Дәреснең технологик картасы. Г. Тукай. "Безнең гаилә" (3 нче сыйныфта рус балаларына әдәби уку дәресе)
план-конспект урока (3 класс) по теме

Сагдиева Ляля Фоатовна

Дәреснең  технологик картасы. Әдәби уку дәресе. УУК “Күңелле татар теле”. 3 нче сыйныф.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sagdieva_l.f._-_beznen_gaile-tukay.docx28.62 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең  технологик картасы.

Әдәби уку дәресе.

УУК “Күңелле татар теле”.

3 нче сыйныф.

Тема

Г.Тукай “Безнең гаилә”

Дәреснең  максаты

Г. Тукайның “Безнең гаилә” шигырен үзләштерү.

Дәреснең бурычлары

Дидактик: Г. Тукайның “Безнең гаилә” шигырен сәнгатьле  укырга өйрәнү; эчтәлеге белән танышу; диалогик, монологик сөйләм үстерү.

Үстерешле: материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру; парларда , төркемнәрдә эшләүне камилләштерү.

Тәрбияви: Г.Тукайны зурлау хисе, әти-әниләргә хөрмәт ;бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр

ТБУУГ: фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади, эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру.

РУУГ: укытучы ярдәме белән максват кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

КУУГ: әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү;  әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;  әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү.

Предметара бәйләнеш

Рус теле, технология, рәсем дәресе

Ресурслар

Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова , Л.А. Гиниятуллина “Күңелле татар теле” 3 нче сыйныф, компьютер, слайдлар, дәрескә презентация

Тирә - юньне оештыру

Үзлектән, фронталь, парларда эш.

Педагогик технологияләр

Коммуникатив технология, компьютер технологиясе, проект эше.

Дәреснең төре

Яңа белемнәр ачу дәресе.

Дәреснең этаплары

Эш төрләре

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

УУГ

I.Оештыру. Мотивлаштыру.

Максат. Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Шигырь сөйләү, эшкә әзерләнү. (Слайд №1)

Яхшы кәеф булдырам.

-Хәерле иртә, укучылар! Менә бу экрандагы кояшка карап, бер-беребезгә елмаю бүләк итеп, эшкә керешик.

Шигырь сөйлиләр, эшкә әзерләнәләр.

Кояш безне сәламли,

Без кояшны сәламлик.

Нурларыннан җылы алып,

Бер-беребезгә өләшик!

“Мин сиңа яхшылык телим.

Син дә миңа яхшылык телисең.

Авырлык килсә, мин сиңа ярдәм итәрмен!”

Укытучы-укучы, укучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру.

Фонетик зарядка үткәрү.

-Татар теленә хас булган авазларны әйтегез!

Татар теленә хас булган сузык һәм тартык авзларны дөрес әйтәләр.

Өй эшен тикшерү.

Үзбәя.

1.Өйрәнгән сүзләрне  тикшерү.

-Балалар, хәзер өй эшен тикшереп алабыз. Кем сүзләрне әйтергә тели?

Сүзләрне парларда тикшерү.(Бер-берләрен тикшерәләр.)

Сүзләр:

Әсәр - произведение

бөек - великий

шагыйрь - поэт

шигырь - стихотворение

тормыш - жизнь

Парларда эшли белү.

Уку хезмәтенә бәя бирә белү эшчәнлеген формалаштыру.

2.Сорауларга җавап бирү.

-Кем сорауларга җавап бирә?

-Балалар, дәрестә сез үзегезнең белемнәрегезне бәяләргә онытмагыз.

Бик яхшы җавап бирсәгез, кызыл түгәрәк, уртача җавапка-яшел түгәрәк, тырышысы бар әле дигән җавапка-зәңгәр түгәрәк  алырсыз. Дәрес ахырында түгәрәкләрне санарбыз.

Карточкаларга язылган   сорауларга җавап бирү.

Сораулар:

1.Г. Тукай кем ул?

2. Ул нинди әсәрләр язган?

3.Ул ничә ел яшәгән?

4.Шагыйрьнең туган көне кайчан?

5.Быел Г.Тукайның тууына ничә ел була?

Уку хезмәтенә бәя бирә белү эшчәнлеген булдыру.

3. Г. Тукай турында сөйләү. (Слайд №2)

-Кем  Г.Тукай турында сөйләргә тели?

Укыган текстның эчтәлеген сөйләү. Г.Тукай турында сөйлиләр.

Нәтиҗә ясау.

Г.Тукайның гомере бик кыска булды. Ул бары 27 ел яшәде, әмма бик күпне эшләргә өлгерде. Балалар өчен дә, олылар өчен дә бик күп шигырьләр, әкиятләр язды. Халык аны ярата, онытмый. ( русча әйтү)

II.Актуальләштерү.

Максат.  Бу дәрескә кирәкле белемнәрне искә төшерү.

1.Г.Тукай   шигырьләрен, әкиятләрен искә төшерү.

(Слайд №3)

Сораулар бирәм.

-Балалар, сез Г.Тукайның нинди шигырьләрен, әкиятләрен беләсез?

-“Туган тел”,

“Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”шигырьләрен,  “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләрен.

Бу дәрескә кирәкле белемнәрне искә төшерү.

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат. Прблемалы ситуация тудыру.

Укытучы куйган сорауларга җавап бирү.

Экрандагы чыккан рәсемнәрнең исемнәрен әйтү.

(слайд №4)

Дәреснең темасын, максатын формалаштыру.

Проблемалы сорау бирәм.

-Сез Г.Тукайның шигырьләрен, тагын да күбрәк белергә телисезме?

Моның өчен нәрсә эшләрбез?

- Әйе, дөрес. Без бүген Г.Тукайның тагын бер шигырен укырбыз. Шигыребез кемнәр турында булыр икәнен сез үзегез әйтерсез. Моның өчен  экранга карап әйтегез әле

-Бу кем?

-Бу кем?

-Бу кем?

-Бу кем?

-Бу кем?

-Бу кем?

-Бу сүзләрнең  барысын бергә ничек дип  атап була?

-Әйе, дөрес. Димәк, бүген  без дәрестә кемнәр турында укырбыз?

-Дөрес. Балалар, без бүген Г. Тукайның  “Безнең гаилә” дигән шигырен укырбыз, эчтәлеге белән танышырбыз, яңа сүзләр өйрәнербез, диалог төзербез, гаилә турында сөйләшербез.

(Дәреснең максатын русча әйттерү)

Сорауны тыңлыйлар,уйлыйлар, җавап бирәләр.

-Әйе, телибез.

-Шигырь укырбыз.

-Бу бабай.

-Бу әби.

-Бу әти.

-Бу әни.

 -Бу апа.

-Бу абый.

-Гаилә дип.

-Гаилә турында.

Максат кую. Проблеманы ачыклау, прогноз ясау.( нәтиҗәне алдан күрү) Үзрегуляция.

Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу. Прогноз ясау( нәтиҗәне алдан күрү)

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат. Г.Тукайның “Безнең гаилә” дигән шигырен уку.

1.Сүзлек эше.

(Слайд №5)

Сүзләрне кычкырып укыйм. Укучылар кабатлыйлар.

Сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр.

Безнең гаилә – наша семья

җидәү - семеро

явыз - злой

хезмәт - работа

саклый - охраняет

Яңа сүзләр кабул итәргә әзерлек.

2. Шигырьне укытучының укуы.

Укыр алдыннан бирем бирәм.

Тыңларга һәм эчтәлеген русча сөйләргә.

Тыңлыйлар һәм эчтәлеген русча сөйлиләр.

Шигырь эчтәлеген кабул итәргә әзерлек.

3. Укучыларның укуы:

а) эчтән генә

б) чылбырлы

в) сәнгатьле

КУУГ: Дөрес  уку күнекмәләре формалаштыру.

КУУГ : Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру.

Физкультминут.

“Бармак” уены.

V. Теманы беренчел ныгыту. Үзбәя.

Максат. Яңа белемнәрне биремнәрдә куллану.

1.Биремнәр эшләү.

Экраннан биремнәр эшлиләр.

Биремнәр:

а) Найди в стихотворении предложения, в которых говорится о том:

-сколько человек в семье;

-что делает кошка

Үз фикереңне формалаштырып әйтә белү.

Иптәшеңнең фикерен тыңлау.

2.Сорауларга җавап бирү.

Дәреслектәге һәм экрандагы сорауларга җавап бирү.

Сораулар:

1.Гаиләдә ничә кеше бар?

2.Гаиләдә кемнәр бар?

3.Песи ничәнче?

4.Песи нишли?

Шигырь буенча сорауларга җавап бирә белү.

VI. Мөстәкыйль эш. Үзбәя.

Максат.

Укучының уку эшчәнлегенең мөйстәкыйльлеген тудыру.

Диалогта төшеп калган репликаларны өстәү.

Диалог төзиләр, укыйлар.

Парларда эшли белү. Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

VII. Проект эше. Үзбәя.

Максат.

Белемнәрне  яңа ситуациядә иҗади куллану.

Гаилә турында китапчык төзү. Китапның исемен, авторын язу.

Төркемнәрдә эшләү:

1 нче төркемгә:

1. Рәсем ябыштыру.

2.Нокталар урынына тиешле сүзләрне язарга.

3.Үз эшләрен яклау.

2 нче төркемгә:

1 Рәсем ябыштыру.

2.Текст килеп чыгарлык итеп, җөмләләрне тәртип буена куярга.

3.Үз эшләрен яклау.

Эш тәртибе белән таныштырам.

Төркемнәрдә эшләү.

1 нче төркемгә:

Безнең  ... зур.                        ( гаилә)

Безнең өйдә ...җидәү .(без)

Песи безнең белән..., чәй эчә.(ашый)

Песи өйне тычкан явыздан....(саклый)

2 нче төркемгә:

Песи өйне тычкан явыздан саклый.

Песи безнең белән ашый, чәй эчә.

Безнең өйдә без җидәү.

Безнең гаилә зур.

Кыенлыклардан чыгу юлларын эзләү, төркемнәрдә эшли белү.

КУГ: иптәшең фикерен тыңлау, уртак нәтиҗәгә килү, үз фикереңне яклый белү.

ТБУК: сөйләм төзү.

Нәтиҗә ясау.

Әти-әниләргә хөрмәт тәрбияләү.Сорауларга җавап бирү.

Сораулар бирәм.

- Гаилә нинди булырга тиеш?

-Сез әти-әниләрегезгә булышасызмы?

- Нишлисез?

-Балалар, әби-бабайлар, әти-әниләр сезне тәрбиялиләр, укыталар, киендерәләр. Сез дә аларга булышыгыз, сүзләрен тыңлагыз, хөрмәт итегез, яратыгыз. ( Русча әйтү)

- Дус, тату.

- Әйе, булышабыз.

- Идән юам.

- Мин энемне карыйм.

- Мин тәлинкәләр юам.

Әти-әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

VIII. Өй эше.

(Төрле авырлыкта бирелә.)

1. Шигырьне сәнгатьле укырга,  сүзләрне өйрәнергә .

2.. Шигырьне сәнгатьле укырга, шигырь  буенча рәсем ясап килергә.

IX. Рефлексия.

Сорауларга җавап бирү.

Сораулар бирәм.

-Дәрестә нишләдек?

-Нәрсәгә өйрәндек?

-Дәрес башында үз алдыбызга нинди максат куйдык?

-Моның өчен нәрсәләр эшләдек?

-Максатыбызга ирештекме?

Монологик җаваплар.

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның  сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Белемнәрне үзләштерүне, аның сыйфатын билгели белү.

X. Йомгаклау.

Билгеләр кую.

-Укучылар, сез дәрестә бик тырышып эшләдегез. Үз эшегезне төсле түгәрәкләр ярдәмендә бәяләп бардыгыз.Хәзер шул түгәрәкләрне санагыз. Кемнең кызыл түгәрәкләре күбрәк, шулар кул күтәрсен.

Кемнең яшел түгәрәкләре күбрәк, шулар кул күтәрсен.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. Ихтияри үзрегуляция.

Сәгъдиева Ләлә Фоат кызы

Казан шәһәре 87 нче мәктәп


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай безне телле итте

Габдулла Тукайга багышланган кичэ сценариясе....

Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә!

Класстан тыш чара үткәрү  өчен материал...

Тукай безнең йөрәкләрдә.

Тукай безнең йөрәкләрдә. Максат: Балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру. Бәйләнешле сөйләм, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Г.Тукай иҗатына мәхәббәт, аның белән кызыксыну тәрбияләү. Зал...

Шигырь конкурсы "Тукай безнең күңелләрдә" "Хыялый төш"

Бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган шигырь....

Тукай безнең күңелләрдә

Тукай безнең күңелләрдә...