23 февраля-День защитников Отечества
материал (4 класс) по теме
Литературный монтаж ко Дню защитников Отечества для начальных классов сельской местности.В деревнях в каждом классе по 5-7 учеников.Поэтому у нас мало стихов.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
23fevral.doc | 31.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә
“Туган ил сагында”
Туган ил сагында
Бәйрәмгә әтиләр, бабайлар чакырыла. Класс бүлмәсенә батырлык, тынычлык, Туган ил турында мәкальләр язылып эленә.
А.б. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, зур уңышлар телибез.
1 нче укучы: бүген 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. Бу батырлар һәм кыюлар көне. Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган.
2 нче укучы: Еракта-еракта тора,
Минем абый сакта тора.
Әни эштә чакта тора,
Әти юлда чакта тора,
Мин уйнаган чакта тора,
Син йоклаган чакта тора!
3 нче укучы: Телевизор да карамый,
Читкә карарга ярамый,
Чиккә генә карап тора,
Дошман килеп кермәсен ди,
Безнең серне белмәсен, ди.
4 нче укучы: Әниләр эштэ булганда,
Берүзең генә калганда,
Түгел өйне саклап тору
Бу бит-илне саклап тору!
5 нче укучы: Еракта-еракта тора,
Минем абый сакта тора.
Сакта һәр-һәр чакта тора.
Әйтмим кайсы якта тора
Син үзең дә сорап торма,
Бусы-хәрби сер!
6 нчы укучы: Без дә, үскәч, Ватанны саклаучылар сафына басарбыз.
7 нче укучы: Минем бабай-капитан,
Германиядән кайткан,
Утлар-суларны кичкән,
Берлинга барип җиткән.
8 нче укучы: Фашистларны җиүгән ул,
Сугышны бетергән ул,
Инде бөтен кешегә
Тынычлык китергән ул.
Диүгезчеләр биюе башкарыла.
9 нчы укучы: Булмасын ул, булмасын,
Кирәкми безгә сугыш!
Булмасын бер куркыныч,
Булсын бөтен ил тыныч.
“Һәрвакыт булсын кояш” дигән җыр башкарыла.
Бер укучы Г.Нәбиуллинның “Армиядә бер көн” дигән шигырен сөйли.
10 нчы укучы: Узган буын мирас биргән кебек,
Йөрәкләрдә мәңге калырлык,
Без яшибез эшебез булсын диеп,
Килер буын искә алырлык.
“Кояшлы ил безнең ил” җыры башкарыла.
А. б. : Кадерле кунаклар!Без сезгә-илебез сакчыларына рәхмәт белдерәбез. Сезгә олы хөрмәт йөзеннән балаларның үзләре ясаган бүләкләрен кабул итеп алыгыз.
Әкрен генә көй яңгырый, Балалар әтиләренә, бабайларына бүләкләрен тапшыралар.
“Матур булсын” җыры башкарыла.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
23 февраля - День защитника Отечества.
Дорогие друзья, сегодня мы собрались, чтобы встретить наш государственный праздник......
Занятие кружка «Юный патриот» по теме «23 февраля – День защитника Отечества»
Занятие кружка внеурочной деятельности по военно - патриотическому направлению....
Презентация: 23 февраля- День защитника Отечества.
Материал может быть использован для проведения классного часа, посвященного Дню защитника Отечества....
23 февраля- День защитника Отечества. Открытка для папы.
Познакомить с историей возникновения праздника "День защитника Отечества". Объяснить значение слова "Отечество" и "Красной звезды"...
23 февраля – День Защитника Отечества
Внеклассное мероприятие для 2 класса, на которов происходит знакомство с историей праздника, развиваются патриотические чувства , воспитываются чувства гордости за защитников нашей Родины....
23 февраля – День Защитника Отечества
Внеклассное мероприятие для 2 класса, на которов происходит знакомство с историей праздника, развиваются патриотические чувства , воспитываются чувства гордости за защитников нашей Родины....
Классный час"23 февраля-День защитников Отечества""
Учить детей знать и помнить прошлое нашей Родины...