Татар халык әкияте "Хәйләгә каршы хәйлә"
план-конспект урока (2 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Дәрес темасы: Татар халык әкияте “Хәйләгә каршы хәйлә”
Максат:
1. “Хәйләгә каршы хәйлә” дип аталган татар халык әкиятен анализлау.
2. Халык авыз иҗаты турындагы белемнәрне ныгыту, системага салу һәм баету. Укучыларның фикерләү, анализлау һәм гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү.
3.Әкият аша балаларда бер-береңә карата кунакчыл, гадел. юмарт, ачык йөзле һәм яхшы дус булырга тәрбияләү.
Җиһазлау: интерактив такта, дәреслек, презентация.
Структуралар: СИ ФИНК УАНДЭ, МИКС ФРИЗ ГРУПП. Дәрес тибы:Яңа материалны аңлату I.Дәрес оештыру.
Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.
-Исәнмесез,укучылар! Хәерле иртә барыгызга да! Укучылар, бүген безнең дәрестә кунаклар бар, алар белән исәнләшеп хәерле көн телик әле.
- Укучылар, кәефләрегез ничек?
- Шәп
- Бөтенегез шундый фикердәме?
-Әйе
Бер- берегезне сәламләгез,хәерле көн теләгез.
II.Белемнәрне актуальләштерү
- Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алып,дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.
Слайд.
Балалар, бу геройлар безгә кайдан килгән, сез аларны таныйсызмы?
Дөрес, болар әкият геройлары. Монда төрле әкияттән геройлар бар. Без инде сезнең белән әкиятләрне бик яратабыз һәм бүген дә алар белән танышуыбызны дәвам итәрбез.
Балалар, бүген без татар халык әкиятләрендә кунакта. Слайд 1
Сез ничек уйлыйсыз, кем ул халык?
-Татар халкы кем?
-Татар халык әкияте дигәнне ничек аңлыйсыз?
-Дөрес, укучылар. Т.Х.Ә. бер кеше генә түгел, берничә яки күп кеше иҗат итә. Т.Х.Ә. бик борынгы заманнардан ук килгән. Аларны әби-бабаларыгыз әти-әниләрегезгә сөйләгән, алар сезгә , ә сез үзегезнең балаларыгызга сөйләрсез. Бу әкиятләр телдән-телгә күчеп бара һәм һәр кеше аларны үзләренчә үзгәртә.
-Татар халык әкиятләре бик күп. Шулар арасыннан без бүген кайсы әкият белән танышырбыз икән, моны сорауларга җавап ярдәмендә ачыкларбыз.
Һәр укучы алдында шакмакалр ясалган битләр, укытучы сораулар бирә һәм укучылар җавапны шакмакларга тутырып баралар.
- Хәйдәр сүзенең беренче иҗеге?(хәй)
- Ла иҗегендәге сузык авазны пары белән алыштырыгыз һәм яңа иҗекне языгыз.(лә)
- Татар халкы арасында иң киң таралган музыка уен коралының беренче хәрефе (г)
- Дөньяда иң кадерле, иң якын кешебезнең беренче хәрефе (ә)
- Кыш көне нәрсә ява? (кар)
- Жы иҗегендәгн тартык аваз хәрефен пары белән алыштырып әйтегез (шы)
- Төлкенең төп сыйфаты? (Хәйлә)
СЛАЙДТА Хәйләгә каршы хәйлә.
Җавапны хор белән уку.
Димәк, без бүген “Хәйләгә каршы хәйлә” әкияте белән танышырбыз.
IV. Проблемалы ситуация тудыру
Балалар, үткән дәрестә без мәкальләр белән танышкан идек. Бүгенге дәрестә дә мин мәкаль әйтергә телим.
Слайд. Бәйрәм ашы кара-каршы.
Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
-Җаваплар тыңлана.
- Бу мәкальне мин бүгенге дәрестә нәрсәгә әйттем икән, бу сорауга дәрес ахырында җавап табарбыз.
V. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру
Укытучы укуы.
Сүзлек эше.
3 укучының бүлешеп укуы.
Рольләргә бүлеп уку.
ЯЛ МИНУТЫ
Анализлау.
- Әкияттәге геройларны карыйк әле. (төлке, торна)
-Сезнеңчә, бу әкияттә уңай һәм тискәре геройлар бармы?
Геройларга характеристика бирү.
-Төлке нинди? (Тәрбиясез, үзен генә яратучы, игелексез.) Төлке нинди ярамаган эш эшли? (Кунакны каршылау тәртибен белми.)
-Торна нинди? (Акыллы. Төлкене акылга утырткан.) Торна нинди ярамаган эш эшли?(Төлкенең хәйләсенә хәйлә белән кайтарып, үзенең дә дөрес эшләмәвен күрсәтә. Кунакны дөрес каршыламый.) Ни өчен ярамаган эш эшли? (Хәйләкәр төлкене акылга утыртыр өчен генә эшли.)
-Димәк, әкиятнең исеме ни өчен “Хәйләгә каршы хәйлә” дип атала? (Чөнки төлке ничек сыйласа, торна да шулай ук эшләгән. Торна хәйләкәр төлкене акылга утырткан.)
-Әгәр сез торна урынында булсагыз, нишләр идегез?
- Әгәр сиңа кунак килгән икән, нинди булырга кирәк?
Бу әкияттәге герйларның кылган гамәлләре дәрес башында әйткән мәкалҗгә туры киләме?
-Укучылар экранга карыйк әле. Бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
Таш белән атканга аш белән ат.
Җаваплар тыңлана.
Балалар, дәрес башында без сезнең белән шулай ук халык, татар халкы дигән идек, шулай бит. Димәк, без дә сезнең белән бу әкиятне үзгәртеп яза алабыз. Әйдәгез, әлеге әкиятне шушы мәкальгә туры килерлек итеп үзгәртеп карыйк әле. Парларда эшләп, уйлап карагыз әле, әкиятне ничек үзгәртеп булыр икән?
Парларда эш.(1-2 Укучының җаваплары тыңлана)
Слайдтагы рәсемнәр буенча әкиятнең эчтәлеген сөйләү.
IVНыгыту.
- Лото уены
-Укучылар, бүген без тагын бер әкият укыдык. Белгән әкият геройларыбыз тагын да артты. Әйдәгез, тикшереп үтик әле, сез аларны онытмадыгызмы икән?
Өстәлдә һәр кешегә конвертлар бар. Анда лото уены өчен кирәкле әйберләр.
Мин сезгә укыган өзек кайсы әкияткә туры килә, кызыл төстәге житоннар белән аны капларсыз.
- Бак-бак-бак! Хуҗабыз Барый абый урманга утын кисәргә киткән иде, өебез ялгыз калды. Бак-бак-бак!
- “Бер әбинең ике әтәче булган. Аларның берсе- ак, икенчнсе- кара булган. Әтәчләр күп вакытларын сугышып үткәрәләр икән.
- Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән, юк янымда юлдашым.
Бервакыт, китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам, бер куркыныч хатын утырган басмада.
4. Көннәрдән бер көнне куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.
- Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын.-дигән.
5. Һай,— дип әйткән, ди, Олы кыз,— бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул,— дигән, ди.
6. Төлке чүлмәк тирәсендә әйләнә дә тулгана, чүлмәккә башы белән тыгылмакчы да була, иснәп тә карый, ләкин бернәрсә дә ала алмый икән.
7. — Быел кысса табар идек, былтыр кыскач, каян табасың. — Соң син былтырдан бирле ник кычкырмый тордың? — дигәннәр, ди.
8. Китте болар. Бара, һаман бара, бара,—
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
Бара болар. Күпме баргач, алла белә,
Юл өстендә үлгән Бүре башын таба.
Укучылар, хәзер кызыл төс белән нәрсә килеп чыкканын карыйк әле. СЛАЙД 5 чыга.
VII. Рефлексия.
- Укучылар, без бүген нинди әкият белән таныштык?
-Сезгә дәрес ошадымы?
-Балалар, бүген без дәрестә төлке һәм торна турында әкият укыдык. Ә хәзер, дәрес ахырында алар сезнең бүген нинди билгеләр алганыгызны тикшерерләр. Кемнәргә бүгенге дәрестә рәхәт булды, теманы аңлады- алар алмаларны алып Төлкенең тәлинкәсенә яки Торнаның кувшинына салалар; ә кемнәргә дәрес авыр булды, алар яфракларны алып кайсына да булса куялар.
VIII. Йомгаклау.
Өй эше. Дәреслектә бирелгән яки үзегез уйлап чыгарган әкиятнең эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә.
Саубуллашу.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар халык педагогикасы нигезендә гаилә тәрбиясен оештыру.
Балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән- үзе генә килми. Матур гадәтләр яштән үк ныгысын өчен ата-анага зур көч,тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче һәр кеше тәрбияче булырга бурычлы. Тормыш үзе ...
Татар халык авыз иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр
Татар халык авыз иҗаты буенча презентация...
Татар халык табышмаклары
Табышмак — күмәк эчендә берең әйткәннең мәгънәсен икенче кешедән чишелешен таптыру өчен генә башкарыла торган фольклор. ...
татар халык авыз иҗаты
халкыбыз элек-электән үк гыйлемле, мәдәниятле булган.үз иҗаты аша өйрәткән, тәрбияләгән....
"Өч кыз" Татар халык әкиятен сәхнәләштерү.
Рус телле балалар белән үткәрү өчен сәхнәләштерелгән күренеш....
Тема: «Кем көчле?”, татар халык әкияте.
3 нче сыйныф өчен “Кем көчле?”,татар халык әкияте” буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе. Эш укучыларны халкыбызның авыз иҗаты белән тирәнрәк таныштыру, бәйл...
Презентация "Татар халык ашлары" ("Национальные блюда татар")
Рус төркемнәрендә белем алучы балалар белән татар халык ашларын өйрәнү өчен укыту материалы....