Тамчы шоу
методическая разработка (4 класс) по теме
Внеклассное мероприятие по теме " Сказки" для проведения с учащимися 4-5 классов русских школ.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Tamchy_shou.docx | 17.8 КБ |
Предварительный просмотр:
Тамчы шоу.
Рус мәктәбендә укучы татар балалары белән “Әкиятләр” темасына үткәрелгән уен.
Максат: Укучыларның әкиятләр турындагы белемнәрен ныгыту, дөрес сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, “Тамчы шоу” уенына кызыксыну уяту, халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер җайланмасы, экран, слайдлар, капчык, фишкалар, команда исеме язылган хәрефләр, сигнал карточкалары.
Уен барышы:
- Хәерле көн, дуслар! Бүгенге “Тамчы шоу” уенын башлап җибәрергә рөхсәт итегез.
Бүгенге уеныбызда 5 нче сыйныф укучылары үзара көч сынашачаклар. Уенны башлар алдыннан сезне хөрмәтле жюри әгъзалары белән таныштырып китәм.
- Кадерле дуслар, уеныбызда 2 команда катнаша. Командаларның исемен табу – ул уенның беренче бүлеге. Өстәлдәге конвертны ачып,киселгән хәрефләрдән үзегезнең команда исемен төзегез.
I команданың исеме - “Тылсым”, II команданыкы - “Хәйлә”.
-Уенның II бүлеге “Алга,... алга,..., алга!” дип атала.
Командаларга сораулар бирелә. Җавабы әзер команда үзенең сигнал карточкасын күтәрә.
- Халык әкиятләре ничә төргә бүленә? ( 3 )
- Хайваннар турында нинди әкиятләр беләсез?
- Тылсымлы әкият дип нинди әкиятләргә әйтәләр?(Фантазиягә корылган әкият, геройлар серле әйберләр, хикмәтле көчләр кулланалар.)
- Көнкүреш әкиятләреннән ниндиләрне беләсез?
- Әкият язган нинди язучыларны беләсез?
III бүлек. “Син –миңа, мин – сиңа.”
Командалар бер-берсенә сораулар бирешәләр.
IV бүлек. “Караңгы ат.”
- Бу бүлектә һәр командага 2 әкият героеның характеристикасы бирелә. Шуңардан чыгып сез әкият героен танырга тиеш.
- Ул яхшы күңелле, игелекле, абыйларын бик ярата. ( Җилбикә).
- Ул җирән, хәйләкәр, бабайны алдаган. (Төлке)
- Ул көнчел, зәһәр, ике йөзле, үги ана белән үскән.(Сылубикә)
- Ул көчле, таза, камырдан ясалган. (Камырбатыр)
V бүлек. “ Капитаннар, алга!..”
- Мин һәрбер команданың капитанына 4әр сорау бирәм. Бары капитаннар гына җавап бирә.Жюри дөрес җавапларны билгеләп бара.
“Тылсым” командасы капитанына сораулар:
- Ни өчен әби әтәчен Тукмар дип атаган? (Тукмарга яраткан.)
- “Зирәк карт” әкиятендә патшаның сорауларына җавапны кем тапкан?(Егетнең әтисе).
- Тукмарны әби күршеләргә ничә көнгә кертән?( 3)
- “Кем җиңүче әкиятендә” картның уллары кемгә өйләнергә теләк белдергәннәр? (Закир кызына).
“Хәйлә” командасы капитанына сораулар:
- Әбинең ничә әтәче булган?(2)
- Кем көчле? (Кеше)
- Убыр-тазның капчыгында нәрсә булган?(Тукмаклар)
- “Кем җиңүче” әкиятендә картның кече улы Закир кызына нәрсә алган?(Терелтә торган алма).
Жюри нәтиҗәләр ясаганда, үзешчән сәнгать номеры күрсәтелә.
VI бүлек. “Нәрсә сөйләшәләр икән?”
- Экранда әкияттән иллюстрация бирелгән. Шул иллюстрацияне сәхнәләштерегез. (Экранда А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятеннән керпе белән үрдәкнең очрашу күренеше. )
Һәр командадан 2 укучы бу биремне үтәргә әзерләнә, ә калганнар уенны дәвам итә.
VII бүлек. “Капчыктагы хикмәтләр.”
Капитаннар капчыктан фишкалар алалар. Фишкада командага дигән сорауның номеры язылган. Сораулар экранда күрсәтелә.
I.1.Бу мәкальләрнең кайсысы “Чукмар белән Тукмар” әкиятенә туры килә?
- 100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын?
- Ике яхшы бер сәкегә сыя, ике яман бер шәһәргә сыймый.
- Дустың булмаса, эзлә, тапсаң, сакла. (2 нче)
- Мәкальләрнең кайсысы “Хәйләгә каршы хәйлә” әкиятендәге Төлкегә туры килә?
- Кунакка барсаң, кунак көт.
- Яхшы ашка кыстау кирәкми.
- Берәү ашап туя, берәү яланып кала. (3 нче)
II. 1.Экрандагы иллюстрацияләргә карап, “Кайсы әкият артык?” уенын уйнап алабыз.
- Кайсы әкият артык һәм ни өчен?
Экранда әкиятләргә иллюстрацияләр бирелгән:
- “Хәйләгә каршы Хәйлә,” “Карт белән Төлке”, “Чукмар белән Тукмар”. (“Чукмар белән Тукмар”- әдәби әкият, калганнары халык әкияте.)
- “Зирәк карт”, “Кем көчле”, “Тычкан белән Чыпчык”.( “Тычкан белән Чыпчык” –хайваннар турындагы әкият, калганнары тормыш-көнкүреш әкиятләре).
- Командалар әкиятләрдән өзекне күрсәтергә әзер. ( Укучылар “Сертотмас үрдәк” әкиятеннән керпе белән үрдәкнең очрашуын күрсәтәләр.)
VIII бүлек. “Яраткан әкиятеңне яса.
- Хәзер ярышка рәссамнәрне чакырабыз. Кем, күзләрен бәйләгән килеш ,үзенең яраткан әкиятен ясый ала?
- Укучылар, безнең уеныбыз шуның белән тәмам. Уенда катнашканыгыз өчен зур рәхмәт. Хәзер жюри нәтиҗә ясый, ә без үзешчән артистларыбызның тагын бер чыгышын карап китәрбез. (Татар халык биюе.)
- Нәтиҗәләрне тыңлау, җиңүчеләрне бүләкләү.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тамчы-шоу "Без Тукайны беләбезме?"
Внеклассное мероприятие в виде игры-соревнования между двумя командами. Проверяет усвоенные знания учащихся начальных классов о жизни и творчестве великого татарского поэта Г. Тукая....
тамчы шоу
Максат: балаларның әйләнә-тирә дөнья, татар теле, укудан белемнәрен тикшерү, интел- ...
Уен "Игътибарлы бул" (тамчы-шоу)
Тамчы - шоу уены өчен рәсемнәр . Балалар бакчалары һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен....
«Тамчы - шоу» бәйгесе.
Балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, җитезлек, игътибатлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү....
«Тапкырлар һәм зирәкләр” тамчы-шоу
Тема: «Тапкырлар һәм зирәкләр” тамчы-шоуМаксат: укучыларда укуга карата аңлы караш булдыру, сөйләм телен, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру, укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтл...
"Тамчы- Шоу" интеграль уен.
"Тамчы - Шоу" интеграль уен, укучыларның кызыксынуларын, күп белергә омтылышларын арттыра....
Тамчы-шоу. Электр
Интеллектуаль күңел ачу бәйгесе...