Рәхмәт сезгә исән калганнар!
материал по теме
Предварительный просмотр:
Рәхмәт сезгә, исән калганнар!
Хәтердә сез, һәлак булганар
Максат: Балаларга бүгенге тыныч тормышыбызның, бәхетле балачагыбызның бәясен төшенергә ярдәм итү; сугыш һәм тыл батырларына карата хөрмәт, Ватанны ярату хисләре тәрбияләү.
1941 нче ел 22 июнь иртәсе искиткеч матур, күк йөзе аяз, көннең кызу булачагы күренеп тора. Совет халкы, эшчеләр, авыл хезмәтчәннәре эш атнасыннан соң ял итә. Менә шушы тыныч иртәдә канатларына тәре төшерелгән самолетлар тыныч шәһәрләрне, авылларны бомбага тота, танклар һәм пехота чикне бозып илебезгә керәләр. Бу иртәдә меңләгән чик буе сакчылары Ватан өчен, безнең тынычлык өчен гомерләрен куялар дошманга аяусыз каршылык күрсәтәләр
Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.
Ул елларны ничек онытасың,
Ил язмышы кылыч йөзендә.
Ир-егетләр китте яу кырына,
Алып батыр көче тоеп үзендә.
Әйе, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде.
Ир-егетләр кулларына корал алып Ватанны фашист баскыннарыннан саклауга бердәм күтәрелделәр. Әти-әниләренең, энеләренең һәм сеңелләренең, хатыннарының һәм балаларының, киләчәк буын кешеләренең-безнең, азатлыгыбыз өчен тормышларын кызганмыйча аяусыз көрәштеләр.
Бөтен кешелек дөньясын фашист изүеннән – коллыктан коткару өчен 1418 көн һәм төн аяусыз көрәш алып бардылар. Дошман көчле иде. Сугыш үз эченә 61 дәүләтне, җир шарының 80% халкын җәлеп итте.
Сугыш, хәрби хәрәкәтләр Европада, Азия һәм Африкада, диңгездә һәм океан киңлекләрендә үтте. Совет халкы һәм гаскәрләре: русы, татары, чувашы, удмурты, һәм башка милләтләр зур каршылык күрсәтте һәм дошманны тармар итте.
Бөек Ватан сугышы кешелек тарихында иң зур колачлы һәм иң җимергеч сугыш булды. Европада 50 млннан артык кеше үтерелә.
Фашистлар басып алынган җирләрдәге халыкны түбән дәрәҗәле дип караганнар. СССР үзенең 27 млн кешесен югалта.
Ул сугыш миллионнарча ватандашларыбызның тормышын алып китте, әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерде. Без бу авыр елларны бер вакыттада оныта алмыйбыз.
.
Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләрдә, күбесе кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөри капканы.
Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар хәзер безнең арада юк инде.Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк.
Бер минутлык тынлык.
Еллар уза, буыннар алмашына. 66 ел вакыт узды. әмма сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы, үзен сиздерә. Сугыш турында халык хәтере мәңгелек. Аны һәрчак истә тоту – ул безнең бурыч, ул – безнең намусыбыз кушуы, ул – без.
Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә җиңү таңын күрергә насыйп булды. Бик авыр елларда авыл язмышы ил язмышына кушылды. Ирләре, уллары туганнары батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләде. Кош теледәй солдат хатларын тилмереп көтте. Һәр гаиләгә кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерде авыл халкы. Кара пичәтле кәгазь кисәге, бәгырьләрне өзеп, күпме авылдашларны кан-яшь түктерде. Сугыш – авыл – хатын-кызлар.
Алар фронтны бөтен кирәк-ярак нәрсә белән тәэмин иттеләр, балалар үстерделәр, җир сөрделәр, урман кистеләр. Сугыш елларында авырлыклар өч мәртәбә арта: ир-егетләр сугышта, атлар юк, азык-төлек фронтка. Ел әйләнәсе ялсыз эштә, нормаларны арттырып үтәргә.(250%). Эшкә түләнү булмый диярлек. Колхоз һәм өй эшләрен җигелеп тарту. Ашарга җитмәү, җәй көннәрендә алабута, кузгалак, кычыткан, черек бәрәңге – барысы да ризыкка әйләнә.
Сугыш елларында Татарстан Республикасы фронтны сугыш кирәк яраклары белән тәэмин итү үзәгенә әйләнә. Татарстанга СССРның сугыш барган районнарыннан 70 зур промышленность предприятияләре күчеп килә.
Казан шәһәренең барлык предприятияләредә хәрби заказлар үти башлый. Казанда яңа төрдәге туплар (пушка) яңа хәрби самолетлар уйлап табыла һәм төзелә. Сугыш елларында Татарстан фронтка 600 төрдәге корал һәм башка кирәк-яраклар бирә. Татарстан авыллары фронтка 131 млн пот ашлык, 39 млн пот бәрәңге, 59 млн пот ит, 200 млн литр сөт бирә. Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы герое исемен 173 татар егете ала. Бөтен ил буенча 2 нче урын. “Татар егетләре арслан кебек сугыштылар”- дип яза Советлар Союзы Маршалы Конев. 700 мең кешедән 3500 меңе үлеп кала
Мондый халыкны беркемдә, беркайчанда җиңә алмады һәм җиңә алмас.
Җиңү килде.
Ерак иде ул көн озак көттек
Бер кайгыда урап узмады.
Мең ярым көн буе көрәш барды
Мең ярым көн көттек без аны.
Мең ярым көн буе көрәш барды
Мең ярым көн көттек без аны.
Җиңү килде җирне нурга күмеп
Шатлык белән күзне чылатып
Килде ул көн безнең күкрәкләрдә
Орден медальләрне чыңлатып.
Килде ул көн безнең күкрәкләрдә
Орден медальләрне чыңлатып.
Кан төсенә кереп көн батыштан
һәр көн саен таңнар алланды.
Киң кырларда Мартын яннарында
Озын көннәр төнгә ялганды.
Киң кырларда Мартын яннарында
Озын көннәр төнгә ялганды.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Г. Лотфи "Кошлар сезгә рәхмәт әйтерләр".
Дәрес заман таләпләренә туры китереп төзелде. Дәрес өчен презентация дә бар. Табышмаклар, уеннар белән үрелеп бара торган дәрес укучыларны ялыктырмый, киресенчә, активлаштыра гына. Дәрескә туры китере...
"Кошлар сезгә рәхмәт әйтерләр"
Укучыларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру Һәм шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәтү; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү,анлап уку грамоталылыгын үстерү; кошларга карата кызыксын...
"Яз гөлләре сезгә, гүзәлләр"!
Бәйрәм кичәсе....
"Кояш гомере телибез, әниләр ,сезгә!"
8 марта -Международный женский день. Внеклассное мероприятие....
Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция һәм "Могҗизалар кыры" уены.)
Бүген безнең мәктәптә инде традициягә кереп киткән 4 сыйныф укучыларының очрашу, танышу кичәсе. Бу бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана....
Әтиләр, йөрәк сүзләребез сезгә! - 23 февраль бәйрәме
Максат. Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү,әти-әниләрнең кадерле кеше булуларын аңлату , аларга ихтирам , хөрмәт , ярату хисләре тәрбиял...
Рәхмәт Сезгә Укытучылар
Сценарий...