Эшлекле уен "Заман укытучысы".
классный час (1 класс) на тему
Деловая игра "Современный учитель" подготовлена и проведена для учителей начальных классов Кукморского района в рамках семинара в МБОУ "Байлянгарская средняя школа".
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
del.igra3_.doc | 72 КБ |
Предварительный просмотр:
Слайд: ел эмблемасы
Деловая игра «Современный учитель».
Кемнәр ачар күңел күзебезне Нет в мире долңности прекрасней,
Гүзәллеккә булыр кем юлчы?- Труда отважней и милей.
Сорау бирдем. Сияет синь.Сегодня праздник
Шулчак күз алдыма Моих друзей- учителей.
Килеп басты минем-Укытучы. Тот, кто стал учителем, поймет
Ул ниндидер горур һәм илаһи, Какое счастье- быть полезным людям!
Йөзләрендә серле яктылык. Учить его величество- Народ!
Иярәсең аның артыннан син
Серле яктылыкка тартылып.
-Хөрмәтле хезмәттәшләр! 2010 ел – мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре өчен үзенчәлекле ел. "Укытучы" дигән горур исем гасырлардан гасырларга килә. Әлеге һөнәр елдан ел камилләшә генә бара. Бүгенге көн укытучысының белемнәре узган гасыр укытучысыныкы белән чагыштырырлык та түгел. Безнең тормышка килеп кергән яңа технологияләр, заманча инновацияләр, укыту ысуллары - болар барысы да бүгенге көн укытучысын тасвирлый.
Әмма шул ук вакытта укытучыларда үзгәрми кала торган сыйфатлар бар. Ул - балаларны үз балаларың кебек өзелеп ярату, һөнәреңне сөю, тәрбия бирә алу сыйфатлары. Замана белән бергә тәрбия бирү алымнары да алышына тора, әмма җәмгыять барыбер, иң беренче чиратта, тәрбияле, итәгатьле, гадел, сөйкемле кешеләргә мохтаҗ.
Шул уңайдан, бездә бүген гадәти булмаган чара-ул бәйрәм дә ,эшлекле уен да
Слайд: Деловая игра “Современный учитель”
-Аның исеме-“Заман укытучысы” ,принцибы-“Төрлечә фикерләп була...”Уен барышында төркемнәргә бүленеп тә,аерым да эшләрбез.Безнең эшне аналитиклар күзәтеп бара.
Слайд: «Принцип деловой игры «Мыслить можно по- разному…»
ЦЕЛИ деловой игры:
- Включить участников деловой игры в активную профессиональную работу;
- Вооружить участников игры методикой проведения деловой игры;
- Внедрить технологию деловой игры в контроль и руководство воспитательным процессом в школе.
Ввод в деловую игру.
Идет разделение участников по группам:
1 группа – ученики
2 группа –учителя
За ходом игры ведет наблюдение группа АНАЛИТИКОВ.
В игре 5-балльная система. Причем на отдельных этапах группы оценивают друг друга, что также фиксируется «аналитиками».
“Көз килүнең беренче билгесе нәрсә? Ул-авылга яңа укытучы килү. Яңа укытучы, гадәттә, авылга 15 август көнне килә.Чемоданын директорның капка төбендәге эскәмиясенә куя да, өенә кереп китә. Бераздан директор белән бергәләп, алар мәктәп бинасын карап кайталар. Директор:”Райпланнан 200 кг пачас бирергә тиешләр иде, 10м штакетник та вәгъдә иткәннәр иде”,- дип зарланып ала.Химия факультетын тәмамлап 1-2 ел”сөрген срогын үтәп кайтырга “ килгән югары белемле шәһәр кызы шул минуттан соң үзенең язмышын каргый башлый. Менделеев таблицасын яттан белгән, инглиз телендә химия буенча популяр брошюралар укыган кыз директор авызыннан пачас, фесметр, штакетник дигән сүзләрне ишетеп югалып кала. Кыз эченнән:”барыбер бер атнадан качам”,дип ант итә.Ләкин кача алмый ул”... дип яза М.Мәһдиев “Фронтовиклар” романында.
Укытучы хезмәте элек-электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр дип саналган. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша алырга һәм, әлбәттә, ныклы белемле булырга,кешеләргә тәэсир итү көченә ия булырга кирәк.
Укытучының башкаларга тәэсир итү көчен белү өчен беренче тестны тәкъдим итәбез.
-“Әйе” җавабына 5 балл, “юк” җавабына 0 балл куегыз.
Слайд: «Можете ли вы влиять на других?»
1.Сез актер яисә политик профессиясен сайлар идегезме? (Да-5, Нет -0)
- Сезне экстравагант киенгән кешеләр чыгырдан чыгарамы?? (Да-0, Нет-5)
- Сезне кимсетсәләр, тиз җавап бирәсезме? (Да-5, Нет-0)
5.Коллегагыз уңышларга ирешкәндә сезгә бер дә рәхәт түгел? (Да -5, Нет-0)
- Сез, моны эшли алуыгызны исбатлар өчен, бик авыр эшкә тотына аласызмы? (Да -5, Нет-0)
- “Максат чыгымнарны аклый” әйтеме сезнең өчен һәрвакыт дөресме?? (Да-5, Нет-0)
- Дуслар белән еш очрашырга яратасызмы? (Да-0,Нет-5)
- Сезнең көн буена графигыгыз бармы?? ( Да-0, Нет-5)
- Өйдә мебельләрне күчерергә яратасызмы?? (Да-5, Нет-0)
- Бер үк максат өчен төрле чаралар куллану сезгә ошыймы? (Да-5, Нет-0)
- Кешенең үзенә артык ышанганын күргәндә, ирония хисе уянамы? (Да-5, Нет-0)
- Җитәкчеләрегезнең кабартылган авторитетын гаеплисезме? (Да-5, Нет-0)
Нәтиҗә 35 баллдан югары булса,Сез кешегә тәэсир итү буенча уникаль шәхес.Сезгә кешеләр белән аралашу җиңел, моннан сез зур канәгатьләнү аласыз.Кеше үз эченә йомылган булмасын дип саныйсыз.Якын кешеләрегезгә сез терәк.Әмма,кайбер фикерләрдә сез үзегезгә артык ышанасыз һәм контрольне югалтырга да мөмкин.
Нәтиҗә 30 балл яки кимрәк булса, Сез фикерләрегездә икеләнүчән,ул сезгә кешеләргә тиешенчә тәэсир итәргә комачаулый.Һәрнәрсәдә төгәллек яратасыз.Теләмәгән эшкә сезне мәҗбүр итү мөмкин түгел.
Слайд: Котлыйбыз!
Сәер мәхәббәт.
Һәр дәрескә балаларым көтеп ала,
Дәрес беткәч хөрмәт белән озатып кала.
5ле куйсам сөенәләр узем кебек
2легә көенәләр узем кебек.
БӘХӘСЛӘШӘ ИҢ ӘЙБӘТКӘ МИНЕ САНАП,
ӘНИЛӘРЕ КАЛЫП ТОРА БЕР ЯКТАРАК!
Тик...
Авырып китсәм,”Буш дәрес” дип кул чабалар,
Буш дәресләр күбрәк булса шатланалар.(Э.Мөэминова)
Ташла, дисең...
“Шул мәктәптә ниең калган ?”-дисең
Шулмы булды дуслар әйткән сүз?
Минсез дә ул мәктәп –мәктәп инде,
Мин-мин булмас идем мәктәпсез.
Мәктәпләргә сыймый, түгелеп чыга
Кыңгыраулар чыңы урамга.
Телдән әйтә алмас әллә нинди
Бер тылсым бар шушы чыңнарда.
Ачуланма, ташла дигән сүзең
Кабул итә алмам ахрысы.
Шулай үткән инде ярты гомер,
Шулай үтсен калган яртысы.(Клара Булатова)
.
Мәгариф өлкәсенә вакыт югары таләпләр куя. Бүгенге шартларда балалар белән эшләү бигрәк тә җиңел түгел. Һәрдаим камилләшергә, өр-яңа мәгълүмати технологияләрне, укыту программаларын үзләштерергә, инновацион технологияләрне тормышка ашырырга кирәк. Сез көн саен балалар, ата-аналар һәм бик зур тизлек белән үсүче җәмгыять алдында имтихан тотасыз. Сезгә, кадерле укытучылар, яшь буынны тәрбияләүдә гаять зур җаваплылык йөкләнгән. Бу бик авыр хезмәт.
.Алдагы биремдә үзебездәге һөнәри сыйфатларыбызны тикшереп карыйк.Сезгә укучыларда нинди сыйфатлар ошый,ә кайсылары юк?.Сорауларның номерын язып + яки – тамгасын куеп барыгыз!
Слайд: «Стандартный – нестандартный учитель».
1.Укучыгыз дисциплиналы.
2. Укучыгыз оешкан. .
3.Тигез өлгерми.
4. Дәрес темпыннан калыша.
5. Эрудицияле.
6. Сәер тәртипле.
7. Эштә актив.
8. Тигез өлгерә.
9. Үзе генә эшләргә ярата.
10.Тиз аңлаучан.
11. Аралашырга яратмый.
12. Дәрестә хәрәкәтчән.
13. Аралашучан.
14. Озак фикер йөртә.
15. Фикерен ачык әйтә.
16. Буйсынырга яратмый.
Нәтиҗә:Җөп саннардагы + тамгаларын санагыз. + ләр күбрәк булса Сез стандарт булмаган укытучы,котлыйбыз! Ә башкаларга килгәндә, сез инде чын стандарт укытучылар!
Слайд: Поздравляем!
Укытучы булу өчен берәүләргә еллар кирәк, икенчеләргә айлар.Сез беләсезме, укытучы кайчан чын мәгънәсендә укытучы булып җитә? Үзенең эше төшенә керә башлагач. Ук ытучының төшенә бары тик бер генә сюжет керә: дәрес башланасы икән. Укытучы әнә шул дәресенә хәзерләнмәгән. Менә-менә звонок булырга тора. Ә аның планы юк. Директор ишек янында моның дәресенә керергә көтеп тора.Ә план юк та юк. Завуч моның планы юклыгын күптән белә...Менә бөтен сюжет шул. (М.М.Фронтовиклар)
Еллар үткән саен ныграк төшенә барасың: белем учагы дип юкка гына әйтмиләр икән бит мәктәпне. Кешенең киләчәккә карашы да, максат-хыяллары да, яшәү рәвеше дә әнә шул учакта формалаша икән.
Укытучы, мәктәп... бу сүзләрне ишетүгә колакларда көмеш кыңгырау чыңы, укытучының ягымлы тавышы ишетелеп киткәндәй була.
Ситуацияләргә иң оригиналь җавап конкурсы!
1.«Звонок булды. Мин класска кердем...»
2.Звонок булды.Укытучы класска керсә,анда бер кош, бөтен укучы аны куа...
3.Звонок булды.Дәрес башланды.Шулчак бер укучы соңга калып керде...
4.Укучы дәфтәрен онытып килгән.Бу очракта нишләрсез?
Нәтиҗә:
Слайд: Вы- умница
.1.Әзер юлдан үз көеңә бару җиңел.
Тигез җирдә юл салу да читен түгел.
Кыяларга сукмак салу- читенрәк!
Тик күңелгә юл салудан җиңелрәк!
2Ак кәгазьдән каләм эзе тиз җуела,-
Караны да,тушьларны да җуеп була.
Ташка язган сүзләрне дә еллар ала.
Күңелләргә язылган сүз мәңге кала
Слайд:” Блиц опрос “Мозговая атака”
-Хәзер ике төркемгә бүленәбез һәм ярышып алабыз!
1Борщ пешерү өчен кайсы нота кирәк? (соль)
2. Кем дөньядагы бар телдә дә сөйләшә?(эхо)
3.Кайсы классик композиторның фамилиясе мылтык тавышына охшаган?(Бах)
4.Автомобильнең кайсы тәгәрмәче әйләнми?(Запас)
5.Татарстанда иң зур район?(Мамадыш).
6.Страус үзен кош дип атый аламы?(Юк, ул сөйләшә алмый).
7.Кайчан 2ле цифрына карап 10 дип әйтәбез?(Сәгатьтә 10 минутны)
8. Ике литр сөтне ничек бер литрлы банкага сыйдырырга?(сгущенка кайнатып)
9.Ун метрлы баскычтан сикереп имгәнмичә калып буламы?(була,астагы баскрычтан сикереп)
10.Иң куркыныч елга? (Тигр)
11.Иң кыска ай? (май,3 хәреф)
12. Чәйне кайсы кул белән болгатсаң яхшырак? (Чәй кашыгы белән )
13. Стаканга ничә борчак керә?(Үзе Керми,салырга кирәк)
1. Кайсы айда 28 көн? (Бар айлар да)
2. Җирдә бөтен кеше берьюлы нишли? (өлкәнәя)
3.Әзерләп була, ашап булмый? (Дәрес)
4.Күпердән чыкканда, аяк астында нәрсә бар? (табан)
5. Нәрсәне астын өскә әйләндерсәң арта? (6 саны)
6. Зәңгәр яулыкны Кызыл диңгезгә төшерсәң, ул нишли? (чылана)
7.Почмакта тора-дөнья буйлап йөри. (марка)
Татарстанда иң кечкенә район.(Әтнә)
8.6 аяк, ике баш , бер койрык.Бу кем?(Җайдак)
9.Ике көн рәттән яңгыр ява аламы?( Юк, арада төн бар).
10.Кара мәче нинди ишектән керә?(Ачык)
11.Диңгез пейзажын ясаучы рәссамнар? (Маринистлар)
12.Төрле төстәге пыяла яки вак таштан ясалган сурәт?(Мозаика)
13.Татарстанда иң зур күл? (Кабан).
Нәтиҗә:1 команда 14 сорауның ...на җавап бирде, ә 2 команда ... сорауга дөрес җавап бирде.
Слайд: Котлыйбыз!
-Миндә тагын бер сорау бар.
Укытучы нинди булырга тиеш? Тактадагы җөмләне тәмамлагыз.
Слайд”Заман укытучысы..., ..., ..., ..., ... .
Әйе, заман укытучысы һәрвакыт белемгә, яңалыкка, камиллекккә омтылып яши. Укучыларыгыз сезне белемле, тәрбияле һәм итагатьле булулары белән сөендерсен. Сезгә нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет һәм иминлек телибез!
Миңа сорау бирсәләр:
-Сөенечең ни ?-дисәләр,
Сөенечем таңнан торып
Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
-Бәхет ни ул?-дисәләр,
Бәхет- шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.
Слайд “Игътибарыгыз өчен рәхмәт!”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Эшлекле уен. Экологик сукмак буйлап.
Әлеге эшлекле уен табигатьне саклауга багышланган. Ул төрле табышмакларны, кызыклы сорауларны үз эченә алган....
Тема:эшлекле уен
Тема: “Тапкырлыкта сынашыйк”Максат:иҗади кузаллау сәләтен баету; Ситуацияләр, образлар...
" Ел укытучысы-2014" конкурсына "Туган якны өйрәнү түгәрәгеннән"авторлык программасы
Бу программа 1-4 сыйныфларда түгәрәк эшчәнлеген алып бару өчен төзелде...
Яңа заман авыл укытучысы
Эссе о работе сельского учителя, об учителе нового времени....
Эшлекле уен
Бу эшләкле уенның темасы - "Экологик сукмак буйлап" .Мин бу материалны укучыларның әйләнә-тирә дөнья һәм иминлек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гомумиләштерү максатыннан төзедем. Танып-белем активлыг...
Эшлекле уен. " Экологик сукмак буйлап".
"Экологик сукмак буйлап" темасына эшлекле уен башлангыч сыйныф укучылары белән дәрестән тыш эшчәнлек вакытында үткәрелә. Әлеге чара укучыларның әйләнә-тирә дөнья һәм иминлек турындагы белемнәрен...
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының “Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенә үзанализы.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысыВәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының“Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенәүзанализы.Сыйныфка характеристика.Дәрес...