Әлифба бәйрәме
методическая разработка (1 класс) на тему

Фазылзянова Рамиля Фирдинадовна

Әлифба бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba_byrme.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач муниципаль районы «Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”

Әлифба бәйрәме

Фазылҗанова Рамилә Фирдинад кызы

“Әлифба бәйрәме” сценариесе.

Укытучының кереш сүзе.

    -Кадерле балалар, әти-әниләр, кунаклар! Бүген мәктәбебездә зур бәйрәм. Беренче сыйныф укучыларының мәктәп бусагасын атлап кергән көннәре әле кичә генә булган кебек. Хәзер инде алар укый, яза беләләр. Шулай итеп әлифба белән хушлашыр вакыттлары да җитте. Әлифба һәр кешенең иң беренче китабы, шуңа күрә ул бик кадерле китап булып күңелдә саклана.

     Әлифба бүген ерак-еракларга, сездән кечкенәләрне укырга, язарга өйрәтергә китә, ә үз урынына дусты “Туган тел”не калдыра. Мин сезнең барыгызны да Әлфбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм. Бүген без сезнең белән “Хәрефстан” дигән илгә сәяхәткә чыгарбыз. Анда сезгә инде таныш булган 39 бертуган хәреф яши. Алар барысы да бик эшчән, матур, акыллы. Китап битләреннән балаларга да, олыларга да иң зур байлыкны – акыл, күңел байлыгы өләшәләр. Ләкин ул байлыкка ия булу өчен бик тырыш, хезмәт сөючән булырга кирәк.

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

  1. Әлифба башлана,

        Сузып “А” авазын.

        А – ана, а – авыл,

        А – Ватан, Казаным.

  1. Алдымда Әлифба,

        Каләмем кулымда.

        Акыллы дус алар,

        Тормышым юлында.

  1. Без көлдек тә, еладык та,

        Шатландык һәм көендек.

        Хәреф арты хәреф белдек,

        Сүзләр төздек, сөендек.

  1. Кунакка барабыз бүген,

       “Хәрефстан” иленә.

       Юлда авырлыклар булса,

      Тырыш, уйлан, иренмә.

Укытучы:

-Без поездга утырасы станциясенең исеме әлегә билгеле түгел. Аны белмичә без кузгалып китә алмыйбыз. Ләкин борчылмагыз, табышмакның җавабын әйтсәгез, шул станциянең исеме булыр.

Аз да түгел, күп тә түгел,

Утыз тугыз төп – төгәл.

Тәртип белән тезегез,

Рәттән әйтеп бирегез,

Аны белә һәр бала,

Бу рәт ни дип атала?   (АЛФАВИТ)

Укучылар алфавитны чылбыр буенча әйтәләр. Шуннан соң станция исеме ачыла.

Укытучы:

- Станциядә безне поезд көтә. Вагонга кереп утыру өчен билетларыбыз да бар. Ә алар чын булсын өчен хәрефләрдән сүз төзергә кирәк.

Һәр билетка хәрефләр язылган: кәмпәт (мәктәп), фәтдрә (дәфтәр), тпаик (китап), уркча (ручка), акруб (акбур), акнаршад (карандаш).

Укучылар билет алалар. Кем сүзне белеп укып күрсәтә шул урынына кереп утыра. Урындыклар “поезд” итеп тезелгән.

Укытучы:

-Менә хәзер юлга кузгала алабыз.

“Зәңгәр вагон” җырын җырлап баралар. Һәр станциягә бер куплет туры килә.

I тукталыш “Тапкырлык” станциясе

Табышмаклар әйтешү. (2,3,4 сыйныф укучылары әзерли)

II тукталыш “Җырлар” станциясе

Җыр дәресендә өйрәнгән берәр җырны башкару.

III тукталыш “Шигърият” станциясе

Өйрәнгән берәр шигырь сөйләү.

IV тукталыш “Бие әле” станциясе

Өйрәнгән берәр бию бииләр.

V тукталыш “Хәрефстан иле” станциясе

Укытучы:

-Балалар! Игътибар! Игътибар! Алдыбызда “Хәрефстан иле”. Монда безнең Әлифбабыз һәм яратып укыган башка китапларыбыз яши.

Балаларның каршыларына “Әлифба” килеп чыга.

Әлифба:

-Исәнмесез, балалар! “Хәрефстан иле”нә рәхим итегез! Бу илдә мин сезгә өйрәткән бик шук, бик наян хәрефләр яши. Әгәр алар сезнең гомерлек юлдашыгыз булсын дисәгез, минем бер биремемне үтәгез. Менә бу хәрефләр алфавиттан сикереп төшкәннәр һәм адашканнар. Сез аларга булышыгыз, сүзләр төзеп, бер-берсен табарга ярдәм итегез.

  А  Я  У  

  Ш  Н  К

Укучылар сүзләр төзиләр, сүзләрне укып күрсәтәләр.

Әлифба:

-Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә,

Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

Белем сараен  керергә ачып,

Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Нәни дусларым, шуны белегез:

Бары Әлифба белемгә нигез.

Зур доктормы ул, укытучымы,

Яки төзелештә бер инженермы,

Косманавтмы ул, әллә галимме,

Агроном яисә гади эшчеме,

Үтәргә эшнең кечесен-зурын,

Әлифбадан ул башлаган юлын.

Җыр “Әлифба”.

Әлифба:

- Рәхмәт, дусларым! Миңа сезнең белән саубуллашыргатвакыт җитте. Үземнең урынга тагын да акыллырак китапны – Туган телне калдырам. Хушыгыз, дусларым! Туган тел белән дус булыгыз, яхшы укыгыз, тату яшәгез.

Туган тел керә:

-Исәнмесез, шаяннар,

Минем нәни наяннар!

Сез көткәнне белдем мин.

Ерак-ерак илләрдән,

Алып килдем сезгә мин.

Кызык-кызык әкиятләр,

Төрле-төрле хикәяләр,

Матур-матур шигырьләр,

Күңелле-дәртле җырлар.

-Хуш киләсез, кадерлеләрем! Минем янга килеп җитүегез белән котлыйм сезне. Мин сезгә яңа китаплар алып килдем, аларны бик яратып укыгыз, саклап тотыгыз. (“Туган тел” дәреслеклшре өләшә)

Укучылар:

1.Исәнме, китап!

Төшеп басмадан.

Син әле бер дә,

Битең ачмаган.

2.Тышлыгың матур,

Ала күз явын.

Каян тапканнар,

Шундый буявын?

3.Анам теле – туган телем,

Бик борынгы чал телем.

Көлеп торган сөйкемле тел,

Бигрәк тәмле бал телем.

4.Якты киләчәкле телем,

Саф, пакъ телем, бай телем.

Җаннарырыңны эретерлек,

Йомшак сары май телем.

Туган тел:

-Һай, булдырдыгыз! Ана телебездә бигрәк матур сөйләшәсез икән. Мин сезне татар теленең матурлыгын, байлыгын, зирәклеген тагын да тирәнрәк күрсәтермен, шигырь, хикәяләр укытырмын.

Җыр “Туган тел”.

Укытучы:

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел!

Икесе дә безнең өчен,

Иң кирәкле яхшы тел!

“Азбука” китабы керә.

-Здравствуйте, дети! Скажите, какой у вас сегодня праздник?

Дети:

-Праздник букваря!

Азбука:

-А что вы делаете на уроке?

Ученик:

-На уроке я сижу,

Я читаю и пишу.

Я считаю: раз и два,

Я пою, учу слова.

 Азбука: (задает вопросы, дети отвечают)

-Ребята, скажите, а где растут овощи?

-Какие овощи растут на вашем огороде?

-А что растет в лесу?

-А где вы живете?

-Теперь я буду показывать вам картинки, а вы напишите слова на доске. (Каждый ученик пишет одно слово)

-Молодцы, дети! Вы очень красиво умеете говорить и писать! До свидания.

Зур капчык керә, капчык эчендә билгеләр. Алар берсен-берсе этешәләр.(берәмләп чыгарабыз)

“5” ле керә:

-Исәнмесез, саумысез,

Минем нәни дусларым.

Кемнәр авырлыктан качмый,

Яратам мин шуларны.

Кемнәр тырышып укый,

Дөрес һәм матур яза,

Тәртипле һәм эштә җитез,

Шулар минем дусларым.

Укытучы:

-Балалар, “5” лене алабызмы?

Балалар:

-Әйе.

“5”ле укучылар арасына кереп баса.

“4”ле керә:

-Мин дә “5”ле белән гел янәшә йөрим, һәр эшнең яхшы булуын телим.

Укытучы:

-Балалар, “4” лене алабызмы?

Балалар:        

-Әйе.

“3”ле керә:

-Мин дә “4” ле белән янәшә барам,

Ләкин “2”гә тәгәрәп барам.

Әгәр бар көчем биреп тырышсам,

Мин дә “4” легә тиңләшә алам.

Укытучы:

-Балалар, “3” лене алабызмы?

Балалар:

-Юк. (“3” читкә китә.)

“2”ле һәм “1”ле керәләр:        

Без нәрсә әйтик сезгә, балалар?

Берни белмибез – авыр безнең хәл.

Укыйсы килми, язасы килми,

Өй эшләрен дә үтисе килми.

Уйнап йөрибез гел эштән качып,

Ә ашаганда кирәк зур кашык.

Укытучы:

-Балалар, “2” ле һәм “1”лене алабызмы? Ни өчен?

Балалар:

-Юк. (“2” ле һәм “1”ле читкә китә.)

Укытучы:

-Балалар, сез киләчәктә нинди булырсыз?

Балалар:

-Яхшы укырбыз, яхшы билгеләр алырбыз, сүзне тыңларбыз, тәртипле булырбыз.

(1 сыйныф укучыларын әти-әниләрнең һәм директорның котлавы.

Истәлекле бүләкләр тапшыру.)

Туган тел – иң татлы тел!

Туган тел – иң тәмле тел!

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....