Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә!
классный час (2 класс)
Класстан тыш чара үткәрү өчен материал
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
mnge_yashi_tukay_beznen_kunellrd.doc | 55.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә! Максат: Балаларда Г.Тукайның шигырьләренә кызыксыну уяту,иҗатына кызыксыну уяту; фикерләү, иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү; милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: Г.Тукай портреты, әкияткә иллюстрацияләр, магнитафон, Г.Тукай китапларына күргәзмә, Г.Тукай фотолары буенча слайд-шоу. Катнашалар: Шүрәле, Былтыр, Су анасы,Шәкерт,укучылар Г.Тукай “Бәйрәм бүген” җыры җырлана. Былтыр. Бүген нинди бәйрәм булсын инде?Гөрләвекләр агып беткән , кырларда карлар эреп беткән ? Бүген гап-гади көн бит! Мин бернинди бәйрәм күрмим. Урманга утынга барам, утын бетеп килә. Шүрәле. И Былтыр, Былтыр! Синең бар белгәнең утын инде. Бәйрәм итә дә белергә кирәк. Былтыр. Соң бүген нинди бәйрәм булсын! Календарьда кызыл белән билгеләнмәгән бит. Су анасы. Син, Былтыр, дөнҗя куа-куа үзеңне барлыкка китереп, халыкка таныткан кешене дә оныткансың икән инде,яхшылап уйнап кара әле,бүген нинди көн? Былтыр. Дүшәмбе көн. Шүрәле. Былтыр, синме соң бу? Мине, кешеләрне кара урманга алдалап алып кереп кытыклап үтерүче хәйләкәрне җиңә алган батыр, тапкыр, акыллы егетме? Сиңа ни булды? Шәкерт. Я, ярар инде кешене аптыратмагыз. Онытып җибәргәндер, исенә төшерегез. Су анасы. Юк, мондый хәл булырга тиеш түгел. Безне кешеләргә таныткан,балаларның яраткан геройлары иткән татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытырга ярыймы соң. Бүген 26 нчы апрель – сөекле шагыйребезнең туган көне бит. Аның тууына – 125 ел. Алып баручы. Язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач куак- ларда бөреләр уянган чакта , яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Ул 1886 елның 26 апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүнәне Сасна мулласына кияүгә бирәләр.Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыкка вакытлыча асрамага калдыралар. Әнә шуннан шагыйрьнең газаплы авыр тормышы башлана. Үзенең кыска гына гомере эчендә , гасырлар буе саклана алырлык, буыннан-буынга күчеп сөйләнерлек әсәрләр иҗат итә алган шәхес ул. Шагыйрь узган юл озын түгел.Аның төп яшәү урыннары- Кушлавыч- Сасна- Өчиле- Кырлай- Җаек һәм яңадан Казан.Шуңа крамастан, ул т тормышның ачысы- төчесен җитәрлек татыган, аны үзенең гүзәл әсәрләрендә һәрьяклап яктырткан.
1 укучы. Бик еракта балкып аткан Бер гүзәл апрель таңы, Бирде сине бу җиһанга Әй, шагыйрьләр солтанын. 3 укучы. Шагыйрьләр солтаны булып Тусаң да,Тукай, җиргә Җәбер, золым, кимсетүләр Туры килгән күрергә. 4 укучы. Бәйрәмнәрең алда икән әле Кара, шагыйрь, бүген текәлеп Халкың килде сиңа мәхәббәтен, Ал чәчәкләр белән күтәреп. 5 укучы. Буын арты буын алмшыныр, Гасыр арты узар гасырлар Шигъриятең һәйкәленә шулай Язлар һаман гөлләр ташырлар. 6 укучы. Бу- Тукаең синең, мәшһүр Кырлай, Урманыңның моңлы җырчысы: Кара урманнарны яктыртучы Йолдызларның иң-иң нурлысы. 7 укучы. Бөек Тукай – газиз җир – суымның Иреккә сусаган саф кошы Җир – Ананың бөек яклаучысы, Җир шарының якты балкышы. 8 укучы. Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай; Ул – караңгы төндә яктырткан матур ак тулган ай. 9 укучы. Күп китапларның арасында аның китаплары- Ап – ачык нурлар чәчеп, күренеп тора һәр яклары.
Җыр “Тукай абый”
Алып баручы: “Балаларыбызның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы нәрсәләр иснәргә ияләшсен”, - ди, Г.Тукай. Ул балалар өчен күпсанлы әсәрләр иҗат итә, җыентыклар бастырып чыгара. Менә хәзер берничәсен искә төшереп китик әле. Мин табышмаклар әйтәм, ә сез аларның кайсы әсәргә туры килгәнен әйтергә тиеш. Игътибар белән тыңлагыз: Нәкъ кеше кебек үзе Бар маңгаенда мөгезе. “Былтыр кысты” дип кычкыра, Туганнарын чакыра. (“Шүрәле әкияте”) Туннарга киендерә, Җылыта, сөендерә. Тоягы була ярык, Исеме аның ... (“Кәҗә белән сарык”) Кулы юк, балчык ташый, Балтасы юк, өй ясый. (“Карлыгач” шигыре) Кешенең якын дусты, Йортның тугры сакчысы. Аннан гел игелек көт, Ә исеме ничек? (“Кызыклы шәкерт”) Чуар, йомшак күлмәге, Тотсаң уңа бизәге. Тоттырмый китә очып, Я кала җирдә коелып. (“Бала белән күбәләк”) Җәен соры, кышын ак, Аңа шулай яхшырак. (“Бичара куян”) Алып баручы. Рәхмәт, балалар. Г.Тукай әсәрләрен яхшы беләсез икән. Карагыз әле, балалар! Шүрәлебез дә белде инде,нинди бәйрәм икәнен. Әйдәгез әле аның күңелен күтәрик, бер уен уйнап алыйк.
“Шүрәле” уены оештырыла. Шүрәле уртада, балалар болай диләр: Аптыраган,йөдәгән, Шүрәлене күр әле. Әй, Шүрәле, Шүрәле Безнең янга кил әле. Син яхшы бит, син әйбәт бит, Бергәләп көлик әле. Шүрәле (җырлый) Бигрәк озын кулларым, Күзләрем йөреп тора. Килеш-килбәтемне күргәч Көләсең килеп тора Мин Шүрәле, Шүрәле Чакыргач килдем әле Әйдәгез, бераз үзегезне Көлдереп алыйм әле. (Шүрәле балаларны кытыклый, аннан соң төрлечә кыланып бии.) Алып баручы. Һәр тарафтан Тукай җырын тоям Сукмагымда – Тукай эзләре, Күңелемдә балкый, маяк булып, Тукай моңы, Тукай эзләре. 1 укучы. Кем уйлады икән, ятим бала, Якты йолдыз булып калкыр дип, Мәңге, мәңге халын йөрәгендә, Халык күңелендә балкыр дип. 2 укучы Телсез идек, Тукаебыз телле итте, Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте, Күгебездә балкып торган йолдыз булып Кара төндә өстебезгә энҗе итте. 4 укучы Халык күңеле- синең күңелең, Ил гомере- халык гомере кебек Озын булсын, шагыйрь гомерең! Халык гомере – мәңгелек диләр, Ә син : Тукай, халык куенында Илең белән мәңге бергә син Мәңгелекнең олы юлында.
“Туган тел “ җыры башкарыла. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тукай безне телле итте
Габдулла Тукайга багышланган кичэ сценариясе....
Тукай безнең күңелләрдә
конкурс...
Дәреснең технологик картасы. Г. Тукай. "Безнең гаилә" (3 нче сыйныфта рус балаларына әдәби уку дәресе)
Дәреснең технологик картасы. Әдәби уку дәресе. УУК “Күңелле татар теле”. 3 нче сыйныф....
Тукай безнең йөрәкләрдә.
Тукай безнең йөрәкләрдә. Максат: Балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру. Бәйләнешле сөйләм, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Г.Тукай иҗатына мәхәббәт, аның белән кызыксыну тәрбияләү. Зал...
Шигырь конкурсы "Тукай безнең күңелләрдә" "Хыялый төш"
Бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган шигырь....
Тукай безнең күңелләрдә
Тукай безнең күңелләрдә...