Белем бәйрәме
план-конспект занятия (1, 2, 3, 4 класс) на тему
Туган җирнең һәрбер почмагында
Каршылыйлар белем бәйрәмен
Яңгырый сабыйларның шат авазы,
Кулларында - чәчәк бәйләме.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
belem_byrme.docx | 20.39 КБ |
Предварительный просмотр:
Белем бәйрәме
( Зал бәйрәмчә бизәлә, музыка яңгырый. “Бәйрәм бүген” җыры җырлана)
1. Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу?
2. Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
3. Туган җирнең һәрбер почмагында
Каршылыйлар белем бәйрәмен
Яңгырый сабыйларның шат авазы,
Кулларында - чәчәк бәйләме.
4. Әй сентябрь, бу беренче
Көнең бигрәк матур!
Зәңгәр күк гөмбәзен күрче:
Гүя ефәк чатыр.
5. Бүген, мәктәп, сиңа кайттык, сагынып, сөеп,
“Бар фәннәрдән “биш”кә генә укыйк”, - диеп,
Шаулап торган җәйнең ямьле кочагыннан
Яшь тәннәргә яңа куәт – көчләр җыеп.
6. Без атлаган юлларга
Алтын яфрак сибелә.
Чыңлый көмеш кыңгырау,
Дәшеп белем иленә.
7. И мәктәбем!
Шул хыяллар белән,
Кыңгыраулар белән дәшәсең.
Мең кат сагынып,
Мең кат сагындырып,
Каршы ала безне бу мәктәп –
Укытучының елмаюы белән,
Уку елы белән бүләкләп.
8. Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,
Белем ишекләрен ачтың син.
Юлыбызны гүзәл итәр өчен
Якты маяк булып балкыйсың.
Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә”
Алып баручы: Ә хәзер сузне бәйрәмебезнең иң нәниләре һәм иң кадерлеләре – 1 нче сыйныфка укырга керүче балаларга бирәбез.
1 кл. укучы: Чәчәкләр тотып кулга
Без чыктык олы юлга.
Һәркем белә, әлбәттә,
Без барабыз мәктәпкә.
1 кл. укучы: Кичә әни белән бергә,
Әзерләдек сумкамны.
Пеналыма тезеп куйдым
Карандаш һәм ручкамны.
1 кл. укучы: Әтием дә, әнием дә,
Бу көнне бик көттеләр.
Балалардай дуркынланып,
Мине озата килделәр.
1 кл.укучы: Без бит әле быел гына
Мәктәпкә диеп килдек.
Аңарчы көннәр буена
Бакчада йөри идек.
1 кл. укучы: Бүген йөзләр көләч безнең
Күңел сөенә,
Атлыйбыз тәүге адымнар
Белем иленә.
1 кл. укучы: Мәктәпкә озаткан чакта
Әбием кочып сөйде:
Алдынгы булырга тырыш,
Бәбекәчем, берүк, - диде.
1 кл. укучы: Өлкән дуслар шаярталар,
Ә без ачуланмыйбыз.
- Чәчәкләр артыннан, - диләр,
Күренми бит буегыз.
1 кл. укучы: Сезнең алда сүз бирәбез
Бик тырышып укырга.
Бирегезче безгә ачкыч,
Белемнәр сараена.
9. Нәни дусларыбыз! Сезгә үзебездән мирас итеп “Белем йорты” ачкычын тапшырабыз. Әлеге ачкыч сезгә Белем иленә юл күрсәтүче, киңәш бирүче булсын.
10. Авыр вакытларыгызда
Ачкыч ярдәмгә килер,
Гаҗәеп белем иленә
Ул сезне алып керер.
(Укучылар ачкычларын 1 сыйныфка укырга керуче балаларга бирәләр)
Алып баручы:
Балалар! Белем иленең юлларыннан без бергә барырбыз.
Җир йөзендә төрле телдә
Никадәрле китап бар!
Безнең өчен һәрберсе,
Бик кадерле бит алар.
Әмма барлык китапларның
Иң беренче баскычы,
Күңелләргә тәүге булып
Белемгә юл ачучы,
Тирән серләр сараена
Тәүге ачкыч бирүче,
Беренче кат шул сарайга
Безне алып керүче
Тик бер китап. Аңа тиңдәш
Нинди китап бар тагын?
Беләмсез, ул нинди китап?
Балалар: Ул- “Әлифба” китабы.
Жыр:"Без инде хәзер зурлар"
11. Укытучым, безнең йөрәктә
Син тормышка сөю уяттың;
Күңелемдә тулы яктылык
Әйтерсең лә яңа таң атты.
12. Күрәсезме, кояш нурлары
Теләкләр тели сезгә:
Сүнмәс дәрт һәм исәнлек
Йөз еллларга җитәрлек.
13. Хезмәтнең данлыларын,
Таңнарның гел алларын,
Мәрхәмәтле җаннарыбыз,
Яраткан укытучыларыбыз!
14. Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,
Ничек кенә табыйм сүзләрен?
Менә бүген чәчәк бәйләменең
Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.
(Балалар укытучыларга,кунакларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итәләр.)
Җыр: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”
15. Чәчләреңә кунган ак күбәләк,
Шатлык очкыннары йөзеңдә.
Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән
Күбәләккә охшаш үзең дә.
16. Ашкына да, талпына да бүген
Леп-леп типкән нәни йөрәгең.
Озатасың изгеләрдән изге
Сабыйлыкның изге көннәрен.
17. Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,
Белем ишекләрен ачтың син.
Юлыбызны гүзәл итәр өчен
Якты маяк булып балкыйсың.
Алып баручы. Кеше өчен иң изге сүзләр - әти-әни, туган як, мәктәп. Туган җиребезне сагынсак, туган йортыбыз, мәктәбебез күз алдына килеп баса. Мәктәпне уйласак, туган җирне сагынабыз. Әлеге төшенчәләр кешенең йөрәк түрендә һәрчак янәшә булачак. Кая гына барып, кемнәр генә булсак та, без әти- әниебез, туган ягыбыз, туган мәктәбебез үстергән бала булып калачакбыз.
18. Мәктәпләрдә кыңгыраулар чыңы
Хәбәр итәр бүген һәркемгә
Яңа уку елы башлануын
Гүзәл Татарстан җирендә.
19. Әйдә, дуслар, бергә хәбәр итик,
Башлануын уку елының.
Күреп соклансыннар сихри көчен
Җиз кыңгырау чыңының.
20. Яңгырый бүген һәр төбәктә,
Көмеш кыңгырау чыңы.
Мәктәпләргә рәхим ит, син,
Өр - яңа уку елы.
Алып баручы:
Йә, дустым, чылтырат,
Бүгеннән – мәктәпкә,
Бүгеннән – зур юлга!
Хәерле сәгатьтә!
( 1 сыйныф укучысы кыңгырау шалтырата)
Алып баручы:
Кадерле кунаклар, шуның белән “Белем бәйрәме” тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Урок литературного чтения "Тема семьи в русской народной сказке "Белая уточка"
Представлен конспект урока чтения во 2 классе по программе «Начальная школа ХХIвека». Целью урока является анализ сказки, раскрытие темы семьи, добра и зла, воспитание нравственных качеств: дружбы, чу...
Урок литературного чтения В.Белов "Малька провинилась"3 класс УМК "Школа России"
Урок литературногочтения по теме В.Белов "Малька провинилась"составлен с целенаправленным и систематическим использованием приема антиципации для усиления субъектной позиции младших школьников....
тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь"
Тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь" для учащихся 2 класса по УМК"Перспективная начальная школа" можно провести с целью проверки осознанности прочитанного....
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында башлангыч һәм төп гомуми белем бирү арасында дәвамчанлык".
ШМО учителей начальных классов....
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...
Где живут белые медведи? О белом медведе. Развивающее видео
ГДЕ ЖИВУТ БЕЛЫЕ МЕДВЕДИ?...
Белое на белом
Белое на белом...