Халык авыз иҗаты әсәрләрен дәресләрдә куллану.
статья (1, 2, 3, 4 класс)

Сулейманова Гульшат Ислямовна

       Башлангыч сыйныфларда авазларны дөрес әйтүгә өйрәтүдә, матур сөйләм тәрбияләүдә, әйләнә-тирә мөһит белән таныштыруда тизәйткечләрнең әһәмияте зур. Халык уеннарында да бала күңеле өчен азык табыла. Аларда төрле җыр, авыз иҗаты әсәрләренең башка төрләре дә бар. Җырлы сүзле уеннарның әһәмияте аеруча зур. Мондый уеннар баланы музыкаль авазлар белән хисләндерә, күңелендә нәфислек тойгысы уята, музыканы аңларга өйрәтә. Шуның өчен дә балалар җырлы-сүзле уеннарны бик яраталар. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл halyk_avyz_izhaty.docx16.9 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа Чишмә районы

МБОУ “Зирекле лицееның” башлангыч

сыйныф укытучысы Сулейманова Г.И.

Халык авыз иҗаты әсәрләрен дәресләрдә куллану.

       Башлангыч сыйныфларда авазларны дөрес әйтүгә өйрәтүдә, матур сөйләм тәрбияләүдә, әйләнә-тирә мөһит белән таныштыруда тизәйткечләрнең әһәмияте зур. Халык уеннарында да бала күңеле өчен азык табыла. Аларда төрле җыр, авыз иҗаты әсәрләренең башка төрләре дә бар. Җырлы сүзле уеннарның әһәмияте аеруча зур. Мондый уеннар баланы музыкаль авазлар белән хисләндерә, күңелендә нәфислек тойгысы уята, музыканы аңларга өйрәтә. Шуның өчен дә балалар җырлы-сүзле уеннарны бик яраталар. ”Гөл бану” ,“Җиләк җыям как коям”,”Кәрия-Зәкәрия”уеннары шундыйлардан.

     Лексика бүлеген өйрәнгәндә, табышмакларны, мәкальләрне, әйтемнәрне куллану укучыларда кызыксыну уята. Синонимнарны татар халык җырларыннан, мәкальләрдән күпләп табарга мөмкин. Антонимнар мәкаль , әйтем һәм әкиятләрдә еш очрый. Омонимнар мәзәкләрнең эчтәлеген баеталар. Дәрестә монологик һәм диалогик сөйләм үстерү өчен түбәндәге темаларга мөрәҗәгать итәм: ”Татар халык ашлары” , “Сабантуй бәйрәме”,”Татар халык киемнәре”,”Хезмәт төбехөрмәт”һ.б.

    Татар теле дәресләрендә гади җөмлә синтаксисын һәм кушма җөмлә синтаксисын өйрәнү өчен мәкальләр бик үтемле чыганак. Аларны мисал буларак истә калдыру да уңайлы, төзелешләрен ачыклау да кызыксыну тудыра. Мәсәлән, тезмә кушма җөмләләр турындагы белем һәм күнекмәләрне камилләштерү өчен, мәкальләрдән файдаланып, нәтиҗәле эш төрләре тәкъдим итәргә дә мөмкин:

1) төрле темаларга тезмә кушма җөмләләр белән бирелгән мәкальләр язып килү;

 2) мәкальләрдә тыныш билгеләренең куелышын аңлату;

 3) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә белән бирелгән мәкальләрдә мәгънә мөнәсәбәтләрен ачыклау;

 4) мәкальләрнең схемасын сызу.

      Мәкальләрдә кулланыш активлыгы ягыннан теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр күпчелекне тәшкил итә:”Мәкаль әйттем үзенә, мәкаль бәрде күзенә”һ.б. Иярченле кушма җөмләләрне өйрәнгәндә түбәндәге эш төрләре башкарылырга мөмкин:

 1) “Тел”,”Белем”,”Туган җир” темаларына иярченле кушма җөмлә белән бирелгән мәкальләр язып килергә;

2) әлеге җөмләләрне төзелешләре ягыннан төркемләү;

3) мәкальләрне мәгънәләре буенча төркемләү;

4) бәйләүче чаралары буенча төркемләү

5) мәкальләрнең эчтәлеген хикәяләр нигезендә аңлатып күрсәтү.

      Әдәбият дәресләрендә аерым темалар буларак халык авыз иҗатының түбәндәге төрләре өйрәнелә: ”Әкиятләр”, ”Табышмаклар”, ”Җырлар”,” Мәкальләр”,”Бәетләр”, “Риваятьләр”. “Татар халык мәкальләре”темасы укучыларда зур кызыксыну уята. Дәрес башында укытучы татар халык мәкальләренә, канатлы гыйбарә,әйтемнәргә билгеләмә бирә. Аларда милли тарих, көнкүреш, әдәп, халыкның характер үзенчәлекләре һәм әхлак нормалары чагыла. Мәкальләрдә, халык гыйбарәләрендә, афоризмнарда кешелекнең күпкырлы мөнәсәбәтләре гәүдәләндерелә. Бик борынгы заманнардан безгә халыкның шатлык һәм борчу, ышану һәм ышанмау, намус, кешелек ,кайгыртучанлык һәм эгоизм турындагы мәкальләре килеп җиткән. Әти-әниләр, туганнар һәм якыннардан игелек, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык турында мәкаль-әйтемнәр сорап язарга яисә үзләренә уйлап чыгарырга кушкан бирем укучыларның кайгыртучанлык дәрәҗәсен үстерә. Алар үз эшләрен мәкальдәге фикерләр белән чагыштыра башлыйлар, тирә-юньдәге кешеләргә игътибарлырак булырга тырышалар.

   Табышмаклар- халык авыз иҗатының борынгы төрләренең берсе. Борынгы кешеләр еш кына табышмакларны кешене, аның кешелек сыйфатларын , характерының әхлак билгеләрен, акылын, зирәклеген сынау өчен кулланганнар. Табышмаклар бер үк вакытта дөньяга поэтик караш тәрби- яләүдә булышалар, кеше өчен юаныч булып торалар. Дәресләрдә укучылар үзләре табышмак төзи, иптәшләренекен төзәтә, тулыландыра, ә бу- иҗади фикер йөртү сәләтен үстерә. Шулай итеп, халык авыз иҗаты әсәрләрен белем бирү, тәрбия бирү һәм логик фикерләүне үстерү чыганагы итеп карарга да мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.

Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале.  Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге  көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...

Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.

Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале.  Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге  көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...

Татар халык авыз иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр

Татар халык авыз иҗаты буенча презентация...

татар халык авыз иҗаты

халкыбыз элек-электән үк  гыйлемле, мәдәниятле булган.үз иҗаты аша өйрәткән, тәрбияләгән....

Халык авыз иҗаты .Мастер-класс

Халык авыз иҗаты. Бүгенге көн күзлегеннән чыгып фикерләр....

презентация .халык авыз иҗаты

Презентация на тему "Халык авыз иҗаты"...

Халык авыз иҗаты (Уен - ярыш)

Халык авыз иҗаты(Уен - ярыш)...