Внеурочное занятие по финансовой грамотности
классный час (3 класс)

Внеурочное заняти

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vneurochnoe_zanyatie.doc253 КБ

Предварительный просмотр:

МЕТОДИК ЭШКӘРТМӘ

ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЧӘНЛЕК

Тема: Финанс грамоталылыгы ( 3 сыйныф)

Максат: Укучыларны «акча» һәм «икътисад» төшенчәләре һәм аларның кеше тормышында әһәмияте белән таныштыру; укучыларда финанслар турында гади һәм аңлаешлы тел белән күзаллау формалаштыру; укучыларның сүзлек запасын баету.  

Бурычлар: Икътисади аң, икътисади культура тәрбияләү; акча төрләре белән танышу; акча функциясен билгеләү; уен аша икътисадый белемнәргә кызыксыну уяту; икътисадый белемнәрне тормышта куллана белү осталыгын үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

    Шәхси УУГ:

 үз фикереңне күрсәтә белү, үз хис-тойгыларын белдерә белү;  укуга мотивация формалаштыру  һәм максатчан танып-белү эшчәнлеге.

    Регулятив УУГ:

 укытучы ярдәмендә эшчәнлекнең максатларын билгеләү һәм формалаштыру;

 үз фикереңне әйтергә өйрәнү ;  дәрестә укытучы һәм башка укучылар белән бергә  үз эшчәнлегенә бәя бирергә өйрәнү.

     Танып-белү УУГ:

 яңа белемнәр, сорауларга җаваплар табу, кирәкле мәгълүматны тексттан алу;

 күмәк эштән соң нәтиҗәләр ясарга  өйрәтү.

     Коммуникатив УУГ:

 командада эшләргә өйрәнергә, уртак эшчәнлектә уртак карарга килергә;

 башкаларның сүзен тыңларга һәм аңларга өйрәнү.

Дәрес барышы:

Укытучы: бүген бездә гадәти булмаган дәрес. Янә бездә икътисад.

Икътисад һәм фәнне –

Эч пошканнан уйлап тапмассың.

Хуҗалык белән ничек идарә итүне  

Яхшырак аңлау өчен.

Алга таба белем алу,

Яхшырак яшәү өчен

Безгә аны белү бик кирәк.

Ә безнең ихтыяҗ

Елдан- ел үсә бара.

Әмма ресурслар кайвакыт

Чикләнгән була.

Барлык мөмкинлекләр дә

Безнең өчен ачылмый.

Ватаныбызга лаеклы кешеләр булып,

Хезмәт итәргә.

Икътисад белән дус булырга,

Без җитди әзерләндек.

Без сезнең белән яңа терминнар белән танышырбыз, акча турында сөйләшербез. Акча эшләү өчен нишләргә кирәк? ( хезмәт итәргә).

Укытучы: Әйдәгез, хезмәт турында мәкальләрне искә төшерәбез.

(укучылар хезмәт турында мәкальләр әйтәләр)

  1. Буадан балыкны ансат кына тартып чыгарып булмый.
  2. Кем эшләми, шул ашамый.
  3. Хезмәттән башка җимеш юк.
  4. Теләк булса, бар эш тә көйләнә.
  5. Кечкенә генә эш тә зур эшсезлектән яхшырак.
  6. Күз курка, ә кул эшли.

Укытучы: Ә ни өчен хезмәт кирәк?

Балаларның җаваплары ( торыр урын, ашау, кием , ял итү, машина алу өчен...)

     Укытучы: Ә хезмәт ничек икътисад  белән бәйләнгән?

(Хезмәт акча эшләү, безнең ихтыяҗларыбызны кәнәгатьләндерү өчен кирәк).

Ә хәзер без сезнең белән бер уен уйнарбыз. Анда һәркемгә үзен күрә ала. Монда  автор, әти, әни, әби, бабай, ике бала катнаша.

Кич белән бөтен гаилә өстәл янына җыелды. Әни - ул вакытлыча эшләми, өйдә кечкенә бала карый. Әби белән бабай килделәр. Азат та мәктәптән кайтты. Ниһаять, арып-талып, ләкин кәнәгать булып, әти эштән кайтты. Азат әбисе белән нәрсә турындадыр бәхәсләшә.

Әти:  Нәрсә булды?

          Азат: Мин Фәритнеке шикелле планшет телим. Ә әби  безнең акча җитми ди.

Әти. Ярар алайса! Әйдәгез исәпләп карыйбыз. Мин буген 15 мең хезмәт хакы алып кайттым.

Әби белән бабай: Без 8 әр мең пенсия алдык.

Әни: Безнең Асия дә акча алды 3800 сум, балалар өчен пособие.

Әти: Әйдәгез,хәзер саныйк! 34800 сум.

Азат: О, ничек күп! Бу акчага ике планшет алып була!!!

Әти: Ә хәзер безнең чыгымнарны санап  карыйк:

  • 10 мең -  ашау өчен
  • 8 мең - кием- салымга
  • 6 мең - коммуналь чыгымнар өчен
  • 4 мең - төрле чыгымнар (транспортта йөрү, аяк киеме ремонты һ.б).

Барлыгы: 28 мең!

Күпме кала? 6400- бу тупланган акча. Анысын банкка салабыз!

         Азат: Ә нәрсә соң ул?

         Укытучы: Без банкта экскурсиядә булдык. Анда нинди хезмәтләр күрсәтелгәнен балалар сөйләрләр!

 Укучы: Банк- акча саклана торган урын. Анда акчага бәйләнешле төрле хезмәтләр күрсәтелә. Әгәр сез акчагызны банкка салгансыз икән, аларны беркем урлый алмый, бернинди куркыныч янамый, алар анда саклана. Һәм сакланган өчен банк сезгә билгеле бер күләмдә процентлар түли. Ләкин кире операцияләр дә була. Әгәр дә сез ниндидер зур әйбер сатып алырга телисез икән, сез банктан кредит аласыз. Тик ул чагында сез инде түләгәннән тыш  тагын күпмедер сумманы түләргә тиешсез!

Укытучы: Ә ничек Азатка ярдәм итәргә. Алар ничек акчаларын экономияли алалар? ( утка, суга, җылылыкны сакларга, аяк киемен, кием- салымны сак кияргә, уку кирәк яракларына сак карарга ).

Азат бик кайгырмады. Ул барлык нәрсәне дә экономияләргә уйлады, кирәкмәгәнгә ут кабызмаска, су кранын ябарга.

Парлап эшләү: Балалар, ребусны чишегез әле! ОГ

                                                                                    Л

( налог)

Укытучы: Нәрсә соң ул налог ( салым )?

(Бер укучы налог сүзенең мәгънәсен аңлата). Салымнар борынгы заманнарда җәмгыятьне классларга аеру һәм дәүләт барлыкка килү вакытында ук булган. Салымнар хакимиятне тоту өчен җыелган. Шул ук максатлар өчен салымнар бүген дә җыела. Салымнардан дәүләт учреждениеләрендә эшләүче әти-әниләребезгә, хезмәт хакы түләнә.  Мәгарифкә һәм сәламәтлек саклауга тотыла.

Укытучы: Ә бу акчалар кая бара соң?  (дәүләт бюджетына)

Укытучы: Балалар, безнең парта өстендә карточка белән сүзләр ( банк, бюджет, налог ( салым), тупланган акча, чыгым, кредит, керем, акча). Без өйрәнгән сүзләрне бер якка алып куегыз. Кайсы сүз калды?  ( Акча )

Укытучы: Нәрсә соң ул акча? ( товар алу өчен тимер монеталар, кәгазь акчалар). Бу икенче төрле сату-алу дип атала. Тагын товар белән алмашу да бар. Мәсәлән: машинаны квартирага алышу. Бу – бартер дип атала.

Описание: C:\Users\User\Pictures\деньги.jpg

 Ләкин акчалар элек рәсемдәгечә мондый булмаган. Кешеләр бер- берсе белән төрле әйберләр алышканнар. Һәм бу әйберләрнең хакы шушы әйбергә күпме күләмдә хезмәт тотылуга карап бәяләнгән. Мәсәлән, бер тәкә өчен ике толым, бер үлчәү тоз өчен- -берничә тире алырга мөмкин булган . Бу бик уңайсыз. Бүгенге акчалар килеп җиткәнче, күп вакытлар үткән.                    Практик эш: Һәрбер бала алдында монетлар: 1 сум, 2 сум, 5 сум, 10 сум. Балалар акчаның яклары белән танышалар: герблы ягы – «аверс»; реверс – икенче ягы (решка); «гурт» -  монетаның кыры.

Укытучы: Балалар, безнең районыбыз бик зур түгел. Бездә зур һәм кече предприятиеләр бар, Алар безнең районга  керем, табыш китерәләр. Болар, тегү фабрикасы, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, нефть һәм газ сәнәгате оешмалары, “Нефтемаш”. Бездә табыш китерүче кече предприятияләр: аптекалар, магазиннар, кафелар да бар.

Балалар, әйтегез әле, ә мәктәп керем китерә аламы? (балаларның җаваплары)

Укытучы: Мәктәпкә акча кирәкме соң? (әлбәттә кирәк)

Укытучы: Дәүләт мәктәп эшчәнлеге өчен акча бүлеп бирә. Сезнең алдыгызда  конвертта предмет рәсемнәре ята. ( дәреслек, линейка, чаңгы, такта, парта, компьютер, алма, дәфтәр). Шуларның кайсыларын дәүләт бирә, сайлап алыгыз. Сез ничек уйлыйсыз, дәүләт шушы әйберләрне сатып алу өчен күпме алкча тота?  

Группаларда эш:

 Мәсьәләне чишегез: Парта һәм  ике урындык 5 мең сум тора. 15 укучыга җиһаз алу өчен, ничә сум акча тотыла?

Рефлексия:

- Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Нинди яңа терминнар белдегез?

- Дәрес кызыклы булдымы?

 - Тагын нәрсәләр турында белергә теләр идегез?

- Алган белемнәрегезне кемнәр белшн уртаклашасыз?

 Укытучы:

 Молодцы! Бүген сез бик яхшы  эшләдегез! Нәтиҗә ясыйбыз. Уен « Сүзне әйтеп бетер…»

1.Җыйган байлыгыгыз танктагы кебек бөтен булыр....(банкта)

2.Банкта әтинең кереме....( байлык) китерде

3.Ел буе хезмәт итсәң..... (керемең) түгәрәк булыр

4.Хезмәт өчен акчалата бүләкләү....(хезмәт хакы)

5.Товарда булырга тиеш.... (бәя)

6.Тәңкәнең уң ягы.... (аверс)

7. Гаилә әгъзаларының алган барлык акчаның суммасы ... (бюджет һәм керем) 

Укытучы: Әлегә сез эшләмисез. Ләкин әти-әниләр сезгә туган көннәрегезгә һәм вак-төяк өчен акча бирәләр. Менә сезгә акча белән идарә итү өчен 13 киңәш:

1. Бюджетны планлаштырырга өйрәнегез!

2.Акчаны сарыф иткәндә җыйнак булыгыз, әрәм итмәскә тырышыгыз!

 3.Финанс белеме сезнең өчен киләчәктә һәм бәйсезлектә зур роль уйнавын исегезгә төшерегез!

4. Ихтыяҗларны «теләкләрдән» аерырга тырышыгыз! Беренчеләре, гадәттә, теләкләргә караганда азрак чыгымлы!

5. Сезнең исемгә банк счетын ачуны сорагыз һәм аңа даими рәвештә копилка урынына акча сала аласыз!

6. Әгәр сезнең кесәгездә булмаган кыйммәтле әйберне сатып алу теләге бар икән, арзанрак альтернатива тап. Бу да бик яхшы карар һәм, өстәвенә, азрак акча тоту өчен!

7. Копилка ясагыз һәм аңа  сатып алулардан калган акчаларны салып барыгыз . Шулай итеп сез  акча җыя алырсыз!

 8. Монополия уенын (яки аналогын) сатып алыгыз һәм даими шунда уйнагыз, бу күңелле булачак һәм бу уен сезгә акчаның бөтен кыйммәтен аңларга өйрәтәчәк!

9. Сез сатып алулар артыннан барганда, кирәк булган товарларны сайларга тырышыгыз. Әгәр берьюлы берничә товарны сайласагыз, бәяләрне чагыштырырга һәм грамоталы сайлау ясарга өйрәнерсез!

10. Кеше акчасын алып, кемгә дә булса бәйле булу начар. Кредитка яшәүдән сакланыгыз!

11.Махсус блокнот алып барырга һәм барлык сатып алуларыгызны язып исәпкә алырга тырышыгыз. Керемнәр һәм чыгымнар кәгазе кертегез!

12. Акчаны акыл белән акча тотарга тырышыгыз. Ата-аналар үз хезмәтләре белән акча эшли.

13. Даими түләүләр нәрсә ул? (коммуналь хезмәтләр, телефон, интернет һ.б.) Ай саен күпме акча сарыф ителүен белегез!

Өй эше: гаилә бюджетын белергә ( керемнәр һәм чыгымнар)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеурочное занятие по финансовой грамотности "Семейный бюджет. Экономия и бережливость"

Вопросы, которые рассматриваются на занятии не сложны для понимания учащихся начальной школы, но очень важны для каждого из них. Ребята познакомятся с семейным бюджетом, узнают об источниках доходов и...

Внеурочное занятие по финансовой грамотности "Деньги.История монет"

Конспект внеурочного занятия по финансовой грамотности. Тема: «История монет».Целевая аудитория: учащиеся 4 класса.Занятие формирует представления учащихся о происхождении монет,...

Внеурочное занятие по финансовой грамотности.Игра-инсценировка «Едем на ярмарку. (Реклама – двигатель продаж)»

Финансовая грамотность в нашей школе введена во внеурочную деятельность. Мы являемся базовой площадкой программы «Афлатун».  Вместе с детьми (и родителями), увлеченно постигаем азы эк...

Технологическая карта внеурочного занятия по финансовой грамотности по теме "Купюры"

Технологическая карта внеурочного занятия по финансовой грамотности по теме "Купюры" для обучающихся 4 класса...

Конспект внеурочного занятия по финансовой грамотности, тема: «Работа. Заработная плата», 3 класс

Название внеурочной деятельности: «Финансовая грамотность»Направленность внеурочной деятельности: социальнаяКласс / возраст детей: 3 класс 9-10 летЦель: Расширение знаний о  понятии ...