Чыршы бәйрәме
методическая разработка (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Мухаметзянова Татьяна Анатольевна

1-5 нче класс укучылары өчен Чыршы бәйрәме сценарие.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chyrshy_byrme.docx25.51 КБ

Предварительный просмотр:

Бәйрәмдә катнашучы укучылар чыгып тезеләләр.

Күмәк җыр “Снежный карнавал”

Музыка        “В гостях у сказки”

Әкиятче. Хәерле көн, кадерле кунаклар! Барыгыз да җайлап утырдыгызмы? Әгәр дә әзер булсагыз, бүгенге бөйрәм кичәсендә мин сезгә бер әкият сөйлим. Сөйлимме? Тыңлыйсызмы?

   Борын-борын заманда түгел, ә безнең көннәрдә яшәгән, ди ,бер кыз. Ул да сезнең кебек уйнарга, җырларга, әнисенә булышырга яраткан. Тукта, тукта, әкияттәге кызыбыз үзе дә күренә түгелме?  Әйдәгез, үзен тыңлыйк.

(Әкиятче кереп китә)

Кыз.( бии-бии килеп чыга, сикереп , җырлап ала, чыршы бизи. Читкәрәк китеп, сокланып тора.)

Менә Яңа ел бәйрәменә чыршы да әзер.Уенчыклары нинди матур! Ялт-йолт итәләр!

Чыршы, чыршы, без сине

Сагынып көттек ел буе.

Син тагын да матуррак

Бизәлгәнсең бу юлы.

Әни(тавышы күрше бүлмәдән ишетелә) Кызым, кызым, бәйрәм табынына куярга мандариналып кайт әле.Озак йөрмә, бик тиз бул!

Кыз. Ярар, ярар, әнием,мин хәзер алып кайтам.

Әкиятче. Шулай итеп кыз кибеттән мандаринар алып  кайтырга чыга.

(Чыршы артыннан, кәрзин күтәреп, Кыз чыга, аңа, ераккарак калып, эт ияргән. Кыз урамны күзәткән арада, ул мандариннарын алып бетерә)

Кыз.(күреп) Кит,кит, диләр сиңа.(Эт китә)

Мандариннарым?! (кәрзинен карап) берәү дә калмаган.Әниемә ни диярмен? Бөйрәм табынына нәрсә куярбыз? (елый)

Музыка  Фея чыга.

Нәрсә булды, кызым-матурым? Нигә елап торасың?

Кыз. Менә бер усал эт бәйрәм табынына куясы мандариннарымны ашап бетергән. Мин әниемә нәрсә диярмен ? (елый)

Фея. Кызым-матурым, бер дә борчылма. Нишләргә икәнен хәзер уйлап табарбыз. Мин сиңа бер чәчәк бүләк итәрмен. Ул гади түгел, ә тылсымлы чәчәк. Аның таҗын өзсәң, бөтен хыялларың тормышка ашар. Ләкин менә бу сүзләрне әйтергә кирәк:

Оч, син, таҗым, уңга-сулга,

Агызырмын сине суда

Оч, син, таҗым, еракка ,

Көньякка һәм төньякка,

Кич булсын да таң атсын,

 Хыялым чынга ашсын!

Аңладыңмы? Яле, кабатлап кара.(кыз кабатлый)

Фея. Ярдәмем кирәк булса чакырырсың (китә)

Кыз. Кызык, ничек диде әле: бөтен хыялларың да чынга аша дидеме? Сынап карыйм әле. Минем беренче хыялым: минем бик күп курчакларым булсын иде. Яле, тикшереп карыйк.

Оч, син, таҗым, уңга-сулга,

Агызырмын сине суда...

Хыялым чынга ашсын!  Бии торган бик күп курчакларым булсын!

Концерт номеры.  1нче класс “Курчаклар” биюе.

Кыз. Чынмы бу, төшме?  Минем хыялларым чынга аша башлады.

Фея. Кызым-матурым, әле генә син күргән курчаклар –алар мәктәпнең беренче сыйныфында укыйлар. Алар мәктәпкә килгәч, бер яшькә үсеп киттеләр. Миңа  ышанмасаң, үзләрен тыңлап алыйк.

Концерт номеры.  1нче класс шигырьләр сөйлиләр. Җыр “Бер яшькә үстем”

Кыз. (гармун күреп ала) Нәрсә бу? (тартып карый) Уйный белүче дә табылса, нинди шәп буласы...Залга моң агылыр иде.  Әһә!

Оч, син, таҗым, уңга-сулга...

 Хыялым чынга ашсын! Бу гармун уйнап җибәрсен!

Концерт номеры.  3нче сыйныф укучысы Миннеяров Динислам гармунда уйный.

Фея. Абау,Диисламның (Гармунчының)  кулына күз иярми, бигрәк йөгерек. Бу мәктәптәге укучыларның куллары гына түгел,  аяклары да җитез шул. Зәбирнең биюен карыйк.

Концерт номеры. 1нче сыйныф укучысы Габдрахманов Зәбир

Татарча  бию

Музыка (көлү көенә көлә-көлә Маймыл чыга)

Кыз.Нишләвең бу, Маймыл?

Маймыл. Ничек инде нишләвең? Маймылланам. Минем ел – 2016нчы ел узып бара. Шуңа маймылланып калам. Эх, тагын бер ел хуҗа булырга иде.

Кыз. Юк инде, җитәр сиңа маймылланырга. Быел Әтәч елы килә. Белдеңме шуны?!

Маймыл. Әтәч елы? Кая-кая күренми бит әле. Бәлки,  мин командировкамны дәвам итәрмен?

(Музыка . Бии-бии Әтәч чыга)

Әтәч. Исәнмесез, кадерле дуслар! Менә, ниһаять, мин дә килеп җиттем.12 ел килдем сезнең янга. Яшегезне- картыгызны  - һәммәгезне бәйрәм белән котлыйм.

Кыз.  Маймыл елы, Әтәч елы... Әтәч, син 12 ел чират көттем дидең бит, әйеме? Димәк, сез 12. Мин гороскоптагы 12 ел хуҗасының да  безнең янга килүен телим.

Оч, син, таҗым, уңга-сулга...

Хыялым чынга ашсын!12 ел хуҗасы безнең янга килсен! Я, кем беренче?

Концерт номеры. 3-4нче сыйныф укучыларының чыгышы.

Маймыл белән  Әтәч чыгалар.

Маймыл. Шулай да без килешикме әллә,Әтәч-дус, калыйм инде тагын бер елга, ә?

Әтәч. Минем чират. Бетте китте!

Кыз. Туктагыз әле, ямьсезләшмик. Менә бер уен уйныйбыз, кем җиңә, шул хуҗа була.

(уен )

Кыз. Уенда Әтәч җитезрәк булды. Елга ул хуҗа.

Фея. Белүегезчә, 2017 нче ел – Әтәч елы. Аның яраткан төсе –Кызыл. Әтәч иртә тора, бөтен нәрсәне тәртиптә тота. Димәк, Әтәч йоклап ятучыларны, ялкауларны яратмый. Ләкин Әтәчнең кайвакыт кәпрәеп китә торган гадәте бар. Һәм шуның аркасында төрле авыр хәлләргә кала. Менә карагыз әле.

Концерт номеры. 1нче сыйныф  Әкият-тамаша

Кыз. (башын тотып)  Ай-яй, бу Әтәч  белән Тавык хәленә калырга язмасын. Тукта әле, минем ничә таҗым калды? (саный) Ә нигә әле бу тылсымлы чәчәк белән Кыш бабайны һәм Кар кызын чакырмаска?

Оч, син, таҗым, уңга-сулга...

Хыялым чынга ашсын! Кыш бабай белән Кар кызы безнең янга килсен!

Кыш бабай.  

              Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, әниләр!

Исәнмесез, әбиләр!

Исәнмесез, бәбиләр!

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп,

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Һай, чыршыгыз бигрәк матур,

Елык-елык яна ул,

Бәхетле һәм сау булыгыз,

Котлы булсын Яңа ел!

Кар кызы

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда зур үсегез,

Көн дә артсын көчегез.

Ел үсәсен ай үсегез!

Илгә хезмәт итегез!

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин, дуслар!

Балалар. Исәнме, Кыш бабай! Исәнме, Кар кызы!

Кыз. Менә тамаша! Чын-чын тылсым!

Концерт номеры. Күмәк җыр “Оста икән Кыш бабай”

         Концерт номеры. 3нче сыйныф укучылары чыгышы

Кыш бабай. Балалар, мин чынлыкта күренеп йөрмәсәм дә, ел буе сезне күзәтәм бит, беләсезме? Сезне мактап торсалар, мин сөенәм. Кимчелекләр турында сүз чыкса, сакалымның бөртекләренә хәтле кызара. Бүген гел шатланып торам. Чөнки мин һәр яңа елның хуҗасы. Миңа ел да бер җәнлек ярдәм итә. (капчыгыннан календар тартып чыгара, укый)

2017нче елны Әтәчкә тапшырам!

                          Концерт номеры. 5нче сыйныф малайлары “Әтәч патша”әкиятен сәхнәләштерә.

Музыка. Тавыкларын ияртеп, Әтәч бии-бии чыгалар.

Әтәч, тәртип саклагандай, як–ягына каранып, эре генә атлап йөри. Шулай кукыраеп йөргән–йөргән дә биек койма башына менеп кунаклаган.

(Музыка)–Кик–ри–күк! Кик–ри–күк!

Әтәч. Мин – Шаһ–әтәч, Патша–әтәч, мин – Хан– әтәч, Солтан–әтәч! Чибәркәйләрәм, сөекле тевыкларым, карабикәләрем, акбикәләрем! Әйтегезче, матурлардан матур кем матур, батырлардан батыр кем батыр?

Шул тирәдә булган барлык карабикәләр, чуарбикәләр, акбикәләр йөгерә–йөгерә җыелдылар. Җыелдылар да җырлый башладылар.

Карабикә. Кая инде, кая инде ул безнең ханыбызга тиң кеше.

Акбикә. Кая инде, кая инде ул безнең мактаулы шаһыбыз булыр кеше. Чуарбикә. Кая инде, кая инде ул безнең сөекле падишаһыбыз белән тиңләшерләк кеше! Юк, юк, юк инде ул, ханым–солтаным!

Карабикә. Синнән дә акыллы,

Акбикә.  Синнән дә матур,

Чуарбикә.  Синнән дә батыр юк инде бу дөньяда.

Әтәч тагын да көчлерәк итеп:

(Музыка)Кик–ри–күк! Кик–ри–күк

 Әтәч. Арыслан тавышыннан да көчлерәк тавыш кемдә бар? Кемнең аягы куәтлерәк тә кемнең кием–салымы зиннәтлерәк?

Карабикә.Кемнең булсын, синең киемең зиннәтлерәк, падишаһыбыз. Акбикә. Синең аягың тимердән дә ныграк, солтаныбыз.

Чуарбикә. Арыслан дигәннәре синең белән тиңләшә аламы соң, синең тавышың арыслан тавышыннан да гайрәтлерәк!

Әтәч масаюыннан шартларга җитте.Шуннан соң кикриген тагын да югарырак чөеп җибәрде дә, ди:

(Музыка)Кик–ри–күк! Кик–ри–күк! Карагыз әле, хатыннар, дөньяда кемнең тәхете биегрәк тә кемнең башындагы таҗы затлырак?

Тавыклар йөгерә–йөгерә килделәр дә Әтәчкә башларын иеп:

Карабикә.Тәхетләрдән биек – синең тәхетең биек,

Акбикә. Таҗлардан затлы – синең таҗың затлы, синең таҗың бит ул җем–җем итеп тора.

Чуарбикә. Син бит безнең бердәнбер падишаһыбыз!

(Пешекче чыга, пычагын кайрап, Әтәчне күзәтә)

Тагын да масаебрак:

(Музыка)Кик–ри–күк! Кик–ри–күк! Кем...

Шул арада пешекче аяк очларына гына басып килде дә, Әтәчне эләктереп алды.

Пешекче. Тәмле әтәч шулпасы белән кунакларымны  сыйлыйм әле!

Кыш бабай. Балалар, сезгә яңа елда мондый Әтәч кирәкме? Юкмыни? Ә нигә?

Балалар. Мактанчык бит ул.

Кыш бабай. Артык мактану беркемне дә бизәми шул. Менә биредә бер дә мактанчык малай-кызлар булмагач, ничек рәхәт!

Кыз. Монда бик күңелле. Әни нишли икән? Мине югалткандыр инде?

Эт (керә, мандариннар күтәргән) И, матур кызчык! Мин сиңа мандарин алып килдем. Мә. Гафу ит мине...

Кыз. Ачуланмыйм, Акбай. Хатаңны аңлагансың бит инде. Ә минем тагын бер таҗымны өзәсем килә. Чыршы тирәсендәге балаларга Кыш бабай капчыгында  мандариннар булсын!

Оч, син, таҗым, уңга-сулга...

Хыялым чынга ашсын! Балаларга күчтәнәч өләшенсен!

Кыш бабай, Кар кызы, Кыз, Пешекче, Фея мандарин өләшәләр.

Кыз. Менә өстәлгә куярга мандариннар булды. Яңа елга матур теләкләр дә теләсәм, әнием нык сөенер иде. (чәчәгенә карый.)

Оч, син, таҗым, уңга-сулга...

Хыялым чынга ашсын! Теләнгән теләкләр яңа елда тормышка ашсын!

(Төрле урыннан берәр укучы чыга, сөйли 5 класс)

Яңа елның һәрбер сәгать-көне
Ап-ак кардай якты, ак булсын.
Кыш бабайның кызыл капчыгында
Барыбызга бүләк табылсын.

Бәхетсезгә бәхет алып килсен.
Сырхауларны чирдән коткарсын.
Һәрбер бала  газиз балачагын
Әни кочагында үткәрсен.

Яңа елга ачу-рәнҗүләрне
Һич тә килми алып китәсем.
Күңел өмет итә алгы елда
Тик куаныч кына көтәсен.

Алмас идем һич тә үзем белән
Сагыш-моң-зарларын күңелнең.
Якты җылылыгын өмет итәм
Мине көткән һәрбер мизгелнең.

Тән сәламәт, җаннар тыныч булсын,
Исән-имин булсын якыннар,
Күңел күге аяз, якты булсын,
Шуннан зуррак нинди бәхет бар?


Аерма син иске дусларымнан,
Өстәп тор яңа дуслар да.
Югалтулар табышларга илтсен,
Моң-сагыштан күңел тулса да.

Күкләр аяз, дөньялар имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!

ФЕЯ. Күз яшьләре онытылып торсын

Артка чиксен кайгы-борчулар.

Элеккечә утлар янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар.

Фея. Кызым-матурым, әниең борчылып торыр.

Кыз. Тылсым иясе Феям!  Син мине Тылсым иле дигән дөня барлыгына ышандырдың.  Кулымда биргән чәчәгеңнең нибары бер таҗы калды. Минем Яңа елны тизрәк күрәсем килә. Рөхсәтме?!

Оч, син, таҗым, уңга-сулга...

Хыялым чынга ашсын! Яңа ел безнең янга килеп җитсен!

Курантлар суккан тавыш.

Яңа ел. Исәнмесез! Мин - Яңа ел, сезне бәйрәм белән тәбрик итәм!

Яңа йортның ишеген ачкан кебек

Сезнең янга мин дә килеп кердем,

Нигезләрем минем ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!

Беләм, миннән һәркем нидер көтә,

Шатлык,  бәхет, сөю өмет итә.

Җирдә бәхет, һәрчак ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!   

Кыш бабай белән Кар кызы каршы алалар.


К.Б. Кояшлы көннәрнең җылысын,

К.к.Бәхетнең, шатлыкның олысын.

К.Б. Күтәреп көннәрнең иңенә

Бергә.  Рәхим ит туган ил түренә.

К.Б. Улым, яп-яшь иңнәреңә зур йөк салам. Җир шарын ватмый сакла.

Яңа ел. Ышан, бабакай, сиңа оялырга туры килмәс!!!


             Фея

              Басыгыз чыршы тирәли –

              Бер җырлап алыйк әле,

Яшел чыршы тирәсендә

Җилкенеп калыйк әле.

Әкиятче.  Әкият ошадымы? Менә ул әкияттә мин дә булдым. Серле чәчәкне үз күзләрем белән күрдем. Тылсым иясе Фея белән әйлән-бәйлән уйнадым. Бүген бардым, кичә кайттым. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!

                                      Концерт номеры.  Күмәк җыр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чыршы бәйрәме.

Праздник нового года ....

Чыршы бәйрәме.

мероприятие для начальных классов...

"Чыршы бәйрәме"

Я предлагаю Вам сценарий праздника ёлки. Нашим детям очень понравился праздник по этому сценарию. Думаю Вам тоже понравится....

Башлангыч класс укучылары өчен чыршы бәйрәме сценарие

Бәйрәмдә Убырлы, почтальон Печкин, куяннар һ.б. геройлар катнаша. Кыш бабай һәм   Карчәчәк балаларга төрле уеннар уйната....

Cерле чыршы (Яңа ел әкияте)

Серле чыршы(новогодняя сказка на татарском языке)...

Чыршы бәйрәме

Башлангыч сыйныфлар өчен чыршы бәйрәме...

Оригами юлы белән чыршы уенчыгы ясау.

Оригами юлы белән чыршы уенчыгы ясау....