Әлифба бәйрәме чарасы.
план-конспект занятия (1 класс) по теме
Беренче басма русча Әлифба 1574 елда дөнья күрә. Беренче татар әлифбасы 1778 нче елда басылып чыга, ул- русча- татарча була. Димәк, рус балаларын татар теленә өйрәтер өчен барлыкка килгән. Аның авторы- Сәгыйть Хәлфин була. Алга таба әлифбаның авторлары Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вәгыйзов озак еллар буе Арча педагогия көллиятендә укыталар. Алар авторлыгында беренче әлифба дөньяга 1965нче елда чыккан. 2011 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән И.Х.Мияссарова,Ф.Ш.Гарифуллина авторлыгында яңа әлифба чыга.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
lifba_byrme.docx | 96.44 КБ |
lifba_byrme.docx | 96.44 КБ |
Предварительный просмотр:
Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы
Беренче басма русча Әлифба 1574 елда дөнья күрә. Беренче татар әлифбасы 1778 нче елда басылып чыга, ул- русча- татарча була. Димәк, рус балаларын татар теленә өйрәтер өчен барлыкка килгән. Аның авторы- Сәгыйть Хәлфин була. Алга таба әлифбаның авторлары Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вәгыйзов озак еллар буе Арча педагогия көллиятендә укыталар. Алар авторлыгында беренче әлифба дөньяга 1965нче елда чыккан. 2011 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән И.Х.Мияссарова,Ф.Ш.Гарифуллина авторлыгында яңа әлифба чыга.
Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба китабын алганын искә төшерә.Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
“Әлифба бәйрәменә багышланган” сценарий
Максат: Туган телебезгә соклану, горурлык хисләре тәрбияләү,тырышып укуның кирәклеген исбатлау, күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү.
Бурычлар:укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;
аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;
балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;
коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында иҗади бәйләнеш булдыру;
укучыларның образлы, логик фикерләүләрен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләрен тәрбияләү.
Җиһазлау: Әлифба” дәреслеге И.Х Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина (Вәлитова Р.Г., Вагыйзов С.Г.) , «Уку китабы» “Татар теле”, рәсемле әлифба , алфавит , “Туган тел “ җыры, әлифба турында шигырьләр,
проектор, плакатлар “ Рәхмәт сиңа, Әлифба!”, хәрефләр
(Укучылар, ярымтүгәрәк ясап, кунаклар каршына тезеләләр.)
Рәхмәт , кояш
Таң китердең.
Бар дөньяны ялт иттердең
Нурың төште бүлмәбезгә
Җылы, рәхәт һәммәбезгә.
- -Беренчеләр, беренчеләр
-Сез класста ничә кеше?
-Без класста ун кеше
-Сез буласыз унберенче.
-Беренчеләр, беренчеләр,
-Нинди көн бу беләсезме?
-Әлифба бәйрәменә,
-Без җыелдык күрәсезме!
Кадерле укучылар, хөрмәтле әти- әниләр, килгән кунаклар ! Бүген бездә зур бәйрәм- “Әлифба бәйрәме” Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез, әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәм. Әлифба бәйрәме – укучыларның ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез.Әлифба сезне дус, тату булырга өйрәтте.Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур. Хәзер сезнең нәни балаларыгыз чын укучы булдылар.Бәйрәм котлы булсын!
-Белем иленә юл салучы китап.
бергә : -Ул минем әлифба китабым!.
-Үзе матур булу белән бергә күңеле дә китап.
бергә: -Ул минем әлифба китабым!
-Безне дус, тату булырга өйрәтте.
бергә: -Ул минем беренче китабым.
Әлифба, син алып кердең
Безне белем иленә.
Тырышлык та , ялкаулык та
Шушы илдә беленә,-
(Җыр:”Әлифба” Л.Хәйретдинова көе, З.Туфайлова сүзләре)
Әкият сәхнәләштерү
Куян керә Хәерле иртә, күзләрем (күзләрне сыйпау)
Уяндыгызмы? (биноколь ясау)
Хәерле иртә, колакларым (колакларны сыйпау)
Уяндыгызмы? (кул учларын колакларга кую)
Хәерле иртә,кулларым (кулларны сыйпау)
Уяндыгызмы? (кул чабу)
Хәерле иртә, аякларым (аякларны сыйпау)
Уяндыгызмы? (аяклар белән тыпырдау)
Хәерле иртә, кояш ( уң кулны сул кул аркасына куеп , бераз авыштыру)
Мин уяндым (башны бераз янтайтып, елмаю) -Исәнмесез дусларым! Нихәл тиен дустым.
Тиен : - Куян син болай ашыгып кая барасың?
Куян: Әтнә районы Күәм урта мәктәбенә. Анда бүген 1нче сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме икән.Нәни укучыларны да , җәнлекләрне дә чакырганнар ди.Әйдә минем белән.
Төлке: -Дусларым, тәмлеләрем. Сез кая киттегез болай? Калын урманда мине үземне генә калдырып китмәгез, миңа бик күңелсез булыр.
Куян: - Мәктәпкә, әлифба бәйрәменә барабыз.
- Сез анда нәрсә эшлисегез соң?
-Җырлыйбыз, укыйбыз, биибез.Матур шигырьләр сөйлибез.
-Төлке дус, киттек бәйрәмгә.
-Вакыт үткәреп йөрмим әле.Мин компьютер да гына уйныйм.Их, бик рәхәт бит анда, уйныйсың да уйныйсың, укыйсы да юк, дәрес тә хәзерлисе юк.
-Син укый да белмәгәч алга таба компьютерда башка уеннарны ничек уйнарсың соң?
-Әйе шул, менә бер уенны уйный алмыйм.Анда хәрефләр язасы икән.Әйдәгез мине дә ияртегез әле үзегез белән. Бәлки азрак өйрәнермен.
Җәнлекләр урман мәктәбендә Аю белән очрашалар.
-Менә минем дусларым да килгән икән. Без бергәләп бәйрәмгә барырбыз.Без сезнең белән туган телебездә укырга, язарга,җырларга өйрәндек.Ә сез нинди шигырьләр беләсегез соң?
Куян
Әлифбадан утыз тугыз
Хәрефне мин өйрәндем.
Җырлар итеп җырладым да,
Шигырь итеп сөйләдем.
Тиен
Хәреф безгә юлны ачты
Әкиятләр иленә.
Шигырьләр һәм хикәяләр
Өйрәндем мин тиз генә.
Төлке (иренеп кенә)
Сәнгатьле итеп сөйләргә, аңлаешлы укырга,табышмаклар чишәргә өйрәнермен мин дә .
Аю: Тик дусларым Әлифба китабы юкка чыккан әле бит.Ничек кенә төлке дуска табып әлифбаны өйрәтергә икән? Әле әлифба китабын мәктәп тә дә дусларыбыз көтә дер.Бүген бит аларның бәйрәме.
Исемсез китап керә.
Куян: Исәнме китап дус! Син ни өчен бик күңелсез? Берәр кайгың бармы әллә?
Китап: Мин исемемне югалттым.Тәртисез малай минем битләремне ертты, әллә кая яшерде.Типкәләде, ә хәрефләрем үзеннән-үзе юкка чыкты.
Бергә: Елама, дустым! Кайгырма, китап дус. Без сиңа ярдәм итәрбез.Шулаймы, дуслар?
Төлке: Мин, мин урман аланында бер өй күргән идем.Ә аның янында хәрефләр дә чәчелеп ята бугай.Бәлкем шунда дыр алар. (Үзе бик куркып кына әйтә)
Куян: Терем, теремок.Теремокта кем яши? Абау, бу нинди хәреф? (Куян Ә,Л хәрефләрен таба һәм теремокка керә.Ә анда беркем дә булмый.)
Тиен :Терем-теремок,теремокта кем яши?
( Тиен шул вакыт И, Ф хәрефләрен таба һәм куян янына өйгә керә) Аю Б,А хәрефен таба
-Нинди тәртипсез бала яшерде икән бу хәрефләрне.Бу баланың бер дә укыйсы килмәгән икән.Ничек итеп китапны ерткан.Бу бик начар бала.
Төлке качып, посып кена керә. Дусларым, мине гафу итегез.Мине Кирлемән котыртты. Ул ялкау, тәртипсез малайлар белән генә дус була икән.Мина китапны укымаска кушты. Мин ерттым ул китапны.Менә үзем белән Исемсез китапны да алып килдем.Мине гафу итегез, мин алай бүтән эшләмәм.Кирлемәнне яңадан җир астына күмеп куйдым.Ә хәзер хәрефләр зинһар үз китабыгызга кайтыгыз.
(Хәрефләр тезелеп басалар һәм ӘЛИФБА сүзе килеп чыга)
Әлифба китабы: Менә бит минем исемем! Исемемне таптым! Нинди зур шатлык! Әйдәгез бергәләп мәктәпкә бәйрәмгә ашыгыйк.Анда минем турында бер бик матур җыр башкаралар бугай.
Җыр “Әлифба”
Кем зирәк, тапкыр икән?
Сынап карыйк, әйдәгез!
Сез җавабын табыгыз,
Без шигырьләр әйтәбез.
“Ә” хәрефе: Кая барсаң күз алдында
Һәрчак күңелдә яши!
Ул – безнең иң якын кеше
Ул кеше – безнең ........ ( әни)
“Л” хәрефе: Өйрәндегез күп хәрефләр
Тырышып, тирләр түгеп.
“Л” хәрефенә башлана
Кайсыгызның исемнәре ( Ландыш, Ләйлә,Лилия, Ленар........)
“И” хәрефе: И хәрефе ипи дә бар
Бар ул ил һәм Иректә
И хәрефе икелегә,
Укымаска.......( өйрәтә)
“Ф” хәрефе: Кошлар- безнең дусларыбыз,
Алар оча һәркайда,
Китерәләр агачларга,
Басуларга күп......( файда)
“Б” хәрефе: Бүре диләр, бүре диләр
Нинди була ул бүре.
Явыз булса да бүре
Ул урман..... ( санитары)
“А” хәрефе: Охшаган ул ракетага,
Ул басуда багана
Аны белә һәрбер бала
Алфавитны башлый ич.....(А)
Укытучы: Кадерле укучылар, әти-әниләр әйдәгез бергәләп таралган хәрефләр, сүзләр ярдәмендә алфавитны дөрес итеп урнаштырыйк әле.
(Укучылар алфавит төзи А,ә,б,в,г,д,е,ң,з,и,й,к,л,м,н,ң,о,ө,п,р,с,т,у,ү,ф,х,һ,ц,ч,
ш,ы,э,ю.я, Ата–аналар алфавит тәртибендә сүз төзи М-н: ат, әти, бала,врач...........)
Әлифба китабы.- Булдырдыгыз, мең, мең рәхмәт сезгә.
Бергә
Һәммәбезнең үз урыны
Барыбыз да кирәкле.
Безне “Әлифба “ китабы
Дус булырга өйрәтте.
1 укучы сөйли Айдар Хәлим Биктырыш җыры
..Әй Әлифба, Әлифба!
Утта янмас атлы син,
Һәр халыкка якын син,
Шуның белән хаклы син,
Әй Әлифба, Әлифба!
Синдә – күңел ачкычы,
Синдә – белем баскычы.
Туган телем – гомерлек,
Мәңге балкып торырлык,
Әй Әлифба, Әлифба!
2 укучы сөйли. Әлифба
Әлифба, әлифба беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә – зур бәйрәм шикелле.
Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең
Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен.
Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде,
Сүз төзе укуы кызыклы ,күңелле!
Әлифба,әлифба китәсең бит инде
Җыр итеп җырлыйбыз иң соңгы битеңне.
Җыр “Алфавит”
Әлифба китабы.
Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә,
Әлифбаны нык үзләштергәнгә.
Белем сараен керергә ачып,
Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч
Нәни дусларым, шуны белегез,
Фәкатъ әлифба, белемгә нигез.
Укучы сөйли
Әлифба тормышта
Беренче баскычым.
Син белем дөньясын
Ачучы ачкычым.
Өйрәттең син миңа
Хәрефләр төзергә
Тылсымлы хәрефләр
Әйләнде сүзләргә.
Бергә
Хәрефләрне белгәч, укуы рәхәт.
Рәхмәт әлифба, сиңа зур рәхмәт.
1 бала Әлифба – иң якын дус.
2 бала Әлифба – иң яхшы китап.
3 бала Әлифба – иң яхшы җыр.
(Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” М.Пляцковский сүзләре, В.Шаинский көе башкарыла)
Тылсымчы керә.Ул үзе белән Татар теле һәм Әдәби уку китапларын , дәреслек геройлары Әминә, Әмир, саескан, керпе, ябалакны да иярткән.
(1 сыйныф өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнә, яңа стандарт таләпләре буенча төзелгән.Анда тел дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне көндәлек тормышта гамәли яктан куллана белүгә аерым игътибар бирелгән. Дәреслек укучылар алган белемнәрнең ныклылыгы дигән традицион принцип белән бергә үстерелешле укытуны алга куеп эшләүне күздә тота.)
- Исәнмесез, минем нәни дусларым! Кемнәр авырлыктан качмый, яратам мин шуларны.Кемнәр тырышып укый, дөрес һәм матур яза, тәртипле һәм эштә җитез.Кемнәр өлгер,сәләтле, булыша ала безгә, шулар минем дусларым.Мин бүген сезнең яңга үземнең дусларым белән килдем.Алар сезгә үзләренең киңәшләрен бирерләр, кирәк чакта ярдәм итәрләр.Сез дә аларга теләп ярдәм итәрсезме?
Әдәби уку кулында шкатулка. Укучыларым менә сезгә миннән бүләк.Дәрестә сез бу предметлар белән эшләрсез.(Лупа, “Рамка”)
-Менә сезгә тагын нәни генә бер кояш бүләк итәсем килә. Ул җиргә ни бирә?
-Яктылык, җылылык, күңелне күтәрә.
Сез дә кояш шикелле үзегездәге җылылыкны һәр кешегә бирегез.Шат күңелле булыгыз.Минем дәреслектәге геройлар белән бергә яшәгез, уйланыгыз, эзләнегез.(Кояш өләшеп чыга)
Укымышлы ябалак. Дусларым, нәниләрем. Мин үземнең бүлектә сезне сезне Япон халкы шигырләре белән таныштырырмын.Ә сез үзегезнең туган ягыгызны беләсезме? Ә хәзер минем сорауларыма да җавап биреп карагыз әле.
1. Казан кайсы республиканың башкаласы?
2. Татарстандагы зур шәһәрләрнең исемнәрен атагыз.
3. Татарстан аша агучы берничә елга исемен әйтегез.
4. Татарстан Республикасы президентының исем һәм фамилиясен әйт.
5. Татарстанда нинди газета һәм журналлар нәшер ителә?
( “Салават күпере “ “Сабантуй” “Көмеш кыңгырау “ “Сабыйга “.)
Белдекле Керпе: Без бергәләп төрле тылсымлы әкиятләр укырбыз.Ә Сез нинди әкиятләр беләсез? Минем дә сорауларга җавап бирегез әле.
1. Су анасының алтын тарагы кайда төшеп калган?
2.Бабай нәрсә чәчкән?
3.Торна белән Төлкенең дуслыгы ни өчен беткән?
4.Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган?
5.Куян кызы ни өчен авырткан?
Татар теле . Исәнмесез нәни дусларым.Сезне күрүемә мин бик шат.Сез инде белемле, укымышлы укучылар. Берегез куян сүзен язып бирегез әле. КУЯН . Укучылар кайсы сузык хәреф ике авазны белдерә Я (йа, йә) Куян сүзендә ничә аваз, ничә хәреф? (4 хәреф, 5 аваз) Менә куянны аю куркытты да ул үзе белән К хәрефен алып китте.Нинди сүз калды соң? УЯН. Сез уян дип кычкыргач умарта йокысыннан уянып очып килде.Ой-ой сездә бик суык дип үзе белән У хәрефен алып китте.Нинди сүз калды соң? ЯН. Әллә урманны яндыралар дип тиен чабып килде дә, миңа озын баскыч кирәк дип Н хәрефен алып китте. Я хәрефе үзе генә калды, аңа бик күңелсез бит балалар. Әйдәгез бергәләп “Баскыч” уены уйныйбыз. Я хәрефе (йа-авазы) кергән сүзләр төзегез әле.
яз яна кояш ябалак ялкаулык ( баян яшен яшел куян)
Бик яхшы дусларым. Менә тагын сумкамда сезгә дип алып килгән хәрефләр буталган .Аларны тәртип буенча төзеп сүзләр ясап карагыз әле.
МКТПӘӘ БЛМЕЕ ЧШМСИӘЕ
Әмир ( дәреслек герое) - Уф-ф! Килеп чыкмый.
Әминә: Әниләр, әтиләр сез бу биремне үтәргә булышыгыз әле.
( МӘКТӘП, БЕЛЕМ, ЧИШМӘСЕ,)
Әминә: Шул сүзләрдән нинди мәкаль төзеп була?
Әмир: Мин белмим.
Әминә: Балалар, ә сез беләсезме?
“ Мәктәп – белем чишмәсе.”
Әминә: Мәкальнең мәгънәсен аңлатыгыз.
Татар теле дәреслеге
Укучылар мине яратып ! Битләремне ертмагыз! Белемле булыгыз!
Китап –ярдәмчең синең,
Дустың, киңәшчен синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы
Кадерлә китапны.
Ялгышны төзәтергә бит
Беркайчан да соң түгел!
Ялкауланмый, күңел биреп
Өйрәнегез татар телен.
Укучылар
Сезнең алда сүз бирәбез
Тырыш булырга,
Ялкауланмаска,
Артта калмаска
Икеле алмаска
“Биш”кә укырга.
Укучы
Әле күп укымасак та
Туган телне беләбез.
Бу Тукай абый бүләге
Кадерле җыр диябез.
Балалар, кунаклар “И туган тел, и матур тел” җырын башкаралар.
Укытучы ,Укучылар, әти-әниләрегез сезне дә бүгенге бәйрәм белән котлап бүләкләр алып килгәннәр. (Сүз әниләргә бирелә.Бүләкләр тапшырыла.)
Методик ярдәмлек
1. Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вагыйзов. “Әлифба”. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010нчы ел.
2. И.Х.Мияссарова , Ф.Ш.Гарифуллина,Р.Р.Шәмсетдинова. “Әлифба” .Казан, “ Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел.
3. Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел.
4. И.Х.Мияссарова,Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова. Әлифба. Методик кулланма. Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел.
5. Татар теле И.Х.Мияссарова, Ч.М.Харисова, Мөстәкыйль эш дәфтәре И.Х.Мияссарова, Ч.М.Харисова. Методик кулланма И.Х.Мияссарова, Ч.М.Харисова,

По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әлифбаны озату кичәсе
Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...
Рәхмәт сиңа, Әлифба.
“Рәхмәт сиңа, Әлифба” Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген” җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы. Күтәренке күңелле...
Әлифба бәйрәме
Әлифба бәйрәме 1класс...
Педагогларның тәҗрибә уртаклашу чарасы буларак мастер- класс үткәрү.
Мастер-класс эшен оештырганда бердәм максат билгеләнә. Мастер-классның үз структурасы бар : яңа белемнәр кертү. ныгыту, рефлексия....
ӘЛИФБА, ӘЛИФБА!
Гомуми белем мәктәпләренең I классларында һәр елның ноябрь, декабрь айларында Әлифба бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмгә әзерлек уку елы башыннан ук алып барыла, һәр хәрефкә карата ши- гырьләр, җырлар,...
2 нче сыйныфта физкультура дәресендә балалар белән уздырылган спорт чарасы Тема: "Сәламәтлек-зур байлык” .
Укучыларда, Сәламәт яшәү рәвеше” программасын тормышкаашыру максатыннан,үзләрен һәрьяклап үстерүгә,физик культура белән актившөгыльләнүгә ихтыяҗ тәрбияләү,аларның ихтыяр көчләрен,сәламәтле...
Мәктәп күләмендә уздырылган "Әдәби марафон" проектын йомгаклау чарасы
1-20 декабрь көннәрендә мәктәбездә үткәрелгән әдәби марафонны йомгаклау чарасы...