Ак яулыклы әбием кичәсе
методическая разработка по теме
8 март халыкара хатын - кызлар көненә багышланган бәйрәм уңаеннан әби - онык арасындагы элемтәне ныгыту максатыннан үткәрелә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
8_mart.docx | 20.98 КБ |
Предварительный просмотр:
Хөрмәтле __________________________________
Сезне 7 нче март көнне Ары мәктәбенә “Ак яулыклы әбием” исемле кичәгә чакырабыз.
Кичә ______ сәг.тә башлана
“Бәйрәм бүген” җыры (диск З.Минһаҗева №7 – 17) Әниләр турында сүз башлаганда, иң элек туып үскән йорт, чәчәкле – чирәмле ишек алды, капка төбендәге киң ябалдашлы тупыл агачы, чишмә юлы искә төшә.
Туган йорт, туган туфрак һәм әни! Ә ул – берни белән дә тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле зат!
Олыга да, кечегә дә - Әни иң кирәк кеше! Аның күңеле изгелектә, Шуңа үрнәк һәр эше!
Алып баручы: Кем куллары өйне, җирне ямьли, игелеге үлчәү тапкысыз! Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы, тормыш яме – әнкәй, хатын – кыз! Әйе, ул – ана, тормыш бизәге, аның чәчәге булган иң гүзәл зат!
Хәерле көн, кадерле кунаклар! Исәнмесез! Бәйрәм хөрмәтенә багышланган “Әбием – кадерлем” дигән кичәне башларга рөхсәт итегез.
Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлык һәм гаилә бәхете телибез.
Әдилә Әнкәй, диләр, әнкәй генәм, диләр... Йомшак искән җылы җилләрне; Ана сулышындай иркә, диләр, Хәтта туып үскән җирләрне. ИлисәТуган илне Ватан – ана, диләр, Ул анадай кыйммәт булганга; “Ана” дан да гүзәл бармы бер сүз? Әйтегезче, дуслар, туганнар!
Әйе, һәр ана әле яңа гына дөньяга аваз салган нәниен җаныннан да артык күрә. Аның өчен ул утка – суга керергә әзер. Ана кечкенәсенә якты өметләр баглый, хыялында аны иң матур, иң акыллы, бик бәхетле итеп күрә.
Без бүгенге бәйрәм кичәсенә үзебезнең әбиләребезне чакырдык. Ак яулыклы, йомшак куллы, уңган, җитез әбиләребез! Сез безнең иң – иң кадерле кешеләребез – әти – әниләребезгә, гомер бүләк итеп, төн йокыларыгызны калдырып аларны үстереп кеше иткәнсез. Хәзер дә, үз газизләрегезгә, аларның гаиләләренә бәхет, тәүфикъ, сабырлык теләп дога кыласыз. Бүген чәчләрегезгә чал керсә дә, сез бик тә матурлар, кулларыгыз кытыршыланса да бик тә йомшаклар сезнең кадерле әбиләребез.
Сезнең һәрберегезне 8 март халыкара хатын – кызлар көне белән котлыйбыз. Сезгә гомернең озынын, сәламәтлекнең ныгын, үстергән ул – кызларыгыз, онык – оныкчыкларыгызның игелеген күреп, күңел җылысын тоеп, кайгы - хәсрәт күрмичә яшәвегезне телибез.
Дилә Г.
Кем куллары өйне, җирне ямьли, Изгелеге үлчәү тапкысыз? Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы, Тормыш яме – әнкәй, хатын – кыз!
Раил Х.
Язның беренче бәйрәмен 8 Март, диләр. Бәйрәмегез котлы булсын, Әниләр һәм әбиләр.
Раил
Күрәсезме, бүген кояш Ничек назлы елмая? Әниемнең бәйрәмен Ул да бит көтеп ала.
Дилә Н.
Минем әби бик әйбәт – Гел көлеп кенә тора. Балакаем, дип әйтеп, Сөеп – иркәләп тора.
Айниз
Әбием һәркөн безгә Тәмле ашлар пешерә, Сөйкемле сүзләре белән Безнең күңелне күрә.
Илисә
Без әбине яратабыз, Ул да безне ярата. Безнең әбидән дә әйбәт Кем бар икән дөньяда?
“Әбиемә” җыры (диск “иң яңа җырлар” №3 – 20)
Әдилә
Нигә бүген бөтен җирдә Чәчәкләр балкый бездә, Нигә кояш көлеп карый – Беләбез һәммәбез дә.
Надилә
Бүген – әниләр бәйрәме, Бүген җирдә тантана. Кояш шуңа көлә бүген, Гөлләр шуңа шатлана.
Филсинә
Әниләрнең бәйрәменә Куана шулай алар. Әниләрне котлый бүген Җирдә барлык балалар.
Дилә Г.
Син, әнием, минем өчен Бү дөньяга бер генә. Елмайганда йөзләреңнән Бар өйгә нур бөркелә.
Раил Х
Иң кадерле кешебез син, Сөекле әниебез. Син булганга, без бәхетле, Тыныч, рәхәт яшибез.
А Б.Әниләрне, әбиләрне Кадерлибез, зурлыйбыз. Чын күңелдән һәммәгезне
Барысы бергә
Бәйрәм белән котлыйбыз!
“Әниләр бәйрәме” җыр (диск “Нәни бүләккә зур бүләк” №13-56)
Кадерлик без әниләрне, әбиләрне олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлык ларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын – кыз һәрвакытта да хатын – кыз булып калсын!
Ә хәзер кичәбезне дәвам иттерәбез. Уңайлы итеп урыннарыгызга утырышыгыз. Без уйнап та алырбыз, җыр – моңнар дөньясына да чумарбыз.
Беренче булып сүзне балаларга бирик. Алар безне үзләренең эбиләре белән таныштырып үтәрләр. ( укучы әбисе рәсемен тотып сөйли, сөйләп бетергәч рәсемне тактага элә)
Ә хәзер музыкаль тәнәфес. Кызлар сезгә җыр бүләк итә. “ Бүләк” ( “ Туган җиремә” № 2-14)
Инде сүзне эбиләребезгә биреп алыйк. Һәр әбигә үз оныгы бик тә якын шулай бит. Әйдәгез тикшереп карыйк әле. Күзне бәйләгән килеш, үз оныгыңны кулларыннан тотып танырга кирәк. ( балалар тезелеп баса, әби таный).
Сезнең каршыгызда Раил Хисамиев җыр башкара. “ Өй алдында чебиләр”.
( “ Туган җиремә” № 4-16)
Ә хәзер уйналачак уен “ Бәйрәм ашы – кара- каршы” дип атала. Бу уенда әбиләр дә, балалар да катнаша. Әниләре өйдә булмаганда, әбиләргә кадерле оныкларын бер генә мәртәбә тирбәтеп, бишек җыры җырлап йоклатырга туры килмәгәндер, шулай бит. Я кайсыгыз кыюрак, иң беренче булып ,үз оныгын кулына алып йоклатып җибәрә. Ә оныгыгыз сезгә матур итеп шигырь сөйләп бирер.
Каршыгызда Дилә “Матур Гөлгенә” җыры белән сезне сәламли.
( “ Туган җиремә” № 3-15)
Әбиләребез ялыкмадылармы инде.Әйдәгез хәзер аларның яшь чагына кире әйләнеп кайтабыз. Аулак өйгә җыйналып “ Йөзек салыш” уены уйнап алабыз. Йөзекне кем сала?
Нәни кызчыгыбыз Филсинә үзенең матур җыры белән сезне котлый. “ Мин әнигә булышам”
( “ Туган җиремә” № 8-20)
Инде кичәбез иң күңелле мизгеленә якынлашты. Хәзер оныкларыгыз сезгә үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен тапшыралар. Рәхим итеп, бик зур итеп кабул итәрсез.
Ә без кызларыбызны котлыйбыз.
Инде аяклар язылып китсен, күмәкләшеп биеп алыйк. Аннан оныкларыгыз белән истәлеккә фотога төшәрсез.
Кадерле әбиләребез! Сезнең өчен әзерләгән тамашабыз шуның белән тәмам. Барыгызга да бик зур рәхмәт. Кичәне үземнең йөрәк түремнән ургылып чыккан изге теләкләрем белән тәмамлыйсым килә.
Җирдә иң- иң якын кеше - Иң кадерлем әнием. Ягымлы әнкәм сүзләрең: “Газизем син, бәбием”.
Алтыдамы, алтмыштамы Әнигә без гел тигез, Андагы наз, иркәләүләр Чиксез киң тирән диңгез.
Һәрчак безнең өчен әзер, Тәмле чәе, сыйлары Без йокыдан торганчы ук Пешә аның коймагы.
Еракларга китеп барсак, “Әни гел безнең белән” Юлларның гел уңуы да Әнкәм изгелегеннән.
Әниләрнең хәер - фатихасы Бәхетле итә безне. Олы бәйрәмегез белән Котлыйбыз бүген сезне.
Озын булсын гомерегез, Килсен бәхетле картлык. Үстергән газизләрегез Китерсен бары шатлык.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация.
4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация....
әдәбият 2класс А.Яхин методикасы
Хисләр төрле дәрәҗәдәбула. Мәсәлән: укытучы математика урынына технология дәресе була ди. Сезнеңкүңелегез күтәрелеп китте. Бу дәрестә“5”ле алдың....
Ак яулыклы әбием кичәсе
8 март халыкара хатын - кызлар көненә багышланган бәйрәм уңаеннан әби - онык арасындагы элемтәне ныгыту максатыннан үткәрелә....
Әбием сандыгы (фольклор кичә)
1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатын...
Урок чтения во 2 классе. Д.Биссет "Про тигрёнка Бинки, у которого исчезли полоски".
Технологическая карта урока чтения во 2 классе составленная в соответствии с требованиями ФГОС. Урок к учебнику О.В.Кубасовой 2012 года издания....
Әбием, әбекәем.
Әбиләребез безнең өчен иң кадерле, иң якын кешеләр.Балалар, әйдәгез, өлкәннәргә мәрхәмәтле,ихтирамлы булыйк.Ямьсез эшләр белән аларны борчымыйк....
Фольклор бәйрәме "Әбием сандыгы"
https://youtu.be/-yMM0E3KLYUФольклор бәйрәме "Әбием сандыгы"Максат: Балаларны татар-декоратив-гамәми сәнгате тармаклары, музыкаль фольклоры белән якынрак таныштыру, балаларда аңа карата кызыксыну уяту...