татар теленнэн эш программасы
рабочая программа (1 класс) на тему
Рус мэктэплэрендэге татар торкеме очен
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bashlangych_syynyflar_1-4_._tatar_telennn_esh_programmasy.docx | 79.82 КБ |
edebi_uku_1.docx | 104.64 КБ |
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
- Россия Федерациясенең “Мәгариф турындагы” Законы (29.12. 2012 273 –ФЗ);
- Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы, (22 .07. 2013, 8 нче статья);
- Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998);
- РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 август, 2013 нче ел №115 (об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программ-начального общего, основного общего и среднего общего образования);
- “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы” Законы (2004 ел, 1 июль);
- “Татарстан Республикасының халык телләре турында “Законы (08.07.1992 №1560-Х11
- Россия Федерациясе Конституциясе (ст.68)
- Татарстан республикасы Конституциясе (8 ст.)
- “2014 -2020 нче елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау һәм өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 декабрь, 794 карар);
- Россия Федерациясенең белем бирүнең дәүләт стандартлары (2012 нче елның 17 нче апрелендә 403 нче номерлы приказы белән расланды);
- Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”;
- 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “
- Биектау районы 3 нче белем бирү учреждениесенең белем бирү программасы (1-4 сыйныфлар, башлангыч мәктәп, 2014/15 уку елы-2017-18 уку елы);
- “Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау 3 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең укыту планы;
- Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укыту: гомуми программа (татар төркемнәре өчен), Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, 2011
Программаның куллану вакыты: 2015/2016 – 2019/2020 нче уку еллары
Фәнгә кыскача характеристика
Рус һәм татар телләрен өйрәнү нәтиҗәсендә, башлангыч сыйныф укучылары телнең аралашу чарасы булуына төшенәләр, аны милли мәдәни күренеш буларак кабул итәләр. Тел өйрәнү укучы өчен белем алуның төп нигезе, аны уйларга һәм күзалларга өйрәтүдә, иҗади мөмкинлекләрен үстерүдә төп чараларның берсе булып тора. Шул ук вакытта, укучылар телдән һәм язма формада аралашу өчен, төрле мәгълүмати чараларның мөмкинлекләреннән киңрәк файдалана белергә дә өйрәнәләр. Башлангыч сыйныфларны тәмамлаганда, укучылар телдән һәм язма сөйләмнең дөреслеге кешенең гомуми культурасы дәрәҗәсен билгеләвен дә аңлыйлар.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле укыту үз алдына түбәндәге максат һәм бурычларны куя:
а) укучыларда ана телен өйрәнү белән кызыксыну, аңа омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;
ә) балаларда татар теленең барлык бүлекләре буенча мәгълүматлылык (компетенция) булдыру;
б) укучыларны өйрәнгән тел материалын урынлы файдаланып, татар телендә аралашырга өйрәтү;
в) телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру;
г) укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.
Укучыларның башлангыч сыйныфларда алган белемнәренә түбәндәге таләпләр куела. Укучы:
- шәхес буларак, белемен үстерергә әзер, укуга һәм тирә-якны танып белүгә сәләтле, гражданлык позициясен күрсәтердәй шәхси сыйфатларга ия;
- үзе өйрәнгән предмет – татар теленнән яңа белем һәм күнекмәләр алып, дөньяны фәнни яктан күзаллый белә;
- Россия һәм Татарстан гражданины буларак, үз иле һәм халкы белән горурлану хисләренә ия;
- төрле халыкларга, аларның тарихына һәм мәдәниятенә карата хөрмәт һәм ихтирам хисләренә ия;
- бик тиз үзгәрүчән тирәлеккә яраклаша белүгә сәләтле;
- рухи-әхлакый сыйфатларга ия булган хәлдә, үзенең һәм иптәшләренең бәхәсле хәлләрдән чыга белү күнекмәләренә ия булуын күрсәтергә сәләтле;
- тыныч һәм сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотып, иҗади эш белән кызыксына, матди һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл карый белә.
Предметның укыту планында тоткан урыны
Башлангыч мәктәптә тел өйрәнүгә мәктәпнең укыту планы буенча түбәндәге сәгатьләр бирелгән:
1 сыйныф – 3
2 сыйныф – 3
3 сыйныф – 3
4 сыйныф - 3
Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр
Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар теле укыту түбәндәге нәтиҗәләргә китерә:
- Россия Федерациясе һәм аның төрле регионнарының тел һәм мәдәният ягыннан бердәм һәм күп төрле булуы турында башлангыч мәгълүмат бирелә;
- укучылар телнең милли мәдәнияткә каравын, аның төп аралашу чарасы булуын аңлый;
- әдәби нормаларга туры килгән телдән һәм язма сөйләмгә ия булган кешегә уңай мөнәсәбәт тәрбияләнә, аның культуралы шәхес булуы аңлатыла;
- татар теленең орфоэпик, лексик, грамматик нормалары һәм сөйләм әдәбе турында башлангыч мәгълүмат бирелә, аралашу өчен кирәкле тел материалын сайлап кулланырга өйрәтә;
- татар теле буенча алган белемнәрне укучы танып-белү һәм аралашу өчен тиешенчә куллана белә.
Программаны үзләштерү нәтиҗәсендә, укучылар түбәндәгеләрне өйрәнә:
- Россия Федерациясендәге телләр һәм мәдәниятләрнең күп төрле булуы турында башлангыч мәгълүмат ала, телнең милли үзаңны белдерүгә нигез булуын күзаллый;
- телнең милли мәдәни күренеш һәм аралашу чарасы булуына төшенә, рус теленең Россия Федерациясендә дәүләт теле буларак тоткан урынын һәм аның төрле милләтләр арасында аралашу чарасы булуын аңлый;
-укучыларда телдән һәм язма сөйләмне дөрес итеп төзүгә уңай караш тәрбияләнә, алар аны шәхеснең тәрбияле булу билгесе итеп кабул итә;
-туган телдә (татар телендә) башлангыч орфоэпик, лексик һәм грамматик төшенчәләрне, сөйләм әдәбе кагыйдәләрен үзләштерә, аралашуның максат һәм бурычларыннан чыгып, тиешле тел берәмлекләреннән урынлы итеп файдалана белә;
-аралашу вакытында өйрәнелгән тел берәмлекләрен танып-белү һәм гамәли максатлардан чыгып файдалана.
Башлангыч мәктәп чоры ахырына укучылар хатасыз яза белүне гомуми үсеш дәрәҗәсенең күрсәткече буларак кабул итә; орфографик кагыйдәләрне, тыныш билгеләрен урынлы куллана белү җөмлә төзегәндә һәм бирелгән җөмләләрне тикшергәндә кирәк булуына ышана; тел белеме бүлекләре – фонетика, графика, лексикология, сүз төзелеше, морфология һәм синтаксис буенча башлангыч мәгълүмат ала, тиешле күләмдә тел берәмлеге буларак аваз, хәреф, сүзнең мәгънәле кисәкләре, сүз төркемнәре, җөмлә кисәкләре, гади җөмләләрне табарга, аларга характеристика бирергә һәм чагыштырырга өйрәнә, бу исә үз чиратында укучыга алга таба катлаулырак төшенчәләр белән эш итәргә таяныч була. Нәтиҗәдә укучыда танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну барлыкка килә, һәм ул алдагы сыйныфларда татар теле буенча алачак белемнең нигезен тәшкил итә.
Тел системасы буенча мәҗбүри минимум
«Фонетика, орфография һәм графика» бүлегендә башлангыч сыйныфларда укучылар:
- аваз һәм хәрефләрне аерырга өйрәнә;
- татар телендәге авазларга характеристика бирә белә: сузык авазларның калын һәм нечкә, тартык авазларның яңгырау һәм саңгырау булуы, аларга бәйле төп фонетик законнар (сингармонизм, ирен гармониясе);
- татар алфавитын, андагы хәрефләрнең урнашу тәртибен белә, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру һәм кирәкле мәгълүматны эзләп табу өчен, алфавиттан файдаланырга өйрәнә.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
- сүзләргә фонетик-график (аваз-хәреф) анализы ясый, дәреслектәге үрнәк буенча сүзләрне мөстәкыйль рәвештә тикшерә һәм аның дөреслеген дәлилли;
- дәреслектә бирелгән материал күләмендә укучы үзенең һәм әңгәмәдәше сөйләмендә татар әдәби теле нормаларын саклый;
- сүзне дөрес әйтү-әйтмәве яки сүз басымын дөрес кую-куймавы хакында икеләнгән очракта, укучы үз җавабының дөреслеген дәреслектәге сүзлекчәдән карап яки укытучыдан мөстәкыйль рәвештә сорап белә ала.
«Сүз төзелеше (морфемика)» бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
- сүзләрнең тамырын билгели;
- төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчаларны таба һәм күрсәтә;
- тамырдаш сүзләрне сүз формаларыннан аера белә.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
- мәгънәле кисәкләренең чикләре ачык күренеп торган сүзләрнең төзелешен дәреслектә бирелгән күләмдә тикшерә (тартымын, булса, ясагыч кушымчаларын, нигезен билгели);
- сүзнең дөрес тикшерелүен бәяли белә.
«Лексикология» бүлегендә укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә:
- мәгънәсе ачыкланырга тиешле сүзләрне таба белә;
- тексттагы (җөмләдәге) сүзнең мәгънәсен ачыклый белә яки аны аңлатмалы сүзлек ярдәмендә аера.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
- текстта (җөмләдә) кабатлаулар булмасын өчен, аерым сүзләрнең синонимнарын таба;
- предмет, күренеш һәм төшенчәләргә чагыштырма характеристика бирү өчен, антонимнар таба;
- текстта (җөмләдә) сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен аера белә;
- текстта (җөмләдә) сүзләрнең урынлы кулланылу-кулланылмавын аера белә;
- аралашканда кулланыр өчен, кирәкле сүзләрне дөрес сайлый.
«Морфология» бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
- исемнәрнең мәгънәсен, сорауларын, грамматик билгеләрен (берлек һәм күплек сан формаларын, килеш һәм тартым белән төрләнүен) үзләштерә;
- сыйфатларның мәгънәсен, сорауларын, дәрәҗә формаларын өйрәнә;
- микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәсен, сорауларын өйрәнә;
- фигыльләрнең мәгънәсен, сорауларын, барлык-юклык, хәзерге, үткән, киләчәк заманнар, зат-сан формаларын билгели.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
- зат алмашлыклары, кайбер рәвешләр, бәйлекләр турында мәгълүмат ала;
- өйрәнелгән сүз төркемнәренә дәреслектә бирелгән материал күләмендә морфологик анализ ясый, аның дөреслеген бәяли;
- тәкъдим ителгән тексттан (җөмләдән) өйрәнелгән сүз төркемнәрен таба.
«Синтаксис» бүлеге түбәндәгеләрне күз алдында тота:
- укучы сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне бер-берсеннән аерырга өйрәнә;
- сораулар куеп, сүзтезмәдәге һәм җөмләдәге сүзләр арасындагы мәгънә бәйләнешен ачыклый;
- җөмләләрнең әйтү максаты буенча төрләрен (хикәя, боеру, тойгылы, сорау) билгели;
- җөмләдәге тойгылы һәм тойгысыз интонацияне аера;
- җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба;
- тиңдәш кисәкле җөмләләрне аера.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
- аергыч, тәмамлык һәм хәлләрне аера;
- гади җөмләләргә дәреслектә бирелгән материал күләмендә синтаксик анализ ясый (җөмлә кисәкләрен билгели), тикшерүнең дөреслеген бәяли;
- гади һәм кушма җөмләләрне аера.
«Орфография һәм пунктуация» бүлегендә укучы:
- дөрес язу кагыйдәләрен өйрәнелгән күләмдә куллана;
- сүзнең дөрес язылышын орфографик сүзлектән карап билгели;
- 80–90 сүзле текстны хатасыз итеп күчереп яза;
- өйрәнелгән кагыйдәләргә туры килгән 75–80 сүзле текстны диктант итеп яза;
- үзе язган яки бирелгән тексттагы орфографик һәм пунктуацион хаталарны таба һәм төзәтә.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
- орфографик хата җибәрү ихтималы булган урынны белә;
- тиешле орфограммага туры килгән мисалларны сайлый;
- текст төзегәндә, аны орфографик һәм пунктуацион хаталар җибәрмәслек итеп үзгәртә ала;
- хаталарны төзәткәндә, аларның сәбәпләрен аңлый, алга таба хата җибәрмәү юлларын ачыклый.
«Сөйләм үстерү» бүлегендә укучы:
- дәрестә, мәктәптә, тормыш-көнкүрештә, төрле яшьтәге таныш яки таныш булмаган кешеләр белән телдән аралашканда, тел берәмлекләрен урынлы файдалана;
- көндәлек тормышта сөйләм әдәбен һәм телдән аралашу нормаларын саклый (әңгәмәдәшен тыңлый белә, дөрес җавап бирә, сөйләшүне дәвам итә ала);
- сөйләм вакытында үз фикерен яклый һәм аның дөреслеген дәлилли белә;
- текстка исем бирә;
- текст буенча план төзи;
- хат, открытка яки записка кебек зур булмаган текстлар яза.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
- текстның эчтәлеген башка зат (үтәүче) исеменнән сөйли;
- аерым темага караган сурәтләү, хикәяләү характерындагы хикәяне телдән төзи;
- җөмләдәге урыннары алышынган сүзләрне дөресли, сүз тәртибен мәгънәсенә карап үзгәртә;
- сөйләм әдәбе сакланмаган текстларны төзәтә;
- изложение һәм сочинение язуның өйрәнелгән тәртибен саклый; язган изложение тексты белән төп вариантны чагыштыра, сочинение язганда, алга куелган максат һәм бурычларның үтәлешен билгели;
- интерактив формада аралашканда (СМС-хәбәрләр, электрон почта, Интернет), сөйләм әдәбе кагыйдәләрен үти һ.б.
Башлангыч сыйныфта татар теле укыту эчәлеге
Сөйләм эчтәлеге
Тыңлап аңлау. Тыңланган текстның эчтәлегенә төшенү, аның буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, әңгәмә үткәрү.
Телдән сөйләм. Сөйләм ситуациясенә бәйле рәвештә өйрәнгән тел берәмлекләрен куллана белү. Телнең орфоэпик һәм интонацион нормаларын саклап, диалогик һәм монологик сөйләмдә катнашу. Аерым темаларга караган сөйләм әдәбе үрнәкләрен дөрес файдалану.
Уку. Бирелгән текстның эчтәлеген аңлап, орфоэпик нормаларны саклап уку. Андагы җөмләләрне синтагмаларга бүлеп, сөйләм яңалыгын белдергән кисәкләргә логик басым ясап һәм йөгерек укый белү. Текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү.
Язу. Грамотага өйрәтү чорында хәреф, аваз кушылмасы, иҗек, сүз һәм җөмлә язу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә туры килә торган текстны әйтеп яздыру һәм күчереп язу. Укылган һәм тыңланган текстның эчтәлеген телдән яки язмача (сайлап) белдерү. Балалар өчен кызыклы булган темаларга сюжетлы картина, әдәби әсәр, видеоязма фрагментын карап, үзе күргәннәргә нигезләнеп һ.б.ш. типтагы кечкенә күләмле текст төзү.
Фонетика
Авазлар. Әйтелгән сүздән аерым сузык яки тартык авазны аерып алу. Сүздәге авазларның санын һәм эзлеклелеген билгеләү. Бер яки берничә аваз белән аерыла торган сүзләрне чагыштыру.
Сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны, басымлы һәм басымсыз сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны аеру.
Иҗек. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымы билгеләү.
Графика
Хәреф һәм аваз турында төшенчә. Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны белдергән хәрефләр. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне чагыштыру, алардагы сузык авазларның әһәмияте. Е – ё, ю, я хәрефләре. Калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) билгеләре.
Уку
Иҗекләп уку күнекмәләрен булдыру (сузык аваз хәрефләренә карап, сүзләрне калын яки нечкә итеп уку). Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, иҗекләрне һәм сүзләрне тиешле тизлектә салмак уку. Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне һәм кыска текстларны аңлап уку, гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә, җөмләдәге тиңдәш кисәкләргә, эндәш сүзләргә игътибар итеп, тиешле интонация һәм паузалар белән уку. Зур булмаган текстны һәм шигырьләрне аңлап, сәнгатьле итеп уку күнекмәләрен үстерү.
Сүзләрне әйтелеш нормаларын саклап уку.
Язу
Язганда тиешле гигиена таләпләрен үтәү. Кул һәм бармак мускулларының җитез һәм ритмик хәрәкәт итүләренә ирешү. Баш һәм юл хәрефләренең язылышы. Гигиена нормаларын саклап, хәрефләр, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүз һәм җөмләләрне әйтеп яздыру. Дөрес күчереп язу алымнарын һәм эзлеклелеген үзләштерү. Сүзләр арасында буш урын калдыру, юлдан-юлга күчерү билгесе кую кебек график чараларның функциясен аңлау.
Сүз һәм җөмлә
Сүз һәм аның лексик мәгънәсе. Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләре. Сүз һәм җөмләне аеру. Җөмләдәге сүзләрне, аларның урнашу тәртибен үзгәртү.
Орфография. Дөрес язу кагыйдәләре һәм аларның кулланылышы белән таныштыру:
• о, ө хәрефләренең татар сүзләренең беренче иҗегендә генә язылуы;
• җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөмлә ахырында нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен кую;
• сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга иҗекләп дөрес күчерү.
Сөйләм үстерү
Үзең укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген аңлау. Сюжетлы рәсемнәр, уйнаган уеннар, күзәтүләр буенча зур булмаган хикәяләр төзү.
Фонетика һәм орфоэпия
Сузык һәм тартык авазларны аеру. Сүзләрдә басымлы һәм басымсыз сузык авазларны табу. Нечкә һәм калын тартык авазларны аеру, парлы һәм парсыз тартык авазларны билгеләү. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру, аларның парларын билгеләү. Авазларга характеристика бирү: сузык-тартык; басымлы-басымсыз; калын-нечкә сузыклар; яңгырау-саңгырау тартыклар. Сүзне иҗекләргә бүлү. Авазларның хәзерге әдәби тел нормаларына туры килгән әйтелеше. Сүз басымы. Сүзгә фонетик анализ элементлары.
Графика
Аваз һәм хәрефне аеру. Язуда тартык авазларның калынлыгын һәм нечкәлеген билгеләү. Язуда калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) билгеләрен куллану. Е – ё, ю, я хәрефләре булган сүзләрдә авазларны һәм хәрефләрне билгеләү. Сүзләр арасында буш урын калдыру, юлдан-юлга күчерү билгесе кую, абзац кебек график чараларны куллану. Алфавиттагы хәрефләрнең исемен, аларның урнашу тәртибен белү. Сүзлекләр, белешмәлекләр, каталоглар белән эшләгәндә, алфавиттан файдалана белү.
Лексикология
Сүзне яңгыраш һәм мәгънә бердәмлеге буларак аңлау. Мәгънәсе төгәллек таләп итә торган сүзләрне барлау. Сүзнең мәгънәсен тексттан яки аңлатмалы сүзлек ярдәмендә билгеләү. Сүзнең бер һәм күп мәгънәле, туры һәм күчерелмә мәгънәле булуын, синоним һәм антонимнарның сөйләмдә кулланылышын күзәтү.
Сүз төзелеше
Тамырдаш сүзләр турында төшенчә бирү. Аларны омонимнардан аеру. Сүз тамыры һәм кушымчаны билгеләү. Сүз ясагыч кушымчалар турында төшенчә бирү. Тамырдаш сүзләрнең төрле сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалуы. Сүз составын тикшерү күнегүләре үтәү.
Морфология
Сүз төркемнәре турында төшенчә бирү. Исем, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Исемнәрнең сораулары. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап биргән исемнәрне аеру. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне таба белү. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Килеш сораулары. Исемнең тартым белән төрләнеше. Исемгә морфологик анализ ясау күнегүләре.
Сыйфат, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Сыйфатның сораулары. Сыйфатның төрле (төс, форма, күләм, характер һ.б.) билгеләрне белдерүе. Сыйфатның исемгә бәйләнеп килүе. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатка морфологик анализ ясау.
Алмашлык. Алмашлык турында гомуми төшенчә. Зат алмашлыклары, мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Берлек һәм күплек сандагы I, II, III зат алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше.
Фигыль, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Нишли? Нишләде? Нишләр? сорауларына җавап биргән фигыльләрне аеру. Фигыльнең зат-сан белән төрләнүе. Аның төрле заман формалары (хәзерге, үткән, киләчәк заманнар). Фигыльнең барлыкта һәм юклыкта килүе. Фигыльгә морфологик анализ ясау.
Рәвеш, аның мәгънәсе, сораулары һәм сөйләмдә кулланылышы.
Бәйлекләр, аларның сөйләмдәге әһәмияте.
Кисәкчәләр (да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит). Аларның дөрес язылышы.
Синтаксис
Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аеру, аларның аермалы якларын аңлау. Әйтү максаты ягыннан хикәя, сорау, боеру, тойгылы җөмләләр һәм аларны дөрес интонация белән уку, алардан соң тыныш билгеләрен кую.
Җөмлә. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре турында төшенчә. Сүзтезмәдәге сүзләр һәм җөмлә кисәкләре арасында мәгънә бәйләнешен сораулар ярдәмендә ачыклау.
Теркәгечле (һәм, ә, ләкин) һәм теркәгечсез тиңдәш кисәкле җөмләләрне табу һәм мөстәкыйль төзү. Тиңдәш кисәкле җөмләләрдә санау интонациясе.
Гади һәм кушма җөмләләрне аеру.
Орфография һәм пунктуация. Орфографик зирәклек тәрбияләү.
Дөрес язу кагыйдәләрен куллану:
- сузык аваз хәрефләрен дөрес язу кагыйдәләре;
- тартык аваз хәрефләрен дөрес язу;
- сүзне юлдан-юлга күчерү;
- җөмлә башындагы беренче сүзне һәм ялгызлык исемнәрне баш хәреф белән язу;
- калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) билгеләре;
- һәмзә [ ’ ] авазын белдерү;
- җөмлә ахырында нокта, сорау һәм өндәү билгеләре;
- тиңдәш кисәкле җөмләләрдә өтер кую.
Сөйләм үстерү. Аралашу ситуациясен – аралашу кем белән, кайда, нинди максат белән башкарылуын аңлау. Үз фикереңне әйтү һәм аны дәлилләү. Әңгәмә үткәрүнең төп күнекмәләрен үзләштерү (сүз башлау, әңгәмәгә кушылу, аны дәвам итү, игътибарны җәлеп итү һ.б.). Уку, көндәлек аралашу шартларында сөйләм әдәбе нормаларын үзләштерү (сәламләү, хушлашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, сорау белән мөрәҗәгать итү). Татар телен йомшаграк белүче кешеләр белән аралашканда сөйләм әдәбе үзенчәлекләре.
Аерым темага караган сөйләм текстлары (сурәтләү яки хикәяләү формасында) кулланып, телдән монологик сөйләм оештыру.
Текст. Текст билгеләре. Тексттагы җөмләләрнең мәгънә бердәмлеге. Текстка исем бирү. Тексттагы җөмләләрнең эзлеклелеге. Текст кисәкләренең (өлешләренең) эзлеклелеге (абзац).
Текст буенча комплекслы эш: аңа исем бирү, җөмлә һәм текст кисәкләренең эзлеклелеген аңлау.
Текст планы. Бирелгән текст буенча план төзү яки бирелгән план буенча үз текстыңны төзү.
Текст типлары: сурәтләү, хикәяләү формасындагы текстлар. Аларның үзенчәлекләре.
Котлау тексты һәм хат язу. Язма сөйләмнең төгәллеген, дөреслеген һәм сәнгатьлелеген саклап, аерым текстлар төзү һәм бирелгән текстларны тикшерү, төзәтү; текстта синонимнар, антонимнар куллану.
Изложение һәм сочинениенең төп төрләре белән танышу (билгеләмәләрен ятламыйча): бирелгән текстны тулысынча яки аерым файдаланып, төрле урыннарын (сүзләрен) сайлап языла торган изложение, сочинение элементлары булган изложение, хикәяләү-сурәтләү рәвешендәге сочинение.
1 нче сыйныф
Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә гомуми таләпләр.
- -сөйләм әдәбенә караган калыплардан файдалану (иптәшеңә һәм өлкәннәргә мөрәҗәгать итү, очрашканда һәм саубуллашканда әйтелә торган сүзләр һәм җөмлә калыплары );
- -әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аңа сораулар биреп, сөйләмне җанландыру;
- -татар алфавитындагы хәрефләрнең санын, тәртибен, исемнәрен белү;
- -хәрефләрдән иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп, аларны дөрес итеп язу;
- -сузык һәм тартык авазларны аера белү;
- -сүзләрне, җөмләләрне һәм басма текстларны күчереп язу;
- -җөмләләрдән предметларны, аларның эшен-хәрәкәтен һәм билгесен белдергән сүзләрне табу;
- -10-15 сүзне, шул сандагы сүзләр булган җөмләләр һәм текстларны диктант итеп язу;
- -бер минутка 30-32 сүз кергән текстларны уку;
- -5-7 шигырьне яттан сөйли белү.
Предмет эчтәлеге
Сөйләм. Аралашу әдәбе
Сөйләм турында мәгълүмат. Аралашу-сөйләм ситуацияләре: кара-каршы сөйләшү формасында аралашу ; сөйләмнең масаты, нәтиҗәсе һәм шартлары. Сөйләмдә сүзнең һәм җөмләнең роле. Телдән һәм язма сөйләм.
Сүз. Сүз һәм иҗек.
Хәрефләрдән иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзү.
Авазлар һәм хәрефләр. Алфавит.
Хәрефләрне дөрес итеп уку. Алфавиттагы хәрефләрнең санын, урынын белү. Баш хәрефтән языла торган сүзләр.
Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Аларның дөрес әйтелеше. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр.
Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес уку һәм язу.
Басым. Сүз басымын дөрес кую.
Предметны белдергән сүзләр. Аларның мәгънәләре, сораулары. Рус теле белән чагыштырып аңлату. Предметның эшен, хәрәкәтен белдергән сүзләр. Аларның мәгънәләрен аңлату, сорауларын әйтү. Эш-хәрәкәтнең үтәлмәвен белдергән –ма-мә кушымчалары.
Предметның билгесен белдергән сүзләр. Аларның сорауларын әйтү, мисаллар белән эшләү.
Җөмлә. Җөмлә турында мәгълүмат. Сөйләм барлыкка китерүдә җөмләнең роле. Аерым сүзләр белән җөмләләр төзү, сүзләр арасындагы бәйләнешне аңлату. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.
Укыту предметын үзләштерүнең шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләре
Шәхси нәтиҗәләр:
- туган ил һәм халкың һәм тарих өчен горурлык хисе кичерү; үзеңнең милли һәм этник яктан кая керүеңне аңлап, рухи кыйммәтләр булдыру;
- дөньга, аның табигать, халык, мәдәният, дин бергәлегенә карата тулы социаль юнәлештәге караш формалаштыру;
- башкаларның хис-тойгыларын аңлау, борчылу, кайгы-шатлыгын уртаклашу.
Метапредмет нәтиҗәләр:
- укытучы ярдәмендә уку эшчәнлегенең максатын билгеләү һәм формалаштыру;
- иллюстрация белән эш вакытында үзеңнең фикереңне, күзаллавыңны әйтергә өйрәнү;
- укытучы тәкъдим иткән план буенча эшләргә өйрәнү;
- дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру;
- шигырьне сәнгатьле уку һәм хикәяне эзлекле сөйли алуга ирешү;
- үз фикереңне телдән һәм язмача белдерергә өйрәнү;
- уку бурычларын аңлау, аны чишү юлларын эзләү;
- “Татар теле” дәреслеге эчтәлеге буенча материаль һәм информацион мөхиттә эшли алу.
Предметлы нәтиҗәләр:
- Телнең милли аңның нигезе булуы турында беренчел белемнәр формалаштыру;
- Татар теленең нормалары турында башлангыч белем күнекмәләре алу;
- Сүзләрне дөрес, аңлап алу;
- Телнең төзелеше, системасы турында белемнәр булдыру, телнең төп бершмлекләрен, аларның билгеләрен, аермалы якларын өйрәнү;
- Телнең төп берәмлекләрен, грамматик категорияләрен танырга һәм анализларга өйрәнү, тел берәмлекләрен дөрес итеп куллана белү.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
- дәреслектә ориентлаша белү;
- шартлы билгеләрнең телен белү;
- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;
- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;
- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;
- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
- тормыш тәҗрибәсен куллану;
- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:
- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;
- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;
- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;
- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;
- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
-тормыш тәҗрибәсен куллану;
- күршең белән хезмәттәшлек итү.
2 нче сыйныф.
Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә таләпләр.
Татар алфавитын яттан белү.Укытучы биргән сүзләрне яки сыйныфташларыңның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.
Калын һәм нечкә сузыкларны аеру, татар телендәге сүзләрнең калын яки нечкә әйтелеше сузыкларга бәйле булуын аңлату.
Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру; ъ һәм ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу. Я,ю е хәрефләрен дөрес язу.
Сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтү; авазларны шартлы билгеләр белән күрсәтү.
Татар телендә сүз басымын дөрес кую,рус сүзләре белән чагыштыру өйрәнгән темаларны файдаланып оргфографик хаталары булган сүзләрне (җөмләләрне) төзәтә белү.Сүзнен мәгънәләре төрле булуын белү; укытучы биргән яки дәреслектә очраган сүзләрне “дөрес әйт,дөрес яз” төрле сүзлекләрдән табып әйтү,өйрәнелгән тема буенча төрле биремнәр үтәү.
Сүз төркемнәреннән исем, фигыль, сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сораулар кую, аларны җөмлә эченнән табып әйтү. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын аеру, баш хәреф белән языла торган исемнәрне истә калдыру. Фигыль сорауларын, заман мәгънәләрен аеру (терминны әйтмичә).
Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның белдерелүен күзәтү. Баш кисәкләрнең татар һәм рус телләрендә төрлечә урнашуын аңлату. Җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре дигән төшенчәләрне аңлату. Өйрәнелә торган сүз төркемнәре кергән мәкаль-әйтем, табышмак, тизәйткечләрне ятлау һәм аларны язу.
15-20 сүз чамасы булган текст буенча, укытучы куйган сорауларга җавап бирү юлы белән изложение язу. Сөйләм үстерү өчен бирелгән темалар (яки укытучы үзе сайлаган башка бер тема) буенча 10-15 сүзле сочинение яздыру. Сүзлек диктантларының якынча күләме 7-10 сүз, контроль диктант текстлары 20-25 сүз.
Предмет эчтәлеге
1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (6 сәг.) Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү. Сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес итеп уку һәм язу. Дәреслек ахырында бирелгән сүзлекләр белән эшләү.
Бирелгән иҗекләр белән сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр төзеп әйтү һәм язу. Тәкъдим ителгән җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу.Алардан кем? Нәрсә?нинди? кайсы? Нишли сорауларына җавап бирә торган сүзләр табып әйтү, укучылардан алар белән җөмләләр төзетү.
Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау. Өйрәнгән язучыларның исем-фамилияләрен дөрес язу.
Авазлар һәм хәрефләр . (36 сәг.) Татар алфавитын өйрәнү. Дәреслектәге сүзлекчәдән сүзләр таба белү. Бирелгән сүзләрне, сыйныфташларының исем-фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.
Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Аларны дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдергән хәрефләрнең дөрес язылышы.[ а ], [ә ], [о ], [ө ], [ ы] сузыкларын белдергән хәрефләр һәм аларның дөрес язылышы. Татар һәм рус телләрендә бу авазларның әйтелеш үзенчәлекләре.
Я, ю, е хәрефләре, алар кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.
Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйт һәм язу.[ v], [гъ ],[ къ],[ х],[ч ] тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдергән хәрефләрнең дөрес язылышы.Татар теленең үзенчәлекле тартыклары [ Һ],[ ң], [җ] . Бу хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре булдыру. Шартлы билгеләрдән файдаланып, сүзләрнең схемасын төзү. Ү, җ. хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Сүзлек һәм аңлатмалы диктантлар язу.
Сүз (5сәг.) Сзләрнең төрле мәгънә белдерүләре. Иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзелү. Татар телендә сүз басымы. Аны дөрес куярга өйрәнү. Рус телендәге сүз басымының урыны.
Морфология (19 сәг.) Исем, аның мәгънәсе һәм сораулары турында өйрәнгәннәрне ныгыту, рус теле белән чагыштыру. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Баш хәреф белән языла торган исемнәр.
Фигыль, аның мәгъънәсе, сораулары турында әйтелгәннәрне ныгыту. Фигыльләрнең заман формалары турында төшенчә бирү. Аларны рус теле белән чагыштыру.
Сыйфат, аның мәгънәләре, сораулары белән чагыштыру, өйрәнгәннәрне ныгыту, аларны сөйләмдә дөрес куллану.Антоним сыйфатлар. Татар һәм рус телләрендә сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге.
Бирелгән җөмләләрдән яки әзер текстан өйрәнгән сүз төркемнәрен табу, андый сүзләрне татарчадан русчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану.
Синтаксис. (11 сәг.) Сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү. Җөмләнең баш кисәкләре, аларның белдерелүе турында мәгълүмат. Ия белән хәбәрнең урнашу тәртибен күзәтү, рус теле белән чагыштыру. Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү күнекмәләрен тәрбияләү. Тәрҗемә күнекмәләрен камилләштерү.
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Укытучының (иптәшенең) сорауларын аңлап, гади җөмләләр белән җавап бирү. Укытучы тәкъдим иткән темага 4-6 җөмлә төзеп әйтү, бирелгән диалогны (монологны) дәвам итү.Укылган өзекнең төп фикерен үз сүзләрең белән әйтү. Темаларны өйрәнү вакытында сүзлек һәм аңлатмалы диктантлар, изложение һәм сочинениеләр язу.
Аерым рәсемнәр яки предметларны сурәтләгәндә , исем, сыйфат, фигыльләрне дөрес куллану.
Тизәйткеч, санамыш, табышмак, мәкаль-әйтемнәр ятлау. Матур язу күнекмәләрен булдыру.
Сөйләм үстерү өчен темалар. Уку –язу әсбаплары. Яшелчә бакчасында. Әниемә булышам. Милли ризыклар. Шәһәр транспорты.Туган як табигате. Туган көнем. Яраткан ризыгым. Безнең мәктәп. Якын дусларым. Татар теле дәресендә. Җәйге ял.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхси нәтиҗәләр:
- туган илгә карата шәхси караш булдыру;
- чын кеше сыйфатлары булдыру;
- мөстәкыйльлелек һөм җаваплылык үстерү;
- этик хисләр, мөлаемлылык үстерү;
- рухи-әхлакый идеалларына китерү.
- олылар белән хезмәттәшлек;
- аралашу культурасы күнекмәләре .
Метапредметлы нәтиҗәләр:
- аң -белем үстерү;
- проблемаларны мөстәкыйль рәвештә таба алу;
- эзләнү юлларын һөм нәтиҗәләрен ачыклау;
- логик фикерләү:чагыштыру, синтез, анализ ясый белү;
- конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын табу;
- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү.
Предметлы нәтиҗәләр:
- татар теленең сүз төркемнәре буенча башлангыч белем ( исем, фигыль, сыйфат);
-җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү;
- татарча югары сөйләм культурасы формалаштыру;
-тәрҗемә итү күнекмәләре булдыру;
- туган телнең орфоэпик, лексик, грамматик төшенчәләре;
- уку, язу гамәлләре формалаштыру.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
- дәреслектә ориентлаша белү;
- шартлы билгеләрнең телен белү;
- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;
- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;
- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;
- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
- тормыш тәҗрибәсен куллану;
- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:
- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;
- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;
- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;
- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
- тормыш тәҗрибәсен куллану;
- күршең белән хезмәттәшлек итү.
3 нче сыйныф
Укучыларның белем һәм осталыкларын күнекмәләренә таләпләр.
1-2 сыйныфларда алган белем күләмендә сүзләргә фонетик анализ ясау(сүзне иҗекләргә бүлеп, басымын билгеләү, аваз һәм хәрефләр санын әйтү, калын –нечкә сузыкларны, яңгырау-саңгырау тартыкларны күрсәтү).
3 нче сыйныф ахырына сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен, күп мәгънәле булуын аеру. Синоним, омоним, антонимнарны дөрес билгеләп, аларны сүзтезмә һәм җөмләләр төзегендә куллану.
Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү. Сүз төзелешен тикшерү күнегүләре үтәү. Укытучы биргән сзләрнең тамыр яки ясалма булуын билгеләү, тамыр һәм кушымчасын табу. Кушма һәм парлы сүзләрнең ясалышын аңлату, язылышын күзәтү. Алар белән җөмләләр төзү, сүзлек һәм аңлатмалы диктантлар язу.
Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне аеру, белек һәм күплек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү; синоним һәм антоним сыйфатларны аеру, сыйфатларның сыйфатланмышка, саннарның саналмышка иярү үзенчәлеген (янәшә тору) аңлату. Саннар янында килгән саналмышның татар телендә берлек санда кулланылуын истә калдыру. Затһәм сорау алмашлыкларын башка сүз төркемнәреннән аеру, аларны диалогик һәм монологик сөйләмдә куллану. Фигыльләрнең заманнарын билгеләү, төрле замандагы хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен язма һәм телдән сөйләмдә дөрес куллану.
3 нче сыйныфта өйрәнелгән сүз төркемнәрен кулланып,сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.Әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен билгеләү,алар ахырында тыныш билгеләрен дөрес кую.
Җөмләнең баш кисәкләрен табу. Иярчен кисәкләрдән аергычны билгеләү, аның аерылмышка иярү үзенчәлеген аңлау.
Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен бирелгән темалар буенча, төрле сүз төркемнәрен кулланып, 15-20 сүздән торган сочинение язу. Укытучы ярдәме белән 20-25 сүздән торган текст буенча инша язу.Сүзлек диктантының якынча күләме 10-12 сүз. 20-25 сүздән торган контроль диктантлар яздыру
Предмет эчтәлеге.
2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (10 сәг.) Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. Калынлык һәм нечкәлек билгеләре. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Сүз басымы. Исем.Фигыль. Сыйфат.Җөмләнең баш кисәкләре. Дөрес һәм матур язу күнегүләрен үтәү.Сүзлек һәм аңлатмалы диктантлар язу.
Сүз. (9 сәг.) Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Синонимнар, омонимнар, антонимнар. Аларны текстан табу, сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү. Сүзлекләр турында мәгълүмат бирү. Сүзлек диктантлары язу
Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы. (10сәг.) Тамыр һәм кушымча.ясалма сүзләр. Тамырдаш сүзләр. Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгану тәртибе һәм үзенчәлекләре. Кушма һәм парлы сүзләр. Төрле типтагы диктантлар язу.
Сүз төркемнәре. Исем. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәре. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Берлек һәм күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Сыйфат. Синоним һәм антоним сыйфатлар. Аларны сөйләмдә дөрес куллану. Сыйфатларның җөмләдәге роле. Татар телендә сыйфат белән сыйфатланмышларның бәйләнеш үзенчәлекләре. Сан. Аның мәгънәсе, сораулары. Аларны сөйләмдә дөрес куллану. Алмашлык. Зат алмашлыклары. Аларның мәгънәсе, килеш белән төрләнеше. Сорау алмашлыклары турында мәгълүмат. Фигыль, аның заманнары. Хәзерге, үткән, киләчәк заман хикәя фигыльләр турында мәгълүмат бирү, аларның сөйләмдә дөрес кулланылышы. Рус телендәге фигыльләрнең заманнарын һәм зат_саннарын татарчага тәрҗемә итү.
Җөмлә. (12сәг.) Сүзтезмә һәм җөмлә. Аларны дөрес төзү һәм сөйләмдә дөрес куллану. Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләр. Раслау һәм инкяр җөмләләр. Алар янында тыныш билгеләре. Инкяр итүнең төп формалары: хәбәр булып килгән фигыльдә юклык кушымчаларын, түгел кисәкчәсен, юк хәбәрлек сүзен куллану. Җөмләнең баш кисәкләре. Аергыч турында мәгълүмат бирү,аларны сөйләмдә дөрес куллану. Русча җөмләләрне татарчага тәрҗемә итү. Татар телендә җөмләдә сүз тәртибе.
Бәйләнешле сөйләм үстерү.(26сәг.) 6-8 җөмләдән торган диалог төзү. Укыган яки тыңлаган өзекнең эчтәлеген тулы җөмләләр белән белдерү. Бирелгән темага диалог төзү, монологик сөйләм оештыру. Башланган диалогны яки монологны дәвам итү,төгәлләү. Матур язу күнекмәләрен үстерү.
Сөйләм үстерү өчен темалар. Мәктәп, мәктәп,сиңа рәхмәт! Көзге табигать. Кышкы матурлык. Яңа ел. Язның бер көне ел тудыра. Урманда. Яшелчә кибетендә. Татарстан елгалары. Казан кремле. Минем сабакташым. Сабантуйда. Безнең
төбәкнең истәлекле урыннары.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхси нәтиҗәләр:
- туган илгә карата шәхси караш булдыру;
- чын кеше сыйфатлары булдыру;
- мөстәкыйльлелек һөм җаваплылык үстерү;
- этик хисләр, мөлаемлылык үстерү;
- рухи-әхлакый идеалларына китерү.
- олылар белән хезмәттәшлек;
- аралашу культурасы күнекмәләре .
Метапредметлы нәтиҗәләр:
- аң -белем үстерү;
- проблемаларны мөстәкыйль рәвештә таба алу;
- эзләнү юлларын һөм нәтиҗәләрен ачыклау;
- логик фикерләү:чагыштыру, синтез, анализ ясый белү;
- конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын табу;
- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү.
Предметлы нәтиҗәләр:
- сүз төркемнәре турында белемне ныгыту;
- татар телендә бер һәм күп мәгънәле сүзләр турында төшенчә бирү;
- сүзтезмә һәм җөмләләр турында белем формалаштыру;
- татарча югары сөйләм культурасы формалаштыру;
- туган телнең орфоэпик, лексик, грамматик төшенчәләре;
- уку, язу гамәлләре формалаштыру;
- сүзгә фонетик анализ ясый белү.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
- дәреслектә ориентлаша белү;
- шартлы билгеләрнең телен белү;
- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;
- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;
- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;
- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
- тормыш тәҗрибәсен куллану;
- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:
- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;
- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;
- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;
- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;
- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
тормыш тәҗрибәсен куллану;
- күршең белән хезмәттәшлек итү.
4 нче сыйныф
Укучыларнын белем, осталык һәм күнекмәләренә таләпләр.
4 нче сыйныф ахырында укучыларда төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү күнекмәләрен булдыру,аларның сүзлек байлыгын арттыру.
Сүзләрнең тамырын, кушымчаларын һәм нигезен табу, аларны шартлы билгеләр белән күрсәтү. Төрле сүз төркемнәрен( исем, сыйфат, фигыльләрне) ясаучы кушымчаларны билгеләү. Укытучы тәкъдим иткән сүзләрнең төзелешен тикшерә белү.
Яңгырау, саңгырау һәм борын авазларына беткән исемнәрне килеш белән төрләндерү. Исемнәрне берлек һәм күплек сандагы тартым белән төрләндерү. Исемнәргә морфологик анализ ясау күнекмәләрен булдыру.
Сыйфатларның гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәләренә куеп әйтү, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Дәреслектәге һәм укытучы биргән сыйфатларның төрле дәрәҗә формаларын кулланып, җөмләләр төзү. Микъдар һәм тәртип саннарын билгеләү, татар телендәге саналмышның үзенчәлекләрен аңлау, аларны сөйләмдә дөрес куллану.
Тартым һәм күрсәтү алмашлыкларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.
Боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү, аларны сөйләмдә дөрес басым һәм интонаөия белән куллану. Үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү, аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.
Җөмләнең баш кисәкләрен табып, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүенә ( иянең исем яки зат алмашлыгы, хәбәрнең хикәя яки боерык фигыль, тартым алмашлыгы белән) мисаллар әйтү, укытучы күрсәткән (яки укучы үзе тапкан) әдәби тексттан баш кисәкләрне күрсәтү.
Җөмләнең иярчен кисәкләреннән тәмамлык,аның исемнәр һәм зат алмашлыклары белән белдерелүенә мисаллар әйтү, укытучы биргән яки укучы тапкан җөмләләрдән (текстан) аларны табу. Тәмамлыклар кергән җөмләләр уйлап әйтү. Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.
Тиңдәш кисәкләрне билгеләү, алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәләрен булдыру. Телдән һәм язма сөйләмдә тиңдәш кисәкләрне урынлы куллану. Җөмләгә синтаксик анализ ясау күнекмәләрен булдыру: ия, хәбәр, аергыч һәм тәмамлыкларны шартлы билгеләр белән күрсәтү.
25-35 сүздән торган текст буенча инша язу. Дәрестә өйрәнелгән (яки укытучы тәкъдим иткән башка темага ) 20-25 сүздән торган сочинение язу. Сүзлек диктантының якынчакүләме 12-16 сүз. 30-35 сүздән торган контроль диктантлар яздыру.
Укучыларның сөйләм эшчәнлегенә караган таләпләр:
1 Тыңлап аңлау:
-укытучының (сыйныфташының ) өйрәнгән материал турындагы сөйләмен тыңлап аңлау;
-текстны тыңлаганнан соң, төп фикерне башкаларыннан аера белү;
- татарча сөйләмне тыңлап, сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү;
- текстны тыңлап аңлагач, аңа исем бирү;
- ишеткән сөйләмнең , җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
2. Сөйләү:
-укытучы тәкъдим иткән һәм программада каралган темалар буенча әңгәмә кору;
-диалогта катнашу;
-текстның эчтәлеген үзгәртмичә сөйләү;
-рәсем яки план нигезендә сөйләү;
-укыганның эчтәлеген сораулар нигезендә сөйләү;
-татар теленә хас булган эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзләрен куллану.
3. Уку:
-хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) татарча сәнгатьле итеп уку;
-кыска сүзләрне тулы килеш, озын сүзләрне иҗекләп уку;
-балалар өчен нәшер ителгән китаплар, газета журналларны, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек һәм аңлап уку;
-укыган текстның төп фикерен аңлатып бирү;
-этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган тестны аңлап уку;
-текста очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;
-тексты сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.
4. Язу:
-Бирелгән темага (татар язучылары, композиторлары, рәссамнары һ.б.турында) сочинение язу;
-орфографик күнегүләр үтәгәннән соң, кирәкле тыныш билгеләре куелырга тиешле диктантлар язу;
-әзер план нигезендә инша язу;
-татар этнокультурасына караган сүзләр кертеп, җөмләләр язу;
-үзең, гаиләң яки укыган мәктәбең турында кечкенә хикәя яки котлау кәгазе язу.
Предмет эчтәлеге.
1-3 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. (12 сәг.) авазлар һәм хәрефләр турында үткәннәрне кабатлау: сузык һәм тартык авазлар; татар һәм рус телләренең икесендә дә булган,әмма әйтелеше белән татар телендә аерылып торган авзлар; татар теленең үзенчәлекле авазлары; сүзләрнең басымын билгеләү; сүзләргә анализ ясау.
Сүзлекләр турында белешмә. Аларның төрләре, төзелү принциплары. Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү. Сүзләрне тәрҗемә итү.
Татар һәм рус телләрендә тамыр һәм кушымчаларның үзенчәлекләрен искә төшерү, ныгыту.
Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар. Сүзнең нигезе. Сүз төзелешен тикшерү.
Морфология һәм синтаксис буенча үткәннәрне кабатлау.
Морфология (34 сәг.) Исем. Яңгырау, саңгырау, борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Аларның дөрес әйтелеше, язылышы һәм сөйләмдә дөрес кулланылышы. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше турында мәгълүмат. Тартымның берлек һәм күплек сан формалары, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Тартым мәгънәсенең рус телендә бирелеше.
Сыйфат дәрәҗәләре, аларның дөрес язылышы. Рус телендәге сыйфат дәрәҗәләренең аермасы.
Сан. Предметның микъдарын һәм санау тәртибен белдергән саннар. Аларның сөйләмдә әһәмияте, дөрес куллану күнекмәләре. Татар телендә санамышларның куллану үзенчәлекләре.
Алмашлыклар. Тартым алмашлыклары, аларның мәгьнәләре. Тартым алмашлыкларын сөйләмдә дөрес куллану. Күрсәтү алмашлыклары. Рус телендә бу алмашлыкларның мәгьнәләрен белдерү.
Фигыль. Боерык фигыльләр. Аларның мәгьнәләре, зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыльләрне текстан табу, аларны сөйләмдә тиешле интонация белән куллану. Үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләр. Аларның зат- сан белән төрләнеше һәм сөйләмдә дөрес куллану.
Синтаксис. (26 сәг. ) Җөмләнең баш кисәкләре. Исемнәр һәм зат алмашлыкларының җөмләдә ия булып килүе. Боерык һәм хикәя фигыльләрнең җөмләдә хәбәр булып килүе. Баш кисәкләрнең җөмләдә урнашу тәртибе. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Тәмамлык.
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре, алар янында тыныш билгеләре.
Бәйләнешле сөйләм үстерү.(25сәг.) Өйрәнгән сүз төркемнәренең тиешле формаларын кулланып, сүзтезмәләр һәм җөмләләрне телдән яки язмача төзү, кара-каршы сөйләшүдә аларны дөрес куллану. Укылган өзек яки каралган рәсем буенча, өйрәнгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү. Укылган текстның эчтэлеген үзгәртмичәсөйләү. Тиңдәш кисәкләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану. Укылган текст буенча «телдән рәсем ясау». Синоним, омоним, антоним сүзләрне урынлы куллану. Төрле диктантлар язу.
Сөйләм үстерү өчен темалар. Казанга-мең ел. Яраткан язучым. Татарстан республикасы. Кышкы каникулда. Авылда яз. Театрда. Яраткан китабым. Мәктәп китапханәсендә. Яраткан фәнем. Милли киемнәр. Ашханәдә. Туган ягым табигате.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхси нәтиҗәләр:
- туган илгә карата шәхси караш булдыру;
- чын кеше сыйфатлары булдыру;
- мөстәкыйльлелек һөм җаваплылык үстерү;
- этик хисләр, мөлаемлылык үстерү;
- рухи-әхлакый идеалларына китерү.
- олылар белән хезмәттәшлек;
- аралашу культурасы күнекмәләре .
Метапредметлы нәтиҗәләр:
- аң -белем үстерү;
- проблемаларны мөстәкыйль рәвештә таба алу;
- эзләнү юлларын һөм нәтиҗәләрен ачыклау;
- логик фикерләү:чагыштыру, синтез, анализ ясый белү;
- конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын табу;
- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү.
Предметлы нәтиҗәләр:
- татар теленең синтаксисы буенча төп төшенчәләрдән башлангыч белем бирү;
- татарча югары сөйләм культурасы формалаштыру;
- туган телнең орфоэпик, лексик, грамматик төшенчәләре;
- сүз турында башлангыч төшенчәләр формалаштыру;
- уку, язу гамәлләре формалаштыру;
- сүзгә фонетик, морфологик анализ ясый белү.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
- дәреслектә ориентлаша белү;
- шартлы билгеләрнең телен белү;
- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;
- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;
- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;
- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
- тормыш тәҗрибәсен куллану;
- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:
- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;
- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;
- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;
- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;
- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
- тормыш тәҗрибәсен куллану;
- күршең белән хезмәттәшлек итү.
Календарь-тематик план. 1 нче сыйныф
- Программа: Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укыту: гомуми программа (татар төркемнәре өчен )”. Төзүче авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, Казан, 2011.
- Дәреслек: Эш программасын тормышка ашыру өчен түбәндәге төп укыту чарасы кулланыла: Татарстан Республикасының Мәгариф Министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Әлифба”. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен (авторлары: Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова; Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012 нче ел.) ; Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова “Татар теле”, Казан, 2012.
Программаның бүлекләр буенча бүленеше:
№ | Бүлек исеме | Сәг. саны |
1 | Әзерлек һәм әлифба чоры. | 59 |
Татар теленә өйрәнү. | 40 | |
2 | Авазлар һәм хәрефләр. | 3 |
3 | Иҗек. | 2 |
4 | Басым. | 2 |
5 | Сүзләрне юлдан-юлга күчерү. | 2 |
6 | Тартык авазлар. | 2 |
7 | Алфавит. | 13 |
8 | Исем. | 3 |
9 | Сыйфат. | 2 |
10 | Фигыль. | 3 |
11 | Сөйләм. Җөмлә. Текст. | 8 |
Татар теле укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү
Башлангыч сыйныфларда ана теле укытуның материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин ителешенә түбәндәгеләр карый:
- уку бинасы һәм ул урнашкан территориянең, кабинетларның санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килүе;
- укытучыларның һәм башка хезмәткәрләрнең хезмәтен саклау;
- ашханә, спортзал, бассейн һ.б.ш. урыннарда җиһазларга сакчыл караш, алардан тиешенчә файдалану, мәктәпнең эчке кагыйдәләрен үтәү;
- дәресләрдә файдалану өчен, китапханәдә тиешле күләмдә китаплар, дәреслекләр булдыру;
- компьютер классларыннан укучыларның яшь үзенчәлекләренә карап файдалану;
- телевидение һәм Интернет чараларыннан урынлы файдалану;
- укучыларның физик мөмкинлекләрен исәпкә алып, дистанцион уку формасыннан файдалану;
- башлангыч сыйныфларда татар теле дәресләрендә кулланыла торган төрле таратма һәм күрсәтмә әсбапларның санитария нормаларына туры килүләрен тәэмин итү;
- сәләтле укучыларга аерым якын килеп, аларны төрле өстәмә эшләргә җәлеп итү;
- татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com);
- “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе.
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
- Россия Федерациясенең “Мәгариф турындагы” Законы (29.12. 2012 273 –ФЗ);
- Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы, (22 .07. 2013, 8 нче статья);
- Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998);
- РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 август, 2013 нче ел №115 (об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программ-начального общего, основного общего и среднего общего образования);
- “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы” Законы (2004 ел, 1 июль);
- “Татарстан Республикасының халык телләре турында “Законы (08.07.1992 №1560-Х11
- Россия Федерациясе Конституциясе (ст.68)
- Татарстан Республикасы Конституциясе (8 ст.)
- “2014 -2020 нче елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау һәм өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 декабрь, 794 карар);
- Россия Федерациясенең белем бирүнең дәүләт стандартлары (2012 нче елның 17 нче апрелендә 403 нче номерлы приказы белән расланды);
- Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”;
- 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк”.
- Биектау районы 3 нче белем бирү учреждениесенең белем бирү программасы (1-4 сыйныфлар, башлангыч мәктәп, 2014/15 уку елы-2017-18 уку елы);
- “Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау 3 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең укыту планы;
- Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан программалар”. Казан, 2011.
Программаның куллану вакыты: 2015/2016 – 2019/2020 нче уку еллары
УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНА ГОМУМИ ХАРАКТЕРИСТИКА
Уку һәм сөйләм теле үстерү татар халык авыз иҗаты әсәрләре, татар язучыларының әсәрләрен өйрәнүне күз алдында тота.
Укучылар китап белән эшлиләр, үзләрен кызыксындырган китапны сайлап алырга өйрәнәләр. Яңа китаплар укучыларның чынбарлык, яштәшләренең тормышы, аларның дөньяга, хезмәткә, Туган илгә мөнәсәбәтләре турындагы белемнәрен тулыландырырга ярдәм итәләр.
Уку барышында баланың әхлакый-иҗтимагый һәм эстетик тәҗрибәсе байый һәм укучыда китап уку мөстәкыйльлеге формалаша.
Әсәр һәм китап белән эшләргә өйрәтүнең бәйләнештә алып барылуы әлеге
программаның характерлы билгесе булып тора. Әсәрләрне өйрәнгәндә, һәрдаим әдәби, мәгълүмати балалар китабы белән эшләргә өйрәтү бара, мөстәкыйль укуга кызыксыну үстерелә.
Курсны үзләштерү барышында кече яшьтәге мәктәп укучыларының коммуникатив культурасы үсә: диалог төзү, үз фикереңне башкаларга җиткерү, төрле төрдәге текстлар белән эшләү, төрле мәгълүмати чыганаклардан (сүзлек, энциклопедия) мөстәкыйль файдалану күнекмәләре формалаша.
«Әдәби уку» дәресләрендә кече яшьтәге мәктәп балаларының әдәби белем бурычлары комлекслы хәл ителә: уку күнекмәләре формалаша, эмоциональ, эстетик һәм әдәби үсеш бурычлары хәл ителә. Чөнки уку бала өчен ул — эш тә, хезмәт тә, иҗат та, яңа ачышлар һәм үзбәя дә.
Әдәби уку курсының төп максаты — укучыга китап укучы булырга, әдәбият дөньясының бай мирасын үзләштерергә, аның китап уку тәҗрибәсен баетырга ярдәм итү. Китап уку күнекмәләрен үстерү телдән һәм язма сөйләмнең төп төрләрен үзләштерүне: әсәр текстын аңлау сәләтен, әдәби сүзне тыңлау һәм ишетүне, эчтән һәм кычкырып укуны, текстны фактлар дәрәҗәсендә генә түгел, мәгънәсе буенча аңлауны, (үз фикереңне, эмоциональ мөнәсәбәтеңне белдерә белүне); укыганны хәтердә яңадан булдыруны (геройлар, вакыйгаларны күз алдына китерү) һәм әсәр текстын төрле вариантта — тулы итеп, сайлап алып, кыскача, вакыйгаларны үзгәртеп, иҗади сөйләп бирүне тәэмин итүне күз алдында тота.
Әдәби уку курсының бурычлары:
- укучының әдәби әсәрне тулысынча аңлап кабул итүен, текстны һәм аның әдәби формалары үзенчәлекләрен аңлауны тәэмин итү;
- укучыларны язучы фикерен аңларга, үз фикерләрен булдырырга, аларны формалаштырырга һәм аңлатып бирә белергә өйрәтү (китап укучы позициясе булдыру);
- кычкырып, эчтән, сәнгатьле итеп уку күнекмәләрен камилләштерү; укуның төп төрләреннән (танышу максатыннан, өйрәнү максатыннан, эзләнү, карап чыгу максатыннан) файдалана белү;
- уку процессында укучыларны иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү, парлап һәм төркемдә эшләргә өйрәтү;
- әдәбиятны сүз сәнгате буларак аңлау өчен кирәкле әдәби (литературоведческие) күзаллауны формалаштыру;
- әдәби киңлек (пространство) булдыру, аңлап уку һәм универсаль уку эшчәнлеге формалаштыру шартларын тәэмин итүче, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә һәм яшь үзенчәлекләренә туры килә торган уку тирәлеген киңәйтү.
- Әдәби әсәрләр ярдәмендә балаларда әхлак тәрбиясе булдыру; яхшылык, дуслык, дөреслек һәм җаваплылык турында күзаллау формалаштыру; күпмилләтле Россия халыклары һәм татар халкы мәдәниятенә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.
Предметның уку планында тоткан урыны
Мәктәпнең укыту планында башлангыч сыйныфларда түбәндәге сәгатьләр каралган:
1 сыйныф – 1 сәгать
2 сыйныф – 2 сәгать
3 сыйныф – 3 сәгать
4 сыйныф – 3 сәгать
Әдәби уку курсы программасының эчтәлеге.
“ Әдәби уку “ предметы түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала.
- Сөйләм төрләре һәм китап уку эшчәнлеге
- аудирование (тыңлап аңлау);
- уку (кычкырып һәм эчтән уку);
- төрле төрдәге текстлар белән эшләү;
- библиографик әдәп (әдәби текст, фәнни-популяр һ.б. төр текстлар белән эшләү);
- сөйли белү (сөйләм әдәбе);
-язу (язма сөйләм әдәбе).
- Балалар укуы.
- Әдәби пропедевтика.
- Укучыларның иҗади эшчәнлеге.
Уку күнекмәләрен үстерү
Уку күнекмәләрен үстерү кычкырып укудан эчтән уку формасына күчү нәтиҗәсендә башкарыла. Укуны үзләштерү беренче уку елында сүзләрне тулысынча уку алымнарын формалаштыруны, сүзләрне ,сүзтезмәләрне,җөмләләрне интонацион бәйләү (берләштерүне); икенче елны-уку тизлеген арттыру һәм эчтән укуны арттыруны күз алдында тота. 3-4 нче сыйныфларда эчтән уку темпын үстерү һәм сәнгатьле уку алымнарын куллану (уку бурычларын аңлау һәм шуңа бәйле рәвештә сәнгатьлелекнең интонацион чараларын сайлый белү) каралган. Укучыларның үзләштерү темпы төрлелеген исәпкә алып,мәктәпкә яхшы укый белеп килгән һәм уку процессында артта калган укучылар белән дә шәхси якын килеп эшләүне оештыру мөһим. Моның өчен укыту чараларында төрле дәрәҗәдәге биремнәр бирелгән.
Әсәрне кабул итүне(үзләштерүне)үстерү
Китап укучы бала һәрдаим үзенең рухи дөньясын үстерә барып,әдәбиятка хас кыйммәтне аңлый башлый. Шуңа күрә әдәби әсәрне аңлау характеры һәм тулылыгы китап уку тәҗрибәсенә, аның автор уена туры килгән сүзле образлар төзи алу осталыгыны бәйле.
1 нче сыйныфта укучыларда уку күнекмәләре юк яки тиешенчә формалашмаган, шунлыктан китап укучы буларак әсәрне зиһенгә алу (үзләштерү) әдәби әсәрләрне тыңлау дәресләрендә формалаша.
2 нче сыйныфта тыңлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләр дәреслектә ”Тыңла” рубрикасына кертелгән. Күп кенә укучылар уку күнекмәләренә инде ия һәм текст белән мөстәкыйль эшли ала, ләкин тәҗрибә крүсәткәнчә, яңа китап укый башлаган укучы тыңлаган әсәрне кызыксыныбрак укый.
2 нче сыйныфта ук аналитик уку(вакыйгалар чылбырын,геройлар һәм аларның эш-гамәлләрен аерып күрсәтү) үткәрелә. Укытучы балаларга ”Әсәр ничек башлана?”, ”Алга таба нәрсә булган?”, ”Нинди вакыйгалар сезне дулкынландырды?”, ”Әсәр ничек тәмамлана?” кебек сораулар бирә. Әсәрнең формасы: әсәрнең жанр төре, жанр үзенчәлекләре, вакыйгаларны, геройларны сурәтләүче мөһим сүзләр билгеләтелә.
3-4 сыйныфларда укучының әдәби әсәрне мөстәкыйль укуы тулы күләмендә башлана: кычкырып һәм эчтән укый белү, тыңлаганда һәм мөстәкыйль укыганда, әсәр эчтәлеген аңлау, текстны тыңлау һәм ишетү;сорауларга җавап бирү һәм сораулар бирә белү; әсәр тексты белән эшли белү кебек эшләр башкарыла.
1-4 нче сыйныфларда өйрәнелә торган материал тематик принципка нигезләнә,әдәби жанр һәм авторлар турында мәгълүмат бирелә.
1 нче сыйныф башында грамотага өйрәтү дәресләрендә балалар укырга өйрәнәләр, әдәби әсәрләрне тыңлап, зиһенгә кабул итәләр. Икенче яртыеллыкта балалар китаплары аша башлангыч төшенчәләр (жанр, тема, автор, әсәр исеме, әкият, шигырь, әсәр) турында күзаллау алалар.
2 нче сыйныфта инде тулы сүзләр белән укырга өйрәнәләр, укылган әсәрнең эчтәлеген аңлый, жанрны, авторларның исемнәрен, китап авторларын һәм әсәрләрне аера беләләр.
3 нче сыйныфта китап укучы шәхесен формалаштыру катлаулырак текстлар өстендә эшләү нәтиҗәсендә дәвам итә, укучының әдәбиятны танып-белү эшчәнлеге тирәнәя, китап уку тәҗрибәсе байый.
4нче сыйныфта китап уку тирәлеге киңәя, яңа авторлар, яңа жанрлар белән таныштырыла. Әсәрләр буенча башкарыла торган эш төрләре катлауландырыла.
1 нче сыйныф
Сөйләм һәм китап уку эшчәнлеге төрләре.
Тыңлау (аудирование). Әдәби әсәрне тыңлап кабул итү. Фольклор һәм әдәби әсәрләрне тыңлап зиһенгә кабул итә белү. “Ошый-ошамый” дигән фикерне дәлилләү. Геройларның эмоциональ халәтен (шат, моңсу, гаҗәпләнгән һ.б.), геройларның эш-гамәлләрен, үз-үзләрен тотышларын чагыштыру һәм бәяләү. Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне (шигырь, хикәя, әкият, кече фольклор әсәрләрен) тану.
Уку. Укучыларның шәхси мөмкинчелекләреннән чыгып, иҗекләп һәм бөтен сүзләр белән өзмичә, йөгерек уку. Тыныш билгеләренә карап, интонация белән сәнгатьле итеп уку. Зур булмаган шигырьләрне яттан сөйләү.
Текст белән эш. Җөмләләр җыелмасыннан текстны гамәли аера белү. Укытучы җитәкчелегендә, текстның мәгънәле кисәкләрен, абзацларны билгеләү. Текст төзелешен: башын, ахырын, вакыйгалар эзлеклелеген билгели белү. Текстка исем кую. Укытучы җитәкчелегендә схематик яки рәсемле план төзү.
2 нче сыйныф
Сөйләм һәм китап уку эшчәнлеге
Тыңлау (аудирование). Әдәби әсәрне зиһенгә алу. Ишеткән сөйләмне кабул итү. Әңгәмәдәшнең фикерләрен, төрле текстларны укыганны тыңлый белү. Сөйләм барышында әйтелгән фикерне аңлау, ишеткән әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, вакыйгалар эзлеклелеген билгеләү. Бер үк һәм төрле әсәрләрнең персонажларын чагыштыру; әдәби әсәргә һәм персонажларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Авторның үз геройларына булган мөнәсәбәтен ачыклау.
Уку. Кычкырып уку. Күләме зур булмаган текстларны татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтеп, иҗекләп укудан әкренләп йөгерек, аңлап, сүзләп укуга күчү.
Зур булмаган текстларны яки әсәр өзекләрен укыганда,эчтән укырга өйрәтү. Уку тизлеген арттыра бару. Укыганда орфоэпик һәм интонацион нормаларны саклау,сәнгатьле итеп укырга өйрәтү. Уку эшчәнлеге буенча үзконтроль һәм үзбәяләү күнекмәләрен формалаштыру.
Текст белән эш. Текстта кулланылган сүз һәм сүзтезмәләрне аңлау.Күпьмәгънәлелек очракларын аеру,чагыштыруларны билгеләү.Текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү һәм укытучы җитәкчелегендә гади план төзү;укытучы ярдәме белән әсәрнең төп уен билгеләү. Әзер план буенча әсәр эчтәлеген сөйләү;текст буенча сорау һәм биремнәрне мөстәкыйль үтәү.
3 нче сыйныф
Сөйләм һәм уку эшчәнлеге төрләре
Тыңлау (аудирование). Әдәби әсәрләрне үзләштерү (зиһенгә алу), төрле жанрдагы әсәрләрне үзләштерү, төп фикерне (уйны) аңлау.
Бер жанрдагы әсәрләрне яисә бер үк авторның әсәрләрен чагыштыру, әсәрнең үзенчәлекләрен (текст композициясен, әсәрнең телен, геройлар бирелешен) өйрәнү. Төрле әсәр геройларын чагыштыру, аларның эш-гамәлләрен анализлау, бәяләү өчен кирәкле детальләрне аерып алу, вакыйгалар булган урын һәм вакытны, герой портретын сурәтләгән урыннарны билгеләү. Автор позициясен ачыклау һәм әсәргә, геройларга үз мөнәсәбәтеңне булдыру (формалаштыру).
Уку. Зур булмаган әсәрләрне яки әсәр бүлекләрен кычкырып һәм эчтән уку. Вакыйгаларга һәм геройларга үз мөнәсәбәтеңне белдереп, әсәр текстын сәнгатьле итеп уку.
Текст белән эш. Вакыйгалар эзлеклелегенә һәм мәгънәсенә төшенү. Текстның төп уен ачыклау. Геройның эш- гамәлләре һәм аларның мотивларын билгеләү, анализлау, чагыштыру. Әсәрдә катнашучыларны, вакыйгаларны характерлаучы сүз һәм тәгъбирләрне табу, автор позициясен һәм вакыйгаларга, персонажларга (әсәрдә катнашучыларга) карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
Текст төзелеше белән эш. Башлам, үсеш, бетем; текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү һәм аларга исем кую; укытучы җитәкчелегендә план төзү. Әзер план буенча текст эчтәлеген тулысынча яки кыскача сөйләү. Текст буенча бирелгән биремнәрне мөстәкыйль үтәү.
Уку тирәлеге
Татар халык һәм башка халык фольклоры әсәрләре; табышмак, санамыш, мәкаль, җыр риваять , мәзәк, әкият. Татар халык балалар язучылары һәм шагыйрьләре, рус һәм чит ил халык авторлары әсәрләре. Фәнни-популяр әсәр, әкият, хикәя, шигырь жанрлары.
Үрнәк тематика
Туган ил,мәктәп,туган табигать, кеше һәм аның башкаларга мөнәсәбәте, балалар тормышы, дуслык, яхшылык турында.
Библиографик культура
Китап белән эш. Китап элементлары:китап тышлыгы, титул бите, бүлек һәм эчтәлек исемлеге, иллюстрация. Китап төрен билгеләү: әсәр, җыентык, сайланма әсәрләр, вакытлы матбугат (балалар җурналы яки газетасы); автор турында белешмә, әсәр язылган чор турында мәгълүмат туплау.
Әдәби пропедгвтика
Әдәби төшенчәләрне аңлау; әдәби әсәр, фольклор әсәрләре,халык әкияте, шигырь, хикәя, көнкүреш әкияте, хайваннар турындагы әкият, тылсымлы әкият, мәзәк, тизәйткеч, әдәби әсәр герое, реаль һәм уйдырма вакыйгалар, әсәр исеме, авторның исем-фамилиясе, диалог, рифма, чагыштыру, сынландыру (җанландыру).
Укучыларның иҗади эшчәнлеге
Сүз сәнгатенә кызыксыну уяну.Кечкенә күләмле әкият һәм хикәяләр уйлап чыгаруда катнашу.Әсәр персонажларының берсе исеменнән әкиятне сөйләү.Әкият,хикәя эчтәлеген дәвам итү,башын һәм ахырын үзгәртү.Иҗади коллектив эшләр:”Әкият геройлары” темасына проектлар,дәрес-әкият,дәрес-тамаша,дәрес-конкурс,дәрес-уен һ.б. әзерләү һәм үткәрү.
Уку материалы белән эш
Белешмә: китап, әсәр, әсәр авторы, җанр, тема.
Китап аппаратына (титул бите, аннотация, кереш сүз, ”Автор турында”, ”Автордан” рубрикалары) таянып мәгълүмат туплау. Герой исемнәре, геройларның эш-гамәлләре,автор позициясе, укучы фикере турында таблицалар төзү. Укыганда, герой һәм әсәргә билгеләмә биргәндә, таблицада язылган мәгълүматтан файдалану. Автор, җанр, тема һәм китап төрләре турында мәгълүмат булган таблицаларны тулыландыру.
3 нче сыйныф
Сөйләм һәм уку эшчәнлеге төрләре
Тыңлау (аудирование). Әдәби әсәрләрне үзләштерү (зиһенгә алу), төрле жанрдагы әсәрләрне үзләштерү, төп фикерне (уйны) аңлау.
Бер жанрдагы әсәрләрне яисә бер үк авторның әсәрләрен чагыштыру, әсәрнең үзенчәлекләрен (текст композициясен, әсәрнең телен, геройлар бирелешен) өйрәнү. Төрле әсәр геройларын чагыштыру, аларның эш-гамәлләрен анализлау, бәяләү өчен кирәкле детальләрне аерып алу, вакыйгалар булган урын һәм вакытны, герой портретын сурәтләгән урыннарны билгеләү. Автор позициясен ачыклау һәм әсәргә, геройларга үз мөнәсәбәтеңне булдыру (формалаштыру).
Уку. Зур булмаган әсәрләрне яки әсәр бүлекләрен кычкырып һәм эчтән уку. Вакыйгаларга һәм геройларга үз мөнәсәбәтеңне белдереп, әсәр текстын сәнгатьле итеп уку.
Текст белән эш. Вакыйгалар эзлеклелегенә һәм мәгънәсенә төшенү. Текстның төп уен ачыклау. Геройның эш- гамәлләре һәм аларның мотивларын билгеләү, анализлау, чагыштыру. Әсәрдә катнашучыларны, вакыйгаларны характерлаучы сүз һәм тәгъбирләрне табу, автор позициясен һәм вакыйгаларга, персонажларга (әсәрдә катнашучыларга) карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
Текст төзелеше белән эш. Башлам, үсеш, бетем; текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү һәм аларга исем кую; укытучы җитәкчелегендә план төзү. Әзер план буенча текст эчтәлеген тулысынча яки кыскача сөйләү. Текст буенча бирелгән биремнәрне мөстәкыйль үтәү.
Уку тирәлеге
Халык авыз иҗаты әсәрләре. Татар шагыйрьләре һәм язучыларының шигъри һәм чәчмә әсәрләре. Әдәби һәм фәнни- популяр мәкаләләр.
Үрнәк тематика
Туган як табигате, Туган ил, туган җир, гаиләдә туганлык мөнәсәбәте, әхлакый сыйфатлар, спорт турындагы әсәрләр.
Жанр төрлелеге
1—2 нче сыйныфларга караганда катлаулырак әкият, хикәя, мәсәл, шигъри әсәрләр.
Халык әкиятләре; кабатлаулар, яхшылыкның яманлыктан өстенлеге. Реаль һәм уйдырма вакыйгалар. Уңай һәм тискәре геройлар.
Әдәби хикәяләр: вакыйга һәм геройлар сурәтләнеше, диалогик сөйләм өстенлеге, эпитет, чагыштыру, сынландыру (җанландыру) кулланышы.
Әдәби төшенчәләр (пропедевтика)
Әдәби төшенчәләрдә ориентлашу: әдәбият, фольклор, әдәби әсәр. Әдәби жанрлар: әкият, мәсәл, мәкаль, табышмак, әйтем, сынамыш.
Диалог, фәнни-популяр очерк, герой (персонаж), герой портреты, пейзаж, шигырь, рифма, строфа, дүртьюллык.
Сәнгатьлелек чаралары: логик пауза, темп, пауза.
4 нче сыйныф
Сөйләм һәм китап уку эшчәнлеге
Тыңлау (аудирование). Әдәби әсәрне зиһенгә алу (үзләштерү). Әсәрне эчтәлек һәм форма бердәмлеге, образ, логик һәм эмоциональ башлангыч берлеге буларак, тулысынча кабул итәргә, үзләштерергә шартлар булдыру.
Эмоциональ ярдәмчеллек, әдәби әсәр кәефен аңлау, геройларның кәефләрендәге охшашлык һәм каршылыкны (аерманы), автор карашын аңлау (төшенү). Әсәр эчтәлеген бәяләү. Геройларның эмоциональ халәтен, аларның эш-гамәлләрен, кыланышларын, эшләгән эшләрен анализлау. Төрле әсәр персонажларын чагыштыру, авторның аларга карата булган мөнәсәбәтен ачыклау, әсәр тексты белән дәлилләнгән фикерне белдерү.
Төрле жанрдагы әсәрләрне ишетеп кабул итү, персонажларны характерлаган сүзләрне, табигать сурәтен тудыручы, кешене сурәтләүче тәгъбирләрне истә калдыру. Табигатьне, интерьер, портрет һәм герой сөйләмен сурәтләүнең ролен аңлау.
Уку бурычын билгели белү — нәрсә һәм нинди максат белән укыла, сөйләнә, хәбәр ителә. Әсәрне сәнгатьле уку чараларын: логик басым, пауза, тон, сөйләм темпын таба белү.
Әсәрдәге реаль һәм уйдырма күзаллауны чагыштыра белү.
Уку. Әдәби әйтелеш нормаларына туры китереп, аңлап, дөрес, сәнгатьле итеп уку.
Әсәр белән эш
Текст кисәкләре арасындагы мәгънә бәйләнешен билгеләү. Геройларның эш-гамәл мотивларын ачыклау һәм аларны бәяләү; геройларның эш-гамәлләрен, үз-үзләрен тотышларын чагыштыра белү; геройларның эш-гамәлләрен, табигать күренешен сурәтләүче сүз һәм тәгъбирләрне табу; тексттагы эпитет, чагыштыруларны билгеләү.
Хикәя, әкиятнең гади планын төзү, план буенча әсәр эчтәлеген тулы итеп, кыскартып һәм сайлап алып сөйләү.
Эчтәлекне иҗади сөйләү (сөйләүче затны үзгәртеп, герой язмышлары турындагы хикәяне үз күзаллавыңча үзгәртеп дәвам итү, сүзле картина формасында текст эчтәлеген искә төшерү). Вакыйгаларга, геройларга һәм фактларга карата автор һәм үз фикереңне ачыклау.
Уку тирәлеге
Татар һәм башка милләт балалар язучыларының шигъри һәм чәчмә әсәрләре. Маҗаралы балалар китабы. Табигать, тарихи һәм фәнни ачышлар турында фәнни-популяр мәкаләләр. Юмористик һәм сатирик әсәрләр.
Белешмә балалар әдәбияты (балалар энциклопедиясе, сүзлекләр)
Үрнәк тематика
Балалар тормышы, Туган ил һәм башка илләр, хезмәт һәм иҗат, сәяхәт һәм маҗаралар турында әсәрләр. Фәнни танып-белү әсәрләре: үсемлек һәм хайваннар турында фәнни-популяр мәкаләләр.
Жанр төрлелеге
Балаларның жанр үзенчәлекләре турында булган белемнәрен үстерү (киңәйтү), халык һәм автор әкиятләре, шигъри һәм чәчмә (хикәя, очерк, мәкалә) әсәрләр. Әдәби әсәр һәм фәнни-популяр мәкаләләрне, авторларның төрле жанрдагы әсәрләрен чагыштыру.
Хикәяләр: фәнни-популяр, әдәби хикәя үзенчәлекләре. Геройлар, алар тормышындагы вакыйгаларның эмоциональ-образлы, ягъни китап укучы баланың хыялын уятырлык итеп сурәтләнүе. Авторның геройларына карата булган мөнәсәбәте.
Фәнни-популяр әсәрләр. Үзенчәлекләре: образның төшенчә һәм терминнан аермасы, логик бәйләнеш үсеше, “фактлар теле”, төп фикер, нәтиҗә, дөрес фикри нәтиҗә чыгару.
Очерк – чынбарлыкта булган реаль вакыйгалар, кешеләр һәм аларның эшләре турында хикәяләү. Илдәге вакыйгалар, кешенең Туган илгә, кешеләргә, табигатькә булган мөнәсәбәте белән танышу.
Китап турында библиографик белешмә
Китап элементлары: тышлык, титул бите, исеме, кереш сүз, соңгы сүз, аннотация, иллюстрацияләр. Каталог. Каталог карточкасы. Вакытлы матбугат (балалар газеталары һәм журналлары исемлеге).
Автор турында белешмә. Әсәр язылган чор турында башлангыч белем булдыру.
Әдәби төшенчәләр (пропедевтика)
Әдәби төшенчәләрне (әдәбият, фольклор, әдәби әсәр, әдәби иҗат) үзләштерү.
Әдәби жанрлар: бәет, мәсәл, риваять, хикәя, шигырь, әкият-пьеса, очерк, фәнни-популяр мәкалә, фәнни-әдәби әсәр.
Әсәр темасы, идеясе: әдәби герой, портрет, автор бәяләмәсе, сюжет, композиция.
Тел-сурәтләү чаралары: эпитет, чагыштыру, сынландыру (җанландыру), гипербола.
Автор уен белдерү чарасы буларак юмор һәм сатира.
Фантастика һәм чынбарлык.
1 нче сыйныф ахырында укучылар түбәндәге нәтиҗәләргә ирешә:
“Сөйләм һәм уку эшчәнлеге төрләре” юнәлеше буенча
Укучы тиеш:
- Фольклор әсәрләрен (такмак, җыр, санамыш, табышмак, мәкаль, әйтем, әкиятне) аңлап зиһенгә кабул итә һәм аера белергә;
- Төрле жанрдагы (хикәя, шигырь, әкият) әсәрләрне кычкырып укырга һәм эчтәлек буенча сорауларга җавап бирергә;
- Әдәби әсәрне дөрес итеп әйтергә (авторның исем-фамилиясе, әсәрнең исеме);
- Китап тышлыгын модельләштерергә: авторын, исемен, жанрын һәм темасын (туган ил, балалар, хайваннар, табигать турында сөйләргә) өйрәнә.
- Укылган әсәрнең әхлакый эчтәлеген аңларга;
- Әсәр һәм геройлар турында фикерләрен җиткерергә;
- Әсәр өзекләреннән укылган әсәрләрне танырга өйрәнергә мөмкинчелек туа.
“Әдәби пропедевтика” юнәлеше буенча
Укучы тиеш:
- Өйрәнелә торган әсәрләрнең жанрларын һәм темаларын билгеләргә һәм әйтергә;
- Сөйләмдә әдәби төшенчәләрне (әдәби әсәр, авторның исеме һәм фамилиясе, әсәрнең исеме) кулланырга;
- Шигырь, хикәя, табышмак, мәкаль, әкият жанрларын аерырга;
- Халык һәм автор әкиятләрен үзенчәлекләре буенча аерырга өйрәнә.
Укучыга:
- Әкият һәм шигырь, табышмак һәм мәкаль текстларын чагыштырырга;
- Тексттан чагыштырулар, эндәшләрне табарга;
- Тексттан геройлар арасындагы диалогны табып укырга;
- Рәсеме һәм тышлыгы буенча китапның якынча темасын билгеләргә мөмкинчелек туа.
“Иҗади эшчәнлек” юнәлеше буенча
Укучы тиеш:
- Диалог формасындагы кечкенә әсәрләрне рольләргә бүленеп укырга;
- Укылган әсәр геройлары белән төрле вакыйгалар уйларга;
- Герой яки үз исеменнән әсәр эчтәлеген сөйләргә өйрәнә.
Укучыга:
- Укылган әсәрнең аерым эпизодларына рәсем ясарга;
- Аерым эпизодларны парлап яки төркемләп сәхнәләштерергә;
- Телдән кечкенә хикәя, әкият уйларга өйрәнергә мөмкинчелек туа.
Универсаль уку гамәлләре
Шәхси УУГ:
-яхшылык, түземлелек, табигать, туган ил, гаилә һ.б кыйммәтләрне аңлый белү. Үз гаиләңә, туганнарыңа, ата-анаңа хөрмәт;
-укучы ролен үзләштерү. Укуга карата кызыксыну формалаштыру;
-гомүмкешелек нормалары күзлегеннән чыгып, тормыш ситуацияләрен, геройларның үз-үзләрен тотышларын бәяләү.
Регулятив УУГ:
-укытучы җитәкчелегендә эш урынын әзерләү, оештыру;
- укытучы җитәкчелегендә дәрестә; дәрестән тыш эшчәнлектә, тормыш ситуацияләрендә биремнәрне үтәү максатын билгеләү;
- укытучы җитәкчелегендә дәрестән тыш эшчәнлектә, тормыш ситуацияләрендә биремнәрне үтәү планын билгеләү.
Танып белү УУГ:
-китап белән эшләү: бирелгән биремне өйрәнгәндә формалашучы белем күнекмәләрен билгеләү;
-укытучының гади сорауларына җавап бирү, дәреслектән тиешле мәгълүматны табу;
-геройларны,аларның гамәлләрен чагыштыру, уртак һәм аермалы якларын табу;
-укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү.
Коммуникатив УУГ:
-дәрестә һәм тормыш ситуацияләрендә диалогта катнашу;
-укытучы, сыйныфташларының сорауларына җавап бирү;
-сөйләм этикасы нормаларын үтәү: исәнләшү, хушлашу, рәхмәт белдерү, һ.б.;
-башкаларның сөйләмен тыңлап аңлау;
-парлап һәм күмәк эшләү.
Предмет нәтиҗәләре:
-укытучы, укучы укыган текстны ишетеп аңлау;
-бөтен сүзләрне аңлап дөрес уку;
-текстны тулысынча сөйләү;
-кечкенә күләмле шигырьне ятлау;
-рәсем буенча телдән җавап төзү;
-автор, текст исеме һәм текстның эчтәлеген билгеләү;
-хикәя, шигырьне аера белү.
2 нче сыйныф ахырында укучылар түбәндәге нәтиҗәләргә ирешә:
“Сөйләм һәм уку эшчәнлеге төрләре” юнәлеше буенча
Укучы тиеш:
- икенче сыйныф укучысының мөмкинлегенә туры килгән һәм укыганны аңларлык темпта бөтен сүзләр белән кычкырып укырга (минутка 50 дән ким булмаган);
- укытучы җитәкчелегендә зур булмаган әсәрне эчтән (үзлектән) укырга;
- укыла торган әсәргә туры килгән темп, тонны саклап, тыныш билгеләренә игьтибар итеп, әзер текстны сәнгатьле итеп укырга;
- әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә һәм әсәр, геройлар, аларның эш-гамәлләре турында диалог алып барырга;
- шартлы-символик модельләштерү үрнәкләрен кулланып, китап һәм әсәрләрнең темасын, жанрын һәм авторга мөнәсәбәтен билгеләргә;
- әсәр текстыннан мәкальләрне, чагыштыруларны табарга;
- әзер план буенча өйрәнелгән әсәр эчтәлеген сөйләргә;
- тема, жанр яки авторга мөнәсәбәте буенча китапларны төркемләргә өйрәнә.
Укучыга:
- укылган әсәрнең әхлакый эчтәлеген аңларга һәм аңлата белергә, гомумкулланышта булган әхлакый нормаларга таянып, геройларның эш-гамәлләре турында үз фикерен белдерергә;
- әсәр һәм өйрәнелә торган бүлек буенча мөстәкыйль сайлап алынган китапларны укыганда, эчтән уку күнекмәләрен кулланырга;
- уку максатыннан чыгып, беренчел өйрәнү һәм эзләнү кебек уку төрләреннән файдаланырга;
- балалар өчен иҗат ителгән вакытлы матбугаттан файдаланырга һәм алардан өйрәнелә торган бүлек, тема буенча әсәрләр табарга өйрәнергә мөмкин.
“Әдәби пропедевтика” юнәлеше буенча
Укучы тиеш:
- шигъри һәм чәчмә әсәрләрне аерырга;
- хикәя, шигырь, әкият жанрына хас үзенчәлекләрне билгеләргә;
- мәкаль һәм табышмакларны темасы буенча аерырга;
- сөйләмдә әдәби төшенчәләрне (хикәя, шигырь, әкият, диалог, әсәр, әсәр авторы, әсәр герое) кулланырга өйрәнә.
Укучыга:
- әсәрләрнең әхлакый һәм эстетик кыйммәтен аңларга;
- әсәр, герой һәм аларның эш-гамәлләре турында фикерен белдерергә;
- тексттан чагыштыру, сынландыруларны табарга өйрәнергә мөмкин.
“Иҗади эшчәнлек” юнәлеше буенча
Укучы тиеш:
- әсәр геройларының образ үзенчәлекләрен аңларга һәм рольләргә бүленеп укырга;
- зур күләмле булмаган әсәрләрне сәхнәләштерергә;
- әкиятләр сөйләргә;
- әсәр геройлары турында төрле вакыйгалар уйлап чыгарырга яки әсәрнең ахырын дәвам итәргә өйрәнәләр.
Укучыга:
- өйрәнелә торган әсәрләргә иллюстрацияләр ясарга;
- әсәрнең аерым өлешләренең сүзле сурәтен «ясарга»;
- мөстәкыйль яки төркемнәрдә темалар буенча «Халык авыз.иҗаты», «Яраткан язучыларыбыз һәм әсәрләребез» темаларына проектлар эшләргә өйрәнергә мөмкин.
«Уку материалы белән эшләү» юнәлеше буенча
Укучы тиеш:
- әсәр геройлары турында әсәрдән мәгълүмат табарга;
- текстның төп темасын һәм фикерен билгеләргә өйрәнә.
Укучы:
- дәреслектән һәм белешмәләрдән кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль таба белергә;
- китап аппаратыннан аның турында мәгълүмат табарга;
- модельләре буенча әсәрләрне чагыштырырга, тулыландырырга, төзәтергә, ачыкларга;
- укылган текст турында бәяләү фикерләрен әйтергә өйрәнергә мөмкин.
Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
- тыңланган һәм укылган әсәрне зиһенгә алу;
- 1-2 битле балалар китабы һәм зур булмаган әсәрләрне мөстәкыйль уку;
- кычкырып, эчтән, сәнгатьле уку күнекмәләрен үзләштерү;
- уку ролен аңлау һәм коммуникатив бурычларны хәл итү өчен файдалану;
- әдәби әсәр геройларының үз-үзләрен тоту үрнәгендә рухи-әхлакый, эстетик һәм мораль-эстетик кыйммәтләрне һәм идеалларны аңлау;
- уку бурычын аңлау, аны чишү юлларын билгеләү;
- төрле жанрдагы әсәрләрне анализлау(темасын билгеләү,әсәрнең төп уен аңлау,текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү һәм план төзү)
- китапның исеме һәм бизәлешенә карап.якынча темасын билгеләү;
- уңай һәм тискәре геройларны билгеләү(аерып алу),әсәр геройларын чагыштыру;
- текст буенча сорауларга җавап бирү;
- әсәр, геройлар турында үз фикереңне формалаштыру;
- куелган уку бурычы буенча эш-гамәлләрне планлаштыру (сәгатьле уку,яттан һәм рольләргә бүленеп уку,әсәрнең эчтәлеген тулы итеп сөйләү) һәм бурычның үтәлү этапларын контрольдә тоту;
- китапларны тема,жанр һәм авторы буенча төркемләү;
- сүз мәгънәләрен аңлату,тексттагы сүзләрнең синонимнарын табу, сүзнең туры һәм контексттагы мәгънәләрен чагыштыру; жанр,тема авторы буенча әсәрләрне чагыштыру;
- әдәби төшенчәләрне үзләштерү
- тема буенча табышмак һәм мәкальләрне төркемләү;
- өйрәнелә торган әсәрне тема һәм жанры буенча бәяләү (характерлау);
- әдәби төшенчәләрне сөйләмдә куллану (жанр,тема,диалог,әсәр авторы,әсәр герое).
- автор позициясен аңлау һәм сәнгатьле уку,иҗади сөйләү аша үз мөнәсәбәтеңне белдерү;
- рольләргә бүленеп сәнгатьле итеп уку,зур булмаган текстларны яки аерым эпизодларны сәхнәләштерү;
- әсәрдә катнашучы геройлар турында кызыклы вакыйгалар уйлап чыгару;
- геройлар, аларның эш-гамәлләре, әсәр яки китаплар турындагы кирәкле мәгълүматны эзләп табу һәм билгеләү;
- өйрәнелә торган әсәр эчтәлеге буенча бирелгән сорауга сыйныфташларның җавабын тыңлау, ул җавапларны тулыландыру һәм ачыклау, фикерләрне әсәрдән алынган мәгълүмат белән тулыландыру.
3 нче сыйныф ахырында укучылар түбәндәге нәтиҗәләргә ирешә:
«Сөйләм һәм уку эшчәнлеге төрләре» юнәлеше буенча
укучы:
- уку тирәлеген киңәйтү өчен, китап уку кирәклегенә төшенергә;
- укылган һәм тыңланган әсәрләрнең эчтәлеген аңларга, аларның төп уен билгеләргә;
- орфоэпик нормаларны саклап, өченче сыйныф укучысының мөмкинчелегенә туры килгән һәм укыганны аңларлык темпта (минутка 60—75 сүздән ким булмаган) бөтен сүзләр белән кычкырып укырга;
- укытучы җитәкчелегендә зур булмаган әсәрне эчтән укырга;
- укыла торган әсәргә туры килгән темпны, тонны саклап, тыныш билгеләренә игътибар итеп, текстны сәнгатьле итеп укырга;
- текстларны яттан сөйләргә;
- теләк буенча һәм уку максатыннан чыгып, беренчел кат уку, өйрәнү максатыннан
уку, эзләнү максатыннан уку төрләрен кулланып укырга;
- әдәби, фәнни-популяр мәкалә, мәгълүмати текстларны гамәли аера белергә, охшашлык-аерымлык принцибы буенча чагыштырырга;
- әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә һәм әсәр, геройлар, аларның эш-гамәлләре турында диалог төзергә;
- әсәр һәм китап исемен дөрес атарга, әсәр исемен, аның эчтәлеккә туры килүен аңлатырга;
- әсәр геройларының эш-гамәлләрен әхлакый күзлектән чыгып бәяләргә, үзенең эмоциональ-рухи байлыгын баетырга;
- әзер план буенча өйрәнелгән әсәр эчтәлеген сөйләргә, эчтәлекне кыскартып һәм тулысынча сөйләү төрен үзләштерергә;
- тема, жанр һәм авторга мөнәсәбәте буенча әсәр, китапларны төркемләргә, әсәрнең үзенчәлекле якларын ачыклый белергә;
- китап төрләрен (китап-әсәр, китап-җыентык), китап- җыентыкларны темасы һәм жанры буенча аера белергә өйрәнә.
Укучы:
- укылган әсәрнең әхлакый эчтәлеген аңларга, гомумкулланышта булган әхлакый нормаларга таянып, геройларның эш-гамәлләренә бәя бирергә, әсәр турында үз фикерен белдерергә;
- автор позициясен аңларга, автор фикере белән килешү- килешмәвен дәлилли белергә;
- төрле типтагы китаплар: китап-әсәр, китап-җыентык белән эшләргә, китапның тиешле структур элементларын (эчтәлек, кереш сүз, тема, автор, сүзлек) таба белергә;
- балалар өчен иҗат ителгән вакытлы матбугат, тема, жанры һәм авторга мөнәсәбәте буенча әсәрләр табу максатыннан китапханә фондыннан файдаланырга өйрәнергә мөмкин.
«Әдәби пропедевтика» юнәлеше буенча
укучы:
- шигъри һәм чәчмә әсәрләрне аерырга; шигъри һәм чәчмә әсәрләрне атый белергә;
- 2—3 билгесе буенча әсәрнең жанр төрен (әкият, хикәя, шигырь) билгеләргә;
- әдәби әсәр текстындагы сүзләрнең синонимнарын табарга, сүзнең туры һәм контексттагы мәгънәсен аңларга;
- әсәр текстларындагы эпитетларны, чагыштыруларны, сынландыруларны (җанландыруларны) табарга;
- сөйләмдә жанр төрләренең исемнәрен һәм әдәби төшенчәләрне (әкият, хикәя, шигырь, тылсымлы әкиятләр, хайваннар турында әкиятләр, көнкүреш әкиятләре, диалог, әсәр, әсәр авторы, әсәр герое, чагыштыру, эпитет) кулланырга өйрәнә.
Укучы:
- сүзләрнең синонимнарын табарга, сүзнең туры һәм контексттагы мәгънәсен аңларга;
- әсәрләргә анализ ясаганда, өйрәнелгән әдәби төшенчәләрне кулланырга;
- геройларның монологик сөйләмен, диалогларны табып укырга өйрәнергә мөмкин.
«Иҗади эшчәнлек» юнәлеше буенча
Укучы:
- әсәр геройларының образ үзенчәлекләрен аңларга, рольне сайларга, герой репликаларын образга туры китереп, рольләргә бүленеп укырга;
- зур күләмле булмаган әсәрләрне яки аерым эпизодларны сәхнәләштерергә;
- әкиятләр сөйләргә;
- әсәр геройлары турында төрле вакыйгалар уйлап чыгарырга яки әсәрнең ахырын дәвам итеп сөйләргә өйрәнәләр.
Укучы:
- өйрәнелә торган әсәрләргә иллюстрацияләр ясарга;
- әсәрнең аерым эпизодларына сүзле сурәт «ясарга»;
- темалар буенча «Халык һәм автор әкиятләре» темасына күмәк яки шәхси проектлар эшләргә өйрәнергә мөмкин.
«Уку материалы белән эшләү» юнәлеше буенча
укучы:
- әсәрнең төп уен билгеләргә;
- әдәби әсәр текстында әсәр геройлары, китапның структур элементлары — авторы, жанр төре турында мәгълүмат табарга;
- әсәр текстларын кисәкләргә бүләргә, текст планнары төзергә;
- текстның төрле кисәкләрендә булган мәгълүматны чагыштырырга һәм гомумиләштерергә өйрәнә.
Укучы:
- дәреслектән һәм белешмәләрдән кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль таба белергә;
- китап аппаратыннан китап, китапның авторы турында мәгълүмат табарга;
- фәнни-популяр әсәр текстыннан һәм белешмәләрдән предмет, күренеш турындагы мәгълүмат туплый белергә;
- текстта булган мәгълүматны мәгълүмати чыганаклар белән чагыштырырга;
- модельләре буенча әсәрләрне чагыштырырга, тулыландырырга, төзәтергә, ачыкларга өйрәнергә мөмкин.
Универсаль уку гамәлләре
- уку ролен аңлау; танып-белү һәм коммуникатив бурычларны үтәү өчен укый белү күнекмәсеннән файдалану;
- уку бурычын аңлый һәм куя белү, бу бурычны үтәү алымнарын билгеләү, үзэшчәнлек нәтиҗәләрен үрнәк буенча чагыштырып, үзконтроль һәм үзбәя үткәрү, төгәлсезлекләр һәм хаталарны табу, үзэшчәнлек нәтиҗәләре буенча өстәмәләр һәм төзәтүләр кертү;
- уку бурычыннан чыгып, уку төрен (танышу максатыннан яки беренчел, өйрәнү максатыннан, эзләнү яки карап чыгу максатыннан) билгеләү;
- укыганда һәм тыңлаганда, төрле төрдәге текст эчтәлеген үзләштерү (темасын билгеләү, әсәрнең төп уен аңлау, текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү һәм план төзү, автор уен аңлау, эчтәлек буенча сорауларга җавап бирү);
- әсәр, герой һәм аларның кыланышлары, эш-гамәлләре турында сөйләү өчен план төзегәндә, төп һәм өстәмә мәгълүматларны (информацияне) билгеләү;
- эчтәлек сөйләүнең төрле төрләрен кулланып, укылган һәм тыңланган әсәрнең спецификасын саклап, эчтәлекне сөйләү;
- сүз мәгънәләрен аңлату, әсәрдәге сүзләрнең синонимнарын табу, сүзләрнең туры һәм контексттагы мәгънәләрен чагыштыру;
- әдәби әсәр геройларының эш-гамәлләре үрнәгендә, рухи-әхлакый, эстетик, мораль-эстетик кыйммәтләрне үзләштерү; әдәби әсәрне анализлаганда, автор позициясен аңлату һәм үз фикереңне белдерү;
- фикерне ирекле формада әйтү һәм дәлилле итеп төзү, нинди тыңлаучы булуын искә алып һәм сөйләү максатын истә тотып, фикерне тулы һәм төгәл итеп белдерү;
- әңгәмәдәшнең фикеренә ихтирам белән карап, әсәр, геройлар һәм аларның эш-гамәлләре турында оештырылган диалог яки дискуссиядә (сөйләшүдә) катнашу;
- геройларның эш-гамәл мотивын билгеләү, әхлак кагыйдәләре нормаларыннан чыгып, аларның эш-гамәлләренә бәя бирү;
- әсәрләрне һәм китапларны темасы, жанры, авторга мөнәсәбәте буенча төркемләү;
- фольклор һәм автор әсәрләрен чагыштыру, аларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләү;
- чәчмә әсәрне шигъри, фәнни-популяр әсәрне әдәби әсәрдән аера белү;
- кече фольклор жанр әсәрләрен төзелешләре ягыннан чагыштыру; әдәби төшенчәләрне сөйләмдә куллану;
- мөстәкыйль иҗади эшчәнлек бурычын аңлау һәм формалаштыру;
- уку эшчәнлеген мәгълүмат алу һәм шәхси танып белү таләпләрен канәгатьләндерү чарасы буларак кабул итү;
- практик юнәлештәге биремнәрне үтәү, өйрәнелә торган тексттан кирәкле информацияне (мәгълүматны) табу; эчтәлек һәм тел үзенчәлекләрен бәяләү;
- әсәр текстында вакыйгалар эзлеклелеген билгеләү һәм
сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен анализлау;
- әсәр, геройлар һәм аларның эш-гамәлләре турында булган төп һәм өстәмә мәгълүматны билгеләү;
- текстта бирелгән информацияне аңлау, аның нигезендә таблица һәм схемалардагы җитешсезлекләрне тулыландыру;
- китапта ориентлашу (эчтәлек, кереш һәм йомгаклау сүзләреннән файдалану);
- яшь үзенчәлекләренә туры килгән сүзлек һәм белешмәләрдә ориентлашу;
- уку ролен аңлау; танып белү һәм коммуникатив бурычларны үтәү өчен укый белү күнекмәсеннән файдалану;
4 нче сыйныф ахырында укучылар түбәндәге нәтиҗәләргә ирешә:
Укучы:
- әдәби әсәрдәге рухи байлыкны аңларга һәм бәяләргә; «намуслылык», «җаваплылык», «яхшылык», «усаллык» төшенчәләрен аңлата белергә;
- үзеңне Россия гражданины итеп танырга, Туган ил һәм дөнья әдәбияты кыйммәтен аңларга;
- кешеләргә игътибарлылык һәм теләктәшлек белдерергә, башка халыклар мәдәниятенә хөрмәт белән карарга;
- универсаль уку гамәлләрен (укытучы һәм сыйныфташларыңны тыңлый белүне, башкаларның фикерен һәм позициясен хөрмәт иткән хәлдә, үз позицияңне дөрес белдереп аралашуны) кулланырга;
- әсәр, китап, бүлек һәм тема буенча бирелгән проектлар өстендә мөстәкыйль, парлап яки төркемнәрдә эшләргә;
- әдәби әсәр өстендә эшләгәндә, үз эшчәнлегеңне оештырырга, регулятив универсал уку гамәлләреннән файдаланырга өйрәнә.
«Сөйләм һәм уку эшчәнлеге төрләре» юнәлеше буенча
укучы:
- укуга кызыксыну булдырырга, уку эшчәнлеген китап укучы тәҗрибәсен баету максатыннан кулланырга;
- укый белү осталыгын интеллектуаль, рухи-әхлакый, эстетик үсеш, белем һәм тәҗрибә туплау чарасы буларак кулланырга;
- укуны төрле уку бурычларын хәл итү, китап укучы мәнфәгатен канәгатьләндерү, предметара дәрәҗәдә мәгълүмат эзләү максатыннан кулланырга;
- укыганны аңларга мөмкинлек тудырырлык темпта кычкырып һәм эчтән укырга;
- орфоэпик нормаларга туры китереп, сайлап алынган яки алдан өйрәнелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп укырга;
- укуның төрле төрләреннән (танышу максатыннан, өйрәнү максатыннан, карап чыгу максатыннан) файдаланырга;
- сайлап алынган уку төрен һәм формасын аңлатырга;
- әдәби, фәнни-популяр, уку һәм белешмә әсәрләрен аера белергә;
- әдәби әсәр эчтәлегендә ориентлаша белергә; мөстәкыйль рәвештә әсәрнең темасын, жанр төрен, авторга мөнәсәбәтен һәм төп уен билгеләргә; вакыйгалар үсешенең сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен, эзлеклелеген табарга; сорауларга җавап бирергә, үзең дә сораулар бирергә һәм башкаларның җавапларын тулыландырырга;
- әдәби, фәнни-популяр һәм белешмә текстлар белән эшли белергә: мәгънәсен аңларга, темасын һәм микротемаларны (подтемаларны) билгеләргә, текст буенча сорауларга җавап бирергә һәм сораулар уйларга, җавапларны тулыландырырга, цитаталар белән дәлилләргә;
- әсәр героеның эш-гамәлләрен аңларга һәм аңлатып бирергә, аларга карата үз фикереңне белдерергә; автор позициясен билгеләргә;
- әсәр эчтәлеген телдән яки язмача тулы итеп, кыскартып яки сайлап алып сөйләргә;
- шигъри әсәрләрне яттан сөйләргә;
- үрнәк буенча әсәргә яки китапка кыскача аннотация язарга;
- каталогтан файдаланырга, үзлектән китапханәдә кирәкле китапны табарга өйрәнә.
Укучы:
- әдәби әсәрне сәнгатьнең бер төре буларак кабул итәргә;
- автор позициясен ачыкларга һәм әсәргә, әсәр геройларына, аларның эш-гамәлләренә мөнәсәбәтен белдерергә;
- әдәби әсәрне укыганда, үзенең эмоциональ халәтендәге үзгәрешләрне билгеләргә;
- аермалы якларына басым ясап, әдәби һәм фәнни-популяр әсәрләрне чагыштырырга;
—- автор текстына таянып, үз фикереңне монологик сөйләм (хикәяләү, сурәтләү, фикерләү) формасында төзергә;
- балалар өчен бастырылган вакытлы матбугат (газета, журнал) белән эшләргә өйрәнергә мөмкин.
«Әдәби пропедевтика» юнәлеше буенча
укучы:
- әдәби, шигъри, чәчмә әсәр һәм фәнни-популяр текстларны аерырга; текст төрләрен чагыштырырга;
- төзелеше буенча фольклор әсәрләре жанрларын (әкият, җыр, мәсәл, мәкаль) чагыштырырга;
- сөйләмдә әдәби төшенчәләрне (әсәр, әсәрнең темасы һәм төп уе, әсәрнең жанры, автор, төп һәм ярдәмчел геройлар, уңай һәм тискәре герой) кулланырга;
- тексттан сәнгать чараларын (эпитет, чагыштыру, сынландыру (җанландыру), метафора, гиперболаны) гамәли таба белергә, аларның ролен аңлатырга;
- контексттагы мәгънәсенә карап, сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын табарга өйрәнә.
Укучы:
- әдәби төшенчәләрне (шигъри һәм чәчмә әсәр, фольклор . һәм автор әсәре) кулланып, текстларны чагыштырырга һәм аларга характеристика бирергә;
- тексттан әсәр геройларының монологын, диалогын, пейзаж һәм геройларның сурәтен табарга;
- «әсәр», «китап», «вакытлы матбугат» (газета,журнал) төшенчәләрен аерырга,
аларны уку мәсьәләсен чишү өчен кулланырга өйрәнергә мөмкин.
«Иҗади эшчәнлек» юнәлеше буенча
укучы:
- әдәби әсәрне рольләргә бүленеп укырга; әсәрне сәхнәләштерергә;
- аналогия буенча төрле жанр әсәрләре (табышмак, әкият, хикәя, мәсәл) уйларга;
- мөстәкыйль, парлап, төркемнәрдә иҗади проектлар төзергә; мәгълүмат тупларга, тупланган материалны кулъязма китап формасында бизәргә, эш нәтиҗәләре белән конкурсларда, күргәзмәләрдә, китапханә дәресләрендә, мәктәп бәйрәмнәрендә катнашырга;
- тәкъдим ителгән тема, картина, репродукция буенча кечкенә сочинение, китап, әсәр геройлары турында бәяләмә язарга өйрәнә.
Укучы:
- герой исеменнән, үз исеменнән, автор исеменнән әсәр эчтәлеген үзгәртеп сөйләргә;
- бирелгән рифма һәм строфа буенча шигырь уйларга;
- аерым эпизодларны укып, әсәр эчтәлеген сөйләргә, әсәрнең аерым эпизодларын яттан укырга ;
- шәхси текстлар төзергә (аналогия буенча хикәяләргә, фикерләргә — сорауларга тулы җавап бирергә, сурәтләргә — геройларга характеристика бирергә һәм пейзажны сурәтләргә) өйрәнергә мөмкин.
«Уку материалы белән эшләү» юнәлеше буенча
укучы:
- әсәр текстында төп һәм өстәмә мәгълүматны таба белергә;
- исеме һәм эчтәлеге, аннотация һәм титул бите буенча китап эчтәлеген күзалларга;
- пейзаж һәм герой портретларын сурәтләү өчен, әсәр текстындагы мәгълүматны кулланырга;
- төрле мәгълүмати чаралардан (сүзлек, энциклопедия, Интернет-ресурс) файдаланырга; төрле чыганаклардан алынган мәгълүматны чагыштырырга өйрәнә.
Укучы:
- белешмәләрдән һәм энциклопедияләрдән китап, автор турында мәгълүмат тупларга;
- тема һәм бүлекләргә тәкъдим ителгән проектларны үтәү өчен кирәкле мәгълүмат җыярга, аларны гомумиләштерә белергә өйрәнергә мөмкин;
- 2—3 билгесе буенча әсәрнең жанр төрен (әкият, хикәя, шигырь) билгеләргә;
- әдәби әсәр текстындагы сүзләрнең синонимнарын табарга, сүзнең туры һәм контексттагы мәгънәсен аңларга;
- әсәр текстларындагы эпитетларны, чагыштыруларны, сынландыруларны (җанландыруларны) табарга;
- сөйләмдә жанр төрләренең исемнәрен һәм әдәби төшенчәләрне (әкият, хикәя, шигырь, тылсымлы әкиятләр, хайваннар турында әкиятләр, көнкүреш әкиятләре, диалог, әсәр, әсәр авторы, әсәр герое, чагыштыру, эпитет) кулланырга өйрәнә.
Укучы:
- сүзләрнең синонимнарын табарга, сүзнең туры һәм контексттагы мәгънәсен аңларга;
- әсәрләргә анализ ясаганда, өйрәнелгән әдәби төшенчәләрне кулланырга;
- геройларның монологик сөйләмен, диалогларны табып укырга өйрәнергә мөмкин.
«Иҗади эшчәнлек» юнәлеше буенча
укучы:
- әсәр геройларының образ үзенчәлекләрен аңларга, рольне сайларга, герой репликаларын образга туры китереп, рольләргә бүленеп укырга;
- зур күләмле булмаган әсәрләрне яки аерым эпизодларны сәхнәләштерергә;
- әкиятләр сөйләргә;
- әсәр геройлары турында төрле вакыйгалар уйлап чыгарырга яки әсәрнең ахырын дәвам итеп сөйләргә өйрәнәләр.
Укучы:
- өйрәнелә торган әсәрләргә иллюстрацияләр ясарга;
- әсәрнең аерым эпизодларына сүзле сурәт «ясарга»;
- темалар буенча «Халык һәм автор әкиятләре» темасына күмәк яки шәхси проектлар эшләргә өйрәнергә мөмкин.
«Уку материалы белән эшләү» юнәлеше буенча
укучы:
- әсәрнең төп уен билгеләргә;
- әдәби әсәр текстында әсәр геройлары, китапның структур элементлары — авторы, жанр төре турында мәгълүмат табарга;
- әсәр текстларын кисәкләргә бүләргә, текст планнары төзергә;
- текстның төрле кисәкләрендә булган мәгълүматны чагыштырырга һәм гомумиләштерергә өйрәнә.
Укучы:
- дәреслектән һәм белешмәләрдән кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль таба белергә;
- китап аппаратыннан китап, китапның авторы турында мәгълүмат табарга;
- фәнни-популяр әсәр текстыннан һәм белешмәләрдән предмет, күренеш турындагы мәгълүмат туплый белергә;
- текстта булган мәгълүматны мәгълүмати чыганаклар белән чагыштырырга;
- модельләре буенча әсәрләрне чагыштырырга, тулыландырырга, төзәтергә, ачыкларга өйрәнергә мөмкин.
Универсаль уку гамәлләре
-танып-белү һәм коммуникатив бурычны чишү өчен, укый белү күнекмәсен файдалану, куллану;
-уку бурычын аңлый һәм куя белү, ул бурычны үтәү ысулларын билгеләү һәм иң продуктив ысулны сайлап алу;
-типик уку бурычларын үтәү алгоритмын үзләштерү (рольләргә бүленеп уку, сәнгатьле уку, яттан уку, тулы итеп Һәм сайлап алып эчтәлекне сөйләү), алгоритм буенча биремнәр үтәлешен тикшерү, яңа бурычлар өчен алгоритм төзү; куелган максатлардан чыгып, уку төрен (танышу максаты яки беренчел, өйрәнү максаты, эзләнү максаты, карап чыгу максаты, сәнгатьле уку максатыннан) билгеләү; төрле жанр әсәр текстлары белән эшли белү: теманы билгеләү, әсәрнең төп уен аңлау, текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, план төзү, автор уен аңлау, эчтәлек буенча сорауларга җавап бирү;
-план төзү, вакыйгалар эзлеклелеген һәм алар арасындагы сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен билгеләү;
-язма һәм телдән сөйләм коммуникатив культураны үзләштерү; диалогик һәм монологик сөйләм төзү; укылган һәм тыңланган әсәр һәм китаплар турында фикерләр әйтү, әңгәмәдәшнең фикерен тыңлау, башкаларның фикеренә ихтирам белән карау, сорауларга язма җаваплар формалаштыру, әсәргә бәяләмә язу;
-үзконтроль һәм үзбәя үткәрү; үрнәк белән үз фикереңне чагыштырып, төгәлсезлекләр һәм хаталарны мөстәкыйль таба белү, үзгәртүләр, өстәлмәләр, төзәтүләр кертү, үз эш- чәнлегеңне бәяләү;
-уку бурычыннан чыгып, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп җиткерә белү, ирекле һәм дәлилле фикерләр төзү (әйтү); укыр алдыннан авторның исем-фамилиясен ачыклау, тема һәм жанры буенча әсәрнең (китапның) эчтәлеген алдан билгели алу осталыгы булдыру;
әсәрне анализлау үрнәгендә, автор позициясен аңлау һәм үз фикереңне белдерү;
-сүз сәнгате буларак әдәби әсәрне кабул итү, әсәрнең эстетик кыйммәтен аңлау һәм аның нигезендә үзеңдә эстетик критерийлар булдыру;
-текстны ишетеп аңларлык тизлектә кычкырып һәм эчтән уку, төрле уку төрләреннән (танышу яки өйрәнү максатыннан, эзләнү яки карап чыгу максатыннан) файдалану;
-әдәби геройларның эш-гамәлләрен анализлау һәм бәяләү аша үз-үзеңне тотуның мораль-эстетик нормаларын үзләштерү;
- әдәби әсәрнең әхлакый эчтәлегендә ориентлашу, геройларның эш-гамәлләренең асылына төшенү, аларга бәя бирү; әдәби геройлар һәм үзеңне чагыштыру юлы аша камиллеккә, үзбилгеләнешкә һәм үзбелемгә омтылу.;
- әдәби төшенчәләрне сөйләмдә куллану;әсәрдән сурәтләү чараларын (эпитет,чагыштыру,сынландыру(җанландыру )антоним,метафора,гипербола) табу;
- әдәби һәм популяр текстларны аеру;шигъри һәм чәчмә әсәрләрне аеру;
- текст структурасы һәм китап аппаратында ориентлашу,китап төрен (китап-әсәр,китап-җыентык) билгеләү;
- текст эчтәлеген автор яки герой исеменнән сөйли һәм иҗади уку бурычын мөстәкыйль формалаштыра белү, бу бурычны үтәү ысулларын һәм формаларын сайлау(шәхси проект, парлап яки группада эшләү), конкурслар, китапханә дәресләре, музейда әдәби дәресләр оештыру һәм үткәрү;
- анология буенча төрле җанрдагы әсәрләр иҗат итү, бирелгән рифмалар буенча шигъри юллар уйлау, иҗади эшләр һәм проектлар презентациясен ясау һәм бизәү;
- мөстәкыйль иҗади уку бурычын аңлау һәм формалаштыру;
- коллектив иҗади проектлар эшләгәндә, эш һәм рольләрне бүлешү;
- текстны бер герой,автор яки үз исемеңнән сөйләү,текст эчтәлеге буенча бозылган планны төзәтү.
Программа буенча 1нче сыйныфта укыла торган әсәрләр
Халык авыз иҗаты әсәрләре.
Бишек җырлары, тел шомарткычлар, табышмаклар, такмаклар, мәкальләр, мәзәкләр, әйтемнәр, санамышлар.
Татар һәм башка милләт халыклары әкиятләре.
Автор әкиятләре
Алдавыч әкиятләр. Татар халык әкияте ”Шүрәле”.
Татар халык әкияте “Ахмак бүре”.
Башкорт халык әкияте “Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?”
Танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләре
И.Гази.”Китап”.
Җ.Тәрҗеманов.”Якын дус”, "Табигать китабы", “Биш чия”.
Г.Тукай. “Әлифба”, "Бала белән Күбәләк",“Яз”,
"Гали белән Кәҗә","Карлыгач". |
З.Туфайлова. “Әлифбам”.
Дәрдемәнд .“Балалар, әйдә мәктәпкә”, “Гали”.
Р.Вәлиева. “Беренчеләр”,”Кояш”,“Дуслык”, “Әниләр бәйрәме”, "Күбәләк һәм Кырмыска".
Р. Миңнуллин «Ата – ана». |
Эльмира Шәрифуллина. «Күзең күргәч».
Х.Халиков. "Сакаллы малай".
Рәшит Бәшәр. “Танышу”.
Ш.Маннап. "Ат нигә көлә?"
Ш.Маннур. “Яхшы бел”.
Й.Шәрәпова."Белми".
Ш.Галиев. "Витаминлы хәрефләр”, "Танышмак өчен табышмак",“Светофорның өч күзе”.
Р.Батулла. "Әйлән- бәйлән", "Аю Әппәс", "Иң-иң". |
Г.Сабитов."Балага-балык".
Х.Халиков. "Укытучыларым".
Э.Мостафин."Ат".
И. Туктар. “Өлгер”.
Л. Лерон. “Супермалай”, “Апрель ае”.
Ф. Яруллин. “Хикмәтле сүз”.
Г. Зәйнашева. “Бер атнада ничә көн?”, “Әниләр бәйрәме”.
Т. Әйди. “Дачада”.
Р. Мәннан. “Булышам”.
Б. Рәхмәт. “Яз килә”.
Г.Галиев. “Кояш”.
Г. Хәсәнов. “Ел язга аяк атлады”.
Г. Сабитов. “Кояшка да эш күбәйде”.
Р.Хафизова. “Нәүрүз килә”.
Э. Мөэминова. “Моңсу бәйрәм”.
1нче сыйныфта әдәби уку дәресләрен якынча тематик планлаштыру
Ибраһим Гази.”Китап”.
Җәвад Тәрҗеманов.”Китап”.
Бишектәге бишкә төрләнер(6сәг.)
Халык аваз иҗаты. Бишек җырлары, тел шомарткычлар Табышмаклар, такмаклар, мәкальләр, мәзәкләр, әйтемнәр, санамышлар.
Алдавыч әкиятләр. Татар халык әкияте ”Шүрәле”,”Ахмак бүре”.
Башкорт халык әкияте ”Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?”
Хәрефләр өйрәнәбез(6сәг.)
Г.Тукай “Әлифба”.
З.Туфайлова “Әлифбам”.
Дәрдемәнд “Балалар, әйдә мәктәпкә”.
Р.Вәлиева “Беренчеләр”.
Р. Миңнуллин «Ата – ана»,“Кояш”. |
Эльмира Шәрифуллина. «Күзең күргәч».
Х.Халиков. "Сакаллы малай".
Рәшит Бәшәр. “Танышу”. Ш.Маннап "Ат нигә көлә?" Ш.Маннур. “Яхшы бел”. Й.Шәрәпова "Белми". |
"Витаминлы хәрефләр”. Ш.Галиев.
Без хайваннар һәм кошлар турында беләбезме?(5 сәгать)
Г.Тукай "Гали белән Кәҗә","Карлыгач".
Г.Тукай."Бала белән Күбәләк".
Р.Вәлиева."Күбәләк һәм Кырмыска".
Ш.Галиев. "Танышмак өчен табышмак".
Р.Батулла. "Әйлән- бәйлән", "Аю Әппәс","Иң-иң".
Г.Сабитов."Балага-балык".
Х.Халиков. "Укытучыларым".
Җ.Тәрҗеманов. "Табигать китабы".
Э.Мостафин."Ат".
Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен (7 сәгать)
Дәрдемәнд. “Гали”
Җ. Тәрҗеманов. “Биш чия”.
И. Туктар. “Өлгер”.
Л. Лерон. “Супермалай”.
Ф. Яруллин. “Хикмәтле сүз”.
Р. Вәлиева. “Дуслык”.
Г. Зәйнашева. “Бер атнада ничә көн?”,
Ш. Галиев. “Светофорның өч күзе”.
Т. Әйди. “Дачада”.
Р. Мәннан. “Булышам”.
Яз килә, яз көлә (8 сәгать)
Г. Тукай. “Яз”.
Б. Рәхмәт. “Яз килә”.
Г.Галиев. “Кояш”.
Г. Хәсәнов. “Ел язга аяк атлады”.
Г. Сабитов. “Кояшка да эш күбәйде”.
Л. Лерон. “Апрель ае”.
Г.Зәйнашева. “Әниләр бәйрәме”.
Р. Вәлиева. “Әниләр бәйрәме”.
Р.Хафизова. “Нәүрүз килә”.
Э. Мөэминова. “Моңсу бәйрәм”.
4 нче сыйныфта дәресләрне якынча тематик планлаштыру
(68 сәгать):
Халык сузе алтындыр, аңлаганга акылдыр
9 сәгать
«Җил арба». (Татар халык әкияте)
«Җил иясе». (Миф)
«Тургай һәм Кояш». (Миф)
Фатих Әмирхан. «Ай өстендә Зөһрә кыз».
«Сак-Сок». (Бәет )
Мәсәлләр — 6 сәгать
Иван Крылов. «Карга белән Төлке». (Габдулла Шамуков тәрьемәсендә).
Мәҗит Гафури. «Чикерткә белән Кырмыска». (Мәсәл) Мәҗит Гафури. «Тавык белән Үрдәк». (Мәсәл)
Габдулла Тукай. «Яшь Агач». (Мәсәл)
Әхмәт Исхак. «Карт Имән белән яшь егет». (Мәсәл)
Язучылар һәм рәссамнар ижатында табигать
17 сәгать
Габдулла Тукай. «Ай һәм Кояш».
Габдулла Тукай. «Фатыйма белән Сандугач».
Габдулла Тукай. «Шүрәле».
Мәҗит Гафури. «Болын».
Муса Җәлил. «Яңгыр».
Муса Җәлил. «Чишмә».
Абдулла Алиш. «Койрыклар».
Абдулла Алиш. «Кемгә кирәк, кемгә кирәкми».
Нәби Дәү ли. «Бала болыт».
Рәшит Бәшәр. «Сандугачлы Ак инеш».
Гарәфи Хэсәнов. «Кышкы урман».
Фәнис Яруллин. «Иң бәхетле төн».
Сания Әхмәтҗанова. «Саклыйк, әйдә, Җир-ананы».
Балачак әдипләре — 16 сәгать
Шәүкәт Галиев. «Камырша».
Шәүкәт Галиев. «Күршеләрнең алмасы».
Шәүкәт Галиев. «Минем абый шигырь ятлый...»
Шәүкәт Галиев. «Куркыныч хәбәр».
Роберт Миңнуллин. «Әни, мин көчек күрдем».
Роберт Миңнуллин. «Спортның яңа төре».
Хәкимҗан Халиков. «Дәү әти».
Хәкимҗан Халиков. «Вакыты тар».
Хәкимҗан Халиков. «Чыпчык баласы Чырчыр турында әкият». Хәкимҗан Халиков. «Нинди кош?»
Фәнис Яруллин. «Ап-ак иткән».
Фәнис Яруллин. «Бияләй».
Фәнис Яруллин. «Юылмас хурлык».
Яхшылык эшләргә ашыгыйк... — 8 сәгать
Роза Хафизова. «Күгәрчен һәм малай».
Сәрвәр Әдһәмова. «Дуслар».
Әхсән Баян. «Эт янында тиеннәр».
Дәрьия Аппакова. «Шыгырдавыклы башмаклар».
Михаил Зощенко. «Мескен Федя».
Резеда Вәлиева. «Җиңү көнендә».
Бәхетле балачак — 5 сәгать
Нәбирә Гыйматдинова. «Сертотмас кәҗә».
Виктор Голявкиннан. «Әллә каян күренеп тора».
Юрий Ермолаев. «Сәгать ярдәм итте».
Серле дөнья, могжизалы дөнья — 7 сәгать
Ганс Христиан Андерсен. «Чыдам кургашын солдат».
Джонатан Свифт. “Гулливер сәяхәте”.
Ләбиб Лерон . “Шүрәле малае”.
Зиннур Хөснияр. “Шүрәле җыры”.
4 НЧЕ СЫЙНЫФТА ӨЙРӘНЕЛӘ ТОРГАН ӘСӘРЛӘР
Халык авыз иҗаты әсәрләре:
«Җил арба». (Татар халык әкияте)
«Җил иясе». (Миф)
«Тургай һәм Кояш». (Миф)
«Сак-Сок» бәете.
Әдәби әсәрләр:
- Алиш. «Койрыклар», «Кемгә кирәк, кемгә кирәкми».
Д. Аппакова. «Шыгырдавыклы башмаклар».
Г.Х. Андерсен. «Чыдам кургашын солдат».
Ф. Әмирхан. «Ай өстендә Зөһрә кыз».
С. Әхмәтьанова. «Саклыйк, әйдә, Җир-ананы».
С. Әдһәмова. «Дуслар».
Ә. Баян. «Эт янында тиеннәр».
Р. Бәшәр. «Сандугачлы Ак инеш».
Р. Вәлиева. «Җиңү көнендә».
М. Гафури. «Чикерткә белән Кырмыска», «Тавык белән Үрдәк», «Болын».
Ш. Галиев. «Камырша», «Күршеләрнең алмасы», «Минем абый'шигырь ятлый...», «Куркыныч хәбәр».
Н. Гыйматдинова. «Сертотмас кәҗә».
- Голявкиннан. «Әллә каян күренеп тора».
Н. Дәү ли. «Бала болыт».
Ю. Ермолаев. «Сәгать ярдәм итте».
М. Җәлил. «Яңгыр», «Чишмә».
М. Зощенко. «Мескен Федя».
Ә. Исхак. «Карт Имән белән яшь егет». (Мәсәл)
И. Крылов. «Карга белән Төлке». (Мәсәл)
Л. Лерон. «Шүрәле малае».
Р. Миңнуллин. «Әни, мин көчек күрдем», «Спортның яңа төре». Д. Свифт. «Гулливер сәяхәте».
Г. Тукай. «Яшь Агач» (мәсәл), «Ай һәм Кояш», «Фатыйма белән Сандугач», «Шүрәле».
X. Халиков. «Дәү әти», «Вакыты тар», «Чыпчык баласы Чыр- чыр турында әкият», «Нинди кош?»
Г. Хәсәнов. «Кышкы урман».
Р. Хафизова. «Күгәрчен һәм малай».'
3. Хөснияр. «Шүрәле җыры».
Ф. Яруллин. «Иң бәхетле төн», «Ап-ак иткән», «Бияләй», «Юылмас хурлык».
Әдәби укудан календарь – тематик план. 1 нче сыйныф
- Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан расланган “ Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку” предметын укыту программасы: (татар төркемнәре өчен программа, 1-4 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлары: Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова); Казан, 2011.
- Эш программасын тормышка ашыру өчен түбәндәге төп укыту чарасы кулланыла: Татарстан Республикасының Мәгариф Министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Әдәби уку”. “Рус телендә башлангыч белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек” (авторлары: Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова; Казан: “Мәгариф- Bакыт” нәшрияты, 2012 нче ел.)
Программаның эчтәлеге:
№ | Бүлек исеме | Сәгать саны | |
1 | Кереш дәрес | 1 | |
2 | Халык авыз иҗаты. Бишектәге бишкә төрләнер. | 6 | |
3 | Хәрефләр өйрәнәбез. | 6 | |
4 | Без хайваннар һәм кошлар турында беләбезме? | 5 | |
5 | Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен. | 7 | |
6 | Яз килә, яз көлә. | 8
|
№ | Дәреснең темасы | Сәг. | Вакыты | Укучылар эшчәнлеге төрләре | |||
прогр. буенча | фактик | ||||||
1 | Кереш дәрес-1сәгать Дәреслек белән танышу.И.Гази. “Китап”.Җ.Тәрҗеманов. “Якын дус”. | 1 | Шартлы билгеләрне аңлау, биремнәр үтәгәндә куллану. Әңгәмә, сорауларга җавап бирү. Әсәр авторы төшенчәсе белән танышу. | ||||
2 | Халык авыз иҗаты. Бишектәге бишкә төрләнер-6 сәгать. Халык аваз иҗаты. Бишек җырлары, тел шомарткычлар. | 1 | Халык авыз иҗаты белән танышу, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, бишек җырларын җырлау. | ||||
3 | Табышмаклар, такмаклар, мәкальләр, мәзәкләр, әйтемнәр, санамышлар. | 1 | Халык авыз иҗаты белән танышу, мәзәкләрне рольләргә бүлеп уку, сорауларга җавап бирү, мәкаль һәм әйтемнәрнең төп фикерен табу, рәсемнәр өстендә эш.
| ||||
4 | Алдавыч әкиятләр. Татар халык әкияте ”Шүрәле”. | 1 | Рольләргә бүлеп уку, рәсем буенча эш,әкият геройларын атау, терәк сүзләрне аерып чыгарырга өйрәнү, эчтәлек сөйләү. Фольклор һәм автор әсәрләрен аерырга өйрәнү. | ||||
5 | Татар халык әкияте “Ахмак бүре”. | 1 | Сорау-җавап, сәнгатьле уку, әкиятне мәгънәви кисәкләргә бүлү. | ||||
6 | Башкорт халык әкияте “Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?” | 1 | Сорау-җавап, сәнгатьле уку, әңгәмәдә катнашу. | ||||
7 | “Китап киштәсе”. Үзеңне тикшер (бүлекне кабатлау). | 1 | Биремнәр үтәү. | ||||
8 | Хәрефләр өйрәнәбез-6 сәгать Г.Тукай “Әлифба”. З.Туфайлова “Әлифбам”. | 1 | Сорау-җавап, сәнгатьле уку. | ||||
9 | Дәрдемәнд “Балалар, әйдә мәктәпкә”, Р.Вәлиева “Беренчеләр”. | 1 | Сәнгатьле уку, хикәя төзү. Шигырьдәге аваздаш сүзләрне (рифма) табу. | ||||
10 |
“Кояш”.Эльмира Шәрифуллина. «Күзең күргәч». | 1 | Әңгәмә, рольләргә бүлеп, сәнгатьле уку, бирелгән сүзләр арасыннан геройларга характеристика бирү өчен кирәклесен сайлап ала белү. | ||||
11 | Х.Халиков. "Сакаллы малай". | 1 | Сорау-җавап, сәнгатьле уку, геройның тышкы кыяфәтен, характерын текстка таянып сурәтләү. | ||||
12 |
| 1 | Сорау-җавап, сәнгатьле уку, эчтәлек сөйләү, үз фикереңне формалаштыру, эндәшләр белән танышу. | ||||
13 | "Витаминлы хәрефләр”. Ш.Галиев. | 1 | Сорау-җавап, сәнгатьле уку, яттан сөйләү. | ||||
14 |
| 1 | Сорау-җавап, сәнгатьле уку, эчтәлек сөйләү. | ||||
15 | Г.Тукай."Бала белән Күбәләк".Р.Вәлиева."Күбәләк һәм Кырмыска". | 1 | Парларда эшләргә өйрәнү, фикер алышу, уйнап карау, сәхнәләштерү. | ||||
16 |
| 1 | Сәнгатьле уку, терәк сүзләр буенча эчтәлек сөйләү.Автор әкиятләре белән танышуны дәвам итү. | ||||
17 | Р.Батулла."Иң-иң",Г.Сабитов."Балага-балык". | 1 | Әңгәмә, сорау-җавап, сәнгатьле уку,парларда эш, хикәя эчтәлеге буенча рәсем ясау. | ||||
18 | Х.Халиков. "Укытучыларым", Җ.Тәрҗеманов. "Табигать китабы", Э.Мостафин."Ат". | 1 | Рәсемнәргә таянып, әсәр эчтәлеген сөйләү. | ||||
19 | Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен-7 сәгать Дәрдемәнд. “Гали”, Җ. Тәрҗеманов. “Биш чия”. | 1 | Терәк сүзләр буенча эчтәлек сөйләү, шигырь ятлау. | ||||
20 | И. Туктар. “Өлгер”, Л. Лерон. “Супермалай”. | 1 | Әңгәмә, сорау-җавап, сәнгатьле уку, фикер алышу. | ||||
21 | Ф. Яруллин. “Хикмәтле сүз”, Р. Вәлиева. “Дуслык”. | 1 | Әңгәмә, сорау-җавап, сәнгатьле уку, әсәрнең төп уен һәм темасын билгеләү, план төзү. | ||||
22 | Г. Зәйнашева. “Бер атнада ничә көн?”, Ш. Галиев. “Светофорның өч күзе”. | 1 | Әңгәмә, сорау-җавап, сәнгатьле уку, автор әйтергә теләгән фикерне табу. | ||||
23 | Т. Әйди. “Дачада”, Р. Мәннан. “Булышам”. | 1 | Әңгәмә, сорау-җавап, сәнгатьле уку, әсәрне мәгънәле кисәкләргә бүлү. | ||||
24 | Хикәя һәм шигырьне чагыштыру. | 1 | Терәк сүзләр буенча эчтәлек сөйләү, шигырь ятлау, хикәяне мәгънәви кисәкләргә бүлү. | ||||
25 | Үзеңне тикшер (бүлекне кабатлау). | 1 | Биремнәр үтәү. | ||||
26 | Яз килә, яз көлә-8 сәгать Г. Тукай. “Яз”, Б. Рәхмәт. “Яз килә”. | 1 | Сорау-җавап, сәнгатьле уку, хикәя төзү. | ||||
27 | Г.Галиев. “Кояш”, Г. Хәсәнов. “Ел язга аяк атлады”. | 1 | Табигать күренешләре турында әңгәмә, сорау-җавап . | ||||
28 | Г. Сабитов. “Кояшка да эш күбәйде”. | 1 | Ел фасылларына бәйле үзгәрешләрне өйрәнү, рәсем ясау. | ||||
29 | Л. Лерон. “Апрель ае”. | 1 | Сорау-җавап, сәнгатьле уку, төрле шигырьләрне чагыштырып, шигырьләрнең ритмын күзәтү. | ||||
30 | Г.Зәйнашева. “Әниләр бәйрәме”, Р. Вәлиева. “Әниләр бәйрәме”. | 1 | Әңгәмә, сорау-җавап, сәнгатьле уку,төрле шагыйрьләрнең бер үк темага язылган шигырьләрен чагыштыру. | ||||
31 | Р.Хафизова. “Нәүрүз килә”. | 1 | Ел фасылларына бәйле йола-бәйрәмнәрне өйрәнү. | ||||
32 | Э. Мөэминова. “Моңсу бәйрәм”. | 1 | Парлап эшли белү, сорау-җавап, сәнгатьле уку. | ||||
33 | Үзеңне тикшер (бүлекне кабатлау). | 1 | Биремнәр үтәү. |
УКЫТУНЫ МАТЕРИАЛЬ-ТЕХНИК ҺӘМ МӘГЪЛҮМАТИ ЯКТАН ТӘЭМИН ИТҮ
«Әдәби уку» предметын өйрәткәндә, балаларның матур әдәбият һәм халык авыз иҗаты белән кызыксынуларын, иҗади сәләтләрен, мөстәкыйль фикерләү, фикерләрен дәлилли алу осталыгын үстерү һәм предметны тирәнтен өйрәтү максатыннан, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану мөмкинлеге күздә тотыла:
- халык авыз иҗаты үрнәкләре;
- тарихи чыганаклар;
- сынлы сәнгать әсәрләре;
- тема буенча музыкаль әсәрләр;
- күрсәтмә әсбаплар;
- мультимедиа укыту программалары;
- электрон дәреслекләр;
- Интернет материаллары;
- электрон китапханә;
- компьютер программалары;
- укучыларның белемнәрен тикшерү программалары;
- сүзлекләр;
- белешмә материаллар;
- татарча сайтлар;
- балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;
- яңа әдәби китаплар;
- аудио һәм видеоәсбаплар;
- интерактив тикшерү программалары.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
1нче класс очен татар теленнэн рус торкеменэ эш программасы хэм тематик план
1нче класс очен татар теленнэн рус торкеменэ эш программасы хэм тематик план...
Татар теле. Эш программасы. 2 класс
Татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат : телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле ситуацияләре кысаларында белем бирү, күнекмәләр...
3 класс татар теле эш программасы
Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен уку дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнгән грамматик структуралар уку дәресләрендә сөйләмдә ныгытыла, лексик материал активлаштырыла....
татар теленнэн тестлар
3 класс очен татар теленнэн тестлар...
татар теленнэн эш программасы
1 класс очен эш программасы...
татар теленнэн эш программасы
1 класс очен эш программасы...
татар теленнэн дэрес эшкэртмэсе
Татар теленнэн дэрес эшкэртмэсе...