Мәңге яшь Тукай
материал по теме
Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
mnge_yash_tukay.doc | 42.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе
Мәңге яшь Тукай
Габдулла Тукайның тууына 125 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә
Төзеде: Мөхәмәдиева Алсу Фәритовна
2011 нче ел
Җыр “Иртә”.
Алып баручы. Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта, башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган, гап-гади бер малай дөньяга килә.Әти-әниле,тигез канатлы була ул. Аңа Габдулла дигән исем бирелә.
1нче укучы.Бөек шагыйребез Габдулла Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә хәзерге Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында туа. Озак та үтми, аның әтисе үлеп китә.
(Габдулла керә)
Габдулла. Авылда башка туганнарым булмаганлыктан, әни мине, вакытлыча Шәрифә исемле ярлы карчыкта калдырып, Сасна авылына кияүгә киткән. Шәрифә карчык мине бер дә тәрбияләмәгән, хәтта ачык йөз дә күрсәтмәгән.
2 нче укучы. Бераздан Габдулладан әнисе үзе янына Сасна авылына алдырта. Бер елдан соң әнисе дә үлә.
3 нче укучы. Шунан соң үги әтисе Габдулланы Өчиле авылына, бабасы йортына кайтара. Бу ишле гаиләдә Габдулла, әлбәттә, артык кашык була.
Габдулла. Үги әбинең алты күгәрчене арасында мин бер чәүкә булганга, мине еласам – юатучы, иркәләним дисәм – сөюче, ашыйсым – эчәсем килсә – кызганучы бер дә булмаган. Мине эткәннәр дә төрткәннәр.
Алып баручы. Бераз вакыттан соң, Габдулланы бабасы Казанга баручы ямщикка утыртып җибәрә. Ямщик Тукайны Казанга, Печән базарына алып килә дә:
Асрамага бала бирәм, кем ала? – дип кычкыра.
Габдулланы Казанның Яңа Бистәсендә яшәүче Мөхәммәтвәли абый белән аның хатыны Газизә апа алып китәләр.
4 нче укучы. Монда бераз яшәгәч, яңа әти – әниләре берьюлы авырып китәләр. Алар, әгәр үлә калсак, бу бала ялгыз калыр, дип, аны кире авылга – Өчилегә озаталар. Шуннан Габдулланы Сәгъди абзый үзенә Кырлайга алдыра. Шагыйрь бала вакытында күргән вакыйгаларны үскәч үзенең әсәрләрендә чагылдыра.
5нче укучы”Гали белән кәҗә” шигырен сөйли.
6 нчы укучы”Сабыйга” шигырен сөйли.
Алып баручы. Габдулла Тукай өлкәннәрнең дә, балаларның да яраткан шагыйре. Без аның шигырьләрен яттан өйрәнәбез, аларның кайберләре көйгә дә салынган.
7 нче укучы “Бәхетле бала” шигырен сөйли.
“Бала белән күбәләк” җыры җырлана.
Алып баручы. Кайсыгыз Тукай әсәрләрен яхшы белә микән? Шуны тикшереп карыйк әле. Мин табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын табып, кайсы әсәргә туры килгәнен әйтергә тиеш.
Нәкъ кеше кебек үзе,
Бар маңгаенда мөгезе.
- Былтыр кысты,- дип акыра,
Шүрәлеләр чакыра. (Шүрәле)
“Шүрәле” җыры җырлана.
Шүрәле керә.
- Әллә мине чакыралар инде? У-у, мондагы халык! Нигә кычкырасыз? Әллә кети-кети уйныйсыгыз киләме?
Былтыр. Әле син элекке гадәтләреңне онытмадыңмыни, Шүрәле?
Шүрәле. Син кыскан бармаклар әле яңа гына төзәлеп беттеләр. Гафу ит, Былтыр! Гафу итегез, балалар! Бүтән алай кыланмам. Мине дә үзегез белән алыгыз әле.
Балалар. Әйдә, кал.
Алып баручы. Туннарга киендерә,
Җылыта, сөендерә,
Тоягы була ярык,
Исеме аның... (Кәҗә белән Сарык)
Кәҗә белән Сарык керә.
Сарык. Әйдә, Кәҗә, кунсак куныйк шунда барып,
Ут янына бүреләр дә киләлмәсләр,
Безнең анда кунганлыкны беләлмәсләр.
Кәҗә. Әйдә, иптәш, барсак барыйк инде. Исәнмесез, балалар!
Сарык. Исәнмесез, дуслар! Безне бүреләр куа, чаба-чаба арып беттек. Безне үзегезнең арагызга сыендырыгыз әле.
Балалар. Әйдәгез, калыгыз.
Алып баручы. Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач)
“Карлыгач” җыры җырлана.
Кешенең якын дусты,
Йортның тугры сакчысы,
Аннан гел игелек көт,
Ә исеме ничек? (Эт)
“Кызыклы шәкерт” шигыре сәхнәләштерелә.
Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (Куян)
“Бичара куян” шигыре сәхнәләштерелә. Тарак тоткан бер малай йөгереп уза. Аның артыннан Су анасы керә.
Су анасы. Тукта, тукта, и карак! Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак! Качты бит, алтын тарагымны урлап качты. Нинди начар малай икән, сез андый булмагыз балалар. Сездә бәйрәм, ахры. Миңа да сезнең белән калырга ярыймы?
Балалар. Рәхим ит, түрдән уз.
Алып баручы. Габдулла Тукай үзенең әсәрләре аша балаларны хезмәтне, табигатьне яратырга өнди. Шулай итеп укучыда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә тырыша.
8 нче укучы “Эш” шигырен сөйли.
Алып баручы. Тукай милли шагыйрь иде. Ул халкыбызны, аның хезмәтен, гореф-гадәтләрен, бай телен, сәнгатен чын күңелдән яратты, аны өйрәнде.
9 нчы укучы “Безнең авыл” шигырен сөйли.
10 нчы укучы. Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек исемнәргә дөнья бай.
Сәнгать дөньясында маяк булып,
Мәңге яши, яшьни , яшь Тукай!
11 нче укучы. Халкым күңеленә ак нур сиптең,
Кара төндә булдың якты ай.
Шаулы язның сүнмәс тугаедай
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
Алып баручы. Урам ташларыннан эзләмәгез
Тукай баскан утлы эзләрне.
Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,
Йөрәкләрдә Тукай сүзләре.
“Туган тел” җыры җырлана.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая
Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая...
презентация стихотворения "Весна" Г.Тукая
презентация стихотворения "Весна" татарского поэта Г.Тукая...
Классный час посвещённый 125 летию Г.Тукая на татарском языке
Бөек Тукайга 125 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән ачык сыйныф сәгате.Информацион –компьютертехнологиясен кулланып уздырыла....
Милләтемнең кояшы син ,и моңлы, нурлы Тукай...
Г.Тукай бәйрәме...
Разработка урока Мой любимый поэт - Г.Тукай
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныфлар өчен класстан тыш чара эшкәртмәсе...
Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.
Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....
: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.
Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....