РП по литературному чтению(тат) 2 класс
рабочая программа (2 класс) на тему

Укыту Р.3. Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова, Н.Г.Галиева авторлыгындагы “ Күңелле татар теле, дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге, Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2013” дәреслеккә нигезләнеп алып барыла.

Эш программасы мәктәпнең Укыту планы нигезендә атнага 2 сәгать исәбеннән 68 сәгатькә төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл novyy_uku_2_v_klass.docx37.96 КБ

Предварительный просмотр:

Методик берләшмә

утырышындакаралды

Җитәкче_____Г.С. Саляхутдинова

Беркетмә №______

«____» август 2015

Укыту эшләре буенча

Директор урынбасары

белән    килешенде

_______Э.В. Антипова

«_____»   август 2015

Раслыйм

Мәктәп директоры

____________Р.Д.Бариев

Приказ № _______________

«_____»_________2015

Татарстан  Республикасы Кукмара муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Кукмара Знче номерлы урта мәктәбе»

2 в сыйныфының рус төркеме өчен

2016-2017 нче уку елына

әдәби укудан эш программасы

Төзүче башлангыч сыйныф укытучысы

                                                                            Гатина Голназ Рашит  кызы


Аңлатма язуы

Укыту Р.3. Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова, Н.Г.Галиева авторлыгындагы

“ Күңелле татар теле, дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге, Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2013” дәреслеккә нигезләнеп алып барыла.

Эш программасы мәктәпнең Укыту планы нигезендә атнага 2 сәгать исәбеннән 68 сәгатькә төзелде.

Курсның  максаты:

-укучыларның аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру.

Бурычлары:

-укучылардан ана телен өйрәнүгә кызыксыну,омтылыш уяту,үз миләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү

-балаларда татар теленең барлык тармаклары буенча мәгълүмалылыкны булдыру

-сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча аралашканда, тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү

-телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

-укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү

Федераль дәүләт башангыч белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә, төп белем бирүнең башлангыч этабы гомуми белем бирүнең нигезе булып тора. Аның төп максаты – балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез салу: гомуми уку күнекмәләрен, яки уку максатын куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерү.

Курсның   эчтәлеге

Тема 1. Без мәктәпкә барабыз. (20 сәг)Кереш  дәресе. Беренче сентябрь – белем бәйрәме.Х. Гарданов “Исәнмесез, иптәшләр”.Уку кирәк-яраклары. 1 сентябрь-зур бәйрәм. Укытучыны,дустыңны бәйрәм белән котлау.Б. Рәхмәт “Сара  мәктәпкә бара”(хр). Диалог төзү. Безнең сыйныфта. Cыйныфта дежур тору. Безнең мәктәп. Мин дәрестә. Үзем турында.А. Алиш “Беренче дәрес”(хр). “Мин Казанга барам” тексты. Без китапханәгә йөрибез.Китапханәдә.  Б.  Рәхмәт “ Рәсемнәр ясыйбыз”(хр). Диалог дәрес.Предметларны кая куясың?Без китаплар укыйбыз. Н.Мадьяров “Мескен сумка”(хр). Син кайда яшисең?

Татарстан шәһәрләре. Диалог дәрес.Син өйдә нишләдең?Рус халык әкияте “Күмәч”.Рус халык әкияте “Күмәч”(сәхнәләштерү). Кабатлау дәресе “Без мәктәпкә барабыз”.

Тема 2. Көзге уңыш. (7 сәг) Көз җитте. Г. Тукай “Бу кайчак, туган?” (хр).Б.с.ү. Мин көз турында сөйлим. “Базарда” тексты. Ә.Бикчәнтәева ”Салкын саф һава”(хр) Яшелчә кибетендә. Табышмаклар.Диалог дәрес. Базарда. Яшелчәләр кибетендә.“Көз билгеләре” тексты.Кабатлау дәресе “Көзге уңыш”.

Тема 3. Мин чисталык яратам. (8 сәг)Шәхси гигиена предметлары.“Алсу-пөхтә кыз” хикәясе.Б.с.ү. Акыллы малай. Минем тән әгъзаларым. Без походка барабыз. Диалог төзү. Табиб янында. Без урамда уйныйбыз. Җ.Тәрҗеманов ”Йомшак су, йөгерек су”(хр)Диалог дәрес. Табиб янында.  “Марат авырый”тексты.Р.Миңнуллин ”Күңелле тәнәфес”(хр). Кабатлау дәресе “Мин чисталык яратам”.

Тема 4. Кыш. (6 сәг)“Кыш килә” тексты.“Яңа ел бәйрәме” тексты.Н. Мадьяров “Шуабыз”(хр). Кошларга ярдәм.Сынамышлар.Кабатлау дәресе”Кыш”.

Тема 5. Безнең гаилә. (6 сәг) Г. Тукай “Безнең гаилә”(хр). Минем гаиләм. Ш.Маннур “Яратам”(хр). Айдар бездә кунакта. Б.с.ү. Табын янында. Татар халык ашлары.  Кабатлау дәресе”Гаилә”.

Тема 6.  Яз.  (4 сәг)Ф.Кәрим”Яз”(хр)Язгы киемнәр.  Б.Рәхмәт ”Яз”.  Яз билгеләре. “Яз җитә” шигыре.8 нче март-әниләр бәйрәме. “Тауда” тексты.

Тема 7. Мин Татарстанда яшим. (7 сәг) Туган ягым. Б.с.ү.Минем республикам. Шәһәр, елга исемнәре. Казан кунагы. Тыңлап аңлау. Син кайда яшисең? Диалог төзү. Тәрбияле бала. “Юлда” тексты  Б.с.ү. Юлда. Мин авылда яшим. Минем республикам. “Туган ягым” тексты.Шәһәр транспорты.М.Җәлил”Әтәч”.Кабатлау дәресе”Мин Татарстанда яшим”.

Тема 8. Кибеттә. (5 сәг)Киемнәр кибете. Кием исемнәре.Б.с.ү. Матур киемнәр. Әйдә уйныйбыз. Татар халык уеннары белән таныштыру. Ашамлыклар кибетендә. Диалог төзү. Д.Аппакова ”Рөстәм” хикәясе(хр). Кабатлау дәресе “Кибеттә”.

Тема 9. Җәй. (5 сәг)Ямьле май.“Җәй җитте” тексты.. М.Газизов. ”Балан” шигыре.Б.Рәхмәт “Матур җәй”(хр). Без Сабантуйга барабыз.

Арадаш аттестация формасы

Укучыларының 2 нче сыйныф курсы буенчабелемнәрен тикшерү  өчен контрольэш формасы кулланыла.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

Көтелгән нәтиҗәләр

Предмет нәтиҗәләре

  • татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;
  • телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;
  • татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: 

  • татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия була белү;
  • телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерә белү;
  • татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләрен таный белү

Бәяләү системасы

Тыңлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2—3 хаталы эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләмгә «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4—6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хаталы, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4—6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма тупас булмаган 2—3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) укыганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4—6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хата җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, «2»ле куела.

 

Укытуның методик тәэмин ителеше

Укытучы өчен әдәбият:

1.Р.3. Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина.“Күңелле татар теле, 2 сыйныф. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013

2.Р.З. Хайдарова, Р. Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах: Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися
3. Р.З.Хәйдәрова  мультимедия  җыентыклары

Укучы өчен әдәбият:

1. Р.3. Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина.“Күңелле татар теле, 2 сыйныф. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013

2. Ата-аналар өчен кулланма.(в помощь родителям русскоязычных учащихся 1-2 классов по изучению татарского языка). Казан, ”Татармультфильм» нәшрияты, 2012

Электрон ресурслар:

Мультимедийная обучающая программа «Татар Теллезаман».


Календарь – тематик планлаштыру

Дәреснең  темасы

Үткәрү вакыты

Искәрмә

план

факт

1

Кереш  дәресе.

Беренче сентябрь – белем бәйрәме.

2

 Х.Гарданов“Исәнмесез, иптәшләр”шигыре

3

Уку кирәк-яраклары."Беренче сентябрь” тексты.

4

Контроль тест.

5

 Укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлау

6

 Б. Рәхмәт “Сара  мәктәпкә бара”(хр)

7

Диалог дәрес. Безнең мәктәп. Безнең сыйныф.

8

А. Алиш “Беренче дәрес”(хр)

9

“Мин Казанга барам” тексты  

10

 Без китапханәгә йөрибез. Китапханәдә.

11

Б.  Рәхмәт “ Рәсемнәр ясыйбыз”(хр)

12

Диалог дәрес. Предметларны кая куясың?

13

Без китаплар укыйбыз

14

Н.Мадьяров “Мескен сумка”(хр)

15

Син кайда яшисең?

16

Татарстан шәһәрләре

17

Диалог дәрес. Син өйдә нишләдең?

18

Рус халык әкияте “Күмәч”

19

Рус халык әкияте “Күмәч”(сәхнәләштерү)

20

Кабатлау дәресе “Без мәктәпкә барабыз”.

21

Көз җитте. Г. Тукай “Бу кайчак, туган?” (хр)

22

“Базарда” тексты .

23

 Ә.Бикчәнтәева ”Салкын саф һава”(хр)

24

Яшелчәләр кибетендә. Табышмаклар.

25

Диалог дәрес. Базарда. Яшелчәләр кибетендә.

26

“Көз билгеләре” тексты.

27

 Кабатлау дәресе “Көзге уңыш”

28

Шәхси гигиена предметлары.

29

“Алсу –пөхтә кыз” хикәясе.

30

Без урамда уйныйбыз. Мин бүген нишләдем?

31

Җ.Тәрҗеманов ”Йомшак су, йөгерек су”(хр)

32

Диалог дәрес. Табиб янында.  

33

“Марат авырый”тексты.

34

 Р.Миңнуллин ”Күңелле тәнәфес”(хр)

35

 Кабатлау дәресе “Мин чисталык яратам”

36

“Кыш килә” тексты.

37

“Яңа ел бәйрәме” тексты.

38

Н. Мадьяров “Шуабыз”(хр)

39

“Тауда” тексты.

40

 Кошларга ярдәм. Сынамышлар.

41

Кабатлау дәресе”Кыш”

42

Г. Тукай “Безнең гаилә”(хр)  

43

“Безнең гаилә” тексты.

44

Ш.Маннур “Яратам”(хр).

45

“Айдар бездә кунакта” тексты.

46

 Татар халык ашлары.  

47

Кабатлау дәресе”Гаилә”

48

Ф.Кәрим”Яз”(хр)

49

Язгы киемнәр.  

50

 Б.Рәхмәт ”Яз”.  Яз билгеләре

51

“8 нча март –әниләр бәйрәме”

52

Минем республикам. Шәһәр, елга исемнәре.

53

“Туган ягым”тексты.

54

 Шәһәр транспорты.

55

“Юлда” тексты

56

“Мин авылда яшим” тексты

57

М.Җәлил”Әтәч”.

58

 Кабатлау дәресе”Мин Татарстанда яшим”

59

Киемнәр кибете. Кием исемнәре.

60

“Матур киемнәр кибете” тексты.

61

Д.Аппакова ”Рөстәм” хикәясе(хр)

62

Диалог дәрес. Ашамлыклар кибетендә.

63

Кабатлау дәресе “Кибеттә”

64

“Җәй җитте” тексты.

65

Йомгаклау арадаш  аттестация  эше (контроль эш)

66

Хаталар өстендә эш. Б.Рәхмәт “Матур җәй”(хр)

67

М.Газизов”Балан”шигыре

68

Без Сабантуйга барабыз. Кабатлау.



Арадаш  аттестация эше

1.Тексты укып чык.

Тау янында.

...Мин дәресемне тәмамлап, өйгә кайтып бара идем. Чаттан борылдым да тауга менә башладым.

Үзегез беләсез бит инде ул тауны. Бик текә тау бит! Шул таудан бер бабай төшеп килә. Аның бер кулында бәрәңге тутырган зур кәрзин. Икенче кулында – таяк. Бабай бер атлый да туктый. Тагы атлый, тагы туктый. Таягы белән юлны капшап караган була. Таякның ярдәме тими шул. Бозга төртелү белән шуып кына китә.

  • Их, бабай? – дим үземә – үзем, - авыр кәрзинең булмаса да ярар иде. Ничек кенә төшәрсең икән, дим. Кешеләр дә күренми ичмасам.

Картка булышыйм дип, ашыга-ашыга тауга менәм.

2. Сорауларга җавап бир:

  1. Хикәядә сүз кем турында бара?  

а) малай белән бабай, б) әби белән кыз, в) әби белән бабай

  1. Малай кайдан кайта?  

 а) урманнан, б) шәһәрдән, в) мәктәптән

  1. Бабай нишли?  

 а) тауга менә, б) таудан төшә, в) чана шуа

  1. Бабайның кулында нәрсә?

  а) бер кулында чиләк, икенчесендә – көрәк; б) бер кулында кәрзин, икенчесендә – таяк; в) бер кулында сумка, икенчесендә – чәчәк.

  1. Бабай нигә бер атлый да туктый?

 а) ул ял итә, б) әбине көтә, в) аягы да, таягы да бозда тая

  1. Бабайга малай ничек итеп ярдәм итәр?

а)авыр кәрзинен күтәрер  б)ярдәмгә кеше чакырыр в)борылып китәр

  1. Малай нинди?  

а) ярдәмчел, б) шәфкатьле, в) кешелекле

Бәяләү системасы

Һәр дөрес җавапка 1 балл.  

 7    балл- “5”

 5-6 балл- “4”

 3-4 балл –“3”

 0-2 балл – “2”

Тест эшләре түбәндәгечә бәяләнә. Әгәр укучы бирелгән эшнең

90 - 100 % башкарса  - “5” билгесе куела,

70 - 89 % башкарса  - “4” билгесе куела,

50 - 69 % башкарса  - “3” билгесе куела,

50 % түбән булган очракта  -  “2” билгесе куела


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Календарно-тематическое планирование "Литературное чтение. 1 класс". Ефросинина Л.А. «Литературное чтение. Уроки слушания. 1 класс».

Календарно-тематическое планирование "Литературное чтение. 1 класс". Ефросинина Л.А. «Литературное чтение. Уроки слушания. 1 класс»....

Разработка урока литературного чтения во 2 классе Автор Пушкарных Людмила Ивановна, учитель начальных классов МОУ «СОШ № 17» г. Палласовки Волгоградской области 2 «А» класс 2010/2011 учебный год УРОК ЛИТЕРАТУРНОГО ЧТЕНИЯ (2 КЛАСС, СИСТЕМА Л.В. ЗАНКОВ

Разработка урока литературного чтения во 2 классеАвтор Пушкарных Людмила Ивановна,учитель начальных классовМОУ «СОШ № 17»г. Палласовки Волгоградской области2 «А» класс 2010/2011 учебный год...

Рабочая программа по учебному предмету «Литературное чтение» 2 класс разработана на основе авторской программы по литературному чтению (Литературное чтение: программа: 1-4 классы/Л.А.Ефросинина, М.И. Оморокова.- М.: Вентана - Граф, 2012), примерной прог

Рабочая программа по учебному предмету «Литературное чтение» 2 класс разработана на основе авторской программы по литературному чтению (Литературное чтение: программа: 1-4 классы/Л.А.Ефросинина...

План - конспект урока литературного чтения во 2 классе (по учебнику « Литературное чтение» 2 класс. Л.Ф.Климановой, В.Г.Горецкого. УМК «Школа России»).

Тема: М.М.Пришвин «Ребята и утята».Цель:  познакомить детей с творчеством М.М.Пришвина и его рассказом «Ребята и утята».; организовать эмоционально-эстетическое воспр...