Кошлар бэйрэме
классный час по теме
Предварительный просмотр:
Кошлар бәйрәме.
Максат: Кошларга сак караш,соклану хисе тәрбияләү.Укучыларнын хәтер сәләтен үстерү.Кошларны сайраулары, яшәү рәвешләре буенча аера белергә өйрәтү.
А.б. Кадерле укучылар,хөрмәтле кунаклар!Без буген сезнең белән яз бәйрәме- кошлар бәйрәменә жыелдык.
Сез беләсезме , җир шарында 8600 дән артык төрле кош очрый.Безнең республикада җәй көннәрендә 200 дән артыграк,ә кышын 40 лап төр кошны очратырга мөмкин.Мәсәлән, чыпчык. песнәк,тукран,боҗыр,көртлек,карабурек,саескан,ала
карга,кызылтуш һәм башкалар безнең якларда кышлыйлар...
1ук. Кыш көне без канатлы дусларыбызны онытмадык: җимлекләр ясап элдек, бөртекләр сиптек, оялар ясап куйдык.Менә мин сезне этием белэн оя ясаганда куңелемдә туган шигырь юллары белән таныштырып китәсем килә.
Оя ясаганда.
Карлар эреп, гөрләвекләр акса
Кошлар кайтыр Туган якларга.
Бабай белән әти икәүләшеп
Оя ясый алар кайтуга.
Мин булышып торам кырларында:
Чукеч, кадак бирәм аларга.
«Онытма!»- ди, бабай, ручка сузып
«Рәхим ит!» - дип язып куярга.
Бигрәк матур килеп чыкты оя,
И сөенер инде сыерчык!
Әти әйтә: «Әйдә, тагын ясыйк,
Кадакларны, кызым, алып чык!»
Туган якка исән генә кайтсын,
Оялары әзер аларга.
Мин чакырам сезнең барыгызны
Сыерчыклар җырын тыңларга. (Музыка яңгырый,кошлар тавышы ишетелә)
2 ук. Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә!
Гөрлэшеп, сайрашып
Җырчы кошлар килә.
.3 ук. Калкулыклар кардан арындылар,
Язгы сулар шаулап актылар.
Әкрен генә дымсу жилләр исте
Кутәрелде жирдән ак томан.
4 ук. Кояш нурын сипте җир өстенә
Исте йомшак җылы җилләре.
Кошлар кайта сагындырган
Туган үскән жирләре.
5 ук Көннәрен юлда уткәреп,
Куанышып очалар.
Канатларына кутәреп
Яз китерә ич алар.
6 ук. Ямьле яз башланды. Иң беренче булып яз хәбәрчесе-кара каргалар очып кайтты. Беләсезме,алар безнең якларга кайтканда тәүлегенә 50 км юл утәләр.
Җыр: «Яз килә» М. Яриева кое.
Җир җылы һәм иркә
Кояшта елмая.
Бар дөнья уяна
Бар дөнья уяна.
Яз килә, яз килә,
Чәчәкләр уяна . (2 кат кабатлана)
Йөрәккә яз килде
Бар дөнья уяна.
Яз килә.
Канатлы жырчылар,
Моңлана талларда.
Бар дөнья уяна,
Бар дөнья уяна.
7 ук. Исәнмесез , кошкайлар ,
Безнең якын дускайлар -
Карлыгачлар,актүшләр,
Сандугачлар,тургайлар,
Кыштан туеп беттек без.
Сезне сагынып беттек без.
Сезне көткән арада
Күп дәресләр үттек без.
8 ук. Сыерчыктан Вилгә
Телеграмма килгән:
«Сезгә кунак булып
Киләм ,- дигән,- тиздән.
Бик сагындым сезне,
Якты йөзегезне,
Каршы аласыз шул
Бик яратып безне.
9 ук. Эйе, сыерчык безнең иң яраткан кошыбыз.Ул узенең матур итеп сайравы белән безне
сокландыра һәм зарарлы бөҗәкләрне ашап зур файда китерә.
А.б. Яз килә. Яз белән бергә безгә кунакка Яз кызы килә.
( Яз кызы керә).
А .б. Кадерле кунагыбыз, рәхим итеп узыгыз.Укучылар, кунагыбыз безгә бик күп
сораулар алып килгән.Әйдэгез сүзне Яз кызына бирик.
Яз кызы: Укучылар, мин тагы сезнең янга әйләнеп кайттым.Сезне бик сагындым.Сез мине онытмадыгызмы? Мин бик куп жирләрне күрдем. Сорауларымның иң кызыкларын алып килдем:
- Яз нинди төстә?
- Яз айлары ничә? Кайсы айлар?
- Яз көне көннәр озая, ә төннәр…
- Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
- Яз көне нинди бәйрәмнәр була?
Җыр: «Яз житә».
Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла.
Елгалардан бозлар ага,
Диңгез артына.
Кушымта: Яз, яз, яз житә
Тәрәзәне ачтылар.
Тып, тып, тып итә
Эре, эре тамчылар.
Агачка кунып чыпчыклар,
Чыелдашалар.
Яшькелт-кара сыерчыклар,
Әй җырлашалар.
Тиздән шаулап яфрак ярыр,
Озын ак каен.
Ал чәчәкләр алып килер,
Тиздән май ае.
А.б. Яз житә, яз белән бергә безгә кошлар кайта, ә бүген бездә сыерчык кунакта .
Сыерчык: Туган якны сагынып юлга чыктык,
Куп авырлыклар юлда курдек без.
Җил давыллар, кар - бураннар кичтек,
Тик барыбер кайтып життек без.
Укучылар, без сезгэ жылы яклардан кайтып життек, ә сез беләсезме , җылы яклардан нинди кошлар кайта?
(Рәсемнәр күрсәтелә,э балалар кошларның исемнәрен атыйлар)
А.б. Рәхмәт сезгә укучылар!Сез кошларны беләсез икән.
10ук . Кәрван булып кайтып килде
Кыр казлары илләргә.
Кинәнешеп төште алар
Төнбоеклы күлләргә.
«Кошлар биюе»
Укучы: Хәзер « Төлке белән Карга» мәсәлен карап китәрсез.
Җыр: «Яз жыры» (Сыерчык турында)
( Ф.Илаева көе. Наил Муртазин касетасы.)
1.Табигатькә ямь өстәп
Сыерчыклар кайттылар.
Матур итеп сайрыйлар,
Алар язны мактыйлар.
Кушымта: Сыерчыгым, кошкаем
Сайра-сайра өздереп
Тирә- якка ямь биреп
Яз килгәнен сиздереп.
.
2. Кояшның якты нуры
Урамга чакырып тора.
Сыерчыгым яз җырын
Сыздыра да сыздыра.
3. Канатын кага-кага
Сыерчыгым җыр суза.
Отып кал аның көен
Яз ае бик тиз уза.
А.б: Безнең бәйрәмдэ башка кошлар да бар,әйдәгез аларны тыңлыйк.
1нче кош: Без туган якка очтык
Урманнар кырлар аша.
Кичтек зур диңгезләрне
Очтык без таулар аша.
2нче кош: Салкыннар безне өшетте,
Ә кояшта без пештек.
Ничек итсәк тә иттек,
Туган илгә без життек.
3нче кош: Туган илдә шундый рәхәт
Дусларыбыз көтеп торган.
Агачларга безнең өчен
Матур, матур оя корган.
11 ук. Умырзаялар уянды
Тургайларның җырына.
Ак күлмәкле каен-кызлар
Төренде яз нурына.
А.б. Ә хәзер, умырзая чәчәген тыңлап карыйк. Умырзая нинди чәчәк? Ул елның кай-
сы вакытында чәчәк ата...
Умырзая: Укучылар, мин сезнең жавапларыгызны тыңладым. Сез чыннан да, җылы яктан кайтучы кошлар турында бик яхшы беләсез. Ә ел буена ,безнең урманнарда яшәүче кошларны белэсезме? Хэзер мин сезгә табышмаклар әйтәм:
1.Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч. (Тукран )
2.Койрыгын алса башы ябыша,
Башын алса койрыгы ябыша. (Саескан)
3.Кырау булсын, кырпак булсын,
Китмәс дустым җәен – кышын.
Салмый сары тушен. (Песнәк)
4. Кып-кызыл түшләре,
Миләш ашый үзләре . (Кызылтүш)
- Гөрли-гөрли жырлый ул,
Кызыл читек кия ул.
Күлмәкләре күгелҗем
Татулыкны сөя ул. (Кугәрчен)
Җыр: « Умырзаялар».
Күке: («Кәк-күк»- дип күке килеп чыга.кулында кәрзин)
-Исәнмесез ,укучылар.Сездэ бәйрәм икәнен ишеттем, көч-хәл белән килеп җиттем.
Мин сезгә җылы яклардан кайтып килешли кердем.
А.б. Укучылар, күке җылы яклардан иң соңгы кош булып очып кайта. Шуңа күрә дә без
күке кычкыра башлагач кына су керә башлыйбыз. Күке оялар ясамый, ул үз йомыр-
каларын чит кошларның ояларына салып калдыра. Ни өчен? (...)
Укучы: Кукенең хәтере начар, шуңа күрә йомыркаларын чит кошларның ояларына салып калдыра.
Җыр: «Сарман алмагачлары».
Яз кызы: Инде безгә дә китәргә вакыт. Безнең әле Мөслим, Азнакай, Җәлил мәктәпләренә барасы бар. Анда безне көтәләр.(чыгалар)
А.б. Укучылар,без бүген сезнең белән язын җылы яктан кайтучы кошларны каршы
алдык, кошлар сайравын тыңладык.Сез чыннан да кошларның дуслары икәнсез.
Без сезнең белән кошларны яратырга, сакларга, алар турында кайгыртып торырга тиешбез...
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Элифба бэйрэме
Сценарий к празднику "Прощание с Азбукой" на татарском языке....
Элифба бэйрэме(Праздник Азбуки)
Элифба бэйрэме(Праздник Азбуки) на татарском и русском языке....
Гаилэ бэйрэме.
Внеклссная работа на тему "Знакомтесь - моя семья"...
Элифба бэйрэме
Праздник азбуки на татарском языке....
Чисталык бэйрэме
Сценарий на татарском языке "Чисталык бэйрэме"...
8 Март - энилэр бэйрэме
Сценарий к празднику 8 Марта на татарском языке...
Элифба бэйрэме
Элифба бэйрэме 1 класс...