“Казаным – бәхетем башкаласы”.
классный час (4 класс) по теме

 

Класстан тыш чара. Бзйге. “Казаным – бәхетем башкаласы”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kazanym-_bhetem_bashkalasy.docx37 КБ

Предварительный просмотр:

 

                      КАЗАНЫМ - БӘХЕТЕМ БАШКАЛАСЫ

                                      (бәйге)

           

           Р.Маннапова, 4 нче урта мәктәп укытучысы,

                            Яр Чаллы шәһәре

Тема. Казаным - бәхетем башкаласы.

Максат. Казанның 1000 ел лыгы уңае белән үткәрелгән чараларга йомгак ясау, белем нәрне тикшерү һәм тирә нәйтү.

Милли үзаң тәрбияләү өс тендә эшне дәвам итү. Граж данлык, үз илең белән горур лану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. "Казан ханлыгы (1445-1552)" картасы; язучы лар, архитектура корылмала ры, Казан ханлыгы туграсы рәсемнәре; татар халкының дәүләтчелеге үсешен күрсәт кән таблица; "Идегәй" даста ныннан өзек язылган плакат; археологик һәм этнографик экспонатлар.

                            Бәйге барышы

1.  Оештыру. Тема, максат белән таныштыру.

-        Балалар, мин бүгенге бәй гене табышмактан башлап җибәрергә уйладым. Тыңла гыз:

Әгәр баш хәрефтән язсаң,

Булам башкала,

Юл хәрефе белән язсаң,

Пешерәм аш кына. (Казан.)

-        Әйе, җавап ике мәгънә гә ия. Беренчесе - башкала быз Казан шәһәре, икенчесе - аш пешерә торган казан.

Бүген без башкалабыз Ка зан турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез. Әлбәттә, юл хәрефеннән башлана торган казанның да республикабыз ның башкаласына турыдан-туры мөнәсәбәте бар. Сез аны җавапларыгыз белән исбатлар сыз.

     Бүгенге бәйгенең темасы — "Казаным — бәхетем башка ласы". Ни өчен бәхет китерә торган башкала дип атала икән ул? Дәрес ахырында без менә шул сорауга җавап би рербез.

     Хәзер командаларга сүз бирик (Сәламләү, исем, де виз.)

 I тур. Эш коралларын та ны.

   - Бик борынгы заманнар да ук хәзерге Казан шәһәре урнашкан урында сез кеше ләр яшәвен беләсез. Кремль урнашкан калкулыктан бо рынгы кешеләр тирә-юньне күзәткәннәр. Еракта кыр кә җәләре йөри. Урманына кер сәң, куян, төлкеләрне дә аулап буладыр. Менә сезгә ике тартма. Эчендә борынгы эш кораллары. Исемнәрен атагыз, бу кораллар белән нинди эшләр башкардылар икән?

      (Кара тартмада агач эш кәртү коралы - таш пычак, таш ук очлыгы; ак тартмада таш тишкеч, кыргыч таш, ваклагыч таш.)

Казан шәһәре моннан 1000 еллар элек барлыкка килгән. Ул 100 га җире булган кеч кенә' шәһәр. Ул чорда дәүлә тебез дә башкача аталган.

II тур. Бәйгенең II туры татар халкының дәүләтчелеге тарихы буенча. (Командаларга даталар язылган карточкалар бирелә. Алар һәр этапны аерып әйтергә тиешләр.)

X г. -1236 - Идел буе Бол гар дәүләте.

1236-1445 - болгар халкы Алтын Урда составында.

1445-1552 — Казан ханлы гы.

1552-1917 - Россия импе риясе составында Казан гу бернасы.

1917-1990 - СССР соста вында ТАССР.

1990-2005-Россия Феде рациясе составында Татарстан Республикасы.

 IIIтур. Казан шәһәре дәүләтебез үсешенең кайсы чорында барлыкка килгән? (Болгар чорында.) Аның бар-лыкка килүе төрле риваятьләр белән бәйле. Өйдә сез риваятьләрнең икесен сәхнәләштерергә тиеш идегез.

Беренче риваять.

Автор. Аксак Тимер Биләр шә һәрен алырга уйлый. Тик булдыра алмый. Ахырда ул хәйләгә керешә: ярлы булып киенә дә Биләргә китә.

(Өй эче күренеше. Карчык идән себереп йөри. Биленә таянып тә рәзәгә күз сала.)

Карчык. И-и, караңгы төшеп беткән икән бит. Самоварымны куеп, чәй эчим дә йокларга ятыйм эле. (Ишек шакыйлар.) Кем бар анда? Бу караңгы төндә кем йөри?

Юлчы. Бу мин - адашкан юлчы. Төн кунарга кертегезне.

Карчык. Рәхим ит, юлчы. Әйдә, түрдән уз. Берго-бергә чәй эчәрбез. Күңелле булыр. әй эчәләр.)

Юлчы. Чәең бик тәмле булган, карчык. Тирләтеп тә җибәрде әле өлге белән бит маңгаен сөртә). Я, сөйләп җибәр, илдә ниләр бар?

Карчык. И-и, улым. Бик рәхәт яшәп ята идек әле. Менә Аксак Тимер дигән явыз Биләрне алмак-чы, ди.

Юлчы (сикереп тора). Ах, явыз карчык. Аксак Тимернең кем икә нен беләсеңме син? Менә мин ул Аксак Тимер! Хәзер генә казаның ны ал да чыгып кит Биләрдән. Чәең өчен сине исән калдырам. Кайда казаның утсыз кайный башлый, шунда туктарсың.

Карчык. Бу караңгы төндә кая барыйм инде? Күзләрем дә юньләп күрми бит.

Юлчы. Барырсың әле, барыр сың!

Автор. Бик озак барган карчык. Бер көнне туктаган җирдә казан утсыз кайный башлаган. Менә шунда Казан шәһәре төзелгән дә инде.

-        Ә Кабан күле атамасы каян барлыкка килде икән? (Бер укучы Кабан күле ту рында риваять сөйли.)

-        Элекеге заманнарда Кабан көмеш сулы түгәрәк күл бул ган. Тирә-ягы куе таллар бе лән капланган. Күлгә якын килерлек түгел, ди. Тирә-ягы куе урманнар, үтеп чыга ал маслык сазлыклар белән кап ланган. Урманында төн белән көнне аерып булмаган. Елан нар сызгыруы, ерткыч җәнлек ләр үкерүе еракларга ишетел гән. Алыплар да урманга ке рергә курыкканнар. Күлгә Ка бан

дуңгызлары гына килеп су эчәләр, ди. Менә шуңа да аны Кабан күле дип атаганнар.

- Яңа Казанның төзелүе турында да риваять бар. Сүзне икенче командага бирик.

Икенче риваять.

Автор. Биек ярдан сукрана-сук-рана бер карчык су алып менә. Хан ның шымчылары карчыкның сөйләнгәнен тыңлап торалар.

Карчык. И, акылсыз ханнар! Мондый җиргә кем кала сала инде? Көчкә мендем бит ярдан. (Узып китә.)

(Хан сарае күренеше.  Хан тә хеттә утыра.   Вәзире янында ба сып тора.)

Хан. Я, ниләр ишеттең, сөйлә!

Вәзир. Ханым, сине бер карчык бик яманлады.

Хан. Кайда ул карчык? Тотып китерегез монда!

Вәзир. Баш өсте, ханым. (Чыга, үзе белән карчыкны алып керә.)

Карчык. Исәнме, олуг хан.

Хан. Син мине ник яманладың, карчык?!

Карчык. Соң, ханым, мондый җиргә кала салмыйлар бит.

Хан. Ә кайда салырга кирәк соң каланы?

Карчык. Каланы, ханым, алтын балык элккән елга буенда салырга кирәк.

Хан. Тотып китерегез алтын ба лык. Ә син, карчык, югал күз ал дымнан.

Вәзир. Менә, ханым, алтын ба лыкны тоттылар да.

Хан. Хәзер шул елга ярында кала сала башлагыз. Нигезенә иң элек иртә белән кем очрый, ай-вае-на карамый, шуны күмеп калдыры гыз.

Вәзир. Баш өсте, ханым.

Автор. Ханның ялчылары иң беренче хан улын күргәннәр. Хан улын шәһәр нигезенә күмеп бул мый бит инде. Менә вәзир ханы янына килгән.

Хан. Я, каланың нигезен салды гызмы?

Вәзир. Салдык, ханым. Иртә белән иң беренче сезнең улыгыз очрады. Нигезенә аның артыннан килүче этне күмдек.

Хан. И, болай булгач, кала эт ләргә кала икән!

Автор. Чыннан да, 1552 елда Явыз Иван Казан ханлыгын яулап ала.

IV тур. Дәүләтебезнең чәчәк атуы Казан ханлыгы чорына туры килә. Казан Идел буе сәүдә юлында урнашкан. Базарында сәүдә гөрләп барган. Әнә бүген дә Ага-базарга бик күп мал китергәннәр. Нәкъ

Г. Тукай әйткәнчә:

Кайсы сата, кайсы ала.

Берсе алдый, шунда берсе алдана.

-Сез дә алыгыз, тик кара гыз аны, алдана күрмәгез.

(Командаларның берсе көнчыгыштан, икенчесе көньяк тан һәм Рус дәүләтеннән кил гән товарларны ала: җиләк-җи-меш муляжлары, ефәк тукыма кисәге, лавр яфрагы, гарәп те лендә язылган китап, уенчык ат һәм бәрән, мех, кәләпүш, читек, бизәнү әйберләре.)

-Ә калфак, кәләпүш, чи текне ник алмадыгыз?

-Әйе, бу әйберләр Казан ның үзендә җитештерелгән. Калфак һәм читекләрне ку накка барганда гына кигән нәр. Ә хәзер бу киемнәрне кияләрме соң? (Биегәндә.)

Татар биюе башкарыла.

V тур. Капитаннар ярышы.

  1. Татар дәүләт академия театры кем исемен йөртә? (Г.Камал.)
  2. Бу шигырь юлларын кем язган?        

Күп яттык без мәдрәсәдә,

Аңламадык бер нәрсә дә,

Селкенмәдек таш төсле без,

Җилбер-җилбер җ,ил бәрсә дә.

(Г. Тукай)

     3. Татар профессиональ музыкасына нигез салучы? (С.Сәйдәшев.)

      4 .Кайсы базар турында суз бара?

Иртә белән кайнашмакта бу базар,

Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр. (Печән базары.)

    5. Түбәндәге әйтемнең килеп чыгу тарихын аңлатыгыз.

Татарга тылмач кирәкми.

     1. .Казан шәһәренең фән һәм мәдәният үзәгенә әверел гән уку йорты? (Казан уни верситеты.)

    2. Әсәрнең исемен һәм ав торын атагыз.

Бер тавыш килде колакка,

Яңгырады бер заман:

Тор, шәкерт, җиттек Казанга,

Алдыбызда бит Казан.(Г. Тукай "Пар ат".)

    3. Балалар язучысы, М. Җәлилнең көрәштәше? (А. Алиш.)

    4. Сәйдә Зыялы язган бу шигырь юллары кем авызын нан сөйләнә?

И, сөекле Казан!

Мин - әсирмен.

Әсирлегем, нишлим, мәҗбүри!..

Куштаннарның пычрак тырнагыннан

Шәһид китүчеләр азмыни?

Раббем:

Мин ваз кичәм тәхетемнән.

(Сөембикә ханбикә.)

     5. Түбәндәге әйтемнең килеп чыгу тарихын аңлатыгыз.

Тузга язмаганны сөйләмә.

Музыкаль пауза. "Казан кичләре". С.Садыйкова музы касы, Х.Туфан сүзләре.

VI тур. Татарстан Респуб ликасы туграсы (гербы) һәм флагының эчтәлеген аңлату.

- Казан ханлыгының берен че туграсына аҗдаһа-елан ясалган була. Ни өчен?

Зур мәгарәдә ике башлы аждаһа яшәгән. Бер башы -еланныкы, икенчесе - үгез неке. Үгез баш үлән ашый, ә елан баш кешеләрне, терлек ләрне юк итә. Мәгарә эреле-ваклы еланнар белән тулып торган. Ә аларның патшасы аждаһа һәр көн Кабан күле нә су эчәргә килә икән. Елан нардан сихерче коткарган. Гипноз көче белән ул аларны боҗра итеп тезеп чыккан. Күп итеп салам ташыткан һәм ут төрткән. Аҗдаһа да шунда янып үлгән, ә сурәтен хан туграга нигез итеп алырга боерган. (Риваятьне берәр бала сөйли).

Әйе, Казан — серле шә һәр. 922 елда Болгарның ис лам динен кабул итү уңаен нан Гарәбстаннан Әхмәт ибн Фалдан килә. "Болгарда елан нар бик күп. Алар агач бо такларына уралып торалар. Ә бервакыт минем юлымда ар кылыга ауган озын, юан агач очрады. Үтә алмый аптырап торам. Шулчак бүрәнә селке нә башлады. Яхшылап кара сам: агачка уралып шундый ук озынлыкта һәм юанлыкта диярлек елан ята икән. Ул әкрен генә шуып төште дә урманга кереп китте," - дип яза ул.

Чыннан да, Елан тавында зур мәгарә булган. Аны XIX гасырда гына күмгәннәр.

VII тур. Бәйгебез ахыры на якынлаша. Хөкемдарлар нәтиҗә чыгарганчы, коман даларга көч биреп утыручы лар белән сөйләшеп алыйк. Түбәндәге сорауларга тиз-тиз җавап бирегез.

  1. Беренче, икенче иҗеге шәһәр, өченчесе - су, бары сын бергә кушып әйтсәң, елга исемен табарсың. (Казансу.)
  2. Казан башында нәрсә бар? ("ка" авазы.)
  3. Сөембикә манарасы ничә катлы? (7.)
  4. Казанда иң зур төзелеш? (Метро.)

  1. Мәскәүдә берәү дә юк, ә Казанда икәү. ("а" авазы.)
  2. Казан артында нәрсә бар? ("эн" авазы.)

       3. Казан шәһәрендә җәяүлеләр генә йөри торган иң матур урам? (Бауман урамы.)

     4.Татар халкының иң сөекле ханбикәсе. (Сөембикә.)

-        Сүз хөкемдарларга бире лә.

Музыкаль пауза. "Казаным-бәхетем башкаласы". И.Закиров музыкасы, Р.Вәлиев сүзләре.

-        Инде бәйге башында би релгән сорауга җавап бирик. Казан ни өчен бәхетем баш каласы дип атала икән? Җа вапны табарга "Идегәй" дас таныннан алынган өзек яр дәмгә килер:

Айдан якты нәрсә юк,

Кара болыт басмаса,

Адәм гарибе шул булыр,

Кайтып илен тапмаса.

-        Әйе, бәхетле булыр өчен, иң элек туган илле булырга кирәк. Безнең 1000 еллык та рихы булган Казаныбыз, үз дәүләтебез бар. Дәүләтебез мөстәкыйльлеген күрсәтүче символларыбыз, гимныбыз бар.

Бәйгене Татарстан Респуб ликасы гимны белән тәмам лыйбыз: "Туган ягым" (Р.Яхин музыкасы, Р.Байтимиров сүзләре).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әниләр бәхете нәрсәдә?"

Материал для классного часа....

Ачык дәрес планы "Казаным-башкалам"

Тәкъдим ителгән дәрес планы рус төркемендә укучы балалар  өчен....

Презентация, конспект урока, символ "Универсиада 2013" в Казани

6.09.ftxqqgxvraadzrvaak-02_.jpg! сентября 2012 года в Татарстане пройдут уроки знаний посвященные Универсиаде 2013 года в Казани. Предлагаю вам конспект урока "Универсиада 2013 в г Каани", символ, пр...

Казан – спорт башкаласы

Казан – спорт башкаласы  темасына сбор...

И, Казан! Нурлы Казан!

Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате....

Минем бәхетем — җирдә балаларны, Хезмәтемне өзелеп сөюдә!

"Минем бәхетем - җирдә балаларны, хезмәтемне өзелеп сөюдә" дип исемләнгән эсседә мин үземнең хезмәт юлын гади генә авыл мәктәбендә башлап җибәрүем турында, укытучы хезмәтенең нинди мөһим булуы хакында...