Скоро Новый год1
методическая разработка (4 класс)
Сценарий к мероприятию новый год для учащихся начальных классов с интересными персонажами.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
skoro_novyy_god.zip | 28.26 КБ |
Предварительный просмотр:
“Яңа ел килә”
( Чыршы бәйрәме сценарие)
Катнашалар:
Алып баручы
Печкин - Рәйхан
Убырлы- Дилэрэ
1 куян- София
2 куян- Илнар
Кыш бабай
Кар кызы- Альвина
Көлми торган кыз- Венера
Яна ел- Арсен
Зал уртасында бизәлгән чыршы. Стенаны төрле сыйныф укучылары чыгарган газеталар, тәбрикләүләр бизи.
-Ишетәсезме, дуслар? Сизәсезме, дуслар?
-Сизәбез,.....бик яхшы сизәбез.
-Нәрсә сизелә,......?
-Яңа ел чыршысын-әйтәм инде. Быел ул бигрәкләр хуш исле. Аны сизми калу мөмкинме соң?
-Тагын ниләр сизелә, дустым?
-Тәмле мандарин исе килә...
-Тагын?
-Тагын нәрсә сизеләме? Бүген кешеләр ягымлырак, күзләреннән нур ташып тора...
-Нигә шулай икән соң ул?
-Ничек шулай булмасын? Бүген бездә Яңа ел бәйрәме.
-Баштук шулай диләр аны.
- Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса.
- Яңа ел диюгә – уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.
Җыр: . Яңа ел
Л.Батыр-Болгари музыкасы, Р.Вәлиева сүзләре
Җем-җем көмеш тун кигән,
Яңа-яңа ел килгән,
Яшел чыршылар белән.
Яңа җырчылар белән.
Кушымта:
Яңа ел, Яңа ел –
Безгә зур кунак килгән.
Кыш бабай һәм Кар кызы
Күп бүләкләр китергән.
Дуслар белән җыелдык,
Бергә шундый күп булдык,
Әйлән-бәйлән уйнарга
Кулны-кулга тотындык.
Кушымта.
Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле укытучыларыбыз, килгән кунаклар! Яңа ел белән сезне! Ул сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык алып килсен!
Альвина:
Яңа елны бәйрәм итә илем,
Һәр почмагы аның гөр килә.
Яңа юллар салып, яңа җырлар алып,
Шат елмаеп
Яңа 2022 нче ел килә.
София:
Һәрбер йортта елка уты балкый,
Тирә-якка нурлар бөркелә.
Шат яңа ел илем буйлап атлый,
Җир елмая балкып, җир көлә.
Илнар:
Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,
Котлы булсын, Яңа ел!
Венера:
Өр-яңа ел килә, өр-яңа.
Чынлап яңа булсын ул.
Кояш кебек, һәммә кешегә дә
Тигез көлеп торсын ул.
Арсен:
Хуш киләсең безгә Яңа ел,
Яңа бәхет, яңа нур белән.
Сагынып көттек,
Каршы алабыз,
Кайнар хисләр, тулы җыр белән.
Алып баручы. Шундый матур чыршыбызга берәр җыр җырламыйча булмас.
(Зур капчык сөйрәп, Убырлы керә)
Убырлы: Мин беләм, мин беләм чыршы турында җыр!
Алып баручы. Исәнмесез, сез кем?
Убырлы. Мин- Убырлы. Мине Кыш бабай бүләкләрне өләшә тор, дип җибәрде.
Алып баручы. Кыш бабайның үзеннән башка өләшергә ярамас бит, Убырлы. Ул килгәнче без җыр башкарырбыз.
Убырлы. Җырлый беләсезме соң сез, ә? Миңа менә бу җыр бик ошый (җырлый):
Караоке («В лесу родилась ёлочка»)
Урманда яшәгән ди бер кечкенә чыршы,
Аның янында гел булган куркак куян җырчы...
Алып баручы.Туктале, туктале Убырлы! Син бит бу җырның көен генә дөрес җырлыйсың, ә сүзләре аның бөтенләй икенче төрле бит. Шулаймы, балалар?
Алып баручы. Әйдәгез, балалар, җырлап күрсәтик әле Убырлыга аның яраткан җырын. Чыршыбызга да күңелле булып китәр.
(“В лесу родилась ёлочка” җыры башкарыла)
(Ишек шакыйлар)
Печкин. Тук- тук!
Алып баручы. Кем бар анда?
Печкин. Бу- мин, почтальон Печкин. Сезгә котлау китердем.
Алып баручы. Рәхим итегез!
Убырлы. Печкин иптәш, китер котлауларыңны. Үзем тапшырырмын.
Печкин. Ә сез кем буласыз? Паспортыгыз бармы? Монда мәктәп директорына тапшырырга диелгән. Кул куеп алырга кирәк.
Алып баручы. Алайса, Золфия Марсовнаны чакырырга кирәк.
Печкин.: Директор иптәш, бу котлауларны үзегез тапшырырсыз. Менә монда кулыгызны куегыз.
Золфия Марсовна: Рәхмәт, Печкин әфәнде, бик теләп тапшырырмын. Монда: «4»ле һәм «5» билгеләренә генә укыган балаларның әти-әниләрен, кул кысып котларга, дип язган Кыш бабай.
Печкин. Болар бик күп бит, директор иптәш. 4ле, 5лене киләсе елга азрак куегыз. Миңа да җиңелрәк булыр.
Золфия Марсовна: Печкин әфәнде, хәзерге заманда белемле кешеләр бик кирәк бит. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Печкин. Әйтмәгез дә инде, директор иптәш, почта эшенең дә мәшәкатьләре бик күбәйде. Чутлап та бетереп булмый. Пенсиягә киткәнче тырышып карыйм инде.
Алып баручы. Әйдәгез безнең белән бәйрәмгә калыгыз.
Печкин. Юк-юк , иптәшләр. Бәйрәм котлауларын Кыш бабай ничек җибәреп җитешәдер. Әле ярый Матроскин белән дядя Фёдор да булышалар.
Алып баручы. Рәхмәт инде сезгә. Печкин әфәнде! Сау булыгыз!
(З.Марсовна чыгышы)
Җыр:
Алып баручы. Балалар, мин ниндидер тавыш ишетәм. Сез дә ишетәсезме?
(Ике куян килеп керә һаман бәхәсләшүләрен дәвам итәләр):
1 нче куян. Мин бирәм, мин бирәм. Минем бирәсем килә!
2 нче куян. Юк, үзем, үзем тапшырам!
Алып баручы. Исәнмесез, куянкайлар?! Нишләп тавышланышасыз? Ни булды?
1 нче куян. Без сезгә хат китердек. Хатны балаларга үзем бирәсем килә.
2 нче куян. Минем дә бирәсем килә.
Алып баручы. Туктагыз әле, дуслар, тынычланыгыз. Кайсыгыз җитез, шул тапшырыр хатны. Ә моны белү өчен мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Тыңлагыз. Менә бу ике урындыкны күрәсезме? Берегез монысына, ә икенчегез монысына утырырсыз. Сигнал булуга каршы яктагы урындыкка йөгереп барып урындык астыннан сузылган бауны тартып алырга тырышыгыз. Кем беренче булып тартып ала, шул безгә хатны тапшырыр. Аңладыгызмы? Килешәсезме?
1 куян. Мин беренче утырам. Мин хатны тапшырам.
2 куян. Юк, син түгел, мин, мин беренче утырам.
Алып баручы. Менә хәзер кем беренче икәнен күрербез. Башладык.
(Уен «Кем беренче?» Музыка.)
Алып баручы. Ай, нинди җитез икәнсез. Афәрин! Шулай да менә бу дускай урындыкка беренче булып утырды. Я тапшыр инде хатыңны тизрәк.
Хатны алып баручыга бирәләр.
Алып баручы. (Конвертны ача. Укый. Анда кыш бабайга телеграмма язырга кирәк диелгән).
Кыш бабайга телеграмма
Текст: “Симез, кызыл борынлы Кыш бабай! Бер ай инде балалар синең килгәнне көтәләр. Безнең уку турында сөйләшәсебез дә килми. Тизрәк килеп, үзеңнең зур капчыгыңны ач та, безгә бүләкләреңне тапшыр. Малайлар һәм кызлар!”
Алып баручы. Куянкайлар, сез нәрсә эшләдегез соң? Мондый телеграмманы Кыш бабайга җибәрәләрме инде? Кыш бабай безгә бөтенләй килмәс бит, безне көлкегә калдырырга уйладыгызмы?
Куян (иптәшенә): Әй, синең белән бәхәсләшеп, бүтән кәгазьне биргәнмен икән.
Менә бу кәгазьне Кыш бабай бирде (икенчене бирә)
Алып баручы. Мин инде ачарга да куркам. (Укый. )
«Кадерле балалар, тиздән сезнең Яңа ел бәйрәменә килеп җитәм. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып киләм. Көтегез. Кыш бабагыз.»
Алып баручы. Рәхмәт сезгә, куянкайлар. Рәхмәт яхшы хәбәрегезгә, безне сөендерүегезгә! Кыш бабай белән Кар кызыннан башка гына бәйрәм итәбез дип уйлый башлаган идем инде. Безнең бәйрәмебезгә рәхим итегез. Кунак булырсыз. (Куяннар шатланышалар, сикергәләп алалар.) Әйдәгез алар килгәнче җырлап, биеп алыйк.
Җыр
Җыр тәмамлангач, фонограммада кыңгырау чыңы, тояк дөпелдәве, җил сызгырган тавышлар ишетелә. Кыш бабай килә музыкасы
Алып баручы. Ишетәсезме, дуслар, кар-бураннар туздырып, кыңгыраулы пар атларда үзенең мәңге яшь Кар кызы белән Кыш бабай килә.
Музыка астында Кыш бабай белән Кар кызы килеп керә.
Кыш бабай.
Исәнмесез, балалар!
Исәнмесез, әниләр!
Исәнмесез, әбиләр!
Исәнмесез, бәбиләр!
Яңа ел бәйрәмегез мөбарәк булсын, сый тулы өстәлләрегез түгәрәк булсын. Менә без дә Кар кызы белән тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бәйрәмгә килеп җиттек. Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди мәһабәт чыршыгыз, бизәкләре күзнең явын алырлык!
Кар кызы. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Без сезгә ерак- ераклардан сәлам алып килдек.
Балалар. Исәнме, Кы Менә бу кәгазьне Кыш бабай бирде (икенчене бирә)
ш бабай һәм Кар кызы!
Кар кызы. Балалар, ә сез кем белән килдегез соң бүгенге бәйрәмгә?
Убырлы. Минем белән, минем белән. Мин алып килдем аларны. Алар бит бер нәрсә дә белмиләр, чыршының кайда икәнлеген дә белмиләр иде. Укучы булып йөриләр тагын шунда.
Алып баручы. Туктале, Убырлы. Син ник дип безнең балаларны шулай хурлыйсың?.
Убырлы. Кара ничек итеп киенеп килгәннәр, үзләре ялтыр-елтыр киләләр, күзләре янып тора, ә үзләре бер генә дә әйбер эшли белмиләр. Белмиләр шул, менә терә вәйт!
Алып баручы. Әйдәгез әле, балалар, бер биеп-җырлап алыйк әле, шигырьләребезне сөйләп күрсәтик әле Кыш бабайга.
Алып баручы. Кыш бабай, син утыр ял ит. (Урындык бирә)
Укучылар чыгышы 1,2 сыйныф чыгышы
Алып баручы. Безнең балалар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Кыш бабай, сезгә безнең чыгышыбыз ошадымы?
Кыш бабай. Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!
Кыш бабай. Бик күп һөнәрләр беләсез икән, нәни дусларым. Минем оныгым да һөнәрсез түгел бит. Кызым, Карчәчәк, әйдә, кар бөртекләреңне ияртеп бер биеп тә күрсәт инде.
Кар кызы
Шундый матур бәйрәмне,
Бушка уздырмыйк әле.
Сез, балалар, кул чабыгыз,
Без биеп алыйк әле!
(“Кар кызы җыры” башкарыла, Карчәчәк һәм кар бөртекләре бии.)
Кыш бабай. Һай, кызым Карчәчәк,
Вәт биисез, ичмасам,
Синең баскан эзләреңә,
Мин дә китереп басам.
(Кыш бабай да татарча көйгә биеп китә.)
Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла. Карчәчәк белән алып баручы күтәреп утырталар.)
Кар кызы. Мин бии дип, сиңа да хәлдән тайганчы биергә димәгәндер бит инде, бабакай.
Алып баручы. Булдырдың бит, Кыш бабай! Ә уйнарга яратасыңмы соң?
Кыш бабай. Яратам. Бик яратам. Хәзер уйныйбыз, балакайларым. (Урыныннан тора. Эзләнә.) Бияләемне салып торган идем, кая китте соң? Хәзер, хәзер, сабыр итегез, бияләемне генә эзләп табыйм.
Алып баручы. Тырышыбрак эзлә, бабай, бияләеңне. Менә шулай. Менә шулай уйнарга яратабыз без.
Уен: «Бияләеңне тап».
(Көйгә балалар бияләйне бер-берсенә бирәләр. Кыш бабай тотмакчы була)
Кыш бабай. Арыдым, балалар.
Елаган тавыш
Көлми торган кыз. (кычкырып елый)
Кыш бабай белән Кар кызы: - Нәрсә булды сиңа? Ник елыйсын?
Көлми торган кыз.: - Бөтен кеше күңел ача, бии, җырлый, көлә. Ә минем гел елыйсым килә. Берәр дару юк микән минем бу чиремнән?
Убырлы. Хи-и, нишләп булмасын ди.Хәзер менә себерке белән менеп төшәм дә арт җиреңә, сразы елаудан туктарсың.
Алып баручы. Чү,чү, туктале, Убырлы! Ник инде кызларны шулай куркытасын? Ул болай да бит елак. Аны минемчә көлдерергә кирәк. Ә моның өчен кызык уен уйнарга кирәк.
Убырлы. Хи-и-и, уен ди. Кем белсен ди ул кызык уенны? Болар бит (балаларга күрсәтә) сикерә, йөгерә, җырлый, бии генә беләләр. Ә менә кызык уенны алар белми. Әйдә спорим!
Алып баручы. Юк-юк, бәхәсләшеп тә тормыйм, чөнки безнең балалар барын да булдыралар. Кара әле, барысы да уйныйбыз дип торалар. Шулаймы, балалар? Уйныйбызмы кызык уенны? Яле, Кыш бабай, аңлат әле уенны.
Кыш бабай. Хәзер мин сезгә кар-бураннарымны җибәрәм, кулларыгызны өшетәм. Саклап кала алырсыз микән кулларыгызны суыктан. Яле, кулларыгызны сузыгыз әле, ә мин килгәндә, яшерегез! Ыыз-ыыз итәм.
(Уен: «Өшетәм»)
( Балалар түгәрәккә басалар да кулларын алга сузалар. Кыш бабай таягы белән аларның кулларына тимәкче була, ә балалар кулларын артка качыралар. Кемгә тия, шул кеше уеннан чыга)
Кыш бабай. Тагын уйныйбызмы, балалар?
Убырлы: И, карт җүләр! Карт башыннан уйнап ята бит, әй!(җиңеннән тарта) Шаштыңмы әллә? Күрше мәктәптә көтәләр бит үзеңне. ( Балаларга карап) Исләре киткән ди, анда инде күптән Дед Мороз биеп ята.
Кыш бабай. Кызым, бу хәсрәт капчыгын сез чакырдыгызмы соң?
Алып баручы: Юк, бабакай, юк. Нишләп без аны чакырыйк.
Кыш бабай. Алай булгач, җилләр иссен әле бу Убырлыдан.(Таягы белән “дөп”итеп идәнгә суга)
Әфсен-төфсен,
Җилләр иссен, давыл чыксын,
Һәм убырлы, безнең яннан
Юк булсын!
(Убырлы себеркесенә атланып чыгып китә)
Алып баручы. Ай-һай, гайрәтле соң үзең, бабакай. Күз ачып йомганчы юк булды бит Убырлы. Тик менә капчыгын гына монда калдырган. Әллә капчыгын да озатасыңмы, бабакай?
Кыш бабай. Ашыкма әле, кызым. Башта карыйк әле, хикмәте юк микән капчыкның?
(Капчыкны ачалар, эченнән Яңа ел килеп чыга)
Кыш бабай. Бәрәкалла, нәрсә булды соң әле бу? Кем килеп чыкты бу сихерле капчыктан?
Балалар. Яңа ел бит бу, Кыш бабай.
Кыш бабай. И картлык...! Танымый да торам, ләбаса. Исән- сау гына килеп җиттеңме, балам? Түрдән уз! Шатлык, муллык, тынычлык белән кил! Төкле аягың белән! Түрдән уз! (Кулыннан тотып,чыршы тирәли йөртә)Таныш бул, бу безнең мәктәпнең уңган балалары.
Балалар. Яңа ел! Түрдән уз, Яңа ел!
Яңа ел.
Дөнья әйләнеп, Картлары да шат,
Мин килдем менә. Җитсә дә йөзгә,
Урман, кырларга, Яңа бәхетләр
Чиксез бай җиргә. Китердем сезгә!
Монда – матурлык! Тик ул бәхетләр –
Монда - батырлык! Капчыкта түгел,
Зур төзелешләр Өләшеп бирергә
Шаклар катырлык! Ул кәнфит түгел!
Һәркем бәхетен
Табар эш белән
Тау ярып була
Күмәк көч белән!
Кар кызы. Тагын бер ел артта калды
Борчуы, шатлыклары.
Ак бәхетләр, уңыш теләп
Ява Яңа ел кары.
Кар кызы. Нигәдер чыршыбыз күңелсезләнеп утыра. Әйдәгез, бер җыр җырлап әйләник.
Җыр:
Алып баручы. Ни булды тагын, Кыш бабай?
Кыш бабай. Менә, 1нче сыйныф укучыларын капчыкка салып урманга алып китсәм ничек булыр икән?
Алып баручы. Барырга теләүчеләр булса бик тә әйбәт инде. Барасызмы, балалар?
Балалар. Барабыз, барабыз!
(Кыш бабай 3—4 баланы киң итеп тегелгән төпсез капчыкка кертеп, капчыкны, бәйли һәм күтәреп китмәкче була. Капчык төпсез булганлыктан, буш капчыкны күтәреп китеп бара.)
Кыш бабай.
Бәйрәм үтте, сәгать сукты –
Яңа ел килә безгә.
Яңа бәхетләр китерсен
Сезнең һәрберегезгә.
Килермен киләсе елга,
Ә сез белем туплагыз,
Белем кирәк һәр кешегә,
Ялкауланып тормагыз.
Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,
Йөгерә-атлый килермен,
Кемнең мине тыңлаганын,
Шул чагында белермен.
Кар кызы.
Күңелле булды бәйрәм,
Уйнадык әйлән-бәйлән.
Матур җырлар җырладык,
Кунак булып туймадык.
Тик китәр вакыт җитте.
Көтә безне янә юл.
Рәхмәт сезгә, балакайлар,
Котлы булсын Яңа ел!
Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр, дуслар!
Балалар. Хуш, бабай! Хуш Кар кызы! Сагынырбыз бер елдан соң, тагын килегез! (Кыш бабай, Кар кызы китә)
Уеннар.
Алып баручы. Бәйрәмебез ахырга якынлашты .
Алып баручы: Бәйрәм үтте, ә Яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк
Яхшы булсын, имин булсын
Матур булсын киләчәк.
Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге, саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
Алып баручы:
Золфия Марсовна: Рәхмәт, Печкин әфәнде, бик теләп тапшырырмын. Монда: «4»ле һәм «5» билгеләренә генә укыган балаларның әти-әниләрен, кул кысып котларга, дип язган Кыш бабай.
Печкин. Болар бик күп бит, директор иптәш. 4ле, 5лене киләсе елга азрак куегыз. Миңа да җиңелрәк булыр.
Золфия Марсовна: Печкин әфәнде, хәзерге заманда белемле кешеләр бик кирәк бит. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Печкин. Әйтмәгез дә инде, директор иптәш, почта эшенең дә мәшәкатьләре бик күбәйде. Чутлап та бетереп булмый. Пенсиягә киткәнче тырышып карыйм инде.
Алып баручы. Әйдәгез безнең белән бәйрәмгә калыгыз.
Печкин. Юк-юк , иптәшләр. Бәйрәм котлауларын Кыш бабай ничек җибәреп җитешәдер. Әле ярый Матроскин белән дядя Фёдор да булышалар.
Алып баручы. Рәхмәт инде сезгә. Печкин әфәнде! Сау булыгыз!
(З.Марсовна чыгышы)
Кыш бабайга телеграмма
Текст: “Симез, кызыл борынлы Кыш бабай! Бер ай инде балалар синең килгәнне көтәләр. Безнең уку турында сөйләшәсебез дә килми. Тизрәк килеп, үзеңнең зур капчыгыңны ач та, безгә бүләкләреңне тапшыр. Малайлар һәм кызлар!”
«Кадерле балалар, тиздән сезнең Яңа ел бәйрәменә килеп җитәм. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып киләм. Көтегез.
Кыш бабагыз»
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Скоро-скоро Новый год
В презентации показано,как Я и мои второклассники готовились к встрече Нового 2010 года...
"СКОРО, СКОРО НОВЫЙ ГОД" - СЦЕНАРИЙ НОВОГОДНЕГО ПРАЗДНИКА ДЛЯ 1-4 КЛАССОВ
СЦЕНАРИЙ НОВОГОДНЕГО ПРАЗДНИКА ДЛЯ 1-4 КЛАССОВ...
Внеклассное мероприятие - викторина "Скоро, скоро Новый год"
Данная викторина разработана для учеников с ограниченными возможностями здоровья с учетом их двигательных и познавательных возможностей....
Презентация викторины "Скоро, скоро Новый год"
Презентация дополняет материалы конспекта викторины "Скоро, скоро Новый год"...
" Скоро,скоро Новый Год ! "
Сценарий утренника для начальных классов ....
Сценарий праздника "Скоро, скоро Новый год." 1 класс
Сценарий праздника "Скоро, скоро Новый год." 1 класс...