендерү укучыларны уйланырга мәҗбүр итә, аларның фикерләү сәләтен үстерә.        

      Халык авыз иҗаты әсәрләре  яшь буынга тәрбия бирү  чарасы булү белән бергә,әйләнә-тирә  дөньяны  танып  белү  чыганагы булып та хезмәт итә.Авыз иҗаты  әсәрләрен  үзләштерү  процессында  балалар  халкыбыз тарихы,аның тормышындагы  әһәмиятле  вакыйгалар белән  дә  танышалар.Без  халык авыз  иҗаты  аша  тормышның  төрле  тарафларын ,үткәннең  дә ,үзебез  тудыра  торган  хәзерге көннең  дә  бөек  әһәмиятен тирәнрәк  аңларга  ярдәм итә.

         Укучылар татар халык авыз иҗаты әсәрләре бик күп булса да,дәрестә аларның бик аз өлеше генә өйрәнелә.Алар белән таныштыруда сыйныф һәм сыйныфтан тыш тәрбия формалары ярдәм итә.Болар рәтендә сыйныфтан тыш уку,китап укучылар конференциясе,бәхәсләр кичәсе,әдәби –музыкаль кичәләр,драма кичәсе,түгәрәкләр ,язучылар белән очрашу һ.б. к.Балаларның фольклор буенча гыйлемнәре  көндәлек тормышта,үзара  һәм  өлкәннәр белән  аралашу,халык  иҗаты  әсәрләрен  мөстәкыйль уку ,фильмнар карау,сәнгать  әсәрләре белән танышу  процессында  тулылана  бара.

Халык авыз иҗатын өйрәнү уңае белән сыйныфтан тыш язма эшләр үткәрү дә зур әһәмияткә ия.Язма эшләр өчен “Әкиятләрнең тәрбияви роле “, “Мәкаль-тәрбия чыганагы “,”Табышмак-зиһен ачкычы “,”Бәетләр-тарихи чыганак “һ.б. шундый темалар алын

             Мәктәптә балаларның күңелен ачу максатыннан оештырыла торган уен-тамашалар да аларга белем-тәрбия бирүдә әһәмиятле урын алып торалар. Шушы юнәлешне күздә тотып, “Карга боткасы”, “Урманда көз”, “Сөмбелә”, “Алтын көз” чараларын үткәрү гадәти күренеш.

             Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар.

. "Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.
Һәрбер  укытучының бурычы  укучыда эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән, әйләнә - тирә мөхиткә, төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, мөстәкыйльлеккә өйрәтүдән гыйбарәт. Безнең бурыч , үз халкыбызның  мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Дәресләрне тормыш белән бәйләп, халык педагогикасы нигезендә оештырыру. Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, җирле материаллардан файдалану, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, әкиятләр, мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәләр, җырларыннан илһам алалар. Башлангыч сыйныф укучылары белән  әкият, табышмак, мәкаль, әйтемнәрне өйрәнелә. Аларда әхлак сыйфатлары белән беррәттән әйләнә-тирә мохиткә карата сак караш та  киң чагылыш таба.
Бала күңелен ап- ак кәгазь белән чагыштыралар. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек бөртекләрен чәчәргә соң? Әлбәттә, әби- бабаларыбыздан калган йолалар аша. Үзенең тарихы, гореф-гадәтләре белән кызыксынган , китапларны чын күңеленнән яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була..Аның күркәм эшләр башкарырга омтылышы да көчәя,үзен уратып алган әйләнә-тирәгә дә шәфкатьлелеге арта.

    Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп- әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен әби- бабайларыбызның, төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан сынмавы, сабыр , инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк. Бу максаттан халкыбыз бәйрәмнәре- шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, үз туган ягына тарта.
Татар халкының уе, холкы, фикере, барлык йолалары, гореф- гадәтләре, традицияләре үзе бер тәрбия ысулы булуын күрсәтә. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч була. Баланың гаиләдә, коллективтагы тәрбияви нормалары, кагыйдәләре халык педагогикасына салынган. Һәр халыкның милли мәдәнияте-ул табигать көчләренә баш ию дип әйтергә була.
Халкыбызның үткәне халык авыз иҗаты үрнәкләрендә, аның археологик казылмаларында, этнографик традицияләрендә күренә.

Кече яшьтәге мәктәп укучылары белән бармак уеннары, санамышлар, алдавыч әкиятләр, уеннар- болар барысы да бала өчен кызык.
Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый,  әйләнә –тирә не танып-белергә булышу

сыйфатлары тәрбияләүне күздә тота.
       Гомумән, укучыларны   тәрбияләүдә халык педагогикасын куллану зур әһәмияткә ия .Ул үз эченә әдәп-әхлак, әти-әнине хөрмәт итү, әйләнә-тирә мохитка сак караш, дуслык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләүне ала.


   



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык педагогикасы нигезендә гаилә тәрбиясен оештыру.

Балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән- үзе генә килми. Матур гадәтләр яштән үк ныгысын өчен ата-анага зур көч,тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче һәр кеше тәрбияче булырга бурычлы. Тормыш үзе ...

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Экологик проблема иң зур проблемаларның берсе. Башлангычта  бу проблеманы читшү өчен ниләр эшләгәнебезне яздым....

Балаларга экологик тәрбия.

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлар...

Балаларга экологик тәрбия.

Балаларга экологик тәрбия. Бадертдинова З.Б....

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия

   Экология нәрсә соң ул? Экология – киң мәгънәле төшенчә: оясы тирәсендә адашып йөргән кырмыска баласыннан алып, планетабызга кадәр – барысын да кочаклый ул....

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Башлангыч сыйныф укучыларына әхлакый - экологик белем һәм тәрбия бирү ”Әйләнә-тирә дөнья һәм ТИН “курсы материалларына нигезләнеп алып барыла. Уку, рус теле, математика, ана теле, те...

«Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә халык педагогикасы”

Г.Н.Шарафутдинова.Ризаэддин  Фәхретдин исемендәге 1 нче  гимназия, Әлмәт шәһәре.         Тема: “ Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә халык пе...