Тел кешене дус итә
план-конспект урока (4 класс)

Тема: Тел кешене дус итә

  Белем бирү максаты:1. Тема буенча лексик белемнәрне гомумиләштерү;   

Эшчәнлек максаты: укучыларда яңа эшчәнлек алымнарына мөстәкыйль рәвештә өйрәнү күнекмәсе формалаштыру: алгоритм төзү, күзәтү, анализ, дәреслек белән эш (Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;)

Тәрбия бирү максаты: укучыларда милләтара дуслык булдыру һәм телләр өйрәнүнең әһәмиятенә төшендерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_tel_keshene_dus_it.docx26.35 КБ

Предварительный просмотр:

        

Республиканская конференция «Полилингвальное образование и межкультурная коммуникация в XXI веке»

Интегрированный урок

Тема: Тел кешене дус итә

Авторы: учитель родного языка и

                                                                              литературы  МБОУ гимназия №1

                                                                              г. Агрыз  Закирова Г.Р.

                                                           и учитель английского языка

                                  Зиганшина Г.А.

   

Тема: Тел кешене дус итә

  Белем бирү максаты:1. Тема буенча лексик белемнәрне гомумиләштерү;  

Эшчәнлек максаты: укучыларда яңа эшчәнлек алымнарына мөстәкыйль рәвештә өйрәнү күнекмәсе формалаштыру: алгоритм төзү, күзәтү, анализ, дәреслек белән эш (Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;)

Тәрбия бирү максаты: укучыларда милләтара дуслык булдыру һәм телләр өйрәнүнең әһәмиятенә төшендерү.

Метапредмет нәтиҗәләре:

Регулятив УУГ: мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру;проблеманы аңлый белү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр таба белү.

Танып –белү УУГ: укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;

Коммуникатив УУГ:  сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, коллектив белән фикер алышуда катнашу, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

  Предмет нәтиҗәләре:   татар һәм инглиз телләрендә  укучыларның монологик, диалогик сөйләмен, тыңлап аңлау күнекмәләрен  үстерү

Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, карточкалар белән эш, проблемалы сорау, тест эшләү, ребус чишү, үзбәя, күнегүләр башкару, җөмләләр төзү, һ.б.

Кулланылган методлар: өлешчә эзләнү (эвристик)

Дәрес барышы

  1. Мотивация

1. Укучыларда уңай психологик халәт булдыру, эшләргә теләк уяту.

- Исәнмесез,укучылар

- Исәнмесез, укытучы апа.

-Хәерле көн!

-Хәерле көн.

-Хәлләрегез ничек?

-Кояшлы көн кебек

Төрле-төрле телләрне

Өйрәнергә дип килдек.

-Рәхмәт, утырыгыз.

II.  Актуальләштерү.

 – Укучылар, бүген безнең дәресебез гади генә түгел, ә татар теле белән инглиз теле бергә бәйләнеп барачак. Шуңа күрә сездән зур игътибарлылык һәм активлык сорала.

 – Укучылар, әйдәгез һәр дәрестә куллана торган өч кагыйдәне искә төшерик әле.

 - Тулы җөмләләр белән җавап бир.

    (Give a full answer)

  • Игътибар белән тыңла, бүлдермә.  

     (Be attentive)

  • Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.

( Think  yourself)

III . Авыр очракның урынын һәм сәбәбен билгеләү.

1 “Тел кешене дус итә” темасын ачу

  • Укучылар, тактада  сүзләр күрәсез.  English  Tatar  meet  book  friend country
  • Сез аларны 2 төркемгә бүләргә тиеш.
  • 1нче төркемдәге сүзләрне кайсыгыз укыр?
  • 2нче төркемдәге сүзләрне кайсыгыз укыр.
  • Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез.(телләр турында)
  • Әйе. Ләкин без әле дәресебезнең  тулы темасын әле тапмадык. Моның өчен мин сезгә ребус тәкъдим итәм.

Тел      кеше+не friend итә (тел кешене дус итә)

IV. Авырлыктан чыгуның проектын төзү

ЗГР: – Укучылар, ә сез ничә тел беләсез?

ЗГР: - Кайсы телдә иркен сөйләшәсез?

ЗГР: - Синең туган телең нинди тел?  

ЗГР: - Өйдә нинди телдә сөйләшәсез?

ЗГР: - Ә сез нигә татар телен өйрәнәсез?(чөнки ул – дәүләт теле)

ЗГР: -Ә инглиз телен нигә өйрәнәсез? (чөнки ул – халыкара тел)

ЗГР:-Укучылар, күп телләр белүчене кем дип атыйлар?

УКУЧЫ:-Полиглотлар

 Өй эшенә мин сезгә полиглотлар турында өйрәнергә кушкан идем. Кайсыгыз сөйләп китәр? (Камилла, Наилә)

V. Проектны тормышка ашыру.

- Әйдәгез , без дә сезнең белән полиглотлар булып карыйк. Сез барыгыз да чит тел өйрәнәсез:инглиз теле һәм кем өчендер татар теле дә чит тел. Шуңа күрә мин бу дәрескә инглиз теле укытучыгыз Гөлнур Альбертовнаны чакырдым. Рәхим итегез, Г.А.

 ЗГА:  Hello, my dear friends. I see you are fine. You have talked about polyglots, have not you? Who are they? Can you explain it to me?

 Pupil:  Polyglots are the people who can speak  free and fluently  different languages.

-Thanks. What about are you going to talk at the lesson today?

Pupil1:  We will speak about languages.

Pupil2: We will try to answer the question if we can be friends, if we know languages.

T: I know you well, but our guests and your Tatar teacher don’t know you well. So, let’s meet with some of us. So, speak about you yourselves in English? O’K.

ЗГР: -Укучылар, миңа аңлаешлы булсын өчен, соңнан татарчага тәрҗемә итәрсез.

Камилл:                           Илвина

Вилена:                           Ришат

Наилә:                             Газинур

VI. Беренчел ныгыту.

ЗГР:5. 22б.к.11 шигырьне уку

ЗГР:6. 23б. К.12(телдән)

-Ә сез дустым сүзен ничә телдә әйтә беләсез. Әйтеп карагыз әле.

- Исәнмесез сүзен ничә телдә әйтерсез?

7. Физкультминут

VII. Эталон буенча үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эшләү.

ЗГР:-Укучылар, татар алфавитында ничә хәреф бар?(39)

ЗГА: - How many letters are there in the English ABC?(26)

ЗГР: Сезнең өстәлләрегездә 2 тел алфавиты бар: татар теле һәм инглиз теле алфавитлары.1, 4 нче номерлы укучылар татар алфавиты белән, ә 2.3 нче номерлы укучылар инглиз алфавиты белән эшләячәк.Карточкада саннар язылган. Сез шул саннар буенча  җөмлә төзеп, чиста кәгазьгә язып куярга тиеш буласыз.

ЗГР:Татарча:Телләр белгән – илләр белгән

-Нәрсә килеп чыкты?

Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз?

ЗГА:Инглизча:

 1 Английский алфавит

Aa

Bb

Cc

Dd

Ee

Ff

Gg

Hh

Ii

Jj

Kk

Ll

Mm

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

Nn

Oo

Pp

Qq

Rr

Ss

Tt

Uu

Vv

Ww

Xx

Yy

Zz

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

Эталон

Live and learn

   12 9 22 5          1 14 4        12 5 1 18  14

 The more languages you know, the more you are a person.

20 8 5      13 15 18 5      12  1 14 7  21 1 7 5 19              

25 15 21       11 14 15 23,       20 8 5        13 15 18 5      

25 15 21              1 18  5     1        16  5  18  19   15  14

My language is my country.

13 25      12 1 14 7 21 1 7 5        9 19                13 25      

3 15          21 1 4  20  18 25  

T: What is it? It is a saying, I think.  What is the translation of   it into Tatar? What does it mean? Can you try to explain it?

Pupil: I think  it means….

VIII. Яңа белемнәрне үзләштерелгән белем системасына кушу һәм кабатлау

 1.Дәфтәр белән эш.

Число, сыйныф эше язу.

Сезнең өстәлегездә 2 телдә сүзләр язылган конвертлар бар. 1.4 нче номерлы укучылар инглизчә, ә2һәм 3 нче номерлы укучылар татарча конвертларны алыгыз. Шул сүзләрдән җөмләләр төзеп , дәфтәрегезгә язып куегыз

Эталон

(Мин русча иркен сөйләшәм. Татар теле дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе керә. Татар теле дәресендә без татарча сөйләшәбез.)

(   I can speak English very well. It is necessary to learn foreign languages.      Everybody knows his native language).

2. Синквейн төзү

Һәр өстәл бүгенге тема буенча синквейн төзеп карасын.

T: Let’s try to write a short poem about languages or cinquain. Do you remember the rules of writing it?

P: Yes, we do.

ЗГР: -Ә өйдә укучылар, татр телен инглиз теле белән чагыштырып, аермалы һәм уртак якларын язып килегез.

ЗГР: -Ә кемгә бу эш төре кыенрак тел турында 1 шигырь ятлагыз.

 IX.Рефлексия

ЗГР: -Укучылар, бүген без  үзебезнең куйган максатларга ирештекме?

ЗГР :-Нәрсә турында белдегез?

ЗГР: -Бүген дәрестә барыгыз да актив катнашты.( Билгеләр кую)

ЗГР: -Актив катнашканыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кешенең күңел дөньясы. Хиснең сәбәбе. К Мостафин "Эш" шигыре.

Хиснең дәрәҗәсе турында белемнәрне ныгыту....

классный час "...Әкият кешене батырлыкка, матурлыкка илтә"

классный час "...Әкият кешене батырлыкка, матурлыкка илтә"...

Шэфкатьлелек бизи кешене

2 класста класс сэгате...

Кешенең канаты-тырыш хезмәт.

Тәрбия беседалары өчен ачык тәрбия сәгате....

"Дөньяда тырышлык икән кешене кеше иткән"

IX  Республика "Игры, которые мы заслужили вместе с тобой" исеме астында уздырылган Сәламәтлек театры эшкәртмәсе...

Тәрбия сәгате "Кешене хезмәт бизи"

Автор бу класс сәгатен балаларда хезмәткә мәхәббәт;хезмәт кешеләренә хөрмәт һәм соклану;һөнәр,белем алуга омтылыш тәрбияләү максатыннан чыгып эшләгән.Монда”алтын” куллы кешеләр хезмәте дә тәкъдим ител...

Презентация. Әйләнә- тирә дөнья. Кешенең тән төзелеше.

Әйләнә- тирә дөнья фәненнән "Кешенең тән төзелеше" темасы буенча презентация. Терминнар рус телендә дә, татар телендә дә бирелә....