Светофорда кунакта!
план-конспект занятия по теме
Бу бәйрәм ярыш формасында.Балалар юл йөрү кагыйдәләре һәм светофорның үзе белән танышалар.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
svet.doc | 42.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Әлмәт муниципаль районы мәктәпкәчә мәгариф белем бирү учреждениясе гомумүстерешле-58 нче”Шаян нәниләр” балалар бакчасы
ИКЕНЧЕ КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ БУЕНЧА СПОРТ УЕН КИЧӘСЕ ( әти – әниләр өчен ачык шөгыль)
ТЕМА: Светофорда кунакта.
Физкультура җитәкчесе: Боромотина Р. Д.
Тәрбияче: Кирамова Г.М.
Тема: « Светофорда кунакта».
Максат: балаларны светофор белән таныштыру; аның яшел, сары, кызыл сигналлары турында аңлату; светофорның яшел уты янгач кына хәрәкәт итәргә кирәклеген өйрәтү; юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту; балаларда игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.
Ярдәмлек: уенчык светофор, юл сүрәтләнгән сюжетлы рәсемнәр, юл билгеләре, уен өчен руль, кызыл, сары, яшел төстәге түгәрәкләр, уенчык машина, кәрзиннәр, кызыл, сары, яшел төстәге кечкенә туплар.
Шөгыль барышы. ( Музыка астында тәрбияче артыннан балалар физкультура залына атлап керәләр һәм бер рәткә тезеләләр). Тәрбияче: Балалар, мин сезгә хәзер табышмак әйтәм, ә сез аны игътибар белән ныгытып тыңлагыз һәм дөрес җавап бирергә тырышыгыз. Юл чатында тора бер батыр, Күзләре төрле-төрле, Берсен ача, берсен йома- Аны белә һәрбер бала. Балалар: Светофор. Тәрбияче: Әйе бик дөрес. Ә сезнең аның белән танышасыгыз киләме? Балалар: Әйе. Тәрбияче: Алай булгач, әйдәгез, бергәләп светофорга кунакка барабыз. Барасыгыз киләме? Балалар: Әйе. Тәрбияче: Моның өчен безгә машинага утырырга кирәк. Машинаны карыйк әле, төзек микән? Балалар карагыз әле, машина тәгәрмәченең тыны юк икән, әйдәгез тын кертәбез. Насосны алдык ш-ш-ш-ш-ш-ш. Тын керттек хәзер бензин салырга кирәк. Бензин багын ачабыз чик-чик-чик-чик-чик-чик. Хәзер бензин агызабыз с-с-с-с-с-с. Бензин багын ябабыз чик-чик-чик-чик-чик-чик. Машинага утырып киттек. ( машина тавышлары чыгарып, бүлмәне бер тапкыр әйләнеп чыгалар да, светофор турында җыр җырлыйлар, шул вакытта светофор керә). Светофор: Урамнарны күзәтеп, урамнарны кисәтеп, Һәрвакыт сакта торам мин. Кузгалма!-ди кызыл күз, Сабыр!-дия сары күз, Ярый!-дия яшел күз. Исәнмесез, балалар! Балалар:Исәнме, светофор! Светофор: Балалар, мин машиналарга, җәяүлеләргә юл күрсәтүче. Минем өч күзем бар: кызыл, сары, яшел. Ул утлар бөтенесе берьюлы янмыйлар, бер-бер артлы яналар. Ә сез беләсезме, бу төсләр нәрсәне аңлата? Кызыл ут? Балалар: Юл аша чыгарга ярамый. Светофор: Ә сары ут? Балалар: Юл аша чыгарга әзерләнергә куша. Светофор: Ә яшеле нәрсә дия? Балалар:Юл аша чыгарга ярый дия. Светофор: Бик дөрес, беләсез икән? Ә сезнең минем белән уйныйсыгыз киләме? Балалар: Әйе. Светофор: Башлыйбыз алайса. Беренче уен: “ Автомобиль һәм чыпчыклар” дип атала. Сез чыпчыклар буласыз һәм очып йөрисез, ә машина килгәндә ояларга качасыз, машинага тапталырга тырышмагыз. Молодцы, балалар, булдырдыгыз. Икенче уеныбыз: “ Урыныңны эзләп тап”. ( урындыкларга төрле төстәге гиометрик фигуралар кисеп ябыштырылган һәм балаларга да урындыктагы кебек фигуралар таратыла. Балалар шул фигуралар ярдәмендә үз урыннарын эзләп табарга тиешләр.) Өченче уен: “ Өч төс”( идәнгә өч төстәге туплар таратыла һәм балалар әти- әниләренең ярдәме белән аларны өч кәрзингә аерып салырга тиешләр). Дүртенче уен: “ Светофор”( тәрбиче кулында кызыл, сары, яшел төстәге түгәрәкләр. Ул аларны алмаштыра - алмаштыра бер – бер артлы күтәрә, а балалар аңа карап хәрәкәтләр ярдәмендә дөрес итеп күрсәтергә тиешләр. Кызыл төскә – туктап бармак янарга, сарыга – кул чабарга, яшелгә – атлап барырга тиешләр). Светофор: Молодцы, балалар! Булдырдыгыз. Сезгә минем белән уйнавы ошадымы? Балалар: Әйе. Светофор: Балалар, мин өйрәткәннәрне онытмагыз, юлда йөргәндә һәрвакыт игътибарлы булыгыз! Балалар:Ярый, светофор. Тәрбияче: Бик зур рәхмәт сиңа, ә хәзер безгә балалар бакчасына кайтырга кирәк. Светофор: Тагын кунакка килегез! Балалар: Ярый. Тәрбияче: Машинабызга утырыйк та киттек.( шөгыль башлангандагы уен уйнала Һәм музыка астында балалар физкультура бүлмәсннән чыгып китәләр, ә светофор аларны кул болгап озатып кала).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ел фасыллары бездә кунакта
2 класста " Ел фасыллары бездә кунакта"- әдәби уку дәресе....
Табигатьтә кунакта.Әйләнә-тирә дәресе.
2 класста "Табигатьтә кунакта" темасына әйләнә-тирә дәресе...
Әкияттә кунакта
путешествия по сказкам...
"Мин татарча сөйләшәм" конкурсына иҗади әш. "Әбиемдә кунакта"
Это внеклассное мероприятие было проведено на этапе школьного тура республиканского конкурса "Мин татарча сөйләшәм".Бу чараның максаты:-балаларныхалкыбызныңмилликиемнәре, ашларыбеләнтаныштыру; -а...
Әкияттә-кунакта
Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү. Әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгысалынуын аңлату. Китап уку, белем алуга кызыксыну уяту.Әк...
Әлифба бәйрәменә "Шүрәле бездә кунакта" дип исемләнгән сценарий
Әлифба бәйрәмендә Шүрәле укырга өйрәнергә теләвен әйтә һәм балалар белән бергәләп уен- - ярышларда катнаша...
Светофорда кунакта
Юл йәрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча класстан тыш чара...