"Әнием - бердәнберем!"
методическая разработка по теме
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы
« Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта гомуми белем мәктәбе»
муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең Ары филиалы
“Әнием – бердәнберем!”
әниләр көненә багышланган кичә эшкәртмәсе
Нуриева Гөлчәчәк Рөстәм кызы
2 квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
2013 нче уку елы
Алып баручы: Әниләр көне – ул халыкара бәйрәм. Аны бөтен дөнья билгеләп үтә.Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Күпме җылылык, наз бар бу сүздә. Ана булу-изгелекнең таҗы,
Дөньяда иң олы дәрәҗә.
Ана кеше үзенең баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.
Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк әнисенең йомшак кулларын сизеп, ягымлы карашын тоеп яши. Ана өчен бала җир йөзендә бер нәрсә белән дә тиңли алмаслык йөрәк парәсе. Еллар үтеп, чәчләргә чал керсә дә, газиз әниләребез өчен без һәрвакыт бала булып калабыз.
1 нче укучы: И,ходай, кабул ит
Безләрдән зур гозер.
Әнкәйгә бир саулык,
Әнкәйгә бир гомер!
“Әниемә “ җыры җырлана ,З.Минһаҗева
2 нче укучы: Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә.
Нигә кояш көлеп карый,
Беләбез һәммәбез дә.
Алып баручы: Әни! Күпме наз бар бу сүздә.”Әннә” диеп телебез ачыла. Беренче адымнарыбызны күреп газиз әниләребез сөенә. Безнең иң якын киңәшчебез, иң якын сердәшчебез ул!
3 нче укучы: Бүген – Әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
4 нче укучы: Әниләр бәйрәменә,
Куана шулай алар.
Әнкәйләрне котлый бүген.
Җирдә барлык балалар
5 нче укучы: Син , әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән,
Бар өйгә нур бөркелә.
6 нчы укучы: “Бәйрәм бүген, бәйрәм!”-диеп
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнен,
Әти дә белеп торсын.
7 нче укучы: Тыңлап бишек җырларыңны
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң әүвәл
“Әннә” дип ачылган бит.
8 нче укучы : Йөзең синең һәрвакытта
Балкып тора, әнием.
Аш-суыңнан тәмле исләр
Аңкып тора әнием.
“Мин әнигә булышам” җыры- Туган җиремә 8-18
Алып баручы:Аллаһы Тәгалә хатын – кызны йомшак табигатьле, сүзчән, нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга иң җаваплы, четерекле вазифаны – бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын – кыз иң элек ана һәм гаилә учагын саклаучы ул.
9 нчы укучы : Күземнең төсләрен
Тәүге кат күрүче,
Өзелеп яратып
Тәүге кат үбүче...
10 нчы укучы: Тәүге ка сүземне
Ул гына ишеткән,
Рухыма, хисемә
Җылылык, нур сипкән.
11 нче укучы: Йөрәгем тибешен
Тәүге кат тоючы,
Җаныма, күңелемә
Канатлар куючы
Әнием- син генә әнием!
12 нче укучы: Гомерем буена
Бурычлы мин аңа.
Көчле син, изге син,
Бөек син, әй АНА!
13 нче укучы: Егылып еласам,
Абынып тормасам-
Кулыңны сузучы
Син генә әнием.
14 нче укучы: “Әни” дип ачыла безнең тел,
Әнкәйне хөрмәт ит, шуны бел
Әни өйдә булса, бик рәхәт
Әйтәбез сиңа: Хор: Мең рәхмәт!
“Иң якын кешем син, әнием” җыры- З.Минһаҗева, 2-12
Алып баручы: Әнкәй! Нинди якты һәм зур мәгънәгә ия сүз бу! Сабый бала якты дөньяга килгәч тә иң беренче сүзен -“әннә”- дип әйтә. Ул гомере буе үзенә дөнья бүләк иткән шушы олы затка бурычлы булып яши.
Әниләребез гомерләре буе безнең өчен кайгыра, балалары йөзгә кызыллык китерми торган яхшы кеше булып үссә- чиксез горурлана, шатлана.
Ул – гүзәллек.
Җирдә ярсу көч ул.
Эшли ала барсын, барсын да...
Без һәрвакыт шуның барсы өчен
Бурычлыбыз ана каршында.
1 нче укучы: Әни! Әни җирдә иң кирәкле кеше.
Әниләрнең белик кадерен.
Җил-давылдан саклап үстергән ул
Кызганмыйча бөтен гомерен.
2 нче укучы: Аның киңәшләре көч – дәрт өсти
Илһам бирә миңа яшәргә.
Бәхет – шатлык белән һәрчак язсын
“Әни” диеп аңа дәшәргә.
3 нче укучы: Гел шулай нур сибеп
Яшә син әнием!
Исәнлек саулык сорап,
Дога кылам
Әниемнән аермасын
Берүк ходам!
4 нче укучы: Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан
Йә кояштан һәйкәл салырлык!
5 нче укучы: Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр,
Юлдаш булсын сезгә гомергә!
Бүләкләр бирү
“Әниемә бүләгем” җыры- З.Минһаҗева , 2-12
Ә хәзер балалар,сез әниләрегез янына утырыгыз.
Бергә җыелганбыз икән
Нигә күңел ачмаска
Әни, улы, әни, кызы
Ник бергә җырламаска?
Балачакка кире кайтып
Туйганчы уйнамаска?!
Без кичәбезне ярыш формасында дәвам итәрбез. Безнең һәр командада 1 әни һәм бер бала була. Сезне жюри белән таныштырып китим. Алар сезнең җавапларыгызны санап барырлар.
Башлыйк. Иң беренче тактага күз салыйк. Безнең балалар “Әниләр көне” дигән темага өйдә рәсем ясап килделәр. Хөрмәтле жюри сез рәсемнәрне бәяләгез.
Икенчесе “Иншалар” конкурсы. Бу конкурска да балалар әниләре турында өйдә иншалар яздылар. Хәзер һәр бала үзенең иншасын чыгып монда укый.
Безнең әниләребез өйдә чисталыкны тотучы, гаилә учагын сүндермичә саклаучы кешеләр. Аларның белмәгәннәре юктыр да кебек. Өченче ярышыбыз “Киңәшләр” дип атала.Мин һәр әнигә сораулар бирәм. Бу сорауга бары шул әни генә җавап бирә.
- Чәй пешергәндә аның исе дә, тәме дә яхшырак булсын өчен, нәрсә салырга кирәк?(шикәр)
- Сөт кайнаганда ташымасын өчен, нишләргә кирәк?(Савытның кырыйларын майларга)
- Ярылган йомырканы пешергәндә, акмасын өчен ничек пешерергә соң? (Тозлы суда)
- Белен, коймак пешергәндә табаны һаман майлап тормас өчен, камырга нәрсә салыр-
га ?(3-4 кашык симәнке мае)
- Суган күзне әчеттермәсен өчен, аны әрчегәндә нишләргә кирәк?
- Бәрәңгене кабыгы белән пешергәндә, таралмасын өчен, нишләргә?(Нормадан артык тоз салырга)
-
Хәзер булачак 4 нче конкурсыбыз – понтомимо дип атала. Минем янга әни баласы белән чыга.Әни бер ситуация язылган карточканы ала . Шыпырт кына укый. Һәм аны сүзсез балага күрсәтә. Ә бала аны белергә тиеш. Аннан бала ала, әнигә күрсәтә. Әни белергә тиеш .
(Чәчәкләр җыю, суган турау, симәнке ашау, шар кабарту,скрипкада уйнау,
китап уку, носки кию, алма ашау, карбыз ашау, скакалкада сикерү, телефоннан сөйләшү,
шырпы сызып учак ягу, песине ярату, сыйпау, чебен үтерү)
Бишенче конкурс. Без һәр көнне телевизордан реклама карыйбыз. Сез өйдә берәр әйбергә реклама ясарга әзерләнеп килергә тиеш идегез. Әйдәгез рәхим итегез.
Хәзерге 6 нчы конкурсыбыз – “Дөрес җавапны әйт” дип атала. Һәр әнигә һәм һәр балага берәр сорау бирелә.Сез игътибар белән тыңлап җавап бирергә тиешсез.
- “Тычкан тәбесе” сүзен дүрт хәрефкә сыйдырып бетереп әйтеп буламы?
- Алтын таракның төшеп калган урыны ?
- Кайсы ай календарьда юк?
- Әби белән бабайга шалкан тартырга булышучы этнең кушаматы?
- Аучы мылтык атканда, ни өчен бер күзен йома?
- Былтыр исемле егет – кайсы әкият герое?
- Кемнең сакалын да кырдырырлык акчасы юк?
- Кәҗә белән сарыкның капчыгындагы әйбер?
- Нәрсә өстән аска таба үсә?
- Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган?
- Бабай 70 яше тулгач нишли?
- Кәҗә кемгә сакалын селкетеп рәхмәт әйтә? Ни өчен?
- Кайсы елда кешеләр күбрәк ашый?
- “Өч кыз” әкиятендәге карчыкның дусты кем?
7 нче конкурс. Бәйрәм җыр, биюсез булмый. Һәр команда өйдә бер концерт номеры әзерләп килергә тиеш иде. Рәхим итегез.
8 нче конкурс . Ә хәзер әнигә дә, балага да берәр ситуация бирелә? Сез бу ситуациядән ничек чыгарсыз.
- Балагыз мәктәптән елап кайта? Сез нишлисез?
- Балагыз өегезгә урамнан ниндидер эт ияртеп алып кайткан. Аңа нәрсә дип әйтер идегез.
- Кызыгыз яки улыгыз туган көненә дусларын чакырырга уйлый. Ләкин сезнең ул көнне өйдә була алмавыгыз бар. Балагыз белән ничек аңлашыр идегез.
- Бала акча сорый. Сез нишләр идегез.
- Балагыз сумкасында дәфтәрләр генә йөртә. Дәреслекләрем мәктәптә ди. Сез нишләр идегез.
- Бала мәктәптән кайткач укытучыдан зарлана башлый.
- Кызыгыз савыт – саба юа. Анда май таплары кала. Бу сезгә ошамый.
9 нчы конкурс. Хәзерге конкурс “Телеңне йотарлык” дип атала. Һәр әнигә өй эше бирелгән иде. Алар үзләре пешереп, я сатып алып бер ризык алып килергә тиеш иде. Хәзер балалар ул ризыкларның ничек пешерү серләрен безгә әйтеп китәрләр. (рецептлар уку)
Алып баручы : Һәркем өчен иң якын, иң кадерле кеше – Ана. Аны олылыйк. Әниләр-гомер буена безнең терәгебез, киңәшчебез, яклаучыбыз. Безне алар кадерләп үстергән кебек, без дә аларны олыгайган көннәрендә чит кеше кулларына калдырмыйк, кадер- хөрмәт күрсәтик. Миһербанлы булыйк, балалар. Хөрмәтле әниләр! Кичәбезне бер дәү әнинең сүзе белән тәмамлыйсы килә:”Иң бәхетле чак – бала үстергән чак. Әгәр яшьлегем кире кайтса, шул балаларымны янә бер тапкыр карап үстерер идем!” Балаларыгыз булганга куанып , аларның игелеген күреп, бәхетле булып яшәгез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга"
Класс сәгате "Үз-үзеңне ничек тотарга"...
өйгә эшне ничек эшләргә?
Ата-аналар өчен. Балаларны ничек мөстәкыйль дәрес хәзерләргә өйрәтергә....
Технологическая карта по предмету "Окружающий мир" для 1класса по ФГОС.Тема: "Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә"
Технологическая карта по предмету "Окружающий мир" на тему "Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә" для 1-класса составлен по учебнику авторов О.Н.Федотовой, Трафимовой Г.В и Трафимова С.А, УМК...
Бердәнберем,газизем-ул минем әнием.Мастер класс
Нурлат шәһәре 2 нче урта гомуми белем мәктәбенеңтатар теле һәм әдәбияты укытучысыСәйфуллина Рузилә Миневәзир кызы.4 сыйныфта татар төркемнәре өчен мастер класс үрнәге.Дәрестә укучылар күп төрле эш баш...
Бердәнберем, газизем-ул минем әнием.Мастер класс презентациясе.
4 нче сыйныф укучылары белән "Бердәнберем, газизем-ул минем әнием" темасына үткәрелгән мастер-классның презентациясе.Презентациядә һәр эшкә нәтиҗә ясала.Әниләргә бүләк- котлау открыткасын ясау элемент...
“Дәү әнием минем, дәү әнием...”
ldquo;Дәү әнием минем, дәү әнием...”Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер....
“Әнием, дәү әнием – сез безнең кадерлеләребез”
(3 нче, 4 нче сыйныфлар өчен әдәби- музыкаль кичә)Максат: балаларда әбиләргә, әниләргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларны олылау һәм кадерләү. Исә...