Тамчы-шоу. Электр
методическая разработка по обж по теме
Предварительный просмотр:
Тамчы-шоу
Интеллектуаль күңел ачу бәйгесе
Максат: -укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып белү, күзаллауларын
арттыру, баету;
-электр энергиясе белән эш иткәндә аеруча сак булырга кирәлеген
аңлату;
-балалар күңелендә энергетиклар хезмәтенә ихтирам, хөрмәт уяту;
Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар, кунаклар! Бүген без “Электр" темасына багышланган интеллектуаль күңел ачу бәйгесенә җыелдык. Бу бәйгедә катнашучыларыбыз безгә үзләренең осталыкларын,белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәтерләр. Хәзер командалар белән танышып үтик.
“Очкын”командасы “Чаткы”командасы
1. Утка карасаң күзләр камаша
Башланды бәйге тамаша.
Җиңүче исеменә кем булыр ия,
Дип, уйлап тора Гүзәлия.
2. Мин буламын Илүзә
Бу бәйгедә без җиңәрбез,
Күңелем шулай сизә.
3. Мин сезнең Фәритегез
Энергетиклар бәйрәменә
Әйдәгез, рәхим итегез!
. 4 . Исемем минем Булат
Электр ни өчен кирәк,
Торамын шуны уйлап.
5. Минем исемем Ислам
Телевизор карый-карый
Үземә алам илһам.
6. Мин буламын Җәүдәт
Көне буе телевизор карау
Бик начар гадәт.
7. Көн дә әнигә булышам,
Ә көн һаман озыная
Телевизор да карамагач
Нишләсен Илдария?
8. Бераз телевизор карагач
Уйнап алырга кил
Футбол уйнарга чакыра
Һәммәгезне Фәнзил.
9. Минем исемем Руфат
Өйдә утлар балкып торса,
Булырмын мин шат.
10. Минем исемем Сөмбел
Балкып янган утларның
Кадерен генә бел.
11-12. Без икебез дә Илүзә
Уен башланыр алдыннан
Кул чапмыйча кем түзә!?
А. б. Балкый электр утлары
Йөзебездә шатлык нурлары
Танышулардан соң,
Башлана уен турлары.
I тур.
А.б. Беренче турыбызны башлыйбыз. Әлеге турның исеме ”Кем тизрәк?”дип атала. Мин табышмаклар әйтәм,җавабы әзер булган команда кыңгырауга баса.
1) Үзе яна, ә төтене юк. (лампочка)
2) Канаты юк, гәүдәсе юк,
Тимер чыбыктан оча. (электр тогы)
3) Почмакта бер суык кыш,
Исеме аның ... (Суыткыч)
4)Өй түрендә утыра ул
Ил хәбәрен таратып
Барлык кеше карый аны
Кызыксынып яратып. (Телевизор)
5) Киемнәрең бөгәрләнсә
Хәзер тигезләп бирә
Элек күмер белән эшләсә
Хәзер электр белән (Утюг)
6) Өйнең нәкъ түр буенда
Утырадыр абыстай.
Зыр-зыр әйләнә күзе,
Чутлый ул нидер үзе. (Счетчик)
7) Чүп - чар, тузан йота ул,
Өйне чиста тота ул... (Тузан суырткыч)
8) “Чек” итсә , “гөлт” итә
Өйләр яктырып китә (лампочка)
9) Стенага урнашкан
Кечкенә генә тартма
Аның төймәсенә бассаң
Өйләр яктырып китә. (Ут яндыргыч)
10) Үрмәли ул баганага
Ыргагын эләктереп.
Беләм инде, әйтмәсәң дә
Бу кеше Электрик.
11) Төтене юк, уты юк,
Пешерә дә җылыта,
Йомшак итеп яңарта
“Замана могҗизасы”, -ди
Әби аңа карата.(Микродулкынлы мич)
12) Җаным булмаса да, синең
Хезмәтчең булырмын, ди.
Үземнең акылым белән
Игелек кылырмын, ди. (Компьютор)
I Турның нәтиҗәсен белән танышу өчен сүзне жюрига бирәбез.
II Тур. “Игътибарлылык”
А.б. Бу турның исемен белү өчен бирелгән иҗекләрдән сүз төзергә кирәк
А.б. Уенның икенче турына күчәбез, аның исеме“Игътибарлылык”. Бу тур ике биремнән
торачак.
1 нче биремне үтәү өчен игътибар белән рәсемне карыйбыз.
“Очкын” командасына сорау.
- Бу рәсемдә ничә электр баганасы бар?(3)
“Чаткы” командасына сорау.
- Алгы пландагы баганаларда ничә чыбык сузылган?(3)
2 нче бирем.”Бу нәрсә?”
А.б. II турга йомгак ясау өчен сүзне жюрига бирәбез.
III тур. “Сорау бездән – җавап сездән.”
А.б. Уенның өченче турына күчәбез, аның исеме “Сорау бездән – җавап сездән.”
Димәк, сорауларга җавап бирәбез.
“Очкын” командасына сорау.
-Нинди очракларда янгын чыгарга мөмкин?
“Чаткы” командасына сорау.
Янгын чыкмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
IV тур. ”Капитаннар ярышы”
А.б. Капитаннарга электр темасына кагылышлы мәкальләр өйрәнергә бирелгән иде. Хәзер мин шуларның берничәсенең башын әйтәм, капитаннар дәвам итәргә тиеш була.
“Очкын” командасына
1. Утсыз өй,( ямьсез өй).
2. Өйнең яме – (ут белән).
3. Ут яктысы – (яшәү чаткысы).
4. Яшәү яме – ( ут )белән.
5. Ут булса – (бар да була).
6. Караңгыдан зарланганчы, (ут яндыр).
7. Балык сусыз, кеше – ( утсыз яши алмый.)
“Чаткы” командасына
1. Кешене - хезмәт, өйне – ( ут бизи.)
2. Ут – акча, кадерен (белмәсәң кача).
3. Ут – сездән, түләү – (бездән).
4. Кайда электр – шунда( тормыш).
5. Тормыш тоткасы – (ток).
6. Өй күрке –(ут).
7. Чәйнең тәме сөт белән –
(Өйнең яме ут белән).
А.б. Нәтиҗәләр белән таныштыру өчен сүз жюрига бирелә.( Жюри нәтиҗәләр белән таныштыра, җиңүче команданы билгели. Балаларга бүләкләр һәм мактау кәгазьләре тапшырыла.)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тренажер Электра "Топографическая анатомия лошади" (Фрагмент)
Тренажер Электра "Топографическая анатомия лошади" (Фрагмент)...
Тамчы шоу
Внеклассное мероприятие по теме " Сказки" для проведения с учащимися 4-5 классов русских школ....
Тамчы-шоу "Без Тукайны беләбезме?"
Внеклассное мероприятие в виде игры-соревнования между двумя командами. Проверяет усвоенные знания учащихся начальных классов о жизни и творчестве великого татарского поэта Г. Тукая....
“ Куркынычсыз электр ”
Тема: Куркынычсыз электр.Максат: укучыларга электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату һәм үтәргә өндәү; электрның яктылык һәм энергия чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта кү...
тамчы шоу
Максат: балаларның әйләнә-тирә дөнья, татар теле, укудан белемнәрен тикшерү, интел- ...
Уен "Игътибарлы бул" (тамчы-шоу)
Тамчы - шоу уены өчен рәсемнәр . Балалар бакчалары һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен....