Табышмаклар иленә сәяхәт
материал (4 класс) по теме
4 сыйныфлар өчен уен-дәрес. Балаларның белем, күнекмәләрен үстерү
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Табышмаклар иленә сәяхәт | 29.19 КБ |
Предварительный просмотр:
Табышмаклар иленә сәяхәт
Татартеле һәм әдәбият укытучысы
Габдуллина Гузәл Дамир кызының эше
Максатлар
- Белем бирүче. Балаларны халык авыз иҗатының бер төре – табышмаклар белән кызыксындыру. Табигать яшәешен танып белергә өйрәтү. БашкалабызКазан турында төрле мәгълүматлар алмашу.
- Үстерүче. Логик фикерләүләрен үстерү. Зирәклек, тапкырлык сыйфатларын үстерү, камилләштерү.
- Тәрбияви. Табигатькә, туган якка, башкалабыз Казанга карата мәхәббәт тәрбияләү. Үзеңнең командаң өчен сөенү, ярышта гадел булу.
Формасы: уен
Җиһазлау: “Табышмаклар кичәсенә рәхим итегез!” дигән плакатлар, укучылырның рәсемнәреннән күргәзмә, “Тапкырлар”, “Зирәкләр” дигән язулар, эмблемалар, китаплар күргәзмәсе.
Уен барышы
- Кереш әңгәмә.
- Исәнмесез, укучылар! Бүгенге кичәбезне башлыйбыз. Без сезнең белән Татарстан республикасында яшибез. Татарстанның теләсә кайсы ягыннан карасаң күреп туймастай, йөрсәң, йөреп арымастай урыннар аз түгел. Аның табигате бик төрле-төрле. Бездә калын урманнар да, тигез далалар да бар. Кечкенә инешләр дә, тау асларыннан чылтырап аккан салкын чишмәләр дә үз урыннарында бик матур.
Безнең якларның климаты да бик ягымлы һәм уртача гына. Кышлары чамасыз салкын түгел, җәйләрен хәтта челлә вакытында да түзмәслек эссе булмый. Габдулла Тукай үзенең туып үскән Казан арты, Кырлай яклары турында бик яратып, үз итеп әнә ничек җылы сүзләр язып калдырган:
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава:
Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.
Шушы сүзләр, гомумән, бөтен Татарстаныбызга туры килә. Ләкин, шул ук вакытта без үзебезнең таш калабыз яки башкалабыз Казан турында да онытыргы тиеш түгелбез, Казанның истәлекле урыннарын яки архитектура һәйкәле сурәтләнгән урыннарын белергә тиешбез.
2.Төп өлеш.
Без бүген табышмаклар кичәсенә җыелдык. Бу – көч сынашу уены. Кем тапкыр, кем зирәк, шул җиңзр тизрәк. Алда зур көрәш тора. Хәрәмләшмик, алдашмыйк, каршы яктан калышмыйк. Бу кичә табигатькә һәм, әлбәтта. Башкалабыз Казанга багышлана.
Димәк, хәзер без сезнең белән “Табышмаклар иленә” сәяхәткә чыгабыз. Уңышлы сәяхәт сезгә, укучылар!
Бүгенге ярышта ике команда катнаша. “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар”. Ә хәзер сүз аларга бирелә.
I капитан: Без “Зирәкләр”дән сезгә – “Тапкырлар”га сәлам. Зирәкләр хор белән түбәндәге сүзләрне кабатлый:
Без, зирәкләр тормышта
Иң кирәкләр, кирәкләр.
Эһ! Дигәнче уйлыйбыз,
Шуңа инде без менә
Коллективта терәкләр.
II капитан: “Тапкырлар”дан “Зирәкләр”гә күп сәлам! Такрыклар торып баса һәм хор белән:
Тапкырлар без, тапкырлар,
Юк без йөрмәгән юллар.
Юк без белмәгән табышмак,
Әйдә, дустым, әйтеп бак!
Алып баручы ике командага мөрәҗәгать итеп: я, хәерле сәгатьтә!
Табышмаклар әйтәбез,
Тапкырлар һәм зирәкләрдән
Дөрес җавап көтәбез.
Зирәкләргә.
- Кырлар буш кала
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана
Бу кайчан була? (Көз көне)
- Ул булса, көн була,
Ул булмаса, төн була. (Кояш)
- Ак кына, вак кына,
Ак мамык сымак кына.
Югала, юк була,
Учта тотсаң чак кына.(Кар бөртекләре)
- Ишектән керә, түргү менеп утыра. (Суык)
- Үсә койма буенда,
Гел чагудыр уенда.
Уты да юк – яндыра,
Корт чаккан эз калдыра. (Кычыткан)
- Чакырдылар, дәштеләр,
Барган идем – качтылар.(Яңгыр)
Тапкырларга
- Һәр җир карланган,
Сулар бозланган.
Уйный җил-буран
Бу кайчан була?(Кыш көне)
- Лампа түгел яктырта,
Мич түгел җылыта.(Кояш)
- Канатсыз оча,
Аяксыз чаба.
Тышта өелә,
Өйдә җәелә.(Кар бөртекләре)
- Кышын ята таштай,
Язын чаба аттай. (Боз)
- Утырабыз урманда,
Ап-ак эшләпә киеп.
Киптерә дә, кыздыра да
Кешеләр безне җыеп. (Гөмбә)
- Яшел шәлен ураган,
Үзе кигән ап-ак тун,
Үзе бөдрә – чәче юк.(Каен)
Алып баручы. Ә хәзер башкалабыз Казанга багышланган уен-табышмаклар, башваткычлар.
- Әгәр баш хәрефтән язсаң,
Булам башкала.
Юл хәрефе белән язсаң,
Пешерәм аш кына.(Казан, казан)
- Беренче ике иҗеге – шәһәр исеме,
Өченчесе - сыеклык.
Бергә кушып әйтсәгез,
Елга исеме табарсыз.(Казансу)
- Мәскәүдә берәү дә юк, Казанда икәү. Ул нәрсә?
(“а” хәрефе)
- Мәскәүдә һәм Казанда юк, Татарстанда бар. Ул нәрсә?
(“р” хәрефе)
- “Казан” сүзенең бер хәрефен алмаштырсагыз, нинди күл исеме килеп чыга? (Казан-Кабан)
- Казан башында нәрсә бар? (“К” хәрефе)
- Казан артында нәрсә бар? (“н” хәрефе)
- “Казан” сүзендә нинди сүзләр яшеренгән?
(Азан, каз, кан, наз, аз, ак, ана)
- Озын сүздән кыска сүзләр кем күбрәк төзер?
Башкала – (баш, кала, каш, бака, каба, бал, бак, аш, бала, лак)
III. Югалган сүзләрне табыгыз
- Казан каласы – таш кала,
Күп калага - ... кала;
Дусты өчен егет кеше
Авыр эшләр башкара.(баш)
- Уфа – Казан юлларының,
Баганалары чыршы;
Башларыңа моңнар төшсә,
Син дә булырсың... (җырчы)
- Әти әйтә, китаплар, ди
Бик күркәм эшләр башкара,
Кайда гына торсак та, ди,
Казан безгә - ... (башкала)
- Кайлардан килә икән җил
Чәчәкләр арасына?..
Кырлайдан килә микән ул
... каласына (Тукае)
- Йолдызлар йөри һавада,
Ял итә җирдә ...
Бер егет килә урамнан
Кечкенә өйгә табан. (Казан)
- Агыла да болыт агыла
Таулар аша Казан ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә...
Нәрсә әйтер туганнарыма?! (яңгыр)
Викторина
- Татарстанның башкаласы - ... (Казан)
- Манара - ... (Сөембикә, Спас һ.б.)
- Югары уку йорты - ... (университет, академия, институт)
- Музей... (Дәүләт музее, сәнгать музее, С.Сәйдәшев, Б.Урманчы, Г.Тукай, М.Җәлил музейлары)
- Журнал - ... (“Мәгариф”, “Казан утлары”, “Татарстан”, “Салават күпере”, “Сөембикә” һ.б.)
- Газета - ... (“Шәһри Казан”, “Сабантуй, “Казанские ведомости”, “Татарстан яшьләре”, “Юлдаш”)
- Һәйкәл - ... (Муса Җәлил, Габдулла Тукай, А.Пушкин, Ф.Шаляпин )
- Фабрика - ... (“Заря” кондитер фабрикасы, “Аромат” парфюмирия фабрикасы, “Киемнәр” тегү фабрикасы)
- Елга - ... (Идел, Казансу)
- Күл - ... (Кабан, Аккош күле)
- Театр - ... (Г. Камал, М. Җәлил, К.Тинчурин исемендәге, Казан курчак театры)
Йомгаклау
Бүген без ел фасыллары, җир-сулар, үсемлек, һава-климат турында табышмаклар әйтештек. Һәм әлбәттә, күп өлешен Нурлы Казаныбызга багышладык. Казаныбызга багышланган җырлар турында да белеп киттек. Аның күренекле җирләрен атап үттек. Һәм бу безгә бик нәрсәләрне белергә, белемебезне арттырырга ярдәм итте.
Укучыларыбызга катнашканнары өчен бик зур рәхмәтне җиткерәбез!
Жюри нәтиҗә ясый. Җиңүчеләр бүләкләнә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Һөнәрләр иленә сәяхәт.
“Һөнәрләр аланына сәяхәт” исемле класстан тыш чара. Шулай ук презентация да тәкъдим ителә....
Математика иленә сәяхәт
план конспек по математике для 1 класса...
“Кызыклы грамматика” иленә сәяхәт.3нче сыйныф.
Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау.Максат: дәрестә сүз төркеме турында алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту өстендә эшләү;Укучыларның сөйләмен төзекләндерү һәм фикер йөртү сәләтен үстерү;Та...
"Хәрефстан иленә сәяхәт"
Әлифба бәйрәме...
Табышмаклар
3 нче сыйныфта Әйләнә - тирәдән "Кеше организмы" темасын йомгаклаганда файдаланырга була...
"Табышмаклар иленә сәяхәт"
Максат: халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар турындагы белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү: укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү; балаларда тапкырлык, җитезлек, зирәклек кебек...
Татар халык табышмаклары
Табышмак — күмәк эчендә берең әйткәннең мәгънәсен икенче кешедән чишелешен таптыру өчен генә башкарыла торган фольклор. ...