Укучының өйдә дәрес хәзерләвен оештыру
план-конспект занятия (1 класс) по теме

Шафигуллина Суфия  Миннекамиловна

Беренче тапкыр укырга кергән баласына яшь әти-әнигә дәрес хәзерләтергә өйрәтүдә ярдәмлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukuchynyn_oyd_dres_zerlven_oeshtyru.docx19.43 КБ

Предварительный просмотр:

УКУЧЫНЫҢ ӨЙДӘ ДӘРЕС ӘЗЕРЛӘВЕН ОЕШТЫРУ

             Бала мәктәпкә йөри башлагач, укытучы аны укырга, язарга, санарга һәм мәсьәлә     чишәргә генә түгел, бәлки класста үз-үзен әдәпле тотарга, дәрестә тыңлап утырырга, сөй- ләгәнне игътибар белән тыңларга, сорауга дөрес һәм тулы җавап бирергә, шулай ук мөс- тәкыйль эшләргә дә өйрәтә. Ә инде баланың өйдә дәрес хәзерләвен ата-ана оештыра.

       Кызганычка каршы, кайбер әти-әниләр бу мөһим эшкә җитәрлек игътибар итмиләр, бөтен йөкне укытучы өстенә аударырга тырышалар. Укыту- аның эше, янәсе. Икенче бе- рәүләр исә, киресенчә уллары-кызлары укуда артта кала башласа,моның сәбәпләрен нык- лап тикшереп тормыйча, аларны ялкаулыкта гаепләп, битәрләргә тотыналар. Бәлки, бала дәрескә мөстәкыйль рәвештә әзерләнә белмидер? Кат-кат укыса да, материалны аңлап җиткермидер? Аның дәрестә үзләштереп бетермәве, алай да укытучыдан, иптәшләреннән сорарга оялуы яки онытуы мөмкин. Әгәр чыннан да шулай икән, балагызны ялкаулыкта гаепләп һәм орышып, аның күңелен тагын да төшерәсез, һәм ул, никадәр генә тырышса да, файдасыз дип төшенкелеккә бирелергә мөмкин.

       Укытучы кушкан эшләрне балаларына үзләре эшләп бирүче әти-әниләр дә юк түгел. Әлбәттә, алар моны уллары-кызларына ярдәм итү нияте белән эшлиләр. Әмма бик нык ялгышалар. Чөнки мондый очракта бала читтән күзәтүче хәлендә кала һәм тора-бара аңа бөтенләй күнегеп китә. Әгәр баш ватасы килмәсә, әнисен генә чакыра:

  • Әни, мәсъәлә чыкмый. Шарты дөрес бирелмәгән ахры?

Әнисе, эшен ташлап, улы янына килеп утыра. Алай аңлатып карый, болай аңлатып карый, малай исә һаман үзенекен сукалый:

  • Бу саннарны нишләтергә соң? Кушаргамы? Алыргамы? Менә шуны әйт син.

       Аңлата-аңлата башы каткан ана “Кушарга” дип әйткәнен сизмичә дә кала. Малай әлеге саннарны черновекка язып куя да, тагын сорау бирә:”Ә ничә була?” Ул әнә шулай барлык гамәлләрне әнисеннән эшләтә дә, инде кирәгең бетте дигәндәй:

  • Рәхмәт, әни, Хәзер барысын да аңладым. Инде үз эшеңне кара, - ди хәйләкәр елмаеп.

Хәзер инде черновиктагы гамәлләрне дәфтәргә күчерәсе генә кала. Әмма иртәгесен, укытучы шул ук мәсьәләне тактада чишәргә кушкач, малай ничек чишәргә кирәклеген белми.

     Һич тә көтелмәгән әлеге вакыйгадан соң, малайның әнисе, мәктәпкә барып, укытучы белән сөйләшә һәм ялгышын бүтән кабатламый.

     1 нче класс укучысын дөрес һәм матур язарга өйрәтү дә җиңел түгел. Әйтик, аңа “А” хәрефен өйдә тагын берничә юл язарга куштылар, ди. Укытучы юл башына хәрефнең үрнәген язып куйган. Өлкәннәр карашынча, бик җиңел эш кебек. Ә менә бала үрнәктән соң 1-2 хәрефне генә дөрес яза, матур яза. Калганнары ямьсез чыга, чөнки ул башкаларын язганда үрнәккә күз төшерми. Менә монда әти-әни аның бу ялгышын шунда ук төзәтергә, аннан соң һәр хәрефне ничек язуын күзәтергә тиеш. Мондый очракта баланы кат-кат күчертеп язу файдасыз.

       Кайбер укучы шигырь ятлый алмыйча интегә. Ятласа да 1 нче строфасын гына әй- бәт сөйли, аннары бутала башлый һәм кинәт туктап кала. Никадәр тырышса да тагын начар билге ала. Әгәр укытучысы көндәлеккә:

Шигырьнең яртысын гына ятлаган, дип тә язып куйса, бала бөтенләй коелып төшә.

  • Тагын “2” ле алдыңмы? дип каршылыйлар өйдә.
  • Шигырьне яттан сөйләгәндә буталдым.
  • Алайса, бар, бүлмәгә кер дә ятла! Аннары сөйләп күрсәтерсең!

       Мескен бала әлеге шигырьне тагын строфалап, үзенчә ятларга керешә. Әти-әнисенә сөйләп күрсәткәндә, тагын шул ук мәктәптәге хәл кабатлана. Әлеге шигырьне баштан ахырына кадәр яхшылап, кат-кат укып, берьюлы ятларга өйрәтелсә, бала болай интекмәгән булыр иде. Шуңа күрә улыгыз яки кызыгызны ялкаулыкта, булдыксызлыкта гаепләгәнче, иң элек уңышсызлыкның сәбәбен ачыклагыз.

       Башта кагыйдәне ныклап өйрәнәсе урында, балалар еш кына мәсьәлә чишәргә яки күнегү эшләргә тотыналар, шуңа күрә тупас хата ясыйлар. Кайберләре исә ка-гыйдәне соңыннан да кабатлап тормый. Моңа һич тә юл куярга ярамый. Кыскасы, улыгыз-кызыгыз иң элек дәрестә өйрәгән материалны ныклап кабатласын, кагыйдәне ныклап үзләштерсен, шуннан соң гына мәсьәлә чишәргә яки күнегү эшләргә тотынсын.

       Белем алу- авыр хезмәт. Ул зур тырышлык, түземлек һәм киеренке эш таләп итә. Шуңа күрә, балада бу эшне дөрес оештыру күнекмәсе булдыру, аңарда нык ихтыяр көче тәрбияләү әһәмиятле. Ә андый тәрбия үз алдына ачык максат куярга һәм шуңа ирешү өчен бөтен көчеңне куярга һм игътибарыңны турпларга өйрәнүдән башлана.

       Әгәр шушы сыйфатларга ия булмаса, иң сәләтле бала да укуда уңышка ирешә алмый. Шуның өстенә аның дәрес әзерләү өчен махсус урыны булырга тиеш. Баланың укуы шулай ук көндәлек режимны ничек үтәвенә дә бәйле.

      Кызганычка каршы, кайбер гаиләләрдә баланың ничек яшәве белән җитәрлек кызыксынмыйлар, аңардан режимны төгәл үтәвен таләп итмиләр. Дәресен кайчан ззерләсә дә барыбер түгел мени янәсе. “Мәктәптән дә бик арып кайткансың, бүген озаграк уйнасаң да ярар, дәресеңне аннан соң хәзерләрсең”,-  дип баласына ташлама ясаучылар бар. Дәресен хәзерләргә бик ашкынып тормаган балага , шул гына ки рәк тә инде, һәм ул, читлектән атылган кош кебек, шундук урамга чыгып сыза, ә өенә кайтканда тәмам арып беткән була. Шуннан соң нишләсен дәресен аннан- моннан гына караштыра да, тизрәк караватына ава. Иртән чак-чак уяталар үзен. Әгәр дәресен һәр көнне бер үк вакытта әзерләргә күнеккән булса, саф һавада бераз уйнап алгач, кайту җаен карар иде. Өйгә бирелгән материалны да яхшырак үзләштерер иде.

      Дәрес әзерләгәндә, балагызга комачауламаска тырышыгыз. Ашыгыч йомышы- гыз булса да, баланың эше беткәнен көтегез. “Шауламагыз, абыегез дәрес хәзерли” –дип кечкенәләрне дә әледән-әле кисәтеп торыгыз. Бу исә балагызда укуга тагын да җаваплырак карау хисе тәрбияләр.

      Кече яшьтәге мәктәп баласы дәрес әзерләргә тиз генә керешеп китә алмый. Эшкә тотынгач та, еш кына игътибарын читкә юнәлдерә. Әгәр берәр уенчыгы күзенә чалынса, аның белән ничек уйный башлаганын үзе дә сизми кала.

      Шуңа күрә аның эш өстәлендә, уку-язу әсбапларыннан тыш, берни булмасын. Дәрес әзерләү өчен кирәкле ручка, карандан, линейка, бетергеч кебек әйберләрне алдан әзерләп куярга гадәтләнсен. Югыйсә, эш барышында аларны эзләп, игътибары читкә юнәләчәк, ва- кыт әрәм булачак. Линейка, карандаш, резинка – сул якта, кирәкле китап-дәфтәрләре, көндәлеге уң якта торсын. Дәрес хәзерләп бетергәч, иртәгә мәктәпкә алып барасы әйберләрен шундук сумкасына салсын, калганнарын билгеле урынга алып куйсын.

 1 класс баласы- 1 сәг кә якын

 2 класс- 1,5 сәг

 3-4 класс- 2 сәг дәрес әзерләргә тиеш.

      Баланы мәктәпкә йөри башлаган көннәреннән үк тырышып, бөтен көчен куеп укырга, өйгә бирелгән эшләрне мөмкин кадәр тизрәк, әмма чиста, пөхтә итеп эшләргә өйрәтү мөһим. Чөнки класстан- класска күчкән саен, өй эшләренең күләме дә арта бара. Җай гына эшләргә күнеккән бала исә, аларны эшләп бетерү өчен бөтен вакытын сарыф итәчәк. Шунлыктан аның саф һавада булу, китап уку , спорт белән шөгыльләнү, әти-әнигә булышу өчен вакыты калмаячак. Нәтиҗәдә, бала арый, талчыга. Авырлыклар алдында каушап калуы, укуга кул селтәве дә бар. Монысы инде тагын да куркынычрак. Шуңа күрә халкыбызның: ”Баланы яшьтән бөк, агачны баштан бөк”, -дигән мәкален беркайчан да исегездән чыгармагыз. Бала чактан кергән гадәт гомергә китә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү ( доклад)

Педагогик киңәшмәдә укылган доклад "Балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү"...

Доклад: "Укучының үсеш юлында портфолионың роле"

Һәрбер  укучының  эшендә булган шатлыклы, кызыклы, уңышлы вакыйгаларны җыеп бара торган  уңыш папкасы булырга тиеш. Мондый папка укучының портфолиосы дип атала. Сыйны...

Төрле хайваннар кышка ничек әзерләнәләр

Әйләнә-тирә дөнья фәненнән дәрес эшкәртмәсе,2 сыйныф....

"Сәләтле балаларны олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләү" эксперимент эше

Бүгенге мәктәптә  мөһим бурычларны  берсе – балаларны  сәләтл рен ачу  өчен  җирлек тудыру, сәләтле укучыларны  үстерү . Галимнәр сәләтсез балалар юк,   һәркемн...

ФДББС буенча 4 сыйныф укучыларын булачак мониторингка әзерләү.

Милли белем бирү сыйфатын үстерү максатында, белем һәм күнекмәләрне тикшерүнең яңа алымнары кулланыла башлады...

Укучының эзләнү-тикшеренү эше "Бүлмә гөлләре-тормыш бизәге"

Бу проект эзләнү-тикшеренү эше. Иҗади биремнәрне үтәү иҗади башкарыла һәм бүлмә гөлләре турындагы белемнәрне тирәнәйтүне күздә тота. Проект өстендә эш барышында укучыларда бүлмә гөлләренең күптөрлелег...