Озынайтылган көн группаларында класстан тыш эшләрне оештыру
материал по теме

Гарифуллина Фарида Фаритовна

Озынайтылган көн группаларында класстан тыш эшләрне оештыру.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Озынайтылган көн

 группаларында

класстан        тыш

эшләрне    оештыру

Гарифуллина Фәридә Фәритовна

  «Укучыларны тәрбияләүнең якынча эчтәлеге”ндәге кече яшьтәге мәктәп балалары белән класстан тыш үткәрү өчен күптөрле эшләр күрсәтелгән. Мәсәлән, балаларны җәмгыять тормышы, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән таныштыру, аларга үз-үзеңә һәм җәмгыятькә файдалы хезмәт күрсәтү күнекмәләре бирү.

      Озынайтылган көн группаларында класстан тыш эшләрне оештыру өчен күп мөмкинлекләр бар. Чөнки группада тәрбияләнүчеләрнең бөтен эшчәнлеге , өйгә бирелгән биремнәрне үтәүдән тыш, класстан тыш эшләргә кайтып кала.

     Аларның киң таралган формаларыннан берсе – балалар иртәләре, бәйрәмнәр, карлыгач сборлары үткәрү. Мәсәлән, тарихи бәйрәмнәргә , илебезнең күренекле эшлекләренә , мөһим вакыйгаларга багышлап, балалар иртәләре уздырыла.

     Кызыклы , эчтәлекле итеп үткәрелгән бәйрәмнәр, кичәләр кече яшьтәге мәктәп балаларының хәтерендә озак саклана. Әкиятләр кичәәсенә генә тукталыйк.

     Аңа әзерләнү процессында балалар группада әкиятләр укыйлар, үзара фикер алышалар, иң кызыклыларын сайлап алалар. Ә тәрбияче “сер итеп” кенә өч укучыга чыгарга куша. Башкалар өчен исә ул “сюрприз” була.

     1 нче сентябрьгә багышланган бәйрәмне дә укучылар тиз генә онытмаслар. Мондый бәйрәмнәрнең , сборларның  тәрбияви роле бик зур. Ләкин бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк:  андый чаралар балаларга “әзер” килеш кенә тәкъдим ителмәскә тиеш, бәлки аларның  үзләренең дә актив катнашуына ирешергә кирәк. Бу яктан алганда “Табигатьне өйрән һәм сакла!” дигән темага уздырылган кичә аруча үзенчәлекле. Әлеге чараның максаты-балаларны хайваннар дөньясы белән таныштыру.  Кичәгә әзерләнү барышында һәр укучы үзе яраткан тереклек иясе турында материал җыя, китаплар укый. Башта хайваннар турында укучылар төркемнәрдә сөйлиләр. Иң яхшы, кызыклы чыгышлар кичәгә сайлап алына. Нәтиҗәдә группада аквариум барлыкка килә, бүлмә гөлләрен карап үстерү теләге туа. Балалар зур кызыксыну белән “җанлы почмак” та шөгыльләнә башлыйлар,  табигать дөньясын өйрәнүне дәвам иттерәләр.

     Балалар иртәләрен әзерләүдә һәм үткәрүдә, кагыйдә буларак,  укытучы, тәрбияче җитәкчелегендә һәр  укучы катнаша. Укытучылар кирәкле материалларны сайлыйлар, балаларга төрле поручениеләр бүлеп бирәләр, шефлык итүче варисларны” иртә” дә катнашуга әзерлиләр. Тәрбияче исә укучылар һәм шефлар белән бергә бүлмәне бизи, җиһазлый, репетицияләр үткәрә.

    Озынайтылган көн группасында уеннар оештыруга да зур әһәмият бирелә.

    Кече яшьтәге мәктәп баласының шәхес буларак формалашуында уеннар мөһим роль уйный. Чөнки уен вакытында бала дөньяны танып-белә, матур гадәтләргә өйрәнә.

    Уеннар күп төрле булырга мөмкин. Педагогик әдәбияттә аларны предметлы, сюжетлы, хәрәкәтле, дидактик уеннарга бүлеп йөртәләр.

    Билгеле булганча, 7-8 яшьлек балалар уеннарда бик теләп катнашалар. Чөнки алар кече яшьтәге мәктәп балаларының иң яраткан уеннары.

     Балалар хәрәкәтле уеннарны  да бик яраталар. Андый уеннар , гадәттә, акыл хезмәте белән шөгыльләнгәннән соң оештырыла. Прогулкада, мәсәлән, “Кар крепостен алу” дигән уен уздырырга мөмкин. Аңа алдан әзерләнелә: кардан тау һәм ныгытма ясала, флагчыклар булдырыла., уенда катнашачак балалар арасында эш бүленә.

    Укучыларның белем дәрәҗәсен арттыруны күздә тотып, танып-белүгә ярдәм итә торган уеннар үткәрелә.Алар төрле характерда була. Әйтик, бер ишләре теге яки бу фәннән белемне арттыра, икенчеләре исә гүзәллек дөньясын аңңларга ярдәм итә. Мәсәлән, “Ни өчен?”, “Юындыр”, “До-фа-си” уеннар формасында уздырыла. Мондый уен-занятиеләр кече яшьтәге мәктәп балаларына үзләрен кызыксындырган  бик күп сорауларга җавап алырга мөмкинлек тудыра, аларның белемгә омтылышларын үстерә.

    Балалар тормышында сюжетлы уеннар да зур урын алып тора. Аларда барлык укучылар да катнаша ала. Төрле рольләр башкарып, алар олыларның эшләрен үзләштерәләр. Нәниләр бигрәк тә сәяхәт итү, “сугыш”, “космоска очу”  һ.б. уеннарны яраталар.

    Озынайтылган көн группаларыда тәрбияләнүчеләр шигырьләр, җырлар, кечкенә инсценировкаларны бик теләп өйрәнәләр.

   Балаларның уеннарына җитәкчелек иткәндә тәрбиячеләр һәм укытучылар, сиздермичә генә, укучыларның үзләрен оештыручылар роленә куярга тырышалар. Моның белән алар балаларда инициатива , мөстәкыйльлек тәрбиялиләр.

   Уеннар класста да һәм озынайтылган көн группаларында да үткәрелә. Класста аларны укытучы, ә группада тәрбияче оештыра. Ләкин шулай да уеннар күбрәк класстан тыш  вакытта уздырыла.

    Уен- бала тормышының аерылгысыз өлеше.

     Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреше һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба.

     Халык уеннары-җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул. Алар гасырлар буена тупланган, буыннан-буынга бирелә.

     Уеннарны сайлаганда, тәрбияче аларның балалар яшенә туры килүенә игътибар итәргә, ә уенда катнашу балаларның тормыш тәҗрибәсен баета, аларда төрле әһәмиятле сыйфатлар тәрбияләү чарасы булып тора.

     Уеннарда катнашу физик көч, җыр-биюгә осталык сорый. Шуңа күрә, тәрбия чарасы буларак,  уен балаларның төрле яктан үсүенә, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Күмәклек, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үз вакытынада җиренә җиткереп үтәү шикелле гүзәл сыйфатлар белән бергә, милли үзаң да үсеш ала.

     Уеннар баланың  шәхес буларак төрле яклап үсүен тәэмин итү өчен  хиссиятле шартлар тудыра. Татар халык уеннарының күбесе җырлар белән башкарыла.  Аларга моң, төгәл ритмика, уңайлылык, җиңеллек хас.

    Озын тәнәфестә уеннар оештыру моңа әзерлеге булган укытучыга һәм укучылар коллективына йөкләтелә. Һәр сыйныфта бишәр кешелек төркемнәр булдырыла. Алар-уенны алып баручы, бизәүче һәм ярдәмчеләр. Уенны алып баручы ачык тавышлы, балаларны үзенә ияртә белүче булырга тиеш.  Бизәүчеләр уенга җиһазлар әзерлиләр. Балаларның вазифалары чират буенча алышынып тора.

     Укучылар “халык уеннары сумкасы ” булдыру өчен эзләнү эшләре алып баралар. Уеннар, укучыларның яшенә карап, катлаулана бара. Хәрәкәтле уеннар тәнәфес вакытында көн саен : башлангыч сыйныфларда- ике дәрестән соң үткәрелә.

   Хәрәкәтле тәнәфесне без “уен сәгате” дип атыйбыз.

   “Уен сәгатен” дежур укучылар үткәрә.   Тәрбияче балаларны уенга яшьләренә карап җәлеп итә: һәрберсен уенга өйрәтергә, алып бару тәртибен ачыкларга, рольләрне бүләргә, кирәк-ярак хәзерләүдә булышырга, уенга җитәкчелек итәргә тиеш.

   Тәрбияче башка халыкларның уеннарын өйрәнү дәресләре дә уздыра. Һәр оештыручы укучыга түбәндәге эчтәлекле искәртнамә тапшырыла:

  1. уеннар иң яхшы үзләштерелгәннән башлана, уен гади, аңлаешлы, шул ул ук вакытта кызыклы да булсын;
  2. уенда кемнәр  катнашуы, һәрберсенең урыны, вакыты, уенның барышы, кирәке әйберләр турында кайгырт;
  3. балаларның яшен һәм малайлармы-кызлармы икәнен онытма;
  4. ачык итеп, аңлаешлы сөйлә;
  5. уен барышында син алып баручы, теләктәшлек белдерүче яки гади уенчы булырга мөмкин;
  6. уен тәмамланганнан соң, катнашучыларга рәхмәт әйтергә онытма.

Мондый дәресләр атнага бер тапкыр үткәрелә. Уеннар вакытында төрле ярыш, бәйгеләр, КВН, конкурслар да уздырыла.

     Инде прогулкалар һәм экскурсияләргә тукталыйк.

      Дәрестән соң урман, болын, басуга оештырылган прогулкалар балаларның ялыгуын киметә, эшкә  сәләтлелекне арттыра. Тирә-якны танып-белүдә аларның мөмкинлекләре гаять зур.

      Эчтәлеге һәм формасы ягыннан прогулкалар экскурсияләргә якын.Дөрес, танып-белү процессы аларда башкачарак оештырыла. Шуңа күрә педагогик  әдәбиятта прогулкаларны “тормышка алып керү”, ә экскурсияләрне “тормышның кайбер якларын аңлату” дип атыйлар.

     Прогулкаларның да төрләре шактый күп. Мәсәлән, спорт белән бәйләнешле, уенлы ( эзләнү, аерым заданиеләрне үтәү, ярышулар), маршрутлы һәм строй элементларын эченә алган прогулкалар һ.б.

     Экскурсияләрнең төп максаты – табигый шартларда предмет һәм күренешләрне өйрәнү. Экскурсияләр укучыларда белем аллуга кызыксыну тудыра, аларның дөньяга карашын киңәйтә, төрле күренешләрне тормыш белән бәйләп аңлатырга, чагыштырырга, нәтиҗәләр  ясарга өйрәтә. Шул ук вакытта экскурсияләр ярдәмендә Туган илгә мәхәббәт тәрбияләнә.

    “Укучыларны тәрбияләүнең якынча эчтәлеге”ндә балаларны җәмгыять тормышы белән таныштыру максатында  түбәндәге темаларга экскурсияләр тәкъдим ителә: “Безнең мәктәп”, “Тәҗрибә участогы”, “Китаплар кайда яши?” ( китапханәгә), “Әти-әниләребез ял  иткән урында” ( клубка),   “Безнең авыл элек һәм хәзер”, “Хат ничек сәяхәт итә?” ( почтага), “Варислар хәрәкәте зонасында” һ.б.

      Производствога экскурсияләр оештыру, промышленность, техника, фән, культура  хезмәткәрләре  белән очрашулар еш була. Тәрбиячеләр балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып эш итәләр. 7-10 яшьлек балалар өчен экскурсияләр кечерәк предприятиеләргә оештырыла, андагы эшләр белән таныштыру да аңлаешлы формада алып барыла. Төрле очрашулар исә, башлыча, мәктәптә уздырыла.

     Китап укуга кызыксыну тәрбияләү юнәлешендә дә озынайтылган көн группаларында шактый эш алып барыла. Ул, гадәттә, китап сөючеләр почмагын җиһазлаудан башлана. “Почмак” ка укучылар туплаган китаплар, программада күрсәтелгән әсәрләр исемлеге, балаларның нәрсәләр укуын исәпкә алып бару өчен карточкалар яки маахсус дәфтәр куела. Группага йөрүчеләр мәктшп һәм авыл китапханәләре белән дуслык урнаштыралар, аларда  үткәрелгән “клуб сәгате” һәм башка чараларда катнашалар. Махсус дәфтәрләргә укыганнары турында фикерләрен язалар. Группада классттан тыш укуга әледән-әле анализ ясала.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык педагогикасы нигезендә гаилә тәрбиясен оештыру.

Балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән- үзе генә килми. Матур гадәтләр яштән үк ныгысын өчен ата-анага зур көч,тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче һәр кеше тәрбияче булырга бурычлы. Тормыш үзе ...

“ФГОСны тормышка ашыру кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары белән группалы эшне оештыру” темасына мастер – класс.

“ФГОСны тормышка ашыру кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары белән группалы эшне оештыру” темасына мастер – класс тәкъдим итәм....

2015-2016 уку елына тәрбия эшен оештыру планы

2015-2016 уку елына тәрбияви максат: -  Укучыларны шәхес буларак тәрбияләү, максатчанлык, мөстәкыйльлек, иҗади сәләтен һәм милли үзаңын үстерү, тирә-як мөхиткә сак караш тәрбияләү, хезм...

Укучының өйдә дәрес хәзерләвен оештыру

Беренче тапкыр укырга кергән баласына яшь әти-әнигә дәрес хәзерләтергә өйрәтүдә ярдәмлек...

“Башлангыч сыйныфта икенче буын ФГОСын гамәлгә куюда укучы эшчәнлеген оештыру”

Опубликовано 13.11.2013 - 21:46 - Шигапова Наджия Наиловна  2011-2012 нче   уку елыннан районыбыз мәктәпләре дә яңача укытуга күчтеләр. Яңача укыту мәгариф системасына зур үзгәрешл...

ФДБбСын гамәлгә ашыру шартларында дәресләрдә укучылар эшчәнлеген оештыру

Доклад содержит материал о том, как организовать деятельность учащихся на уроках....