“Тормыш ямьле Сезнең белән” (Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән концерт программасы)
методическая разработка (3 класс) на тему

“Тормыш ямьле Сезнең белән” (Өлкәннәр көне уңаеннан  Урта Бирәзә мәктәбендә үткәрелгән концерт программасы)

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Тормыш ямьле Сезнең белән” (Өлкәннәр көне

уңаеннан  Урта Бирәзә мәктәбендә үткәрелгән концерт программасы)

 А.Б.: Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен  тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.

     Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Табыныгыз мул булсын.

Күңел шатлык белән тулсын

Ял кичәгез гөрләп торсын.

Һәр җирдә бер хикмәт көтә

Бүген гади көн түгел.

Бүген өлкәннәр бәйрәме

Шуңа шатлана күңел.

Гел яхшылыкка өйрәтәсез

Тыңлыйбыз Сезнең сүзне.

Һәр эштә үрнәк сез безгә

Хөрмәт итәбез сезне.

Ышаныгыз , без мәктәптә

 бик тырышып укырбыз

кайгы- хәсрәтләр китерми

таянычыгыз булырбыз.

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан.

Бу тормышка барысын бирсәгез дә

Үзгәрмәгән изге күңелегез.

Гади, дөрес әйткән сүзегез

Түзем, сабыр, горур үзегез.

Сәлам юллыйбыз Сезгә

Күңел җылыбыз булсын бүләккә.

Матур, назлы изге сүзләр генә

Кабул итсен сезнең йөрәкләр!

Җыр.”Бәйрәм бүген!”

А.Б. Ә Хәзер  өлкәннәребезне котлау өчен сүзне Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова  

Рамазан кызына бирелә.

 

     (Сәхнәнен сул почмагында убырлы карчык өе, 3-4 агач тора. Сәхнә уртасында төп, түмгәкләр. Уң якта бер урындык.)

Китап һам бәйләм тотып, 1 нче кыз керә. Урындыкка утыра.

1   нче   кыз.(Нәфисә)

Уф, телевизор карый-карый бәйләүдән да туктаганмын, йоклар вакыт та жит-кән икән

— Әй, бүген өй әше итеп "Үги кыз" әкиятен биргәннар иде бугай! (Укый).

— Бер ир белән хатынның 2 кызы һәм уллары булган. Бер кызы үги булганга, аны чит күргәннәр, яратмаганнар.

Беркөнне абыйсы сеңлесен урманда адаштырып калдырган. Үги кыз үзе белән бер йомгак жеп һәм кәрзин алган булган, ди. (Исни.)

Кайтыр юлын әзли торгач, убырлы карчык өенә барып чыккан бу кыз.

——Тәгәри китте йомгагым, курмәдең-ме, әбекәй? —•• дип сораган кыз әби-дән. (Йокыга китә.)

"Карурман" көе ишетелә. Чиләк-кәрзин тотып, сәхнәгә балалар чыга. 1 нче кыз да кәрзине белән бәйләмен тотып, аларга иярә.  Өй янына килеп тәрәзәгә шакыйлар.

Орчык каба тотып, убырлы карчык чыга.

1   нче   кыз.(Нәфисә)

Тәгәри китте йомгагым, курмәденме, әбекәй?

Карчык.(Радилә-клуб мөдире)

Тьфу-тьфу! Кем йөри монда эш калдырып?

(Кабасын  1  нче   кызга  биреп, орчыгын тоттыра.)

1   нче   кыз.

Әбекәй, без  Урта Бирәзә мәктәбе укучылары. Менә жиләк-гөмбә жыярга дип, урманга барган идек та, адаштык.

2   нче   кыз.(Руфинә)

Безгә   юлны курсәтсәнә,   әбекәй!

Карчык.

Мәктәп укучылары дисезме? Минем 3 шартым бар, шуларны үтәсәгез, жиләк-гөмбәле да булырсыз, авылыгызга да юлны  табарсыз.

3   нче   кыз.(Рәмилә)

Барлык йомышларыңны узең өйрәткәнчә әшләрбез, юлны гына күрсәт, әбекәй.

Карчык.Менә шушы урманда 250 ел яшим, бер рәхәтләнеп күңел ачканым да юк. Минем күңелемне ача алсагыз, мин сезгә авылыгызга юлны күрсәтермен.

 1 Кыз . Була ул , шулай бит дусларым. Рәхим итеп карагыз.

1.Җырлый Рүфинә Шакирова.”Гөлләрем-гөлкәйләрем!”

2.Азамат Фасахов. “Әбием килгән”.(Ф.Зиятдинова) Әбием килгән (Ф. Зыятдинова)

Өйгә кайтсам, өй балкыган —

Өйгә нур иңгән!

Ерак җирне якын итеп,

Әбием килгән!

Үзен ничек сагынганны

Белгән ул, белгән!

«Күрим әле улымны!» — дип,

Әбием килгән.

3.Рүфинә, Нәфисә җыр. “Җырлап яшәр чагыбыз”

4.Искәндәр шигырь. “Дәү әнидә кунакта. (Җ.Тәрҗеманов)

Җәй көне булдым авылда,

Дәү әнидә кунакта.

Татарча сөйли белергә

Өйрәндем мин шул чакта.

 Өйрәнмичә булмый анда,

Русча берни белмиләр.

Әллә уйнап, әллә чынлап:

“По-русски не знай”, – диләр.

 Тавыклар да, үрдәкләр дә

“Куш-шай” – дисәң, качалар.

“Аша”, – дисәң, авызларын

Бик зур итеп ачалар.

 Сөтләре дә, каймагы да

Бөтенләй башка анда;

Авылда дәү әниләрдә

Торсаң иде һаман да.

 

Киләсе җәйдә әни дә,

Әти дә барыр әле,

Һәм татарча сөөйләшергә

Өйрәнеп кайтыр әле.

 5.шигырь.Нәфисә.»Молодец минем әби” (Ф.Яруллин)

Бөтен эш кулыннан килә,

Әй уңган минем әби!

Мин дигәндә – ул идәндә,

Көчен һич тә җәлләми.

 Алъяпкычларым үтүкли,

Көн дә чәчләрем үрә.

Якаларым гел ак минем

Әби юганга күрә.

 Китап-дәфтәрләремне дә

Гел карап кына тора,

Ертылган битләре булса

Тота да ябыштыра.

 Күңелләре күтәрелә

Бер ертыкны ямаса.

Минем өчен укырга да

Барыр иде… яраса.

Карчык:

Бик күңелле яшисез икән , балакайларым. Менә минем дә чәчемне тарасагыз икән, тырма өй артында гына.

2 кыз:(Нәфисә)

И, әбекәй, тырма башыңны авырттырыр. Синең бит бик яхшы тарагың да бар.

Әйдәле чәчеңне тарап үрим

(Әбинең чәчен тарап үрә.)

6. шигырь Рәмилә.”Әби күзлеген эзли.”(Н.Мадьяров)

Әби күзлеген эзли,

Кайда икәнен белми.

Күзлеге бит кулында,

Әмма ул аны сизми.

 -Әби, әби,-дим аңа,

Каршысына ук килеп,

Җайлы булыр эзләргә,

Күзлегеңне ки элек.

 Әби күзлеген кия,

Үзе елмаеп көлә.

–Рәхмәт, табып бирдең,-ди,

Аркамнан сөя-сөя.

  7.Ильяс шигырь «Әби белән бабушка» Әби белән бабушка (Б.Рәхмәт)

Ике карчык гөрләшәләр тышта,

Берсе — әби, берсе — бабушка,

Берсе — оек, берсе чулок тоткан,

Икесе дә оста бик эшкә.

 Дуслар да бик: пирог пешкән көнне

Әбине дә дәшә бабушка,

Бәлеш пешкән көнне бабушканы

Дәшми калмый әби бәлешкә.

 Белгән сүзен русча, белмәгәнен

Үз телендә әби сукалый,

Ә бабушка, аңлаган күк аны,

Башын селки, күзен кыскалый.

 

Әби көлсә, ул да көлгән була,

Белмәсә дә нигә көлгәнен,

Күгәрчен күк гөрли-гөрли шулай

Уздыралар бергә көннәрен.

8.Рүфинә, Ислам шигырь.»Минем әби» (М.Садри)

Минем әби бик уңган,

Ул укытучы булган.

Ул укыткан балалар

Зур үскән инде, алар

Төрле һөнәр беләләр:

Кукуруз үстерәләр,

Казанда – алар мехчы,

Химик, шофёр, сабынчы,

Металлист һәм тегүче,

Ә Җәлилдә – төзүче.

Минем әби бик әйбәт,

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.

 Әбием һәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләре белән

Безнең күңелне күрә.

 

Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда?

 1.Кыз(Рәмилә)  Әбекәй, минем әбием башына ак яулык ябынып йөри, сиңа да бик килешә икән.(Ак яулык бәйләтә)

2 Кыз (Рүфинә)  Әбекәй, бу киемнәрең дә искергән икән, матур күлмәкләреңне сандыктан алып киеп куйыйк әле.

Нәфисә җыр.”Әбекәем-әбекәем”

1. Балам, дия-дия безне

Кадерләп үстерәсең,

Эй, матур син, әбекәем,

Күзләр тия күрмәсен!

 

(кушымта)

Эй, әбием, әбекәем,

Кояш кебек күңелең

Сәламәтлек бирсен Аллаһ,

Озын булсын гомерең.

 

2. Өебезнең нуры бит син,

Рәхмәт яусын үзеңә.

Бәхетлебез, әбекәем,

Син булган өчен генә.

Карчык:

Ай рәхмәт, балалар, Карт кешене олыладыгыз. 100 елга яшәрдем ахры, биисем килеп китте.

 Ильяс .-Әби!.Башта без биеп күрсәтик әле. (Шаян бию)        (Бии) Уф, ардым.

Уңган, булган балалар икәнсез. Минем янымда гына калсагыз икән! Ярый, әти-әниләрегез көтәдер, юл күрсәтим әле үзегезгә.

Балалар:

 Рәхмәт сиңа , әбекәй. Безгә кунакка кил.

Карчык

 Ярар, балалар. Менә минем серле йомгагым сезгә юлны тиз күрсәтер.(Балалар чыгып китәләр)

1кыз(Нәфисә) урындыкта утырып кала (Уяна, исни)

-Әллә йоклап алдым инде, өй әшләрен тырышып әзерли торгач. Нинди кызык төш керде миңа: урман имеш, убырлы имеш... Әбәү, бу нинди йомгак тагын, убырлының серле йомгагымы әллә...

 А.Б.(Алинә) Безнең бәйрәмебез  дәвам итә.  Заман авырлыкларына бирешмичә, әби-бабаларыбыз алдагы тормышка өмет белән карап яшиләр. Пенсияләре зур булмаса да, безгә һәрвакыт ярдәм кулларын сузалар.

-Пенсия акчам – кечкенә,

Җиткерим ничек кенә

Кесәмә салсам, һич тормый-

Чыга бит тишеп кенә.

-Аптырама, оныгың бар,

Тәрбияләрләр үскәчтен,

Бер баегач “Дәү әни!”-дип

Китерер күчтәнәчен...

Безнең урам әбиләре

Менә шулай сөйләшә.

Сүз уйнатып, бер-берсенә

Шатлыкларын өләшә.

Тормыш авыр, болгавыр чор диеп,

Боекма син, күңел, боекма.

Киләчәккә өмет белән яшик,

Таралырлар әле болытлар.(Концерт номеры ___Элмира____________)

 5. Безнең бәйрәмебез  дәвам итә.

  Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә-безгә, сезгә, илгә

Без телибез якты киләчәк.

Ә хәзер сезгә мәктәп укучылары “Әбиемнең кочагы “ дигән җыр бүләк итәрләр.

-Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшьвакытлар дип

Уфтанырга , дуслар ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гашыйклык.

Безнең йөрәк әле һаман да яшь

Онытмадык матур көйләрне

Җырлыйк әле өзеп үзәкләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.

 

Үзенең җырларын бүләк итә Раушания апа Гилмутдинова

  Туган илсез кеше булмый.

Җырлаучысыз җыр кебек.

Тырыш булсаң, эшләр уңа,

Күңелгә тула шатлык.

Җырламыйча түзәме соң

Хезмәт яраткан халык.

Гөлфия апа Исламова.

Авыл көенә әбиләрне җырлату.

Искәндәр, Нәфисә.

Кадерле дәү әниләребез! хәзер безнең сезне тикшереп карыйсыбыз килә.Без мәкаләнең башын әйтәбез , сез дәвам итәрсез.

  1. Агачны яфрак бизәсә. кешене.... (хезмәт бизи)  
  2. Һөнәрле үлмәс,...(һөнәрсез көн күрмәс).
  3. Ул ояты –атага...(кыз ояты- анага).
  4. Ата-ананы тыңлаган-адәм булган,...(тыңламаган әрәм булган)
  5. Оясында ни күрсә, ...(очканында шул булыр).

Рәхмәт , сез мәкальләрне күп беләсез икән,ә табышмакларның җавапларын таба алырсыз микән.

Ул бөтен өйдә дә бар.

-аны әниләр, әбиләр ясый.

-зур да , уртача да, кечкенә дә була.

-усал малайлар аның белән сугыша.

-авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игътибар аз.

-ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата.(мендәр)

2. Ул үзе бик кирәкле әйбер

-ике колагы , бер борыны бар.

-ул бик күп төрле була.

-аны бигрәк әбиләр, бабайлар ярата.

-ул булса, чәй эчүләре дә күңелле. (самавар)

3.Ул һәммә кешедә дә бар.

-картларда сүлпәнрәк, яшьләрдә көчлерәк. кем белә , бәлки киресенчәдер.

-ул шатландыра да, көендерә дә.

-бер караштан туа, озак еллар яши.

-аннан башка яшәп булмый.

-Венера Ганиева да шулай дип җырлый. (Мәхәббәт)

4. Аны камыр белән иттән ясыйлар.

-башта зур камыр, аннары кечкенә камыр ясыйлар.

- аны ясау бер кешегә генә озакка китә.

-мин аны ясый беләм, бигрәк тә санарга яратам.(пилмән).

5. Ул татар халкының милли ашамлыгы.

-кунаклар килгәндә пешерелә.

-түгәрәк тә була.

-өстенә тәмле әйберләр сибәләр.

-ул катлы-катлы була.(гөбәдия). Молодцы, сез бик күп беләсез икән.Рәхмәт сезгә.

Бәйрәмегез белән сезне.

Ә хәзер Нәфисә Фасахутдинова сезгә үзенең яраткан шигырен укып китәр.

 ”Текә әби” . (Олеся Феоктистова)

Көнләштеримме бераз?

Дәү әнием –во! Класс...

Әби түгел- өермә...

Күз тияр дим, күп йөрмә.

Сүзгә керми кесәгә:

-Тапмас, үлем килсәдә,

Адаштырып әҗәлне

Дәвалыйм ди, рух-тәнне..

Аһ! Әби –дәү әнием,

Тел остасы син минем:

-Алтын эзлә , ди таштан,

Витамин җый кояштан.

Син, ди, энҗе бөртегем,

Саф алтыным ,син минем-,

Дигәндә шүрләп калам,

Тирә –юньгә күз салам:

Юкмы бур-комагае,

Хәйләсе чыгар , җае:

Банкка илтеп салыр.

Счетын ачар-баер..

Дискачка киттем, дисәм,

Фасонный шортик кисәм-һәй!

Ирдәүкә булдың,ди,

,Афарин !Булдырдың “, ди

Миннән иртәрәк килеп,

Бии..Кем ул , сикереп?

Текә әби!

Күр! Бии ничек оста!..

Төн уртасы җитте , ди

Тамагым бик кипте, ди

Кайтыйк , кызым . кайтыйк, ди,

Самавыр яңартыйк, ди...

Сизәсездер тел төбен,

Саклый энҗе бөртеген!

Дәү әни –йортның яме,

Сүзләре,сые тәмле.

Хәтерләтеп зур туйны,

табында кунак сые:

бәлеш , коймак ,чәкчәге..

телең йотарлык тәмле.

Иренчәге килгәндә

Телендә кош тирбәлә:

Шифалы кызлар кулы,

Кызым,бас, ди камырны...

Хәзер кем камыр баса?

Кибет тулы, лабаса!

Кибет камыры нигә?

Хуш ис таратмый өйгә,

Дип симез нокта куя,

Үсәлмассың, ди буйга...

Сынатма , ди, кешегә:

Дус бар...Дошман ише дә.

Оста дәү әни, оста,

Сүзләре :мәгьнәле , кыска.

өйдәге чүпне тышка

Сипмә, ди,” сатма” бушка...

Вакыт уздырмый бушка

Текә әби...

Көнләштердемме бераз?

Дәү әнием-во ! класс...

 

Имин булып атсын таң кояшы

йөзегезгә нурлар сибелсен.

һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

һәм гомерлек бәхет китерсен.

Уфтанмагыз гомер үтте диеп,

 боекмагыз, янып көймәгез

өзгәләнеп ,үксеп еламагыз.

картлыкны сез ямьсез димәгез.

Кадерле һәм хөрмәтле өлкәннәребез! Шуның белән сезгә багышланган бәйрәм кичәбез ахырына якынлашты.Сезгә иң изге, якты теләкләребезне юллыйбыз.Көчле рухлы һәм кешелекле, бәхетле һәм сау –сәламәт булыгыз. Туар таңнарыгыз тыныч,саулыгыгыз ныклы, бәхетегез гомерле булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Концерт программасы

"Тел- күңел көзгесе"...

"Бәхетле балачак" концерт программасы

Башлангыч сыйныфлар өчен концерт программасы...

8 март уңаеннан үткәрелгән чара.

" Абыйлар һәм сеңелләр" бәйгесе....

СЕЗНЕҢ ТОРМЫШ – ҮЗЕ БАТЫРЛЫК

Патриотик тәрбиягә карата материал...

Сезнең белән үткән балачак – күңелләрдә мәңге калачак.

"Сезнең белән үткән балачак – күңелләрдә мәңге калачак" дип аталган 4нче класс укучыларның чыгарылыш кичәсе....

Тема: Ямьле яз

Тема: Ямьле яз.Максат: яз турындагы белемнәрен  гомумиләштерү.Тәрбияви бурыч: табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү....