Татар-төрки халык бәйрәмнәре
методическая разработка (4 класс) по теме

Галиева  Миляуша  Мирфаезовна

Татар телле,  рус телендә белем алучы балалар  өчен  бәйрәмнәр турында кыскача мәгълүмат.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл byrmnr.docx52.91 КБ

Предварительный просмотр:

Нәүрүз  бәйрәме

Март  ае - Нәүрүз  ае.  Нәүрүз ае- безнеңчә  Яңа ел бәйрәме. Борынгы заманнарда  яңа елны  22нче мартта  каршы  алганнар. Бу - көн  белән  төн  тигезләшкән  вакыт (равноденствие).  Кешеләр  матур киемнәр  кигәннәр, өйдән-өйгә  йөргәннәр. Алар җырлар җырлаганнар,  биегәннәр. Төрле  такмаклар (частушки)  әйткәннәр,  бәйрәм  белән котлаганнар. Өйдә  тәмле  ашлар, ризыклар  пешергәннәр.                                 Кышлар китте, яз  килде. 

Нәүрүз  бәйрәме  җитте!

Сөмбелә  бәйрәме.

Кешеләр  августта-сентябрьдә  бәйрәм  үткәргәннәр.  Бу бәйрәмдә  алмалар  пешкән,  арыш (рожь)  чәчкәннәр  (сеяли). Бакча, кырларда  уңыш  үскән, төрле  яшелчәләр,  җиләк-җимешләр  өлгергән. Кешеләр  шатланып   бай  уңыш  җыйганнар.  Кырда  матур,эшчән   кызлар   башак  белән төрле  чәчәкле  такыялар  (венцы)   ясаганнар. Аннан  соң  алар җырлаганнар,  ә  егетләр  биегәннәр. Сөмбеләнең  чәчләре  озын,  алтын-сары,  калын  булган. Кызның  башында  зур,  матур  башак  такыя – байлык, уңыш  символы  булган.  

Карга  боткасы.

Язны  каргалар  алып килә . Шуңа күрә  кешеләр  каргаларга  бәйрәм ясаганнар. Бу карга  боткасы  булган,  чөнки  авыл  кешеләре  каргалар  өчен  тәмле  ботка пешергән.  Балалар  өйдән-өйгә  кергәннәр, тоз,  он,  шикәр, ярма,  май, йомырка  җыйганнар.  Аннан  соң  елга  буенда зур  казанда  ботка  пешергәннәр. Пешкән  ботканы  ашаганнар, уйнаганнар,  җырлаганнар. Калган  ботканы  каргаларга  биргәннәр.  Каргалар: “Кар,кар,кар,  нәни  дуслар  бар, бар! “- диеп,  рәхмәт  әйткәннәр.

Нардуган  бәйрәме

Бу бәйрәм декабрь-гыйнвар  аенда узган.Ул  12  көн  булган. Нардуган-“яңа  көн  туган”  дигән  сүзне аңлата.  Бер  өйгә  егетләр , кызлар  җыела,  алар  күрәзәлек  итә (гадают).Аннан  соң  кызыклы уеннар уйныйлар, хайван  булып -бүре, төлке, аю киемнәре  кияләр. Бер кеше  клоун-шамакай  була. Алар өйдән-өйгә  йөриләр. Җыр,  такмаклар (частушки) җырлыйлар,  бииләр. Урамда  көне-төне   күңел  ачалар(развлекаются).  Кешеләр  иң   матур  теләкләр (поҗелания)  телиләр.  Иң  күңелле  уеннар  Нардуганда  булган.

Сабантуй  бәйрәме.

Сабантуй- иң  зур  бәйрәм. Ул язгы  чәчү,  кыр эшләре беткәч,  матур урында,  мәйданда, елга буенда  була. Бәйрәм  июньдә  үтә. Сабантуйда  кешеләр бәйрәмчә  киенәләр. Анда   ир-егетләр  көрәшә, кызык  уеннар уйныйлар. Әби-бабайлар  чүлмәк  вата. Малайлар  әтәч  алырга  колгага (в столб)   менә. Егетләр  капчык  белән  сугыша. Ә  апалар  капчык  киеп  йөгерә. Анда  төрле  спорт ярышлары  да  уза. Яшьләр  йөгерәләр,  сикерәләр. Апалар  кашык  белән  су  ташый. Балалар  әйбер-бүләк  кисәләр. Бәйрәмдә  бик  күңелле  була. Батырга  бәрән,  яки  кыйммәтле  машина , техника,  аппаратура  бүләк  итәләр.  

Каз  өмәсе.

Татар  халкы  бик  тырыш, эшчән  булган. Авылларда  кешеләр  казлар  үстергән. Җәй  һәм  көз  буе  казлар  үскәннәр. Кыш  башында-декабрьдә кешеләр  каз  өмәсе  ясаганнар. Хуҗабикә (хозяйка)  ярдәмгә  яшь  кызларны  чакырган. Алар  чишмәгә  барганнар. Казларны  салкын  су  белән  юганнар. Егетләр  аларга  булышканнар. Хуҗабикә  өйдә коймак  пешергән, чәй  әзерләгән. Кич  белән  ул  кызларны, егетләрне  ашка  чакырган,  аларны  тәмле  ризыклар  белән  сыйлаган (угостила). Аннан  соң  алар  җырлаганнар, биегәннәр, уйнаганнар. Бу - уңган  кызлар, егетләр  бәйрәме.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.      Хәзерге вакытта, минем фикерем...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары

3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....

Есть ли различие между татарами и монголо-татарами

В настоящее время очень много споров по истории происхождения разных народов. Например, некоторые учёные считают, что нынешние татары — это потомки создателей Золотой Орды…Однако, другие учёные ...

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...