Юл билгеләре!
методическая разработка (4 класс) по теме
Внеклассное мероприятие по правилам дорожного движения.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yul_bilgelre..doc | 80.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Юл билгеләре.
Максат: 1) юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен үзләштерү;
2) урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл кагыйдәләренә буй-
сынырга өйрәтү;
3) машина йөртүче һөнәренә кызыксыну тәрбияләү;
4) фикерләү сәләтен үстерү.
Җиһазлар: юл билгеләре, компьютерда презентация, тарату
материаллары, “Мәгариф” журналлары.
Мероприятие барышы:
I. Оештыру өлеше.
II. Тема, максат белән танышу.
- Хәерле иртә укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! Без бүген сезнең белән юлда йөрү кагыйдәләрен кабатларбыз һәм аларны кулланырга өйрәнербез. Шулай ук юл билгеләре белән танышырбыз.
- Сез нинди юл кагыйдәләрен беләсез?
1. Фәкать тротуар буйлап кына бар һәм беркайчан да машина юлыннан йөрмә.
2. Юл аша тиешле урыннан гына чык һәм һичкайчан рөхсәт ителмәгән урыннан атлап чыкма.
3. Урам аша светофорның бары тик яшел уты янганда гына чыгарга ярый һәм һичтә кызыл утка каршы чыгарга ярамый.
4. Машина юлыннан һәрвакыт читтәрәк булырга тырыш, чөнки берәр машина ялгыш тротуар өлешенә менәргә мөмкин.
5. Яшел ут януга ук юл аша чыгарга ашыкма, чөнки берәр автомобиль туктап өлгермәскә мөмкин. Шуңа күрә көтеп тор, барлык машиналар һәм мотоцикллар туктаганына ышан, ә аннары тынычлап чык.
6. Юл аша кешеләр төркеме белән чыгарга тырыш, бергә барганда күпкә куркынычсызрак.
7. 14 яше тулмаган балаларга машина юлыннан велосипедта йөрү тыела.
8. Тротуарда нәниләргә генә балалар велосипедында йөрергә рөхсәт ителә.
9. Юл хәрәкәте кагыйдәләре велосипед рулен тотмыйча йөрүне тыя.
10. Беркемне дә рам өстенә яки багажникка утыртып йөрмә.
11. Машинага тротуар ягыннан утырырга һәм, машина бөтенләй туктагач кына, тротуар ягындагы ишектән төшәргә кирәк.
12. Машина барганда, ишеген ачарга ярамый.
13. Җәмәгать транспортында барганда, ишеккә сөялмә.
14. Әгәр иясез калган сумка, пакет яисә башка әйберләр күрсәң, бу хакта транспорт йөртүчесенә хәбәр ит.
Тест № 3.
Нәрсә тыела, ә нәрсә рөхсәт ителә? “Әйе” яки “Юк” дип әйтәбез.
- 14 яше тулмаган балаларга велосипедта йөрү тыела.
- 14 яше тулмаган балаларга машина юлыннан велосипедта йөрү тыела.
- 14 яше тулмаган балаларга ишегалдында, паркта, стадионда велосипедта йөрү тыела.
- Кечкенә балаларга нәниләр велосипедында тротуардан йөрергә рөхсәт ителә.
- Велосипедта рульгә тотынмыйча йөрү рөхсәт ителә.
- Кемне дә булса велосипед рамына яки багаж урынына утыртып йөрү тыела
III. Яңа белем һәм күнекмәләр.
- Ә хәзер кроссворд чишәрбез.
1 ю л
2 в е л о с и п е д
3 а в т о м о б и л ь
4 п а с с а ж и р
5 с у л г а
6 д у г а
7 с в е т о ф о р
8 с а м о л ё т
9 к ө п ч ә к
10 т р о т у а р
11 с в е т о ф о р
1. Барам, барам – очы юк. (Юл)
2. Ике аяклы үгез, маңгаенда куш мөгез. (Велосипед)
3. Дүрт дөбердек, ике елтырык, бер ыжгырык. (Автомобиль)
4. Транспортта шофёр янында утырып баручы кеше. (Пассажир)
5. Урамда юлны аркылып чыкканда, иң элек кайсы якка карыйбыз. (Сулга)
6. Ат башында кара көянтә. (Дуга)
7. Җәен, көзен, яз, кышын,
Иртән, кичен, көндезен.
Ача, йома өч күзен,
Телсез әйтәдер сүзен
Бик тиз аңлыйдыр үзен. (Светофор)
8. Кош түгел, үзе оча
Һавада эзе кала. (Самолёт)
9. Дүрт кодагый,
Берсен – берсе куалый. (Көпчәк)
10.Җәяүлеләр йөри торган урын. (Тротуар)
11. Урам уртасында тора
Өч күзле бер командир.
Үзе усал, үзе кырыс,
Үзе безгә ягын дус. (Светофор)
- Нинди сүз килеп чыкты?
- Юл билгеләре.
- Димәк без сезнең белән юл билгеләре турында сөйләшербез.
- Хәзер - автомобиль заманы. Транспорт күп булганлыктан, аларның хәрәкәтен тәртипкә салырга кирәк. 1994 елдан безнең илдә халыкара юл йөрү кагыйдәләре кертелгән. Барлык машина йөртүчеләр аларны өйрәнәләр һәм кулланалар. Бу кагыйдәләр бозылган очракта төрле юл һәлакәтләре – аварияләр була, машиналар ватыла, иң аянычы – кешеләр имгәнә, үлә.
Юл йөрү кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә яхшы белергә тиеш, чөнки еш кына алар гаебе белән юлларда төрле фаҗигаләр була. Аларда күбесенчә балалар үлә, имгәнә, гарип кала. Бу – бик кызганыч, авыр хәл. Күп балалар, теге машина килеп җиткәнче, мин чыгып җитәм әле, шәп йөгерәм бит, дип уйлый. Ләкин, нихәтле яхшы чапсаң да, машина барыбер тизрәк йөри. Андый чакта шофёр да машинаны туктатып өлгерә алмый.
Шуңа күрә безгә, юл билгеләрен хәтердә калдырырга, юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
IV. Компьютерда презентация.
Юл билгеләре безгә
Бик күп нәрсә әйтәләр.
Кирәк чакта боералар,
Кирәктә кисәтәләр.
- Юл билгеләрен берничә төркемгә бүләләр:
1. Кисәтүче билгеләр.
Бу билгеләр машина йөртүчеләрне хәтәр урынга якынлашулары
турында кисәтә. Алар кызыл каймалы ак өчпочмак рәвешендә була.
2.Тыючы билгеләр.
Бу билгеләр машина йөртүчене нидән дә булса тыя. Алар кызыл
каймалы ак яисә зәңгәр түгәрәк рәвешендә була.
3. Күрсәтмә билгеләр.
Бу билгеләр кемгә һәм кайда, кайсы якка таба хәрәкәт итәргә яра –
ганлыгын күрсәтә. Алар ак рәсем белән күрсәтелгән зәңгәр түгәрәк
рәвешендә була.
4. Информацион – күрсәткеч билгеләр.
Машина йөртүчегә һәм җәяүлегә мөһим мәгълүматлар бирүче билге –
ләр шулай атала.
5. Сервис билгеләре.
Сервис – хезмәт күрсәтү дигән сүз. Сервис билгеләре машина йөртү –
чегә кайда ашап алырга һәм ял итәргә, машина төзәтергә мөмкин
икәнлеген, ягулык салу станциясенең, хастаханәнең кайда булуын һ.
б. белгертә.
Нәтиҗә ясау.
V. Шигырьне сөйләү.
К. Әдһәмова “Юлда да акыл кирәк”
Шәһәрдән авылга “Берәү дә кисәтми”
Кайткан бер малай. Ул шулай уйлады.
Тәртипсез дә түгел, Тик - әнә шул вакыт
Акыллы да болай. Урамның түрендә
Тәртипкә өйрәнгән Ыжгырып килүче
Бакчага йөргәндә, Машина күренде.
Светофор күргән ул Каушавыннан малайның
Урамнан килгәндә. Тубы төште кулыннан.
Ник алай, ник болай дип, Туп артыннан йөгерде
Тинтерәткән әнисен. Машиналар юлыннан.
Әнисе шундук аңлаткан Вакыт шулай тиз үтә,
Юл йөрү кагыйдәсен. Машина килеп җитә.
“Ярый”, “ярамыйлар” белән Әмма ләкин туктамый,
Аның башы шыплап тулган. Малай өстеннән үтә.
Әмма һәммәсен үтәгән, Аның бәлага тарганын
Ул бит акыллы булган. Ник соң берәү күрмәгән.
Беркөн шәһәрдән авылга Малай ята больницада,
Кайткан шул малай. Ярый әле үлмәгән.
Тәртипсез дә түгел үзе, Кем гаепле,
Акыллы да болай. Вакыттыр бит
Иптәшсез ялгызы Гаепләрне юарга.
Йөрегән урманда. Бәлки әле авылга да
Бер билге күрмәгән Светофорлар куярга?!
Йөргәндә урамда. Шәһәрдә дә, авылда,
Яланда аунаган, Болында да, урманда,
Юлда да уйнаган. Һәм, әлбәттә, урамда.
Билгеләр булмагач, Әти - әни, әби – бабай,
Ярый дип уйлаган. Кыз һәм малай – һәммәсе
Светофор булмагач, Бердәй белсен һәм үтәсен
Йөрергә уңайлы. Юл йөрү кагыйдәсен!
Шигырьнең эчтәлеген сөйләү.
Сораулар буенча әңгәмә:
- Малай нинди ялгышлык җибәргән?
- Сез юл йөрү кагыйдәсен үтисезме?
- Авылга светофорлар куярга кирәкме?
- Машина юлында уйнарга ярыймы?
Нәтиҗә ясау.
VI. Физкультминут.
“Юл хәрәкәте” җыры.
- Авылларда юк ул, ләкин
Син ашыкма, туктап тор.
Белик әле нәрсә икән
Ул бит әйбер светофор.
Кушымта: Кара, кара як – ягыңа
Уңга, сулга, артыңа.
Әнә бит ул нәкъ каршыңда
Баганада алдыңда.
- Шәһәрләрдә һәр чат саен
Туктап хәлдән таясың.
Ярый әле светофор бар,
Яшел янгач чыгасың.
Кушымта шул ук.
- Кайвакытта машиналар
Өеләләр бер җиргә.
Ватык светофор яныннан
Китеп булмый кирегә.
Кушымта: Кара, кара як – ягыңа
Уңга, сулга артыңа.
Шунда килеп милиция
Үз эшенә тотына.
VII. Сорауларга җавап.
Юл билгеләре нинди төркемнәргә бүленә?
Юл билгеләренең һәр төркеменә нинди бурыч йөкләнә?
Кисәтүче бмлгеләр нинди була?
Тыючы билгеләр?
Күрсәтмә билгеләр?
Информацион – күрсәткеч билгеләр?
Сервис билгеләре?
VIII. Тест чишү.
Тест № 4.
Дөрес җавапларны сайлап ал һәм «+» тамгасы белән билгелә.
1. Автомобильгә утыру һәм аннан чыгу куркынычсыз:
а) машина юлы ягыннан;
б) тротуар ягыннан.
2. Җәмәгать транспортында барганда:
а) култыксаларга тотынырга кирәк;
б) ишеккә сөялергә кирәк.
3. Җәмәгать транспортында иясез калган әйберләр күрсәң:
а) бу хакта транспорт йөртүчегә хәбәр итәргә кирәк;
б) аларны транспорт йөртүчегә бирергә кирәк.
4. Метрода поезд көткәндә:
а) платформа читендә үк торырга кирәк;
б) чикләүче сызыктан беркайчан да чыкмаска кирәк.
Тикшерү, нәтиҗә ясау.
-Ә хәзер мондагы юл билгеләрен карыйк. Мин сезгә юл билгеләренең берсе турында шигырь укыйм. Сез кайсы билге икәнлеген күрсәтәсез.
- Тукта! -дип әйтә билге, Җәяүлеләр юлы аша
Хәвеф – хәтәрләр юкма? Чыгыгыз каршы якка.
Әгәр инде булмаса, “Зебра” сызыклары кебек
Газга бас та бар алга. Буялган ул юл акка.
Бу билгегә карасаң Бу билге шоферларга
Сөенеп тә куясың. Туктап торырга куша.
Велосипедта гына Хәвеф – хәтәр узгачтын
Йөрергә кирәк икән. Әйдә - шофер бар алга.
Бу билгене күрсәләр,
Шоферлар уйланалар.
Димәк, тиздән мәктәп бар,
Игътибарга алалар.
IX. Тест чишү. Компьютерда.
1. Урамны аркылып чыкканда шундый булырга кирәк:
а) көчле, кыю;
б) игътибарлы, җыйнак;
в) матур, шат.
2. Ничә яшьтән балаларга машина юлларында велосипедта йөрергә
ярый?
а) 10;
б) 14;
в) 18.
3. Тыючы билгеләр нинди рәвештә була?
а) кызыл өчпочмак рәвешендә;
б) кызыл түгәрәк;
в) зәңгәр түгәрәк.
4. Кызыл өчпочмак рәвешендәге билгеләр ул:
а) тыючы билгеләр;
б) кисәтүче билгеләр;
в) күрсәтмә билгеләр.
5. Кайсы кагыйдә дөрес:
а) иң кирәкле юл билгеләре ул – кисәтүче билгеләр, чөнки алар йөртүчене кисәтә;
б) иң кирәкле билгеләр ул – сервис билгеләре, чөнки алар кайда хастахәнә булуын күрсәтә;
в) барлык юл билгеләре дә кирәк, чөнки алардан башка юлларда хәвефсез йөреп булмый.
Бергәләп тикшерү.
- Балалар! Сезнең шофер буласыгыз киләме?
- Яхшы шофер булу өчен нишләргә кирәк?
- Нинди кагыйдәләрне белергә кирәк?
Укучыларның җавапларын тыңлау
1. Юлда йөрсәң, бул өлгер,
Юл кагыйдәсен нык бел.
Светофорның һәрбер төсен
Юлның билгеләрен бел.
2. Нәрсә өчен светофорның
Сиңа күзен кысканын.
Нәрсә өчен инспекторның
Өскә таяк сузганын.
3. Юл читендә ни аңлаткан
Рәсем басып торганын –
Барысын белергә тырыш,
Дусларыңнан сораштыр.
4. Машина узганын көтми –
Йөгермә син тизерәк.
Моны белү һәр балага,
Кайда йөрсә дә кирәк.
5.Һәлакәтләр булмасын дип
Телидер һәрбер йөрәк.
Шуңа күрә дә йөргәндә
Бик сак булырга кирәк.
“Шофер буласым килә” җырын башкару.
X. Нәтиҗә ясау.
Мифтахова Гөлнар -
Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең башлангыч класс укытучысы.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Юл билгеләре безгә бик күп нәрсә әйтәләр...
Башлангыч сыйныф укучылары өчен юл йөрүкагыйдәләренә багышланган кичә...
Һөнәрләр. Билгеле үткән заман хикәя фигыль 4 нче сыйныф ( рус төркеме )
Урок татарского языка для руссоязычных детей. Лексическая тема: "Профессии", грамматическая тема: "Глаголы определенного прошедшего времени"...
Юл билгеләре иленә сәяхәт.
"Юл билгеләре иленә сәяхәт" исемле әкият-сценарий тәкъдим итәм....
4 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен "Хәзерге заман hәм билгеле үткән заман хикәя фигыль формаларын кабатлау" темасының дәрес эшкәртмәсе (рефлексия дәресе)
ФГОС таләпләренә нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсе....
Мәктәп билгеләре
Без сезнең белән бүген гаиләдә һәм балалар тормышында мөһим роль уйнаган мәктәп билгесе турында сөйләшергә дип җыелдык. Бу җыелышта мәктәп билгесе белән бәйле ситуацияләрне (килеп чыккан хәлләрне) чиш...
Эзтабар билгеләре
Эзтабар...
Эссе "Бүген укытучы билгеле бер фән укытучысы гына була алмый..."
quot;Мәктәпнең вазыйфасы - фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, балаларның күңелләренә Алланы сөю, гүзәл холык кебек яхшылык орлыкларын чәчү - тәрбияләп үстерү булачактыр". ...