Аулак ой
методическая разработка (3 класс) по теме
Максатлар: Татар халыкының әби-бабайлардан калган греф-гадәтләрне
яңарту; укучыларны татар халык традицияләрендә
тәрбияләү, гореф-гадәтләре аша татар теленә мәхәббәт
хисләре уяту; татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү;
әдәплеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга,
олылырны хөрмәт итәргә өйрәтү.
Зал авыл өе күренеше итеп бизәлә(чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, самовар, чынаяклар һ.б. куела)
Уеннар үткәрү өчен әйберләр:яулык, тукмак, туп, магнитафон, бүләкләр һ.б.
Кичә барышы.
Гүзәл белән Алена өйгә керәләр һәм сөйләшәләр:
Алена. Өйдә кеше югында аулак өй оештырабыз мәллә?
Гүзәл. Әйдә, кызларны чакырыйк, егетләр дә килер.
Алена. Чулпанга әйтик, кызларны чакырып килсен.
Гүзәл Чулпанны чакыра:
Гүзәл. Чулпан, кер әле, кер!
Чулпан. Нигә чакырдың, Гүзәл апа?
Гүзәл. Әти - әни өйдә юк. Ә әбием утырмага китте. Әйдә, аулак өйгә кызлар
чакырыйк.
Чулпан. Әйдә, кемнәрне чакырабыз?
Гүзәл. Үзебезнең күрше кызларын барысын да чакыр. Бар син аларга әйт, ә без
өйне җыештырабыз.
Өйне тәртипкә китерүен дәвам итә. Магнитафонны куя, “Аулак өй” ңырына бию башкарыла.
Бераздан кул эшләрен тотып кызлар керәләр, исәнләшәләр. Кайбер кызлар
чәкчәк, бавырсак, өчпочмак алып киләләр.
Кызлар исәнләшәләр
- Мин күчтәнәчкә чәкчәк алып килдем.
- Мин бавырсак пешердем.
- Ә мин кызлар кып-кызыл алмалар алып килдем.
Гүзәл. Бик зур рәхмәт сезгә кызлар, без дә Алсу белән коймак пешердек, бәлеш тә өлгерә. Әйдәгез керегез, бераз эшләп алыйк.
Сөйләшәләр һәм эшкә утыралар.
Алена. Кызлар, әйдәгез җырлый-җырлый эшлик әле.
Кызлар. Әйдәгез, әйдә.
Җыр җырлыйлар.
1.Алмагачның алына
Былбыл кунган талына.
Егете алсын, кызы барсын,
Үзенең сөйгән ярына.
2.Кышын җиргә кар яумаса,
Шарф бәйләмәс идем.
Яшь йөрәккәем янмаса
Өзелеп җырламас идем.
Алып баручы.
Исәнмесез мөхтәрәм кунаклар, укытучылар, укучылар. Бүген бездә аулак өй. Аулак өй турында ишетмәгән кеше сирәктер. Ишеткәнегез булмаса, әйдәгез аулак өйгә рәхим итегез, без сезне аулак өйгә чакырабыз, әби-бабаларыбыздан калган йола, уен, бәйрәмнәрне искә төшерәбез.
Бүген безнең аулак өйдә кунаклар да бар. Исегездәдер, без дүшәмбе көнне үзәк китапханәгә кунакка бардык. Безне анда бик җылы каршы алдылар. Безгә бик матур, аңлаешлы итеп, эчтәлекле итеп аулак өй турында сөйләделәр. Әби-бабаларыбыздан калган чиккән әйберләр күргәзмәсе, китаплар күргәзмэсе оештырдылар. Татар халык җырлары, уеннары белән таныштырдылар. Аларга бик зур рәхмәтебезне белдерик. “Кунак ашы, кара – каршы”- дигән кебек без дә бүген аларны кунакка чакырдык. Үзәк китапханәдән мөхтәрәм кунакларыбыз:
Әйдәгез аларны өстәл артына чакырыйк. Рәхим итегез!
Кызлар аулак өйгә җыелган икән, егетләр дә булмыйча калмас. Әнә үзләре дә килә.
Егетләр килә, “Күбәләк” җырын җырлап киләләр.
Күбәләк гөлләргә кунса
Гөлләр тибрәлә микән?
Ул да мине сагынганда
Күбәләгем,түгәрәгем, асыл кошым,сандугачым
Җырлап җибәрә микән?
Күбәләк гөлләргә кунган,
Гөлдә булгач оясы.
Минем күңелем сиңа тарта
Күбәләгем,түгәрәгем, асыл кошым,сандугачым,
Син бит күңелем кояшы.
Тау астында, тал астында
Салкын чишмә түгәрәк.
Очып барып кайтыр идем
Күбәләгем,түгәрәгем, асыл кошым,сандугачым,
Җаным булса күбәләк.
Газинур. Исәнмесез, безне дә аулак өйгә кертегез әле.
Кызлар. Тиз генә керергә ашыкмагыз әле егетләр.
Гүзәл. Кызлар әйдәгез, сынап карыйк әле, безнең малайлар шаян такмаклар беләләр микән?
Кара-каршы җырлашалар.
Кызлар. Малайлар килгән, малайлар
Нигә килгәннәр икән?
Тыңлап карыйк, җырласыннар
Нәрсә диярләр икән?
Кушымта: Ал чия төпләрендә,
Гөл чия төпләрендә.
Сулар сибеп үстерәләр
Тәрәзә төпләрендә.
Дулкынланып сулар керә,
Параход идәненә.
Ышанмагыз егетләрнең,
Яратам дигәненә.
Малайлар.Сандугачның балалары
Талга кунганнар икән.
Кызларыгыз бигрәк чибәр,
Бигрәк уңганнар икән.
Кушымта шул ук.
Кызлар: Әнә килә автомобиль
Төягәннәр калайлар.
Безнең авыл малайлары
90 яшьлек бабайлар.
Кушымта шул ук.
Малайлар:Әнә килә автомобиль
Төягәннәр капчыклар.
Безнең авылның кызлары
80 яшьлек карчыклар.
Әби кайтып керә.
Әби.Нинди матур җыр ишетелә дисәм, үзебезнең кызлар җырлый икән әле.
Гүзәл.Әбием, кайтып та җиттеңмени. Зинһар, ачуланма инде, кызларны аулак
өйгә чакырган идем.
Әби. Ярар, ярар, уйнагыз, көлегез. И-и-и-и, безнең дә яшьчаклар бар иде бит...
Без дә шулай аулак өйгә җыела торган идек. Ул уйнаган уеннар, җырлаган
җырлар! Исәбе-хисабы юк инде.
Гүзәл. Әбекәй, безгә дә өйрәт әле шул уеннарны. Берәр мөнәҗәт яки бәет әйтсәң
дә ярый.
Әби. Я, ярый соң. Менә бер мөнәҗәт тыңлап карагыз.
Килеп кердем өйегезгә, Мәҗлесегез күркәм булсын,
Дога кылдым түрегезгә. Өегезгә фәрештә тулсын.
И Ходаем, иман нуры Догаларым кабул булсын,
Балкып торсын өегездә. Гомерегез озын булсын.
Алена. Әби, син кисәтүләр дә күп беләсең бит, әйт әле берничәне.
Әби.Элек-электән үк иң олы нигъмәт ипи, икмәк булган.(Ипи ала). Беркайчан да икмәк
өстенә әйбер куймагыз.Ипидән өстен нәрсә юк. Ипекәйнең валчыгы да бездән олы,
коеп ашамагыз. Менә шулай олылагыз ипине, балакайларым. Ярыймы?
Балалар. Олылыйбыз, әби.
Әби. Өстәлне кәгазь белән сөртмәгез, тавыш чыгар. Олы кешегә үзең башлап сәлам бир.
Гүзәл. Әби, без дә мәкальләр беләбез бит.
Әби. Миңа әйтеп күрсәтегез әле мәкальләрегезне.
Алена. Әйдә ярышыйк, кем күбрәк белә икән? (Бер-бер артлы мәкальәйтәләр)
- Агач җимеше белән, кеше эше белән татлы.
- Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
- Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
- Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
- Эш сөйгәнне ил сөяр.
- Бүгенге эшне иртәгә калдырма.
- Калган эшкә кар ява. һ.б.
Әби.Бигрәк булдыклы егетләр, уңган кызлар икәнсез.Булдырдыгыз бит.
Алып баручы.
Әйе булдыралар шул, яшь чакларны искә төшерәләр. Әйдәгез әле шушы урында кунакларыбызга сүз бирик. Син дә әбекәй кунаклар янына утырып ял ит.
Алып баручы белән әби кунаклар янына утыралар.
- Менә инде без аулак өйнең бер өлешен карап үттек. Әзерәк бу йола турында сөйләшеп китик әле. Элек әби –бабаларыбызның мондый аулак өйләр үткәрүнең максаты нәрсәдә булды икән?
Кунаклар җавабы.
Кунак кызы һәм кунак малаен ничек сынаулары турында сөйләп китәләр.
Алып баручы.
Бездә дә кунак кызы белән кунак егете бар бит, әйдәгез аларны сынап карыйк.
Гүзәл. Бүген безнең кунак кызы Айгөл, әйдәгез аны шәм тоттырып биетәбез.
Бию.
Булдырды Айгөл, уңган икән, шәмнәрен сүндермичә биеде. Кунак егете дә бар бит, әйдәгез аны да сынап карыйбыз. Әйдәле Артем биеп күрсәт эскәмиядә, сынатма. Бию.
Әйдәгез хәзер күмәк уен “Күз бәйләшле” уйныйбыз. Кемнең беренче күзен бәйлибез, әйдәгез санап чыгарабыз. Санау шигыре.
Бер бала уртага чыга, аның күзен бәйлиләр. Калган балалар кулларга- кул тотышып, түгәрәк ясап әйләнәләр.
Утыр утыр Мәликә,
Алмагачның төбенә.
Кем утырган каршыңа,
Әйтеп бирче тиз генә.
Уртада торган бала каршысында кем торганын танып әйтергә тиеш, белмәсә тагын уртада тора.Өч тапкыр белмәсә,җәза үти. Кем икәнен таныса, аның урынына баса, ә таныган бала уртага баса.
Алып баручы.
Уеныбызны бүлеп, кунаклар белән әңгәмә корып алыйк әле.
- Элек-электән татар җыр һәм биюләре бию генә булып калмаган, җыр - биюләрдә уз осталыкларын, сәләтен күрсәткәннәр, хис кичерешләрен аңлатканнар.
Җыр турында әңгәмә.
Әби. Әйдәгез әле егетләр, кызлар мин сезгә бер уен, “Балдак яшерү” уенын өйрәтәм.
Тасма сузыла, шул тасма буенча йөзек йөртелә. Бер көтүче була, ул басып тора. Җыр җырлана.
Сөләйманның йөзеген,
Дию кызы урлаган.
Каф тауларының артында,
Алтын сандыкка салган.
Балдак кемдә калганын белергә кирәк, белмәсә җәза үти. Белсә балдак калган балага җәза бирелә.
Алып баручы.
Аулак өйдә уйнала торган уеннарны, җырлана торган җырларны бер көндә генә башкарып бетереп булмый. Алар безгә гасырлар дәверендә җыелып килгән.Без дә аларны сакларга, түкми чәчми киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. Тик кызганычка каршы,татар милләтенең йөзек кашы булган әлеге йола бары тарихта гына калып бара сыман. Төрле спектакль, концерт программалары яисә индемилли бәйрәмнәр генә аулак өй турында тагын бер кат искә төшерә.
Бу уеннарны гаилә бәйрәмнәрендә, туган көннәрдә дә уйнарга була. Шуларны истә тотып, бәйрәмнәребезне күңелле үткәрик. Ә хәзер катнашучыларга бүләкләребезне тапшырабыз. Барыгызга да бик зур рәхмәт.
Уеннарның кыскача эчтәлеге.
1. “ Каравылчы” уены.
Каравылчы артына тезелеп йөриләр. Ул ни эшләсә, шуны кабатлыйлар.
( Марш уйнала.) Көй туктагач, балалар йөгереп барып утыралар, каравылчы аларны
тотып калырга тырыша. Кем тоттырмыйча иң ахырга кала, шул җиңүче була.
2. “Сукыр тәкә”. Түгәрәккә басалар. Саналмыш әйтеп, бер уенчыны “сукыр тәкә”
итеп билгелиләр. Ул, күзен бәйләгән килеш, кемне дә булса тотып ала, капшап
кем икәнен белеп әйтә. Белсә, шул кеше “сукыр тәкә”була, белмәсә үзе кала.
3. “Шулай, әйе, юк”.
Арадан берсе –сораучы-уенны алып бара. Ул теләсә кемгә сорау
бирә. Җавапта ”әйе”, “юк”, “шулай” дигән сүзләр булмаска тиеш.
4.“Капкалы” уены. Түгәрәккә басып бииләр, ике бала кулларын югары күтәреп, “капка” ясап торалар. Бию көе туктагач, кулларын төшерәләр, кемдер “капка” эчендә кала. Җәза үти.
5.“Апельсин” уены. Түгәрәккә басалар. Түгәрәккә апельсинны кулдан –кулга тиз- тиз йөртәләр. Көй туктагач, апельсин кемдә калса, шул уеннан чыга. Иң соңгы кешегә бүләк бирелә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Приглашаем окунуться в уклад татарской деревни! Вечерние посиделки ("Аулак өй" )
Сценарий развлечения с использованием татарского фольклора. Цель:Воспитание патриотизма, приобщение детей к истокам татарской культуры и духовности на основе татарского фольклора....
Аулак ой.
( Татар тарихы һәм мәдәните елы уңае белән үткәрелгән фольклор кичәсе) Катнашалар: 1.Әни. 2.Әби. 3.Гөлҗамал-кызлары. 4.Кызлар: Бибиҗамал,Сәрбиҗам...