Куян малае маҗаралары
план-конспект занятия (2 класс) на тему

Иванова Лилия Егоровна

Куян Малае маҗаралары

(Абдулла Алишның “Куян кызы” әкияте буенча)

Әкияттә катнашалар:

Куян малае

Куян Кызы

Ана Куян

Төлкекәй

Тиенкәй

Бүрекәй

Айболит

Күбәләк

Аю

Төлке

Эт

Саескан

Песи

Керпе

Беренче пәрдә

Автор: Борын – борын заманда, матур бер урманда яшәгән, ди, куяннар гаиләсе: Ана куян, Куян Кызы һәм Куян Малае. Алар бик тату яшәгәннәр һәм бер – берсен бик яратканнар.

Пәрдә ачыла. Өстәл артында Куян Малае һәм Куян Кызы утыралар. Алар өй эшләрен хәзерлиләр. Ана Куян килеп керә.

Ана Куян: Балаларым, җан кисәкләрем, мин сезгә бүләкләр алып килдем.

Куян кызы: Кишерме?

Ана Куян: Юк.

Куян малае: Кәбестәме?

Ана Куян: Юк.

Балалар өстәл артыннан чыгып, әниләре янына киләләр.

Куян Кызы: Яңа матур күлмәкме?

Ана Куян: Юк, алар сездә тулып яталар.

Куян Малае: Ә, модный чалбар джинсымы?

Ана Куян: Юк, алар да бар бит инде.

Куян Кызы, Куян Малае: (бергә) Нәрсә соң?! Табалмыйбыз. Әйт, әнкәй! Әйт! Күрсәт, әнкәй!

Ана Куян: (сумкадан берәм – берәм итекләр чыгарып) Менә сезгә киез итекләр. Тышта салкын, аякларыгыз өшемәсен.

Куян Кызы, Куян Малае: (бергә) Ура! Яңа итекләр! (Тиз генә кияләр дә, шатлыктан бии башлыйлар).

Куян Малае: Кара әле, сеңелем! Нинди матур итекләр! Ә үзләре кап – кара.

Куян Кызы: Ә минеке матуррак. Үзем шикелле ап – ак, чиста.

Балалар әниләре янына йөгереп киләләр, үбәләр.

Куян Кызы, Куян Малае: (бергә) Рәхмәт әнкәй! Рәхмәт!

Ана Куян: Җылы тәнегездә тузсын! (Балаларын кочаклап сөя)

Куян Малае: Әни! Бу итекләрне яңартып аласы килә. Дусларга күрсәтергә кирәк, урманда әз генә йөреп килим әле.

Куян Кызы: Ә мин башта дәресләр хәзерлим.

Ана Куян: Ярар, улым! Тик озак йөрмә!

Пәрдә төшә.

Икенче пәрдә

(урманда)

Автор: Шулай итеп, Куян Малае урманга чыгып китте.Анда инде дуслары көтеп торганнар: Бүрекәй, Төлкекәй, Тиенкәй.

Пәрдә ачыла.

Урман аланында куянның дуслары чабышалар, көлешәләр, уйныйлар.

Куян Малае: Әй, дусларым, карагыз әле, миңа әнкәй нәрсә сатып алды!

Бүрекәй: Кайда? Күрсәт әле!

Төлкекәй: Нәрсә? Нәрсә?

Тиенкәй: Кайдан сатып алды?

Куян Малае: Менә (масаеп), итекләр.

Бүрекәй: Ай – яй, матурлар!

Төлкекәй: Ай – яй, яңалар!

Тиенкәй: Гел килешеп тора инде үзеңә.

Куян Малае: Хәзер инде мин тышта озак уйнаячакмын. Аякларым өшемәс.

Бүрекәй: Әйдәгез, хәзер качышлы уйныйбыз. Кем саный?

Төлкекәй: Мин! Мин!

Әлчи – бәлчи,

Әни күлмәк үлчи,

Әнә тора чыпчык,

Монда торма, тиз чык!

Тиен гөрли, калганнары кача.

Тиенкәй: (гөрли)

Минем борыным сизгер,

Күзләрем дә үткен.

Аякларым да бик өлгер.

Хәзер барып тотармын,

Тоткач кабып йотармын!

Эзли башлый. Берсе дә күренми, ә куянның карда кара итекләре күренеп тора.

Тиенкәй: Ә менә монда куян утыра!

Куян Малае: Каян беләсең?

Тиенкәй: Итекләрдән белдем. Алар кап – кара, әллә каян күренеп тора.

Куян Малае (үпкәләп): Мин алай уйнамыйм.

Төлкекәй: Алай булса куышлы уйныйбызмы? Кем саный?

Бүрекәй: Мин! Мин!

Син ак куян, йомшак куян

Әбәк - әбәк

Син кач куян!

Бүрекәй гөрли, аннары Төлкекәй, барысы куянны тиз тоталар. Ә куян Малае беркемне дә тота алмый, ул берүзе кала.

Куян Малае: Юк, кимим мин бу итекләрне, рәхәтленеп уйнап та булмый. (Өйгә кайтып китә).

Пәрдә төшә.

Өченче пәрдә

(Өйдә)

Көзге алдында Куян Кызы итекләренә карап туймый.

Куян малае: Әни! Әни!

Куян Кызы: Әни өйдә юк. Кибеткә китте.

КуянМалае: (шатланып) Бик яхшы! Хәзер мин бу итекләрне яшерәм, берсе дә таба алмас.

Урындык астына качыра. Куян Кызы күзәтеп тора. Куян Малае урамга йөгереп чыгып китәргә тели. Каршысына әнисе килеп чыга.

Ана Куян: Улым, син кая барасың?

Куян Малае: Уйнарга чыгам.

Ана Куян: (башын кашып) Яланаякмы?! Итекләрең бар ич! Ки әле хәзер үк!

Куян Малае: Алар белән уйнарга уңайсыз. Йөгерә дә алмыйм, кача да алмыйм!

Ана Куян: Кимәсәң, чыкмыйсың! Тышты суык. Салкын җил исә.

Куян Малае: Ә мин аларны каядыр куйдым. Оныттым.

Куян Кызы: Менә алар, урындык астында. (урындык астыннан алып, абыйсына бирә). 

Куян Малае (үпкәләп): Ярар инде, киям...

Ана Куян һәм Куян Кызы икенче бүлмәгә чыгып китәләр.

Куян Малае: Әһә, киттеләр! (Итекләрен диван астына яшерә һәм тиз генә урманага чыгып китә.)

Куян кызы керә һәм идәнне себерә башлый. Диван астыннан итекләрне табып ала.

Куян Кызы: Нәрсә бу? Итекләр! Әни, ул тагын итекләрен кимәгән! (Әнисенә итекләрен бирә).

Ана Куян: (тәрәзәне ачып кычкыра) Улым! Итекләреңне ки!

Пәрдә төшә.

Автор: Әнисе кидерә, ә Куян Малае сала.  Әнисе кидерә, ә Куян Малае сала. Боз өстеннән дә, кар өстннән дә яланаяк йөгерә. Бер көн йөгергән, ике көн йөгергән, өченче көнне инде аксый – аксый әнисе янына килгән.

Пәрдә ачыла.

Куян Малае: Әни! Әни! (Елый). Минем аякларым бик авырта.

Ана Куян: (диванга утырта, аякларын карый, жәлли). Әй, якты йолдызым, синең аякларың шешкән ич!

Тиенкәй: (тәрәзәне шакый). Әй, куянкай, әйдә уйнарга! Сине генә көтәбез!

Куян Кызы: Ул авырый.

Төлкекәй: Ни булган аңа?

Куян Малае: Аякларым бик авырта.

Бүрекәй: Безнең урманда табиб бар, аның исеме Айболит.

Ана Куян: Ул кайда яши?

Бүрекәй: Хәзер саесканны чакырам, ул белә. (Тәрәзәне ачып чакыра). Саескан түтәй, кил әле монда!

Саескан: Нәрсә кирәк? Барысын да беләм, барысын да сөйлим.

Ана Куян: Безгә Айболит кирәк. Син юлны беләсеңме?

Саескан: Беләм! Беләм! Әйдәгез киттек.

Җәнлекләр Куян Малаен күтәреп китәләр. Пәрдә төшә.

Дүртенче пәрдә

(Айболит янында)

Автор: Ә доктор Айболитның эше бик күп. Аңа төрле җәнлекләр килгәннәр.

Айболит: Кем керә?

Җәнлекләр чиратлап Айболит янына керәләр.

Авыру төлке: Ах, мине шөпшә тешләде. (Табиб аңа градусник бирә)

Күбәләк: (янган канатын күрсәтә). Минем канатыма ут тиде.

Аю: (йөткерә). Минем тамагым авырта.

Керпе: (елап). Минем тешләрем авырта.

Эт: Бер тавык минем борынымны чукыды.

Песи: Минем күзләрем бернәрсә күрми.

Һәрберсенә Айболит градусник куя. Менә Куян Малаен алып керәләр.

Айболит: (куянны күреп). Бәләкәй балаларны чиратсыз карыйм мин, сөйләгез әле, ни булган.

Төлкекәй: Аның аяклары авырта.

Бүрекәй: Ул кар өстеннән яланаяк йөгергән.

Тиенкәй: Ул итекләрен яшергән.

Куян Малае: Бүтән алай эшләмим.

Табиб зур банкадан май алып, куянның аягына сөртә.

Айболит: Салкын көннәрдә җылы киен! Олыларны тыңла! Ә менә сиңа күчтәнәчкә кишер. (Кишер бирә)

Куян Малае: Рәхмәт сезгә!

Бар җәнлекләр: Рәхмәт! Рәхмәт!

Айболит: Сау булыгыз!

Пәрдә төшә.

Автор: Өч көн үтте. Куянның аягы төзәлгән. Ул хәзер киез итеген бер дә салмый икән. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kuyan.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Куян кызы.

Сценарий для начального класса....

Куян кызы

Абдулла Алишнын "Куян кызы" экияте буенча сценарий....

Куян кызы

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен  әкият-тамаша.             (А. Алишның «Куян кызы» ) әсәренә ияреп...

"Куян кызы" әкияте

"Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү...

Конспек урока по литературному чтению на родном языке на тему :"Тукран малае Шуктуган" 4 класс

Әлеге конспект 4 сыйныф укучыларына һәм 5 сыйныф  укучыларынада туры килә.Конспектта чагыштыру өлешләре бирелгән,укучылар әсәр геройларын үзләренә ошаталар:геройның тискәре һәм унай якларын табал...

"Татар малае" бәйгесе

Башлангыч сыйныфлар өчен "Татар малае" бәйгесе эшкәртмәсе...

Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм “Мин татар малае”

Әтиләрне чакырып уздырылган чара.  “Мин татар малае!&rdquo...