Кушма сүзләр
методическая разработка (3 класс)

Шарафеева Рамия Анасовна

Укучыларга кушма сүзләр турында төшенчә бирү, аларның ясалу үзенчәлекләрен үзләштерү, кушма сүзләрне дөрес язу күнекмәләре формалаштыру. Кушма сүзләрне актив кулланылышка кертү, укучыларның сөйләм телен үстерү. Табигатькә мәхәббәт хисе, кошларга сак караш тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kushma_suzlr_tehnologik_karta.docx31.88 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресенә технологик карта

3АВ нче сыйныфы (татар төркеме)

                                                                                                             Татарстан Республикасы  Әлмәт  муниципаль районы

                                                                                                        муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

                                                                                                                                                                                               “20 нче урта гомуми белем  бирү мәктәбе”

                                                                                                                                                                                 Укытучы: Шәрәфиева Рәмия Әнәс кызы                                                      

Тема

Кушма сүзләр

Максат

- укучыларга кушма сүзләр турында төшенчә бирү, аларның ясалу үзенчәлекләрен үзләштерү, кушма сүзләрне дөрес язу күнекмәләре формалаштыру;

- кушма сүзләрне актив кулланылышка кертү, укучыларның сөйләм телен үстерү;

- табигатькә мәхәббәт хисе, кошларга сак караш тәрбияләү.

Дәрес төре

Яңа тема өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Кушма сүзләрнең ясалышын, дөрес язылышын үзләштерү.

Төп төшенчәләр

Ясалма сүзләр, кушма сүзләр, калын әйтелешле, нечкә әйтелешле сүзләр, ялгызлык исемнәр.

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әдәби уку.

Эшне оештыру формалары

Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш.

Педагогик технологияләр

Шәхескә юнәлдерелгән.

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1.Татар теле : рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/Ф.Ф.Харисов,Ф.М.Хисамова, Ч.М.Харисова. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2013.

1. Презентация Power Point - “Кушма сүзләр”

2. Дидактик карточкалар.

3. Сүзлекләр.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

I.Оештыру моменты. Ориентлашу, мотивлаштыру.

1.Укучыларны сәламләү.

- Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?

- Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар теләп, дәресебезне башлап җибәрик. 

1.Укучылар сәламләве.

Кояшлы иртә кебек.

Туган телне – татар телен

Өйрәнергә дип килдек!

КУУГ: сыйныфташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү.

ШУУГ: үзмаксат кую.

РУУГ: уңай эмоциональ халәт булдыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Фронталь сорауларга җавап бирү.

-Үткән дәрестә нинди сүзләрне өйрәндек?

- Ясалма сүзләр ничек ясалалар?

- Нинди сүз ясагыч кушымчаларны беләсез?

2. Ясалма сүзләргә мисаллар китерү.

Укучылар сорауларга җавап бирәләр, ясалма сүзләргә мисаллар китерәләр.

ТБУУГ: биремнәрнең үтәлешен контрольдә тоту, белемнәрне актуальләштерү.

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

III. Уку мәсьәләсен кую

1.Тактада ике баганада бирелгән сүзләрне чагыштыру, ясалышларын аңлату, сүзлек ярдәмендә тәрҗемә иттерү.

башлык                            ташбака                        

ташчы                              өчпочмак

уенчык                             озынборын

 

2.Ребус чишү һәм дәрес темасын белү. Слайд 1,2. 

3.Дәфтәрләргә число, көн, тема  яздыру.

4. Дәрес максатын билгеләү. Дәрескә куелган сорауларны экранда чыгару. Слайд 3.

- Бүгенге дәресебездә нинди сүзләрне өйрәнербез?  

- Дәресебезнең максаты нинди булыр?  

1. Укучылар сүзләрне чагыштыралар, ясалышларын аңлаталар.

2.Дәреснең темасын әйтәләр.

3.Дәфтәрләренә язалар.

4.Дәрес максатларын билгелиләр.

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

ШУУГ: фикереңне дәлилли белү.

IV. Уку мәсьәләсен  чишү

1.Рәсемнәрне карап, предметларның исемнәрен әйтү. Русча әйтелгән сүзләрне сүзлекләр кулланып татар теленә тәрҗемә итү,  карточкалар буенча сүзләрне җыю, ясалышларын аңлату һәм рус телендә дә кушма сүзләр булуын искәртү. Төркемнәрдә эш.    

мясорубка                             иттарткыч

ледокол                                 бозваткыч

самосвал                               үзбушаткыч

Нәтиҗә: Ике телдә дә кушма сүзләр кулланыла.

2. 11-19 кадәрге саннарның язылышын истә калдыру. Саннарны сүзләр белән яздыру. Уң як иптәшенә биреп тикшертү. Дәфтәрләрдә эш.

Нәтиҗә: 11-19 кадәр саннар кушылып языла.

3.Ялгызлык исемнәр арасында кушма сүзләр булуын күрсәтү. Мисаллар китерү.  Төркемнәрдә эш.

Айгөл, Актүбә, Гөлшат, Актырнак, Илнур, Мияубикә.  

Нәтиҗә: Ялгызлык исемнәр ике сүз кушылып та ясалалар, кушма сүзләр булалар.

4. Кушма сүзләрдә ь,ъ хәрефләре язылуны аңлату. Төркемнәрдә эш.

Мин кесәмдә кулъяулык йөртәм. Без өйгә берьюлы кайтып кердек. Бакчада берьеллык чәчәкләр үсә.

Кулъяулык, берьюлы, берьеллык (тактада языла).

Кагыйдә чыгыру. Слайд 4-6.

  • Тартыкка беткән  сүзгә я, ю,е хәрефләреннән башланган сүз кушылып, кушма сүз ясалса:
  • Беренче сүзе калын әйтелешле булса – калынлык билгесе [ъ] языла (кулъяулык)
  • Беренче сүзе нечкә әйтелешле булса – нечкәлек билгесе [ь] языла (көньяк)

5. Кагыйдә формалаштыру. Сораулар кабат чыгарыла, кагыйдә әйтелә. Слайд 7. 

Кушма сүзләр ике сүз кушылып ясала. Алар һәрвакыт кушылып языла.  Слайд 8. 

Физкультминут.  Tatarschool.ru

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары артка.

Уңга-сулга борылабыз

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып

Күңелле  ял итәбез.

1.Укучылар дәреслекнең 58 нче битендәге 133 нче күнегүне үтиләр. Сүзлекләр кулланып тәрҗемә итәләр, сүзләрне җыялар, тактага чыгып язалар.  Мисаллар китерәләр.

2. Саннарны сүз белән язалар, язылышын тикшерәләр, бер-берсенә билгеләр куялар. Дәфтәрләрдә эшлиләр.

3. Карточкалар өстендә эшлиләр. Ялгызлык исемнәрне искә төшерәләр. Бирелгән сүзләрнең ясалышларын аңлаталар.

4. Җөмләләрдән кушма сүзләрне табалар. Кайсы очракта ь,ъ билгеләре куелуын аңлаталар. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне, калын һәм нечкә сузыкларны  искә төшерәләр.

5. Кагыйдә формалаштыралар.

Балалар  төрле хәрәкәтләр ясыйлар, ял итәләр.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә нәтиҗә ясау, кагыйдә формалаштыру.

РУУГ: куелган уку мәсьәләсен аңлау, адымлап чишү.

ШУУГ: төркемнәрдә бер-берсе белән килешеп киңәшләшеп эшли белү.

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм ачык итеп җиткерә белү, башка фикерләр белән чагыштыра белү.

V. Яңа белемнәрне ныгыту.

 

1. Баганалап бирелгән сүзләрдән кушма сүзләр ясау, сүзтезмәләр, җөмләләр төзетү. Телдән. Tatarschool.ru                        

                 кара                     бака

                 сабан                   чыгыш

                 төн(ь)                  бодай

                 таш                      туй

                 көн                       як

2. Кроссворд чишү. Кош исемнәрен чыгару. Верти-каль  буенча килеп чыккан сүзне уку. Безнең якта кышлаучы кошлар турында әңгәмә кору. И.Туктарның “Җем-җем! .. Чвик!..” әсәре буенча фикер алышу.

Горизонталь буенча:

1.Кара бүрек кигән, кызыл кафтан кигән,

Җим чүпләргә килгән.

2.Ап-ак кар өстендә кызыл алмалар,  

Түшләре кызыл булганга алма күк тоелалар.

3. Күлдә йөзә бик матур кош,

Муены озын, үзе ап-ак.

Җаваплар:

1.Карабүрек. 2. Кызылтүш. 3.Аккош.  Слайд 9-12.

3. Хаталы сүзләрне табу, хаталарын төзәтү, аңлату.

Ун бер, бозваткыч, төнъяк, унбиш, озын борын, кульяулык, Нур гали, өчпочмак, ун тугыз, ашьяулык, ак кош, карабодай, альяпкыч, тимер аяк, айгөл. Индивидуаль  эш. Дәфтәрләрдә эш.

4. ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН структурасын куллану. Сүзләр әйтү, кушма сүзләр әйтелгәндә торып басу. Көньяк, сүзлек, кулъяулык, эшче, Айгөл, Караборын, ташчы, унбиш, унтугыз, укытучы.

1.Укучылар кушма сүзләр ясыйлар, сүзтезмәләр, җөмләләр төзиләр.

2. Укучылар табышмакларга җавап биреп кроссворд тутыралар. Кошлар турында әңгәмәдә катнашалар. И.Туктарның “Җем-җем! .. Чвик!..” әсәрен искә төшерәләр.

3. Укучылар хаталы сүзләрне табалар, хаталарын төзәтәләр, аңлаталар. Сүзләрне дәфтәрләренә язалар.

4. Кушма сүзләр әйтелсә, укучылар торып басалар, ясалма сүзләр әйтелсә утырып калалар.

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм  фикер алышуда катнашу, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, үз эшеңә бәя бирү.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау.

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү.

VI. Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.

1.Рефлексия.

  Дәрес башында куелган сорауларга җавап алу. Кушма сүзләр ике сүз кушылып ясала. Алар һәрвакыт кушылып языла. 

2. Белемнәрне  бәяләү.

- Ә хәзер дәрестә эшләвегез буенча үзегезгә бәя бирегез. Сез үзегезне кайсы баскычта дип саныйсыз? Җавап бирер өчен, карточкаларны кулланыгыз.

1.Укучылар сорауларга җавап бирәләр. Хор белән кагыйдәне кабатлыйлар.

2.Үзбәя. Карточкалардагы баскычны сайлыйлар, үзләренә билге куялар.

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлык-ларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: үз эшчәнлегенә бәя куя белү, активлык дәрәҗәсен билгеләү.

КУУГ: үз эшчәнлегенә йомгак ясау, уку мәсьәләсе чишелешенә үзләреннән керткән өлешне билгеләү.

VII. Өй эше бирү.

Өй эше бирү.

1.138  нче күнегү 57 нче бит. Табышмакларның җавапларын табарга.

2. Әдәби әсәрләрдән кушма сүзләр табарга.

3. Кушма сүзләр  белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзергә.

 Дәрестә барыгыз да яхшы эшләдегез. Булдырдыгыз! Слайд 13.

Өй эшен алалар.

ТБУУГ: мөстәкыйль рәвештә өй эше дәрәҗәсен билгеләү.

КУУГ: тыңлау, өй эше буенча сораулар бирү.

РУУГ: үзбәя нигезендә эшчәнлекләрен планлаштыру.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема :Кушма һәм парлы сүзләр

Разработка урока по татарскому языку в 4 классе для татарской подгруппы. Урок разработан по ФГОС....

Гади һәм кушма җөмлә

4 класста татар теленнән "Гади һәм кушма җөмлә" темасына презентация...

Тема: Кушма сүзләр.

: Кушма сүзләр, аларның язылышы белән таныштыру һәм               дөрес яза белүләренә ирешү...

Кушма сүзләр

Әлеге презентация кушма сүзләрнең ничек ясалуын укучыларга аңларга ярдәм итә.Укучылар рус теле белән чагыштырып, табигать белән бәйләп тә әлеге теманы ныграк истә калдыралар....

Технологическая карта урока по татарскому языку "Кушма сүзләр", 4 класс.

4 сыйныф өчен (рус төркеме) Р. З. Хәйдарова дәреслеге буенча  татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

3 сыйныфта татар теле дәресе "Кушма һәм парлы сүзләр"

Кушма һәм парлы сүзләрне аера, дөрес яза белергә өйрәтү.Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү. Белем алуга омтылыш,табигатькә,үсемлекләргә сакчыл караш ...

Кушма сүзләр

Татар теле...