Белем бәйрәме
методическая разработка (1 класс) на тему

Валиуллина Фардия Рафисовна

Белем бәйрәмендә куллану өчен 1 нче сыйныф укучылары өчен шигырьләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon belem_beyreme.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе          “Күңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Вәлиуллина Фәрдия Рафис кызы,

I квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Сентябрьнең бере ич,

Бүген уку көне ич,

Сикерешеп тордык без

Бит-кулларны юдык без.

Ашап –эчеп киендек,

Шау-шу килдек, сөендек.

Яңа сумканы алдык

Китап – дәфтәрләр салдык.

Чәчәкләр тотып кулга

Без чыктык матур юлга.

Һәркем белә әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә.

Безне котлый әтиләр:

-Бик дәү үстегез,- диләр.

Өйрәтәләр әниләр:

-Әйбәт булыгыз,- диләр.

Дәү әти, дәү әниләр:

-Хәерле юл, хуш,- диләр.

Бик күңелле сөйләшеп,

Шаулашып та, гөрләшеп

Иң беренче мәртәбә

Җыйналдык без мәктәпкә.

Әтием дә, әнием дә,

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып,

 Мине озата килделәр.

Исәнме, и мәктәп!

Сагынып беттенме?

Укырга килгәнне

Зарыгып көттеңме?

Укытучы елмайды,

Миңа туп - туры карап:

-Уку күңелле булыр,

Тик,-ди,-мәктәпне ярат.

Белмим кая басканымны,

Бии-бии йөрим бүген.

Барысы да котлый мине,

Иң шатлыклы көнем бүген:

Мин укырга кердем бүген!

Бүген йөзләр көләч безнең,

Күңел сөенә,

Атлыйбыз тәүге адымнар

Белем иленә.

(Әлифба” китабы бирәләр.)

Бик күп нәрсә белермен мин

Туган илем турында.

Мин бит инде бик зур булдым

Әлифбам бар кулымда.

Хәрефләр өйрәнәбез дә,

Сузләр тезеп уйнарбыз.

Сагынып көткән мәктәпне без

Беркайчан да туймабыз.

Язарга да өйрәнербез,

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тезәрбез без

Тигез, туры юлларга.

Аннары мисал, мәсьәләне

Чишү юлын эзләрбез.

Дәфтәрләрне, көндәлекне

Бишле белән бизәрбез.

Дус, тату, матур яшәүнең

Серенә төшенербез.

Бик тырышып укыганда

Уңышка ирешербезю

Җыр “Без инде хәзер зурлар”

Уйныйлар биттә нурлар:

Әлифба алды куллар.

Мәктәпкә илтә юллар...

Без инде хәзер зурлар!

Сүз ясарга өйрәнербез

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырларбыз, бүләрбез

Төрле санны дәрестә.

Ак кәгазь буйлап үтәр

Безнең тәүге юлыбыз.

Оста эшчеләр итәр

Безне оста кулыбыз.

Бердәм атлап йөрербез-

Талмаслар аяк - куллар.

Бүген мәктәпкә килдек,

Без инде хәзер зурлар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок литературного чтения "Тема семьи в русской народной сказке "Белая уточка"

Представлен конспект урока чтения во 2 классе по программе «Начальная школа ХХIвека». Целью урока является анализ сказки, раскрытие темы семьи, добра и зла, воспитание нравственных качеств: дружбы, чу...

Урок литературного чтения В.Белов "Малька провинилась"3 класс УМК "Школа России"

Урок литературногочтения по теме В.Белов "Малька провинилась"составлен с целенаправленным и систематическим использованием приема антиципации для усиления субъектной позиции младших школьников....

тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь"

Тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь" для учащихся 2 класса по УМК"Перспективная начальная школа" можно провести с целью проверки осознанности прочитанного....

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында    белем   һәм тәрбия бирүдә  дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...

Белое на белом

Белое на белом...