"Безнең Ватаныбыз"
план-конспект урока (3 класс)
Тема – Безнең Ватаныбыз
Сыйныф – 3( рус төркеме)
Дәрес тибы: кабатлау.
Максат:
Белем бирү максаты: Татарстан темасын өйрәнүне дәвам итү; алган белемнәрне сөйләмдә дөрес куллану
Эшчәнлек максаты: укучыларда яңа эшчәнлек алымнарына мөстәкыйль рәвештә өйрәнү күнекмәсе формалаштыру: алгоритм төзү, күзәтү, анализ, дәреслек белән эш (Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;)
Тәрбия бирү максаты: туган илгә мәхәббәт тәрбияләү
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tehnolog._karta_zakirovoy_g.r.docx | 30.27 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Әгерҗе шәһәре муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе 1нче номерлы гимназия
ГАОУ ДПО ИРО РТ
Республиканский конкурс методических разработок «Практическая реализация ФГОС в образовательной организации: урок и непосредственная образовательная деятельность»
Предмет: родной язык (русская группа)
Тема урока: Безнең Ватаныбыз
Класс - 3
Автор: Закирова Гульнара Расимовна,
учитель родного языка и литературы
гимназии №1 г. Агрыз РТ
e-mail: zack.gulnara@mail.ru
тел. : 89600829146
Укытучы: Закирова Гөлнара Расим кызы, Әгерҗе шәһәре 1 нче гимназия
Тема – Безнең Ватаныбыз
Сыйныф – 3( рус төркеме)
Дәрес тибы: кабатлау.
Максат:
Белем бирү максаты: Татарстан темасын өйрәнүне дәвам итү; алган белемнәрне сөйләмдә дөрес куллану
Эшчәнлек максаты: укучыларда яңа эшчәнлек алымнарына мөстәкыйль рәвештә өйрәнү күнекмәсе формалаштыру: алгоритм төзү, күзәтү, анализ, дәреслек белән эш (Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;)
Тәрбия бирү максаты: туган илгә мәхәббәт тәрбияләү
Планлаштырылган нәтиҗәләр: Татарстан темасына бәйле сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану
Метапредмет нәтиҗәләре:
Регулятив УУГ: мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру;проблеманы аңлый белү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр таба белү.
Танып –белү УУГ: укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;
Коммуникатив УУГ: сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, коллектив белән фикер алышуда катнашу, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.
Предмет нәтиҗәләре: Татарстан темасына бәйле сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре формалаштыру.
Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, карточкалар белән эш, проблемалы сорау, тест эшләү, ребус чишү, үзбәя, күнегүләр башкару, Plickers кушымтасы (QR код белән эш)
Кулланылган методлар: өлешчә эзләнү (эвристик)
Җиһазлау: К.С. Фәтхуллова “Татар теле һәм уку китабы” рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныфы өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен), ребус, карточкалар, мультимедиа проектры, тема буенча презентация
Дәреснең технологик картасы
Дәрес этаплары, көтелгән нәтиҗә. | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Универсаль укыту эшчәнлеге |
1.Мотивлаштыру. Уңай психоло-гик халәт тудыру, дәрескә игътибар булдыру. 2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. | -Исәнмесез, укучылар. Татар теле дәресебезне башлыйбыз. -Укучылар, без бүгенге дәресебездә сәяхәткә чыгарбыз - Ничек уйлыйсыз, нәрсә буенча сәяхәт итәрбез икән? -Әйе, сәяхәтебез Татарстан Республикасы һәм аның шәһәрләре буенча булыр.Ә моның өчен безгә «Татарстан-безнең Ватаныбыз» темасы буенча алган белемнәр кирәк булачак. -Бүгенге дәресебездә сез үзегез экскурсоводлар булачаксыз. Күргәнегезчә, сез 3 төркемгә бүленеп утырдыгыз. Беренче төркем - «Татарстан-минем республикам» дип атала. Икенчесе - «Казан -Татарстан башкаласы», ә өченче төркем «Әгерҗе -туган шәһәрем» дип атала.Димәк, һәр төркем үз темасы белән таныштыра.Карточкагызда нәрсә эшләргә икәнлеге язылган. | -Исәнмесез, хәерле көн. -Татарстан буенча | Шәхси эшчәнлек: укуга мотивация булдыру. Регулятив эшчәнлек: укучылар һәм укытучы арасында хезмәттәш-лек,җылы мөнәсәбәт оештыру. Коммуникатив эшчәнлек: үзара сөйләшү |
3. Актуаль-ләштерү. | -Укучылар, димәк бүген без сезнең белән Татарстан иленә сәяхәтебезне башлыйбыз. Ләкин анда болай гына керергә ярамый. Өйрәнгән сүзләрне кабатлап үтәргә кирәк. 1 нче слайд. Сүзлек. Ватаным Җитештерәләр Горурланам Нефть чыгаралар Чикләшә Үстерәләр Туган җирем Авыл хуҗалыгы Шәһәрләр Борынгы Башкала Истәлекле урыннар | . Укучылар слайдтагы сүзләрне бергәләп укып чыгалар,тәрҗемә итәләр. | Коммуникатив эшчәнлек: Әңгәмәдә-шеңнең фикерен тыңлау Танып белү эшчәнлеге: сорауларга дөрес җавап бирү Регулятив эшчәнлек: белгән һәм белмәгән күнекмәләрне чагыштыру |
4. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану. Физкультминут | -Сәяхтебезне дәвам итеп, Татарстан Республикасы белән танышып үтик әле. Сүз 1 нче төркем экскурсоводларына бирелә. -Һәрберегез Татарстан турында 1әр җөмлә әйтә. -1нче төркемнең сүзен йомгаклап кайсыгыз Татарстан турында хикәя сөйли. - -Укучылар,сүзлектә башкала-столица дигән сүз бар иде. Әйтегез әле, Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? - Дөрес, укучылар, Казан. Димәк, сәяхәтне Казан шәһәре буйлап дәвам итәбез. Сүзне 2нче төркем укучыларына бирәбез. -Сез Казан турында диалог төзергә тиеш идегез Әйдәгез, кемне тыңлыйбыз. - Укучылар, сәяхәтне дәвам итәбез. Искә төшерик әле, Татарстанда нинди шәһәрләр бар -Укучылар Яр Чаллы нинди шәһәр? - Алабуга нинди шәһәр?Анда кем туган? -Әлмәт турында нәрсә әйтерсез. - Ә Чистай? Машинада барабыз Тормозга да басабыз Еракны күзәтәбез Җил чәчләрне тузгыта Безнең шофер булдыра! Вж-вж-вж! - Ә Әгерҗе турында сүзне 3 нче төркемгә бирәбез.Сез бер- берегезгә сораулар бирегез. | - Татарстан - зур һәм бай республика. - Татарстан аша Идел , Кама , Вятка ,Агыйдел елгалары ага. -Татарстан Республикасының президенты-Рөстәм Нургалиевич Миннеханов. -Татарстанның гербы, флагы, гимны бар. -Татарстанда нефть чыгарыла. Татарстан - зур һәм бай республика. Ул Идел буенда урнашкан. Татарстан Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашстан Республикалары белән чикләшә. Татарстанда татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, марилар бик дус яшиләр. Татарстан-минем туган җирем, минем Ватаным.Мин Татарстан белән горурланам. -Казан - Казан нинди шәһәр? - Казан-борынгы шәһәр? - Казанда нинди истәлекле урыннар бар. -Казанда Кремль, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещенск соборы,Спасс башнясы бар. - Казанда нәрсәләр җитештерәләр? - Анда вертолетлар җитештерәләр. -Казан, Яр чаллы, Түбән Кама,Алабуга, Минзәлә,Актаныш, Әлмәт, Яшел Үзән, Мамадыш, Чистай, Чүпрәле -Ул - зур шәһәр. Анда КамАЗ машиналары җитештерәләр. -Алабуга – матур шәһәр. Анда рус рәссамы Шишкин туган. -Әлмәт–яшь шәһәр. Анда нефть чыгаралар. -Чистай – борынгы шәһәр. Анда сәгать заводы, фабрикалар бар Руль әйләндерәләр Аякны сузалар Кулны маңгайга куеп карыйлар Баш өстендә бармакларны селкетү Баш бармакны өскә каратып күрсәтәбез - Әгерҗе - нинди шәһәр? -Әгерҗе – тимерюлчылар шәһәре. -Ул кайда урнашкан? -Республиканың төньягында -Әгерҗегә быел ничә ел була ? -3 77 ел -Әгерҗедә нәрсәләр бар? -Кибетләр, музей, 2 китапханә, 5 мәктәп бар | Танып белү эшчәнлеге: сорауларга дөрес җавап бирү, мөстәкыйль рәвештә уку мәсьәләсен әйтү. Коммуникатив эшчәнлек: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, аралашу күнекмәләрен формалаштыру, сораулар төзү һәм аларга җавап бирү. Коммуникатив эшчәнлек: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, аралашу күнекмәләрен формалаштыру, сораулар төзү һәм аларга җавап бирү . |
5. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру. | - Укучылар, сәяхәтебез ахырында белемнәрне тикшерү өчен, кечкенә генә тест эшләп алабыз Тест сораулары: 1. Татарстан кайда урнашкан? а) Идел буенда б) Иж буенда в)Кама буенда 2. Татарстанның Дәүләт гербында нәрсә сүрәтләнгән? а) ак аю б) ак барс в) ак чәчәк 3. Татарстанның башкаласы – нинди шәһәр? а) Яр Чаллы б) Казан в) Алабуга 4. Сөембикә манарасы ничә катлы? а) 7 катлы б) 5 катлы в) 10 катлы 5. Татарстанның иң зур байлыгы? а) газ б) нефть в) торф 6. И. И. Шишкин кайда туган? а)Актаныш б)Алабуга в)Казан 7. Татарстанның Президенты? а) Р.Н.Миннеханов б) М.Ш.Шәймиев в) Д.В.Медведев 8. Әгерҗегә ничә ел була ? а) 270 б) 377 в) 370 | Укучылар QR код ярдәмендә үз белемнәрен тикшерәләр. . | Танып белү эшчәнлеге: сорауларга дөрес җавап бирү, Коммуникатив эшчәнлек: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, аралашу күнекмәләрен формалаштыру, сорауларга җавап бирү. . |
6.Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү. | - Укучылар,без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Татарстан турында нәрсәләр белдек? -Вы сегодня на уроке к какому выводу пришли Әйдәгез бергәләп “Тынычлык” җырын җырлап дәресебезне тәмамлыйк. - | -Татарстан турында Һәр укучы Татарстан турында1әр җөмлә әйтә Татарстан – туган илебез. Аны яратырга, сакларга кирәк. “Тынычлык” җырын җырлыйлар | Танып белү эшчәнлеге: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, Танып белү эшчәнлеге: алган белем күнекмәләрен кулланып, җөмләләр төзү |
9. Рефлексия – бәяләү Уку мәсьәләсе чишелешенә, дәреснең максатына ирешү дәрәҗәсен ачыклау. | -Укучылар, шушындый матур тонда дәресебез ахырына якынлашты. Барыгыз да актив катнаштыгыз.Сезнең өстәлләрегездә билге куяр өчен кәгазь бар. Сез анда үз группагыздагы дусларыгызга нинди билге куяр идегез? Куегыз. -Дәрестә барыгыз да актив катнаштыгыз өчен рәхмәт.(билгеләр кую) -Ә өй эше итеп Татарстан турында кечкенә хикәя төзергә -Шуның белән сәяхәт – дәресебезне тәмамлыйбыз. Экскурсоводларга бик зур рәхмәт. Дәрес тәмам | Үзбәя кую | Регулятив эшчәнлек: үзбәя һәм үзара бәя бирү. Танып белү эшчәнлеге: логик фикерләү чылбырын булдыру. |
Аннотация
Дәрес, ТЕМА татар теле (рус төркеме), Татарстан – безнең Ватаныбыз
ООУ - Әгерҗе шәһәре 1нче гимназиясе
ФИО - Закирова Гөлнара Расим кызы
КЛАСС 3г, кабатлау дәресе
Рус төркемендәге татар теле дәресләренең мөһим бурычлары: укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү; укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү.Бу бурычларны тормышка ашыру өчен дәресләрдә коммуникатив технология кулланылды.
Дәреснең 1нче, 2нче этабында укучыларда эшчәнлеккә карата уңай психоогик халәт һәм эш атмосферасы тудыру,сөйләм эшчәнлеген оештыру.
3 нче этапта фонетик зарядка. Укучылар сүзләрне хор белән,аерым-аерым укыйлар,сүзтезмәләр төзиләр. Балаларны сөйләргә, укырга, язарга өйрәтү тыңлаудан, дөрес итеп ишетүдән һәм аңлаудан башлана. Тыңлау – хәтерне ныгыту чарасы да, туган телнең байлыгын, аһәңен, матурлыгын ачу, гаҗәпләнү хисе уяту юлы да. Бу алым укучыларга дәрестә кулланачак сүзләрне искә төшерергә ярдәм итә.
Актуальләштерү этабында өйрәнгән сүзләр кабатланыла.
Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану этабында монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерүгә зур игътибар бирелде. Диалогик сөйләмне өйрәнгәндә укучылар түбәндәге коммуникатив эш алымнарын үти: әңгәмәне башлап җибәрү һәм тәмамлау; укытучының яки классташының сөйләмен игътибар белән тыңлау һәм әңгәмәгә кушылу; дөрес сорау төзү һәм аңа тулы җыйнак җавап бирү; нәрсә дә булса эшләргә ризалашу яки риза булмауны белдерү; шатлыкны һәм канәгатьсезлекне белдерү; аралашуда әдәп кагыйдәләрен саклау, ягъни әңгәмәчене бүлдермәү.
Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру этабында яңа инновацион технологияләрнең берсе - “Plickers” кушымтасы ярдәмгә килә. Әлеге кушымта берничә минут эчендә бөтен сыйныфның белемен тикшерү мөмкинлеге бирә. Ул рекламаларда, кибетләрдә еш очрый торган QR –кодын куллану ярдәмендә эшли. Plickers ноутбук белән бәйләнештә укытучы тарафыннан смартфон яисә планшетта кулланыла. Телефон (планшет) камерасы ярдәмендә укытучы укучылар күтәргән QR –кодлы карточкаларны сканер аша үткәрә.Бу технологияне әлеге дәрестә тест эшләгәндә кулланам . Бу эш төрен куллану бик күп вакыт сарыф итми, киресенчә, эш алымын гадиләштерә. Бер кесә телефоны ярдәмендә укучыларның белемен тикшереп чыгып була. Сыйныфның статистикасын алып бару өчен отчёт ясала.
Дәреснең соңгы этабында укчыларның монологик сөйләмен үстерүгә юнәлттем. Укучылар алдагы дәрестә һәм бүген алган сүзлек запасын кулланып, текст төзиләр.
Ә дәресне укучылар “Тынычлык” җыры белән тәмамлыйлар.
Шулай итеп, монологик сөйләм аша укучылар татар теле дәресләрендә: образлы итеп сөйләргә; хәл-вакыйгаларны хикәяләргә, аларга карата үз фикерен белдерергә; сүз һәм фразаларны урынсызга кабатламаска; төрле төзелешле җөмләләр кулланырга өйрәнәләр
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Безнең яраткан язучыларыбыз.
Сценарий праздника для начальных классов....
"Урман-безнең дустыбыз".
"Урман-безнең дустыбыз"-дәрес конспект. Укучыларда урманнар зонасы турында күзаллау булдыру. Табигый зоналарны чагыштыра, анализлый белү күнекмәләрен, иҗади фикерли белү сәләтләрен үстерү. Укучыларда ...
Безнең яраткан язучыларыбыз.
мероприятие о татарских писателях....
"Тукай һәрвакыт безнең белән"
Открытый урок по окружающему миру. Цель урока: 1. обобщить знания детей о живой и неживой природе. 2. развивать внимание, логическое мышление, творческие способности, умение рассухдать, системати...
Г.Тукай- син безнең йөрәкләрдә
Класснй час на тему: "Г.Тукай -син безнең йөрәкләрдә"...
Дәреснең темасы:Татарстан -безнең Ватаныбыз Уен элементлары белән дәрес -сәяхәт.
)” Татарстан –безнең Ватаныбыз”бүлеге буенча алган...
"Минем гаиләмнең тарихы- Ватаныбыз тарихының бер бите" эссе
"Минем гаиләмнең тарихы- Ватаныбыз тарихының бер бите" эссе...