Халык авыз иҗаты .Мастер-класс
материал на тему
Халык авыз иҗаты. Бүгенге көн күзлегеннән чыгып фикерләр.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Халык авыз иҗаты | 32.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Балтач районы
Алан төп гомум белем мәктәбе
Мастер-класс
Халык авыз иҗаты
Төзеде: Газимова Гөлүзә Фәрит кызы
2015 ел
-“Гыйлем юлы- бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр.. Шулай булса да очы-бәхеткә, ахыры-камиллеккә барып туктыйдыр”,-дип күренекле галим-остазыбыз Р.Фәхретдин сүзләре белән үземнең мастер-классымны хөрмәтле коллегалар һәм жюри әгъзалары сезнең хөкемгә тапшырам.
-Бүген мин электә, хәзер дә бик актуаль, төп урынны алып торган әдәбиятның мөһим өлеше халык авыз иҗатын өйрәнүгә тукталып китәм .
Әдәп-әхлак төшенчәсе, мәгънәсезлек һәм әхлаксызлык, битарафлык дигән замана тәгәрмәче астында калып изелгәндә әлеге күтәрелгән проблема шушы теманың актуальлеген тагын бер кат раслыйдыр кебек.
Бер караганда монда нинди проблема булсын инде диючеләр дә очрар. Иң мөһиме дә шунда, чын татарча гөрләп яши торган татар авылларының үз йола,гореф-гадәтләрен югалта килүендә, зур тәрбияви максатка ия булган әкият һәм мәкальләрнең мәгънәләрен аңламый торган буын үсеп килүе проблема түгелмени?
Шуңа күрә мин үзем шәхсән баланың эчке күңелен баетуда, аның культурасын үстерүдә халык авыз иҗатының роле бик зур дип уйлыйм.
Фольклор әсәрләренең укыту- тәрбия процессындагы роле турында әйткәндә иң беренче сезнеңчә кайсы өлкәне әйтергә була? ( Барысы да әһәмиятле, әмма иң әһәмиятлесе кайсысы дип уйлыйсыз?
СЕзнең фикер минеке белән туры килә икән .Рәхмәт . Минемчә – бишек җырлары. Җырларда аналарның өметләре, ышанычлары, баласын игелекле, мәрхәмәтле итеп күрү теләге чагыла. Чыннан да. Аналарның йөрәк түреннән чыккан ана телендә яңгыраган бишек җырлары- тәрбиядә башка бернинди чара белән дә алыштырмаслык хәзинә ул.. Бишек җырлары ананың үзенчәлекле догасы ул.
Әти-әни, әби,бабай, балалар нәрсәне тәшкил итә? Әйе,гаиләне тәшкил итә. Менә хәзер без ике гаилә булыйк. ( киемнәрне бирәм , тиз генә киенәләр) Рольләрне алдык. Гаилә булгач төрле хәлләр була. Шигырьдәгечә уты да, төтене дә була. Көннәрдән беркөнне бала мәктәптән кайта да әнисенә сорау бирә: Әни, укытучы апа миннән татар халкының йолалары турында сораган иде , ә мин аны белмәдем. Иртәгә сорыйм белеп кил диде. Икенчесеннән тарихи җырлар хакында сорый ? Шушы очракта балага ничек аңлатып була? Гаиләләр уйлап карыйк әле?
Фольклор әсәрләренең укыту- тәрбия процессындагы роле турында әйткәндә иң әһәмиятлеләрнең әһәмиятлесе тагын кайсысы булыр икән? Йомак өю,йомак ишү
нәрсәне аңлата икән, уйлап карыйк әле. Әйе, чыннан да яшь буынны тәрбияләү чарасы буларак әкиятләр турында әйтми мөмкин түгел. Әйе, чыннан да әкиятләрнең нигезендә нәрсәләр ята ? ( кешелекле, әхлаклы, һәрьяктан камил, башкаларга үрнәк булырлык кеше тәрбияләү; кешегә һәм аның эшенә яратып карау, кеше сөючәнлек тәрбияләү.) Әйдәгез бергәләп уйлапкарыйк әле. Гомумән алганда халык иҗатының нигезендә нәрсә ята? (Халык иҗатының нигезендә өч бердәм сыйфат ята: акыллылык, игелеклелек, хезмәт сөючәнлек) Хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алабыз. ( 2 гаиләгә карточка бирәм) Берсе әкият исемен, ә икенчесе мәкаль яки әйтем белән җавап бирә.
-Рәхмәт сезгә . Әйе, әкиятләрдә тормыш тәҗрибәсе акылы зирәклеге чагыла. Шуңа күрә яшь буынны мәгънәле әкиятләр белән тәрбиялик. Менә минем кулымда бала рәсеме дип алыйк. Хәзерге вакытта баланың кайсы өлеше х.а.и. белән тулы икән. Шуны сызып аңлатып карыйк әле.
Димәк үсеп җиткәндә бала яхшы мәгънә тулы күңел байлыгы белән китәме,әллә аның ярты ягын начар уйлар басамы? Үлчәүнең кайсы ягы күтәрелә ,кайсы ягы төшә. Бу нәрсәгә бәйле икән? Бала тәрбияләүдә бит инде безнең өчпочмак бар: мәктәп,гаилә,җәмгыять дипәйтергә яратабыз. Чыннан да болар өчесе дә бер кадакка сугамы?
Ә без – педагоглар баланың эчке күңелен баетуга көчебездән килгәнчә тырышабыз.
Безнең эшкә тарих бәя салыр,
Әманәтнең бездә изгесе.
Безнең кулда милләт киләчәге,
Сабыйларның күңел көзгесе
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.
Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале. Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...
Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.
Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале. Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...
Татар халык авыз иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр
Татар халык авыз иҗаты буенча презентация...
татар халык авыз иҗаты
халкыбыз элек-электән үк гыйлемле, мәдәниятле булган.үз иҗаты аша өйрәткән, тәрбияләгән....
презентация .халык авыз иҗаты
Презентация на тему "Халык авыз иҗаты"...
Халык авыз иҗаты (Уен - ярыш)
Халык авыз иҗаты(Уен - ярыш)...
Халык авыз иҗаты әсәрләрен дәресләрдә куллану.
Башлангыч сыйныфларда авазларны дөрес әйтүгә өйрәтүдә, матур сөйләм тәрбияләүдә, әйләнә-тирә мөһит белән таныштыруда тизәйткечләрнең әһәмияте зур. Халык уеннарында да бала к...