"Һава торышы" темасына технологик карта
план-конспект урока (2 класс)

Дәрес тибы - яңа белемнәрне үзләштерү.

 Сыйныф - 2( рус төркеме) 

 Чыганаклар - Р. Ф Бәхтиев "Татар теле (Сәлам)". 2 нче сыйныф: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. - Казан: Мәгарифне үстерү институты, 2024, мультимедиа проекторы, презентация,рәсемнәр. 

 Дәрес вокзал диспетчеры тавышы белән башлана.Дәреснең темасын һәм максатын ТНВ дикторы язмасы аша беләләр. Алар анда һава торышын әйтү буенча кастингта катнашырга тиеш булалар.  Әлеге кастинга укучылар дәрес буе төрле эш алымнары башкарып әзерләнәләр. Дәрес азагында тулы текст сөйли алулары, укучыларның дәрес максатына ирешүләрен күрсәтә. Рефлексия өлешендә ТНВ дикторы укучыларны кастинга узулары белән котлый. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologik_karta.docx26.84 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы

Закирова Гөлнара Расим кызы

Предмет

Татар теле

Тема

Һава торышы

Планлаштырыл-ган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: Эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгели белү.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: Аңлап уку һәм ирекле сөйләшү күнекмәсенә ия булу. Логик фикерләү күнекмәсен үстерү. Текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлаша белү.

Коммуникатив УУГ: Хезмәттәшлек урнаштыра алу. Укытучының сөйләмен тыңлый һәм аңлый алу. Телдән (диалогик һәм монологик) һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү. Коммуникатив максатлардан чыгып сүзләрне урынлы һәм дөрес куллана алу. Укытучы, сыйныфташлар белән хезмәттәшлекне планлаштыра алу.

Регулятив: Дәреснең темасын, максатын формалаштыру. Эчтәлеккә (үз) бәя бирү, үзләштергән һәм үзләштерергә кирәк булган материалны билгели белү.

Предмет буенча: “һава торышы” темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлау, аларны дөрес куллана белү һәм “һава торышы” темасы буенча диалог һәм монолог төзи белү.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү

Төп төшенчәләр

Һава торышы, кояшлы, болытлы,җил исә, кар ява, яңгыр ява

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру

Фронталь, парларда, индивидуаль, группада

Чыганаклар

Р.Ф. Бәхтиев “Татар теле ( Сәлам)”. 2нче сыйныф: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек.- Казан:Мәгарифне үстерү институты, 2024, мультимедиа проекторы, презентация, рәсемнәр

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

Мотивлаштыру

1. вокзал диспетчеры тавышы:Уважаемые пассажиры 2 класса школы №3г. Агрыз. ВАш поезд Агрыз – Казань прибыл на 4 ую платформу. Вас будет сопровождать проводник Гульнара Расимовна( пилотка белән галстук киям)

2. Исәнләшү.

-Исәнмесез, балалар!

-Хәлләрегез ничек?

-Барабызмы Казанга?

#1057;езнең партада билетлар. Кулыгызга алыгыз һәм укыгыз.

-Укучылар, кая барабыз ?

- Ә нигә барабыз? Беләсезме?

-Әйдәгез видео тыңлыйбыз. Игтибар белән тыңлагыз!

(Тнв дан видеоязма)

Сүзлек эше:

Кастинг – это конкурс.

-Укчылар, кастингка барабызмы?

-Ә кастингның темасы нинди?( тактага эләм)

- Чтобы в кастинге выступить хорошо, что вы должны знать?

- Да, ребята, вы должны уметь ответить на вопросы:

-һава торышы нинди?

- Ничә градус?( тактага эләм)

-Исәнмесез

-Рәхмәт, яхшы.

Балалар парлашып басалар һәм җырлыйлар:

-Сәлам, сәлам, хәерле иртә

Хәлләр ничек?

Бик шәп , рәхмәт

Сау бул, дустым хәерле көн

Укучылар тыңлыйлар.

-Барабыз.

Билетларны алалар, укыйлар

  • Казанга

-Юк

Укучылар тыңлыйлар

-Барабыз

-Һава торышы

-слова

-уметь составлять предложения

Шәхескә кагылышлы: укытучы һәм сыйныфташларыңа хөрмәт, бер-береңә ихтирамлы мөнәсәбәт тудыру; үз уңыш- уңышсызлыклары-ның сәбәпләрен ачыклау, дәрескә әзерлеккә үзбәя.

Метапредмет:

Коммуникатив: укытучы, сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү.

Регулятив: эш урынын әзерләү, һәр укучының тәрҗемәсен тыңлау, бәяләү; дәреснең темасын, максатын ачыклау.

Предмет буенча: үткән тема буенча лексик берәмлекләрнең эчтәлеген белү һәм аңлау.

Актуальләш-

Терү

Фонетик зарядка

Лексиканы кабатлау

Яңа белемнәрне беренчел үз-ләштерү

-Укучылар, бу – Татарстан картасы.

Сезнең дә өстәлләрегездә Татарстан картасы бар.

Я буду выделять на карте те места, где мы будем сегодня. А вы тоже у себя в группе должны показать эти места.

-Давайте, сначала определимся, 1 из вас будет отвечать за названия городов, второй - за һава торышы нинди? И 3 – За Ничә градус?. Определитесь.

-А сейчас определимся, по какому маршруту поедем.

.Найдите начало маршрута.

-Откуда мы узнаем?

- Нинди шәһәрдән китәбез?

(ябыштырам)

Гудок

-Киттек, укучылар.

Фонетик зарядкадан башлыйбыз.

Ә- Әгерҗе

А- кар,

w- ява, һава

ң- яңгыр

Җ –җил

-Балалар, бу нәрсә?

җил

болыт

кар

кояш

яңгыр

- А теперь этим словам добавим –Лы,-Ле

-Укучылар, вагон тәрәзәсенә карагыз әле.

- Урамда көн нинди?

- Кар явамы?

- Балалар, ә Әгерҗе радиосы һава торышы турында ни сойли?

Игътибар белән тыңлагыз.

Диктор:

-Хәерле көн, радио тыңлаучылар. Бүген Әгерҗедә көн салкын, кар ява. Һава температурасы 7 градус салкын.

-Җавапларыгыз туры килдеме?(Совпали ваши ответы?)

-Әйдәгез,тикшерик.

У вас на столе есть сигнальные карточки.Я буду говорить предложения,а Ваша задача- показать подхлоящую по смыслу карточку

-Әгерҗедә көн болытлы

-Әгерҗедә кар ява

-Әгерҗедә һава температурасы -7градус салкын.

-Без хәзер нинди шәһәрдә булдык?

-Кем, Әгерҗе турында һава торышын сөйли ?

-Әйдә, Алсу, сине тыңлыйк.

-В билетах.

-Әгерҗе

Укучылар кабатлыйлар

җил

болыт

кар

кояш

яңгыр

җилле

болытлы

карлы

кояшлы

яңгырлы (тактага эләм)

-урамда көн салкын

-Әйе, кар ява

-әйе

-болытны күрсәтәләр (картага эләм)

-карны күрсәтәләр(картага эләм)

1 укучы туры килгән санны алып элеп куя картага

-Әгерҗе

Әгерҗедә салкын. Кар ява. Температура 7 градус салкын.

Предмет буенча: өйрәнелгән лексик һәм грамматик берәмлекләрне кулланып сүзтезмә төзү.

Метапредмет:

Танып-белү: синтез.

Коммуникатив:

дөрес әйтелеш өстендә эшләү.

Регулятив: хаталарны табу, төзәтү, үзрегуляция.

Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү

Гудок. Киттек, балалар.Алдагы шәһәребез – Кукмара шәһәре.

-Ә Кукмарада һава торышы нинди икән?

-Хәзер сары төстәге карточкаларны алыгыз( возьмите карточки жёлтого цвета) Парларда эшлибез.Ваша задача – прочитать текст и заменяя рисунки словами

-Экранда җаваплар, укучылар. Тикшерегез

Кукмарада болытлы һава, ләкин яңгыр юк, кар юк.(картага болытны куям)

-Саша, Кукмарада һава торышы нинди?

- Ничә градус Аня?

Әйдә, Чыгып эл,

Кукмарада болытлы һава, ләкин яңгыр юк, кар юк. Температура -5 градус.

-Кукмарада һава болытлы

-5

Предмет буенча: “Һава торышы” темасы буенча яңа сүзләрне үзләштерү, кыска сөйләм берәмлекләре (җөмлә) төзи белү.

Метапредмет:

Танып-белү: синтез.

Коммуникатив: укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау, дөрес әйтелеш өстендә эшләү.

Регулятив: укытучы бир-гән ориентлар ярдәмендә максатка ирешү. Хаталарны табу, төзәтү, уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү.

Яңа белемнәрне беренчел ныгыту

Физкультми

нут

Гудок. Без Арчага килеп җиттек. А вы знаете, что это Родина Габдуллы Тукая?

(җил, яңгыр тавышы)

(Плащ киям, кулыма зонтик алам)
_ Арчада салкыыын.Яңгыр ява.Температура -2 градус салкын.

-Балалар, как скажете что на улице холодно.

-Как скажете, что на улице идет дождь .

-Рәхмәт, картага билгеләп куй, Алсу

-Ирина, Спрси у друга, сколько градусов в Арске?

Айгөл, температураны картага эл.

-Укучылар, Арчада һава торышы нинди?

-Әйе, Арчада салкын. Әйдәгез, кояшны чакырабыз. Бастык барыбыз да.

Поезд барган тавыш

. –Кояш чык, чык, чык

Сагындык сине бик нык

Болыт кач, кач, кач

Без уйнарбыз җылыткач

Әйе

Урамда салкын

Урамда яҢгыр ява

-Айгөл Арчада ничә градус?

Арчада -2 градус салкын

1 укучы картага куя

1 укучы сөйли

Арчада бүген салкын, яңгыр ява. Температура -2 градус

Шәхескә кагылышлы: күмәкләшеп эшләүнең әһәмиятен аңлау.

Метапредмет:

Танып-белү: планнан чыгып диалогик сөйләм төзү.

Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау.

Регулятив: планлаштыру, уку мәсьәләсен аңлауны бәяләү.

Предмет буенча: тема буенча ситуатив биремнәр төзи белү.

Яңа белемнәрне үзләштерел-гән белем системасына кушу һәм кабатлау

-Укучылар, без Казанга җитәбез.

-Казанда кояш икән. Җылы.

-Балалар, , без Казанга нигә барабыз әле?

Ә кастингта текст кирәк.

-Текст , балалар, сезнең өстәлегездә.

- Әйдәгез, текстны чылбырлап укыйбыз.Башладык.

-Казанда һава торышы нинди?

-Ничә градус?(тактага үзем эләм)

-Ә хәзер бер берегезгә чиратлашып( по очереди)1 вар Әгерҗе белән Кукмара, Ә2 вар. Арча белән Казан шәһәрләрендәге һава торышы турында сөйләгез

-Балалар, без кастингта. Әйдәгез, нинди текст килеп чыкты. Бергәләп сөйлибез.

- Әйдәгез, башта бер берегезгә чиратлашып сөйләгез.

кастингка

чылбырлап укыйлар

-Казанда җылы, кояшлы. Температура +2градус җылы

Парларда бер берсенә сөйлиләр.

Бүген Әгерҗедә салкын. Кар ява. Температура -7 градус салкын.

Кукмарада болытлы яңгыр юк, кар юк.Температура -5 градус.

Арчадасалкын. Урамда яңгыр ява. Температура -2 градус салкын.

Казанда җылы. Кояшлы. Температура +2 градус җылы.

Метапредмет:

Танып-белү: текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу.

Коммуникатив: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилли белү.

Регулятив: үзрегуляция.

Монологик сөйләмне камилләштерү

-Ә хәзер кемнең диктор буласы килә? Кем үзе генә сөйләп карыйм, ди.

-Рәхмәт, укучылар.

1, 2 укучы сөйли.

Бүген Әгерҗедә болытлы һава. Кар ява. Температура -7

Кукмарада болытлы һава, ләкин яңгыр юк.Температура -5

Арчада салкын, урамда яңгыр ява. Температура -2

Казанда кояшлы, көн җылы. Температурв +2

Метапредмет:

Танып-белү: белемнәрне структуралаштыру күнек-мәсе. Аңлап һәм ирекле сөйли белү.

Коммуникатив: монологик сөйләм, хезмәттәшлек.

Рефлексия

Тнв дикторы:

Хөрмәтле, 2 нче сыйныф укучылары. Сезнең җавапларыгыз бик матур, дөрес булды. Без сезне котлыйбыз һәм сезне көтеп калабыз.

-Укучылар, мин дә сезне котлыйм. Бик матур җаваплар бирдегез. Һава торышын тулысынча Алмаз, Алсу, Саша сөйләде. Сезгә мин бүген 5 ле куям. Аня, Ирина......да Бераз гына сөйләгәндә хата ясадыгыз, сезгә мин 4 ле билгеләре куям.

-Өй эшенә мин сезгә, балалар, кояш белән болыт карточкалары әзерләдем.

Кояш – 5ле билгесенә

Болыт – 4 ле билгесенә. Үзегез сайлыйсыз.

- Укучылар, шуның белән дәресебез тәмам.

- Сау булыгыз.

Шәхескә кагылышлы: үзбәя, эшчәнлекнең мак-саты һәм нәтиҗәсе арасын-да бәйләнешне билгеләү, үз уңыш-уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклау.

Метапредмет:

Танып-белү: дифференциаль бирем (өй эше).

Регулятив: коллектив яки индивидуаль эшне бәяләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

технологик карта

Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча бер дәрескә технологик карта....

Математикадан технологик карта

математика дәресенә технологик карта...

1 класс өчен технологик карта

1 класс өчен математикадан технологик карта....

Әдәби уку дәресенә технологик карта 1 класс өчен

"Туган тел" дәреслегенең 1 нче темасына дәрес эшкәртмәсе ....

ПНШ 1класс математикадан дәрес эшкәртмәсе (технологик карта) `һәм презентация

Бу дәрес эшкәртмәсе һәм презентация 1 класс ПНШ буенча тема: "Мәсьәлә : шарт һәм таләп"...

Татар теленнән технологик карта,3 сыйныф

Татап теленнән технологик карта, 3 нче сыйныф...

Татар теленнән технологик карта,3 сыйныф

Татап теленнән технологик карта, 3 нче сыйныф...