Кушма сүзләр
план-конспект урока (4 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Тема: Кушма сүзләр.
Максаты: кушма сүзләрнең ясалышын һәм язылышын үзләштерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
• метапредмет- укучының нәтиҗәләрдән файдаланып, иптәшләренә аңлата белүе;
• предмет – кушма сүзләрне ясый һәм дөрес яза белү;
• шәхескә кагылышлы – телнең байлыгын тоярга өйрәнү.
Дәрес тибы. Яна белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Сингапур методикасының түбәндәге структуралары кулланыла:ХАЙ ФАЙФ, ТИМ ЧИР, КОНЭРС, ТЭК ОФ- ТАЧ ДАУН,КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД.
Материал:
1. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле.
Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012, 1 нче кисәк
Җиһазлау:
Таймер, МЭНЭДЖ МЭТ, дидактик карточкалар.
I.Мотивлаштыру- ориентлашу этабы.
-ХАЙ ФАЙФ(игътибар)
-Сезнең өстәлләрдә ята торган МЭНЭДЖ МЭТларга карыйсыз.
а) Үзегезнең җилкә аша күршегез белән исәнләшегез
б) Үзегезнең каршы як күршегез белән исәнләшегез
в) Үзегезнең номерны табыгыз һәм исегездә калдырыгыз.
1.Уңай халәт тудыру.
-Менә тагын яңа көн туды. Без үзебезнең туган җиребездә бик бәхетле булуыбызга тагын бер кат инандык. Әти-әниләребезнең, туганнарыбызның исән-сау булуына, сөекле туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек. Әнә шундый изге теләк-омтылышлар, сөенеч-шатлыклар белән дәресебезне башлап җибәрик әле.
ТИМ ЧИРструктурасы: Кулларыбызны җәеп, өскә каратып, бөтен дөнья ишетерлек итеп “Мин бик күп белергә телим” диеп кычкырыйк әле.
2.Фонетик зарядка.
Талгакунарбер тартар,
Ултартарны тал тартыр,
Тартар басыпталнытартыр,
Тал тартыр, тартар калкыр,
Тартар калкыр, тал тартыр.
2.Бирелгән модель буенча сөйләгез.
Тамыр сүз + тамыр сүз +
Сүз ясагыч кушымча бәйләгеч кушымча
в) КОНЭРС структурасы: Мин хәзер сезгә сүзләр язылган карточкалар таратам. Бу сүзләр ярдәмендә үзегезгә кирәк почмакны
сайлап аласыз.
Таш, баш, балык
Ташлык, балыкчы, башлык
г) ТАЙМД ПЭА ШЭА структурасы:
-Ни өчен бу почмакны сайладыгыз? Иптәшегезгә аңлатыгыз.
-Дәрестә дөрес утыра белүне тикшерү.
Аяклар? Идәндә.
Арка? Туры.
Куллар? Партада.
Терсәкләр?Парта читендә.
-Дәрестә үзеңненичек тоту кагыйдәләрен искә төшерик:
-Шауламаска!
-Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер!
-Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!
-Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!
Бергә берне кушкач ничә?
Беләм ике диярсез.
Сүзгә сүзне кушкач?.. Менә
Анысы нәрсә дигән сүз?(Балалар дәреснең темасын табалар.)
(кушма сүзләр)
- Ниндисүзләр дип аталалар?
Бусүзнеңбүгенгедәресебезгәниндикатнашы бар икән.
Укучыларныңҗаваплары:
- Без бүгендәрестәкушмасүзләртурындасөйләшәчәкбез.
- Кушмасүзләрнеңничекясалуынөйрәнәчәкбез.
- Кушмасүзләркергәнкүнегүләрэшлиячәкбез.
Укытучы: Сезнеңҗавапларыгызны кабул итепалам. Уйларыгыздөрес.
Укытучы: Җавапларыгыздөрес. Без бүгенгедәрестәикетамырныберләштерүярдәмендә - кушмасүзләрбарлыккакилүеначыкларбыз. Кушмасүзләрикетамыркушылыпясалсадаберкүренешнеңисеменбелдерә. Шуныачыкларбыз. Һәртамырныңаерым – аерыммәгънәләрентикшерербез. Күнегүләрөстендәкушмасүзләрнетабаһәмаерабелергәөйрәнербез. Кушмасүзләрөстәпсүзбайлыгыбызныарттырырбыз.
3. Яңатеманыаңлату:
Сүзләрбер яки берничәтамырданторыргамөмкин. Шуңакарапаларныңмәгънәләредәүзгәрә. Мисалөченаккошсүзеналыйкак кош диепязсакбөтенләй башка мәгънәкилепчыга. (тактагаязыпкүрсәтү, мәгънәләренукучылардансорау). Шуңакүрәсезгәбүген мине бикигътибарбеләнтыңларгаһәмдәрестә актив катнашыргакирәкбулыр. Шуныңнәтиҗәсендәгенәсезсүзтөзелешенеңтөрләрен, аларгакергәнсүзләрнеңясалышын, дөресязылышынөйрәнерсез.
Кушмасүзләртурында таблица өстендәәңгәмә, күзәтүһәмнәтиҗәясау.
II. Яңа материалны үзләштерү.
- Матур язу күнегүе.
а ) Тактага язылган җөмләне уку
(Тактага Р.Әхмәтҗановның шигыреннән ике юл язылган язу эленгән).
Карабодай кырларына карыйм,
Карабодай кыры – ак күбек.
(Роберт Әхмәтҗанов)
Бу шигырь юлларында сезнең уйлавыгызча бүгенге темага кагылышлы сүз бар диеп уйлыйсызмы?
- Әйе бар. Карабодай сүзе. .
Дөрес укучылар, бу юллардагы карабодай сүзе ике тамыр кушылып ясалган һәм бер үсемлекнең исемен белдерә.
Беренче тамыр Кара (нинди? Сыйфат)
Икенче тамыр Бодай (нәрсә? Исем)
Кара+бодай , шуңа күрә ул һәрвакыт кушылып языла.
Хәзер инде бу шигырь юлларын матур итеп дәфтәргә язып куябыз.
Бүгенге число. Унынчы октябрь.Сыйныф эше. Кушма сүзләр.
(Укучылар туры утырабыз. Ручканы дөрес тотабыз. Дәфтәрләрне дөрес куябыз.)
Сүзлек диктанты.
Йомры, көнбагыш, зинһар,карабодай, күкчәчәк, бәет, гөлҗимеш, гөлчәчәк, төнбоек, көнчыгыш.
Ә хәзер сүзлек диктантыннан ике тамырлы сүзләрне эзлибез, тапканнарының тамырларын гади карандаш белән күрсәтеп барабыз.
Укучыларның җаваплары: Көн + багыш, кара + бодай, күк + чәчәк, гөл+җимеш, гөл + чәчәк, төн + боек.
КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙДструктурасы (эшләрне алмашып тикшерегез)
Күргәнегезчә, балалар, бусүзләрикетамырдан тора. Аларничекязыла? (кушылып). Ничәбасымбеләнәйтелә? Әйтепкарагыз. Әйе, дөрес, бербасымбеләнәйтелә. Аларныңтамырларыберүкмәгънәбелдерәме? Мәсәлән, көнчыгышсүзендәкөнһәмчыгыштамырларыныңмәгънәләреберүкме? Дөрес, алартөрлемәгънәдә, ә кушылыпязылгач, аларшулайукикемәгънәбелдерәме? Дөрес, аларкушылгачбергенәмәгънәбелдерәләр.
Шушыкүнегүдәнчыгыпкайсыгызнәтиҗәясапкарый?
-Ике тамыркушылыпясалсадаберкүренешнеңисеменбелдерәторгансүзләркушмасүзләрдипаталалар.
Кушмасүзләрикетамырданясалалар.
Кушмасүзләр ни өченкирәкдиепуйлыйсыз?
Укучылар: Алартелебезнебаеталар, матурлыйлар.
Укытучы: Сирәккенәсүзләрөчтамырдан да торыргамөмкин: акбүзат
Укытучы: Сездөресэшләдегезмеикән? Фикерләрегездөресмеикәненбелүөчендәреслекнең46нчебитендәязылганкагыйдәнеукыпкитикәле.
Укытучы: ашыкмыйча, иптәшләреңаңларлыкитепкагыйдәнеукыпкүрсәтәле.
Димәккушмасүзләрнесүзясалышыныңбашкатөрлесүзләреннәнничекаерыргабула?
Аларике яки өчтамырданясала, бермәгънәбелдерә, һәмбербасымбеләнәйтелә.
3.Физкультминутка
МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы:
-Укучылар урыннардан тордык. Урындыкларыгызны этеп куегыз. Без хәзер барыбыз да әйләнә ясап басабыз. Музыка башлангач барыбыз да биибез. Музыка туктауга урыннарда басып калабыз һәм минем сорауга саннар белән генә җавап бирәбез.
-карабодай сүзендә ничә тамыр бар?(2)
-Кушма сүзләр ничә тамырдан ясала?(2)
-Аю сүзендә ничә аваз?(3)
- Кушымчалар ничә төрле була?(2)
- Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?(3)
-Үткән заман хикәя фигыльнең ничә төре бар?( 2)
-Сыйныфта ничә укучы бар?(5)
4. Дәреслекләр белән эш.
а )67 нче күнегү өстендә эш. (телдән)
б) 68 нче күнегү өстендә эш
-биремне үтә
-күчереп яз
-яңа сүзләрне кертеп, өч җөмлә төзеп яз
III. Яңа материалны ныгыту
г)Бүген дәрестә алган белемнәрне модельләштереп куегыз.
д)ТЭК ОФ- ТАЧ ДАУН структурасы(дөрес булса,басасы, дөрес булмаса , урыннарда утырасы)
-Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала. -Киләчәк заманның ярдәмче сүзе бүген.
-Аккош сүзенең ике тамыры бар.
-Тамырдаш сүзләр ике сүз кушып ясала.
-Тамырдаш сүзләр сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясала.
Укучылар әйдәгез “Парыңны тап” дигән бер уен уйнап алабыз. Өстәлгә төрле сүзләр язылган карточкалар таратыла. Һәр укучы берәр сүз ала (түгәрәккә басалар) һәм чиратлап кычкырып укый башлыйлар. Укыган саен һәр укучы үзенең парын табып аның янына килеп басарга тиеш була.
Мәсьәлән: төн –боек, тере-көмеш,су-үсем һ.б.
Урыннарыбызга утырдык. Дәфтәрләребезгә үзебез уйлап өч кушма сүз язып куябыз.
Укытучы: Укучылар сезгә тагын шуны әйтәсем килә. Кушма сүзләр ике тамырны кушу ысулы белән генә ясалмыйлар, алар сүзтезмәләрдән дә ясалырга мөмкиннәр. Мисал өчен алма агачы дигән сүзтезмәне алыйк. Бу сүзтезмәне кушсак алмагач дигән кушма сүз килеп чыга.
Рус сүзләрен татарчага тәрҗемә иткәндә дә кушма сүзләр килеп чыга. Мисаллар китерәм: всегда – һәрвакыт, босиком –яланаяк. Без болар белән күнегүләр эшләгәндә очрашырбыз. Игътибарлыбулыгыз.
4.Ныгыту .
3. Карточкаларбеләнэш. (Тизэшләпбетергәнукучыларга)
К Т Ө Н Б О Е К
Ө С У Ү С Е М
Н М Е Ң Ь Я Ф Р А К
Ч Ы Г Ы Ш
Кушмаисемнәрнетабып, буяукарандашларыбелән, һәрберсенаерымтөскәбуяпчыгарга.
Кушма сүзләрне тану өчен нишлисез?
Ысул:
• сүзне укыйбыз;
• сүзнең тамырын билгелибез;
• сүзнең нинди төшенчәне белдерүен ачыклыйбыз;
• язылышын карыйбыз.
• нәтиҗә ясыйбыз
IV. Рефлекс.
КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД структурасы
а)Сез бу дәрестә нәрсәләргә өйрәндегез? Шул турыда языгыз.Вакыт чикләнгән. Музыка башлангач ирекле йөрисез һәм музыка туктагач, кара – каршы басып, нәрсәләр язуыгызны укып күрсәтәсез.
-Хәзер бер- берегезгә рәхмәт әйтеп, урыннарыгызга утырыгыз
б)Бәяләү
-Укучылар сезгә дәрес ошадымы?
-Бүгенге дәресне кемнәр “5” легә үзләштерде?
-Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле, кемнәр”3” ле куя?
Өстәлдә билгеләр язылган түгәрәкләр бар, аларны укып, түгәрәкләрне сайлап алып, күтәрегез.
в) Өйгә эшләр бирү.
48 нче бит 72 нче күнегү., “Көзге табигать” темасына кечкенә хикәя төзе. Иҗади эш итеп язып алып килергә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема :Кушма һәм парлы сүзләр
Разработка урока по татарскому языку в 4 классе для татарской подгруппы. Урок разработан по ФГОС....
Гади һәм кушма җөмлә
4 класста татар теленнән "Гади һәм кушма җөмлә" темасына презентация...
Тема: Кушма сүзләр.
: Кушма сүзләр, аларның язылышы белән таныштыру һәм дөрес яза белүләренә ирешү...
Кушма сүзләр
Әлеге презентация кушма сүзләрнең ничек ясалуын укучыларга аңларга ярдәм итә.Укучылар рус теле белән чагыштырып, табигать белән бәйләп тә әлеге теманы ныграк истә калдыралар....
Технологическая карта урока по татарскому языку "Кушма сүзләр", 4 класс.
4 сыйныф өчен (рус төркеме) Р. З. Хәйдарова дәреслеге буенча татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....
3 сыйныфта татар теле дәресе "Кушма һәм парлы сүзләр"
Кушма һәм парлы сүзләрне аера, дөрес яза белергә өйрәтү.Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү. Белем алуга омтылыш,табигатькә,үсемлекләргә сакчыл караш ...
Презентация "Кушма җөмлә".
Татар теленнән "Кушма җөмлә" темасына презентация....