Әнием бәйрәме.(Бәйге)
учебно-методический материал (3 класс)
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Коркачык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе
Музыкаль-әдәби кичә-ярыш
“8 Март – Әниләр бәйрәме!”
Төзеде һәм үткәрде: Башлангыч сыйныф укытучысы-Гимадеева Рәмзия Рәис кызы. |
.
2019 нче ел
Тема: “8 Март – Әниләр бәйрәме! ”
Максат: Әниләргә ихтирам, кадер – хөрмәт , татар халкына хас сыйфатлар тәрбияләү.
Үткәрү формасы: әдәби-музыкаль кичә-ярыш.
Кичә барышы.
I. Оештыру өлеше
Укытучы:Исәнмесез! - диеп башлыйм әле,
Танышу бит шулай башлана.
Сезнең белән очрашканда, дуслар,
Күңелебез шундый шатлана.
( Сүз укучыларга бирелә.)
1. Мәктәп бүген гөрләп тора,
Шаулап тора күрегез.
Без бит бәйрәмгә җыелдык,
Әллә шуны белмисез?
2.Карлар каплый әле кыр юлларын,
Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сине, әнием,
Котлы булсын дөнья бәйрәме!
3.Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын,
Бар яктылык көнгә әйләнеп.
Тырыш, назлы, гүзәл әнием,
Котлы булсын язгы бәйрәмең.
4.Бәйрәм җиле кага тәрәзләргә,
Язлар кайта җанга, дөньяга.
Умырзая шыта бу мәлләрдә,
Кар астында чишмә уяна.
Чиксез бәхет теләп, кызыл талда
Елкылдаша көмеш бөреләр.
Һәр көнегез үтсен шатлык белән,
Бәйрәм белән сезне, әниләр!
5. Бүген әниләр бәйрәме! Тик бүген әниләр генә бәйрәме түгел – бүген әбиләр,дәү әниләр, апалар һәм сеңелләр бәйрәме дә.
6. Кадерле әниләребез,
Чал чәчле әбиләребез,
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз.
Укытучы: Хөрмәтле әниләр, апалар, әбиләр! Без бүген бәйрәм кичәсенә җыедык. Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез. Сезгә балалар матур җырлар, шигырьләр бүләк итәрләр. Уеннар, һөнәрләрен күрсәтерләр. Сез дә безнең белән уеннарга катнашыгыз, күңел ачыгыз.
7. Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Җырлап алыйк, әйдәле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме.
Җыр: “ Әни бәйрәме.”
8 . Туган ил, Ана, Икмәк –
Бөекләрнең, бөеге.
Әнә шуларга сыенып,
Без яшибез сөенеп.
9 . Әни безне тудырган,
Әни безне үстергән.
Ана сөте гомерлеккә
Җитә торган көч биргән.
10 . Авырсаң, янда тора ул
Төн буе керфек какмый.
Үз саулыгын да кызганмый
Ул безне саклый, саклый.
11 . Җиңеләйткән кебек әнкәй
Безнең һәр бер сулышны,
Өлкән яшькә җиткәндә дә,
Без әнигә бурычлы
12 . Йөзең синең һәр вакытта
Балкып тора, әнием.
Аш – суыңнан тәмле исләр
Аңкып тора әнием.
13 . Нинди назлы, нинди эшчән
Синең куллар әнием!
Бөтен дөнья бәйрәм итә
Сине зурлап, әнием!
14 . Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерле әнием!
Яхшылыкта, матурлыкта
Әниемә тиң – илем!
Җыр: « Әнием бәйрәме».
15 .Бәйрәм бүләксез булмый ул,
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны
Хәзер менә күрерсез.
Нәни кулларым белән мин
Тик сиңа, диеп кенә
Әзерләдем бүләгемне
Бик зур көч куеп кына.
Балалар әниләренә әзерләгән бүләкләрен тапшыралар.
16. Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп
Кадергә, хөрмәткә төренеп
Яшәгез мәңгелек нур булып.
Укытучы:
Бәйрәмне дәвам итәбез,
Хәзер көч сынашабыз.
Уңганнарны, булганнарны,
Зирәкләрне, тапкырларны
Зурлап каршы алабыз.
(Ике командага бүленеп кызлар ярыша.) Жюри сайлап алына әниләр арасыннан.(өч кеше)
1.Кисмә хәрефләрдән исем җыю.(“Кыңгырау” һәм “Ромашка” командалары.)
2.Сәламләү.Шигырьне сәнгатьле итеп уку.
КЫҢГЫРАУ ЧӘЧӘКЛӘР
Кыңгырау чәчәкләр
Кыңгырау чәчәкләр җилдә
Баш иеп серләшәләр.
Бер- берсенә карап алар
Үзара сөйләшәләр.
-Охшасак та кыңгырауга
Шалтырап чыңламыйбыз.
«Эт эчәгесе» шикелле
Үләнгә чорналмыйбыз.
Җил чыкса сыгылабыз без
-Өзеп алмасын- диеп
Җил исмәгән вакытта да
Торабыз башны иеп.
РОМАШКА
Ромашка
Аланнарның уртасында
Утырып уйга калдым,
Ап-ак чуклы ромашканы
Мин шундый көтеп алдым.
Син әле йоклаган чакта
Аланга кышын килдем.
Җәйләр җитте, уяндың да:
«Саумы?- дип башың идең.
3. «Разминка» уены.
“ Разминка “ дип атала. Хәзер мин чәчәкләр турында аңлатмалар укыйм, командалар бу чәчәкне танып, аның исемен әйтергә тиеш. Һәр дөрес җавап өчен 1 балл бирелә.
- Яз килүен хәбәр итүче чәчәк? ( Умырзая )
- “ Чәчәкләр патшасы “ дип кайсы чәчәкне атыйлар? ( Роза )
- “ Двенадцать месяцев “ әкиятендә үги әни кызны нинди чәчәкләр җыярга җибәрә? ( Умырзая )
- Кояшның җирдәге туганы нинди чәчәк? ( Көнбагыш )
- Суда гына үсә торган чәчәк? ( Төнбоек )
- Кайсы чәчәк таҗлары ярдәмендә багып була? ( Ромашка )
- Йөрәк авыртуларын дәвалаучы дару ясаганда кайсы чәчәкне кулланалар? ( Энҗе чәчәк )
- Кайсы чәчәк “ картайгач “ , ак шарга әйләнә? ( Тузганак )
4.»Буталган шигырь» юлларын төзү.
. Көз аенда чәчәк аткан,
Курыкмаган кашкарый.
, “ Җылыт әле!”- дигән сыман,
Үзе кояшка карый.
5. . Җөмләләрне тыңлап, алар сүзнең нәрсә турында баруын белергә тиешләр.
1. -Ул бөтен өйдә дә бар.
-Аны әниләр ясый.
-Зур да, уртача да, кечкенә дә була.
-Усал малайлар аның белән сугыша.
-Күбрәк ашаганнан соң, әтиләр шуңа таяна, кайчагында , аңа чумып, гырлап та китә.
-Әниләр аның белән уйнамаска куша.
-Авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игътибар аз.
-Ул йомшак та, бик йомшак та була.
-Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата (мендәр)
2.-Ул үзе бик кирәкле әйбер.
-Ике колагы, бер борыны бар
-Ул бик күп төрле була.
-Бик матур итеп бизәлгәннәре дә бар.
-Аны бигрәк тә әбиләр, бабайлар ярата.
-Ул - өстәлнең бизәге.
-Аңа күмер дә салалар, кайсыларын электр утына да тоташтыралар.
-Ул булса, чәй эчүләре дә күңелле. (Самовар)
3. –Аны камыр белән иттән ясыйлар.
- Башта зур камыр, аннары кечкенә камыр ясыйлар.
-Аны ясау бер кешегә генә озакка китә.
-Мин аны ясый беләм, бигрәк тә санарга яратам.
-Аңа яраткан кеше борыч та сала. (пилмән)
4. -Ул татар халкының милли ашамлыгы.
-Кунаклар килгәндә пешерелә.
-Түгәрәк була.
-Өстенә тәмле әйберләр сибәләр.
-Эчендә дә тәмле әйберләр күп: дөге, йомырка, йөзем, кызыл эремчек.
-Ул катлы-катлы була. (гөбәдия)
5. Ул елга бер генә килә, аны һәркем көтеп ала. (туган көн)
6. Үзе кечкенә генә, вакыт-вакыт елап та ала. Шулай да аны һәркем ярата. (бала)
7. Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли. (дәү әни)
8. Аның белән һәр бала уйнарга ярата. (уенчык)
9. Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен иң кадерле, иң ягымлы кеше. (әни)
10. Ул март аенда була. Зур бүләкләр. Тәмле ризыклар. Хатын-кызлар елмаеп кына торалар. Бу нинди көн?(8 март)
6.Уен “Кайсы җөмлә артык”.
Мин бер хикәя укыйм. Тиз укыйм. Игътибар белән тыңлагыз.
АЛМА АГАЧТА ҮСӘ. УЛ ЯШЕЛ ДӘ, КЫЗЫЛ ДА, САРЫ ДА БУЛА. КЫЗЫЛ, САРЫ АЛМА БАЛЛЫ, Ә ЯШЕЛ АЛМА АЧЫ. КӘБЕСТӘ БАКЧАДА ҮСӘ. АЛМАДАН ВАРЕНЬЕ КАЙНАТАЛАР. АНЫ КИПТЕРЕРГӘ ДӘ БУЛА. МИНЕМ ӘНИ БИК ТӘМЛЕ АЛМА БӘЛЕШЕ ПЕШЕРӘ.
-Бу хикәядә кайсы җөмлә артык?
(Кәбестә бакчада үсә.) (Дөрес җавап бирүче гаиләгә 1балл бирелә)
7.Уен . Бу бирем – барлык командаларга да. Мин мисал китерәм, ә сез нинди жанр икәнен әйтерсез: бу әкиятме, мәзәкме, бишек җырымы, такмакмы, табышмакмы, мәкальме? (1балл)
1. Ата-ананы тыңлаган адәм булган,
Тыңламаган әрәм булган. (Мәкаль)
Әлли-бәлли бәбкәсе,
Кая киткән әнкәсе?
Каенлыкка җиләккә,
Рәисәгә бүләккә. (Бишек җыры)
3.Борын-борын заманда яшәгән, ди, карт белән карчык. Аларның ике кызы булган. Олы кызлары усал да, ялкау да, саран да икән. Шуның өчен аны беркем дә яратмаган. Кече кыз үги булган. Үзе уңган, үзе ягымлы икән. Аңа кешеләр сокланып туя алмаганнар...(әкият)
4.Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр кыярлар.
Борыныңны бик күтәрмә,
Чиләк элеп куярлар. (такмак)
5. Кайвакыт ул йомшак мамык кебек,
Кайвакытта юләр тавык кебек,
Кайвакытта үткен кылыч кебек,
Кайвакытта зәһәр борыч кебек,
Кайвакытта ачы балан кебек,
Кайвакытта чага елан кебек.
Ул нәрсә? (Тел)
6. Исламның ертылып беткән, пычрак бүреген күргәч, әнисе “аһ” итте.
-Нәрсә булды?-дип сорады ул.
-Шул иптәш малайлар инде. Баштан бүрекне салдырып алдылар да аның белән футбол уйнарга тотындылар.
-Ә син кайда булдың соң?
-Капкада тордым. (Мәзәк)
8.Уен “ Тапкырларга табышмак”.
Ромашкалар тирбәлә җирдә,
Бер күренеп, тагын күмелеп.
Йөгерә – йөгерә шаян нәниләр
Кырда качыш уйнаган кебек.
- Болын – кырларда үләннәр арасында ап – ак, искиткеч йолдызлар булып җемелди алар. Гадәттә кешеләр үз язмышларын да ромашка таҗларын саный – саный сыныйлар: ярата – яратмый, кайта – кайтмый... Хәзер без дә командаларыбызның язмышын шушы тылсымлы ромашка таҗларыннан сынап карарбыз. Алар командаларыбызга уңыш китерерме икән? “Тапкырларга – табышмак “ бәйгесен башлыйбыз. Ромашка таҗларына табышмаклар язылган, сез шуларның җавабын әйтерсез.
1. Ак атлас керфекләремә, 2. Зәңгәре дә, сарысы да
Сары күземә карап, Була бу чәчәкләрнең.
Кызганмыйча керфегемне Салкын тигәндә шифасы
Тарталар санап – санап. Бик күп диләр чәенең.
( Ромашка ) ( Мәтрүшкә )
3.Сөттәй ап – ак тамчылар 4. Чәчәкләрнең иң затлысы,
Яшел болыт астында. Ул аларның патшасы.
Хуш исләрен таратып, Яратуың дөрес булса,
Җемелдиләр каршымда. Букет кына алышасы.
( Энҗе чәчәк ) ( Роза )
5. Нечкә яшел сабакта 6. Яз көне кигән сары күлмәгем
Юл буенда шар үскән. Акка алмаштым – әллә күрмәдең?
Кай арада җил искән – Ап – ак күлмәгем бигрәк җиңел лә -
Ак шар очкан да киткән. Очыртып ала яфрак җиле дә.
( Тузганак ) ( Тузганак )
7. Сары төсе бал кебек, 8. Кыңгыраулы, ак борчаклы
Ак чуклары кар кебек. Яшел сабак энҗесе.
Әллә ничә авыруга ( Энҗе чәчәк )
Файдасы бар, эч белеп.
( Ромашка )
9.Уен. Ул “ Тест сораулары “ дип атала.
Бусы нинди тамаша:
Бер сорауга - 5 җавап!
Шул җаваплар арасыннан
Син дөресен эзләп тап!
Тест сораулары.
1. Кайсы чәчәкнең тамырын киптереп чәй итеп кулланып була ?
А) мәк чәчәге В) ромашка Д) тузганак
Б) пион Г) кыңгырау чәчәге
2. Кайсы чәчәкләр салкын тигәндә дәваланырга булыша ?
А) ромашка В) роза чәчәге Д) юкә чәчәге
Б) көнбагыш Г) мәтрүшкә
3. Кайсы чәчәк артык куллансаң, агу да булырга мөмкин ?
А) умырзая В) тузганак Д) энҗе чәчәк
Б) ромашка Г) ала миләүшә
4. Гөлҗимешнең кайсы өлеше файдалы ?
А) энәләре В) чәчәге Д) тамыры
Б) яфрагы Г) җимеше
5. Татар халкы милли киемнәрен нинди чәчәкләр чигеп бизәгән ?
А) роза В) мәтрүшкә Д) төнбоек
Б) астра Г) лалә
6. Кайсы чәчәк ирек, хаклык, батырлык билгесе булып санала ?
А) пион В) роза Д) лалә
Б) канәфер Г) астра
10.Уен.”Супер табышмаклар”.
Ни өчен супер? Чөнки аларның җаваплары бер генә түгел, берничә.
Тешләре бар, авызы юк...(Тарак, пычкы, тырма)
Бөтен кешене ашата, ә үзе ашамый. (Калак, кашык, чәнечке)
Тегеп булмый бернәрсә дә, энәләре күп булса да. (Керпе, нарат, чыршы)
Яза белә, ә укый белми. (Ручка, карандаш, акбур)
Аяклары булмаса да, көне-төне йөгерә.(Су, сәгать)
Тавышы нык, дөньяны яңгырата,
Безне иртән йокыдан уята. (Әтәч, быргы, будильник)
7. Ачыла да ябыла, җавабы тиз табыла. (Ишек, тәрәзә, күз, авыз)
8. Икесе дә вак, икесе дә ак.
Аерыйм дисәң, авызыңа кап! (Шикәр, тоз)
Үзе кабыклы, үзе бик ачы, үзе файдалы. (Суган, сарымсак, лимон)
11.Уен.
Сүзләр эчендә нинди саннар һәм төсләр бар?
ӘфлисУН, САРЫк.
Бердәмлек, кузгалак, балачак, сикерү, күкерт, төчкерү, каралты, сигезаяк, карак, кызыллык, яшелчә, йөзек, балдак, фикер, карама, бишек, себерке,гармун.
12.Уен
12.Уен. “Әйе, юк”. ( Әйе-тыныч кына утырабыз, юк- аяклар белән идәнгә тибү хәрәкәтләре ясыйбыз.)
Тиз генә җавап бирергә.1балл куела.
1. Ашар алдыннан кулларны юарга кирәк. (Әйе)
2. Җәй артыннан кыш килә.(Юк)
3.Куянның колаклары кыска, койрыгы озын. (Юк)
4.Китап- кешенең дусты.(Әйе)
5.Татарлар ике куллап исәнләшәләр. (Әйе)
6.Әтәч йомырка сала. (Юк)
7.Боз кардан тизрәк эри. (Юк)
8. Язын беренче сыерчыклар кайта. (юк)
13.Уен. “Дөрес сайла!” (Дөрес җавап туры килгән сан кадәрле кулны чәбәклибез)
Югач кулларны сөртәбез:1. сөлге, 2.кулъяулык, 3.күлмәк белән.
Өстәлгә җәябез: 1.җәймә, 2.газета,3. ашъяулык.
Ашарга утыргач әйтәбез:1. “Тыныч йокы!”, 2.“Ашыгыз тәмле булсын!”, 3.“Рәхим итегез!”
Макаронны ашыйбыз: 1.кул, 2. калак, 3.чәнечке.
Ашап туйгач әйтәбез:1. “Тәмсез булды!”,2. “Рәхмәт, тәмле булды!”,3. “Аз булды!”
14.Уен. Башваткыч-баш эшләткеч.
Гөлсем апаның Дилә исемле кызы, Линар исемле улы, Акбаш исемле сыеры, Сарбай исемле эте, Йомгак исемле песие бар. Гөлсем апаның ничә баласы бар?
15.Уен . “Ике төрле бер сүз”уены. Сүзләр төрле, ә мәгънәләре бер(синонимнар).Мәсәлән,былбыл-сандугач, өлгер-җитез.
Песи-мәче, әшәке-начар, азык-ашамлык, тату-дус, бәби-бала, сөлге-тастымал, матур-чибәр, кызу-эссе, түгәрәк-йомры, ирек-азатлык.(1 балл)
16.Уен. Малайлар исемнәрен- кызлар,кызлар исемнәрен малайлар исемнәренә әйләндерергә. Мәсәлән: ЗӘКИ-ЗӘКИЯ, МӨНИРӘ-МӨНИР.
(Наил, Гали,Раил, Әдил; Илнара, Дамирә,Фәридә, Илгизә,Вәсимә.) (Жюри тикшерә, бер дөрес сүзгә-1балл)
17.Уен. Нәрсә кебек? ( Укытучы укып бара, командалар дөрес җавапны әйтеп баралар.) Кошлар,хайваннар белән чагыштыру:
хәйләкәр(төлке кебек), кире(ишәк), такылдык(үрдәк), тугры(эт), куркак(куян), ерткыч(бүре), көчле(фил), ялагай(песи).(1балл)
Йомгаклау. Жюри нәтиҗә чыгара.
Ахырда әйтелә
Бәйрәмегез котлы булсын,
Языгыз шаулы булсын,
Йөзләрегез нурга тулсын,
Кояштай балкып торсын.
Тагы гүзәлрәк таңнар
Уянсын туган җиргә.
Әниләр! Кояш Гомере
Телибез бүген сезгә!
Җыр: “Кояш гомере телим әнием сиңа”.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга"
Класс сәгате "Үз-үзеңне ничек тотарга"...
өйгә эшне ничек эшләргә?
Ата-аналар өчен. Балаларны ничек мөстәкыйль дәрес хәзерләргә өйрәтергә....
Технологическая карта по предмету "Окружающий мир" для 1класса по ФГОС.Тема: "Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә"
Технологическая карта по предмету "Окружающий мир" на тему "Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә" для 1-класса составлен по учебнику авторов О.Н.Федотовой, Трафимовой Г.В и Трафимова С.А, УМК...
"Әнием- күз нурым"
Башлангыч сыйныфлар өчен әниләр көненә, 8 Мартка багышланган кичә. Рус мәктәбендә эшләүче укытучыларга, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә ярдәмлек....
“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.
Тема:“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.Максат. Әниләребезгә карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Аналарның олы зат булуын, бөеклеген төшендерү; аларга ихтирам,...
Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!
Әниләргә багышланган музыкалҗ кичә төрле ярышлар белән үрелеп бара....
“Дәү әнием минем, дәү әнием...”
ldquo;Дәү әнием минем, дәү әнием...”Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер....