Лексик уеннар
материал

Нафиева Гулия Рафаиловна

Лексиканы һәм грамматиканы кабатлау, сыйныфта позитив атмосфера булдыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл leksik_uennar.docx13.48 КБ

Предварительный просмотр:

“Күлмәк” уены

   Бу уенны уйнар өчен сыйныфтан бер укучы сайлап алына. Ул тактага күлмәк рәсемен ясый һәм шуның эченә төрле сүзләр, саннар яза (даталар, урыннар, исемнәр һ.б.). Калган укучылар аңа төрле сораулар биреп, бу сүзләрнең нәрсә аңлатканын белергә тиеш.

   Дөрес сорау биргән һәм җавап тапкан укучыларга яшел карточкалар бирергә мөмкин. Кемдә күбрәк яшел карточка җыела, шул җиңүче була.

“Сүзне яса”

   Кәгазь битләренә билгеле бер темага кагылыәлы сүзләр языла һәм капчыкка яшерелә. Сыйныф – ике төркемгә, ә такта ике өлешкә бүленә. Һәр төркемнән бер укучы капчыктан сүз язылган бер кәгазьне ала һәм шул сүзне аңлаткан рәсемне ясый башлый. Кайсы төркем сүзне беренче белә, шуңа бер балл. Иң күп балл җыючылар җиңүче итеп билгеләнә.

   Әгәр дә рәсем ясалып бетеп. Сүзне әйтә алмасалар, “рәссамны” алыштыралар.

“Сүзне бел”

   Катнашучылар ике төркемгә бүленәләр. Тактада һәр төркем өчен темага кагылышлы сүзләр языла. Бер укучы тактага арты белән утыра. Калган укучылар, аның каршысына утырып, тактадагы бер сүзне синонимнары аша яки тасвирламалары ярдәмендә чиратлашып аңлатырга тырышалар. Тактадагы сүзне әйтергә, рәсем ясап күрсәтергә ярамый. Һәр укучыга сүзне аңлатып бирү өчен, бер вакыт аралыгы каралган.

   Кайсы төркем күбрәк сүзне әйтергә өлгерә, шул җиңүче була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уку дәресендә уеннар.

Уку дәресендә уеннарны 4 нче сыйныфта үткәрергә мөмкин.Монда "Кем өлгер һәм зирәк", "Мәкаль әйтәм","Авторны таны", "Хәтереңдә калдыр", "Әкият дөньясында" дигән уеннар уйнарга мөмкин....

Халык уеннары аша - спортка.

Эстафеты на основе народных игр (на татарском языке)...

Милли уеннар.

Татар халкының йолаларын искә төшерү.Милли уеннар турында мәгълүмат бирү....

"шахмат"- түгәрәге өчен уеннар

бу материалда "шахмат" түгәрәгенең беренче елда( 1класс) түгәрәкне кызыклырак итәргә мөмкинлек бирә торган дидактик уеннар һәм әкиятләр тупланган...

Математик уеннар

Бу презентацияне  математика шөгылендә кулланырга мөмкин....

Әдәби уку дәресләре өчен уеннар

Башлангыч сыйныфл укучыларында туган телгә, өйрәнелә торган материалга кызыксыну тәрбияләүнең отышлы ягы --уен алымнарын куллану. Беренчедән, уен аша материал җиңелрәк үзләштерелә, икенчедән, баланың ...

Лексико-спортивные игры. Повторение лексики на тему «Школа». Введение темы «Спортивные игры народов Англии». 1 класс

Работа выполнена в соавторстве: Рубцовой Анной Анатольевной, учителем английского языка, Прогимназии НГДУ «Ямашнефть» г. Альметьевск и Косовой Марией Петровной, учителем физкультуры, Прогимназии НГДУ ...