Сценарий праздника "1 сентябрь- Белем бәйрәме"
план-конспект занятия (1, 2, 3, 4 класс)

Галиахметов Азат Мансурович

Готовый сценарий праздника ко дню Знаний

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сценарий праздника ко дню знаний30.02 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче сентябрь – Белем көне!

А.б.  Бүген бездә зур бәйрәм. Белем бәйрәме – беренче кыңгырау бәйрәме.

Кадерле укучылар, зур ихтирамга лаек булган укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, тән сихәтлеге, эшегездә, укуыгызда, шәхси тормышыгызда зур уңышлар теләп калабыз.  Бәйрәм тәбрикләуләрен җиткерү һәм бәйрәмебезне ачып җибәрү өчен сүз мәктәбебез директоры Тәслимә Зиннуровнага бирелә.

   А.б. – Бүген балачакның иң матур бер мизгеле – 1 Сентябрь иртәсе.Әйдәгез, хәзер сүзне балаларның үзләренә бирик.

        Дуслар, бүген нинди көн?

Сез беләсездер бәлкем                   Мәрьям

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Бүген безнең бәйрәм көн!

         Олы бәйрәм бүген бездә,

          Ул -  беренче сентябрь.

          Шатлык балкый йөзләрендә,        Лилия

          Бүген син дә, мин дә бер.

       

     Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

Алтын аем, уз түрдән.                              Аделина

Бармы икән тагын шулай

Безнең кебек сине үз күргән.

         Көмеш кыңгыраулы сентябрем,        

         Ачып җибәр серләр дөньясын.                Иркә

         Без бәхетле йөрәк җырың,

         Яшьлек җырын дөнья тыңласын.

         Яңгырасын көйләр, шат көлүләр

         Тирә-юньгә таралсын.

         Кемнәр болар бәхетлеләр диеп,             Диләрә

         Бөтен кеше безгә карасын.

Җыр:  “Исәнме мәктәп”.

     Һава салкыная бара,
    Аяк басабыз көзгә.
     Сары төстә яфраклар да
     Чалына инде күзгә.
     Хушлаштык ямьле җәй белән,                
Зөһрә
     Үтте дә каникуллар.
     Бүген бәйрәм – белем көне,
     Мәктәпкә илтә юллар.


 Гөжләгәндәй бал кортлары
Гөр килә мәктәп алды.
Шат тавышлар: кемнәр, кайда,
Ничек үткәргән ялны?
Кыңгырау да сагынгандыр,                      
Динә
Моң сарылган теленә,
Парта артына чакыра,
Әйдәп белем иленә.

Белем көнен алып килә
Кыңгыраулы сентябрь.
Кулларымда тере чәчәк,
Шатлыгымны син дә күр.
Ашкынамын мәктәбемә                            
Зәлия
Әйтерсең, туган йортым.
Мәктәбемә илтәр сукмак
Гел шулай нурлы булсын.

                                  Җыр: “Белем көне”

Алия 1 кл

Мәктәпкә барам, мәктәпкә!-

Кем анда бармый калган?

Әти-әни дә яшь чакта

Мәктәптә белем алган!

Кичә әни белән бергә

Әзерләдек сумканы.

Пеналыма тезеп куйдым

Карандаш һәм ручкамны.

Көзге урамнар буйлап

Килдек без горур атлап,

Сокланып калды күргәннәр              Кәрим

Көнчел бер караш ташлап.

Укырга барасы көнне

Мин бик зарыгып көттем

Шуңа курә мәктәпкә дә                   Райнур

Беренче килеп җиттем

Алия 1кл.

Мәктәп сукмагына бастым бүген

Киләчәккә кемнәр әйдәде?

Дәште мине ин шатлыклы бәйрәм,

Олы бәйрәм, белем бәйрәме.

           Чәчләренә кунган ак күбәләк,
          Шатлык очкыннары күзендә.
          Ап-ак күлмәк, ак чәчәкләр белән          
Кәрим
           Күбәләккә охшаш үзен дә.

         

           Ашкына да, талпына да бүген
          Леп-леп иткән нәни йөрәгең.
          Озатасың изгеләрдән изге                      
 Зөһрә
          Сабыйлыкның соңгы көннәрен.

            Җуелмаслык хатирәләр калыр
           Мәктәптәге тәүге көнеңнән.                    
Райнур
           Иң башыңа күрә йөгең дә бар--
           Син җаваплы кеше бүгеннән.

Илем мәхәббәтен сөйли сиңа

 Адым саен җылы карашлар.
Олы юлга озатып бара сыман            
Зәлия
Үзең белән яшьтәш агачлар.

Нәни дусларыбыз! Сезгә үзебездән мирас итеп «Белем йорты» ачкычын тапшырабыз.  

                             Ачкыч тапшыру

Авыр вакытларыгызда

Ачкыч ярдәмгә килер           Динә

Гаҗәеп белем иленә,

Ул Сезне алып керер.

        

      Жир йөзендә төрле телдә
     Никадәрле китап бар.
     Безнең өчен hәрберсе              Лилия
     Бик кадерле бит алар.

     Әмма барлык китапларның
     Иң беренче баскычы,
     Күңелләргә тәүге булып,
     Белемгә юл ачучы,
     Тирән серләр сараена                Мәрьям
     Тәүге ачкыч бирүче,

      Беренче кат шул сарайга
     Безне алып керүче
     Тик бер китап бар.
   

      Аңа тиңдәш
     Нинди китап бар тагын?                Лилия
     Беләмсез, ул нинди китап?

       

                                               Әти-әниләр чыгышы

Диләрә

Укытучым! Түземлегең синең кыя сыман,
Куңелең изге, алда нур гына.
Гадисең дә, бөексең дә узен,
Сиңа тиң  мактау-жыр гына.

                                       

Иркә

Укытучым!

Табибтагы салкын акыл,

Кайнар йөрәк –

Ул синеке.

Галәмдәге тирән белем –

Фәнгә нигез

Ул синеке!

Аделина

Укытучым!

Шагыйрь хисе –

Сиңа һәйкәл.

Изге сүзе хезмәтеңә

Бик тә тәңгәл.

Галәмдәге һәр йолдызда

Синең өлеш.

Тик нигәдер чәчләреңә

Куна көмеш.

Алия 1 кл

   Сабыр да Сез, гади, кешелекле,

   Кылган эшегез – бары изгелек

   Шатлыкларда утсен сезнең көннәр,

  Бәхетегез булсын гомерлек.

Мәрьям

 Сез  бер гади укытучы булып,

Хезмәт итәсез бүген тормышта.

Һәр укучыгыз – язылмаган роман,

Һәр дәресегез – маяк тормышка.

Лилия

Укытучы эше – иң изге һәм

Игелекле, олы дәрәҗә

Белем кояшының нурын сибеп,

Уйдыгыз Сез күпме тәрәзә,

Алгы көнегездә мул тормышта

Саулык белән язсын яшәргә

Бер-беребез белән аралашып

Һәм яратып Сезгә дәшәргә!

Жыр—«Ин гүзәл кеше икәнсез».

Килгән чакта башка авырлык,
Житми калса көч, я сабырлык.
Сиздермичә ярдәм иткәнсез--
Сез ин күркәм кеше икәнсез.

Балаларнын теле – кынгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барсына да җавап биргәнсез--
Сез иң тапкыр кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Безнен өчен сез тир түккәнсез--
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Кәрим

 Чәчкә тотып чыктым бүген,
Укытучым, синең каршыңа.
Чын күңелдән сине тәбрик итәм
Яңа уку елы башында.

Зохрә

 Белем тауларының үрләренә
Житәкләшеп тагын менәрбез.
Сезне матур чәчәкләргә тиңләп,
Сезгә гөлләр бүләк итәбез.

Динә

 Хөрмәтле укытучылар!
Сезгә булган хөрмәтебез
Яши безнең йөрәктә.
Чәчәкләрнең хуш ислесе
Чын күңелдән - бүләккә !

Укытучыларга, килгән кунакларга чәчәкләр тапшыру.

Зәлия

Ак кәгаздәй сабый күңелендә

Үстердең изгелек гөлләрен,

Чын кеше булуның серләрен.

Син генә өйрәттең мәктәбем.

Райнур

Кыңгырау,кыңгырау

Шалтыра, шат җырла.

Уку елы да

Синнән бит башлана.

Мәрьям

Көмеш авазлы кыңгырау,

Дустымдай күрәм сине

Мәктәбемә тәүге тапкыр

Син бит чакырдың мине.

Диләрә

Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик

Башлануын уку елының,

Күреп соклансыннар сихри көчен,

Җиз кыңгырау чыңының.

  Алия кынгырау чынлата

   А .Б. Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Белем бәйрәмен дәвам итергә классларга чакырабыз. Уңышлар сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 сентябрь – Белем бәйрәме.

Башлангыч класс укучылары белэн уткэрелгэн Белем бэйрэменэ сценарий....

1 нче сентябрь - Белем бәйрәме

Бәйрәм кичәсе өчен сценарий...

1 нче сентябрь - Белем бәйрәме

Максат: 1. Укучыларны белем иле- мәктәпкә туплау, аларда мәктәпкә уңай позицияләр формалаштыру; 2. Сораулар, табышмаклар аша укучыларның белемнәрен тикшерү, кызыксынучанлыкларын арттыру; 3...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында    белем   һәм тәрбия бирүдә  дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...

1 сентябрь - Белем бәйрәме.

Белем бәйрәменә багышлап чыгарылган стена газетасының электрон варианты....