Открытый урок по татарскому языку по теме "Сүз төзелеше. Тамыр сүзләр."
план-конспект урока (4 класс) по теме

Зубаерова Римма Анваровна

Этот урок был проведен перед студентами Арского педагогического колледжа. Целью урока была выработка практических умений и навыков выделения корня и окончания в словах; развитие речи, обогащение словарного запаса; -дифференцированный подход к учащимся с учётом их индивидуальных особенностей; - коррекция логического мышления на основе анализа и синтеза; - развивать интерес к предмету.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл deres_plany.docx20.01 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Сүз  төзелеше. Тамыр сүзләр.

Максат: 1.Сүз төзелеше турында төшенчә бирү,сүзнең тамырын билгеләргә өйрәтү, тамырга кушымчалар ялгап яңа сүзләр ясарга өйрәнү, сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү, сүзләр төркеменнән тамырдаш сүзләрне аерып ала белү;

2.Укучыларның фикерләү сәләтен, чагыштыру  , матур язу,бәйләнешле  сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзлек запасын баету;

3.Туган телгә мәхәббәт, табигатькә сак караш тәрбияләү.

 Дәрес төре: яңа материалны аңлату

 Материал :дәреслек Р.Х.Ягъфәрова,Р.Ә.Асылгәрәева. Татар теле 1 нче кисәк,”Мәгариф” нәшрияты,2010 ел, дидактик уен,  Вәгыйзев С.Г.  “Кызыклы грамматика”.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980,  карточкалар.

Җиһазлау: ноутбук, флэшка, проектор.

                                   Дәрес барышы.

1. Оештыру моменты. Психологик уңай халәт тудыру.

--Исәнмесез,балалар! Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, анам телен өйрәнергә дип килдек.

2 . Дәфтәрләрне ачтык. Бүгенге  числоны  язабыз.  Матур язу күнегүе ( 1 нче слайд)

Дөньяны  яуларга  омтылма,  аның гыйлемен  яуларга  тырыш .

Мәкальне   ничек  аңлыйсыз? ( аң- белем турында тәрбияви әңгәмә)

Мәкальдәге  сузык авазлар астына бер сызык, тартык авзлар астына ике сызык сызабыз.

( Бер бала кычкырып әйтеп эшли).

- Нинди хәреф астына сызмадыгыз? Ни өчен?

- ь  билгесе аваз  белдерми.

-Балалар, узган дәрестә без нинди тема өйрәндек?

-Авазлар һәм хәрефләр.

-Авазлар нинди төркемнәргә бүленә?( сузык һәм тартык)

Тартык авазларның бүленеше турында искә төшерү. ( 2 нче слайд)

       Парлы  тартыклар:

  Яңгырау:   б,  в,  г,  гъ,  д,  ж,  җ, з

   Саңгырау: п, ф,  к,  къ, т,  ш , ч, с

Парсыз тартыклар:

Яңгырау: л, м, н, ң, р, w,й

Саңгырау: х, һ, ц, щ

3. Яңа  тема өстендә эш.

-Бүген без сүз төзелеше,  бер тамырдын ясалган сүзләр белән танышырбыз. Башта бер әкият тыңлап китик.

   Борын-борын заманда булган, ди, юл дигән бер сүз. Кешеләр, юлдан барганда, аны тапканнар да уйлыйлар икән: “Нишләргә моның белән?” Юл исемле  сүз әйткән: “Сез мине  җиргә утыртыгыз, мин зур  агач  булып үсәрмен “. Кешеләр юл сүзен утыртканнар икән, бу тамырланып та киткән, үсә дә башлаган. Башта бер ботак җибәргән, аннан  икенчесен, өченчесен... Бер юл сүзеннән әллә никадәр ботак үсеп чыккан. Һәр ботакта юл тамырыннан ясалган сүзләр икән. Кешеләр бу сүзләрне чагыштырып караганнар. Барсының  да бер тамырдан үсеп чыкканлыгын күргәннәр. Шуннан соң бу сүзләрне барысын бергә “тамырдаш сүзләр” дип атап йөртә  башлаганнар.

 Юл- юлчы,  юлсыз, юлсызлык,  юллау, юллаучы, юлча, юлбашчылык, юлбашчы, юллык, юлдаш, юлдашсыз,юлдашлык, юлаучы,юлыгу. (3 нче слайд: тамырлы зур агач, ботакларына шушы сүзләр язылган)

 Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала. Тамырдан гына торган сүз тамыр сүз дип атала. Тамыр башка мәгънәле кисәкләргә бүленми. Тамырдаш сүзләрдә мәгънә бәйләнеше саклана.

Дәреслектән кагыйдәне уку.  Нәтиҗә ясау.

  Дидактик уен “Бакчачы”

-Әйдәгез, без дә тамыр сүзләр утыртып агач үстереп  карыйк әле.

Сезнең агач утыртканыгыз бармы, укучылар? Агачларны ни өчен утыртырга кирәк? (табигатьне саклау , кайгырту турында әңгәмә).

Агач ботакланып үссен өчен, үз тамырыгыздан яңа сүзләр ясагыз. Кемнең агачы   озын һәм күп ботаклы булыр икән. Шул укучылар “Иң оста бакчачы” дигән исем алачак.(Төркемнәргә сүзләр язылган карточкалар бирелә)

1 төркем: урман (урманлы, урмансыз, урманчы, урманчылык, урманлык, урманчык)

2 төркем: исем (исемлек, исемсез, исемле , исемдәш ,исемләү, исемләшү, исемсезлек)

3 төркем: моң ( моң, моңлы, моңсыз, моңлану, моңаю, моңчы, моңсулану, моңдаш, моңчан, моңлылык )

           “Иң оста бакчачы”ны билгеләү.

4 . Дәреслек белән эш.

32 нче күнегү. Ф. Яруллин шигырен сәнгатьле уку. Эчтәлеге буенча  фикер алышу.  Биремнәрен  үтәү.

                                     ФИЗМИНУТКА

35 нче күнегү телдән. Исемнәрдән сыйфат, фигыль ясау.

Җил- җилле , җилсез , җилләү. Эш- эшле,  эшсез, эшли.

Дидактик уен   “Кайсы сүз артык?” ( 4 нче слайд)

    Бал                           сана                        урак

    Балык                       сансыз                    ургыч      

    Балыкчы                  сандык                   урман

        

        5. Йомгаклау. Нәтиҗә ясала.

        Өй эше:  34 нче күнегү

-Укучылар, сез бүген дәрестә нинди яңа белемнәр алдыгыз?

Укучыларның белемнәре анализлап билгеләр  куела.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по татарскому языку в 1 классе.

Тема урока: "Баш һәм юл Ө,ө хәрефләре."...

Открытый урок по татарскому языку

В этом документе дается конспект открытого урока по татарскому языку для 2-го класса по теме "Закрепление и повторение изученного материала"...

Презентация к открытому уроку по татарскому языку

В этом документе помещены слайды к открытому уроку по татарскому языку для 2-го класса по теме "Закрепление и повторение пройденного материала"....

Разработка открытого урока по татарскому языку по теме "Алмашлыклар"

Конспект открытого урока по татарскому языку в 3 классе....

Разработка открытого урока по татарскому языку по теме: "Бер һәм күп мәгънәле сүзләр"

Конспект открытого урока по татарскому языку в 3 классе " Бер һәм күп мәгънәле сүзләр"...

Открытый урок по татарскому языку для 11 класса

Урок по татарскому языку  по теме: "Творчество А. Галиева"...

открытый урок по татарскому языку "Безнен авыл"

Разработка данного урока включает в себя использование сингапурского метода обучени. Урок разработан поэтапно, в конце урока - проектная деятельность. Проводила на семинаре учителей татарского языка и...