Татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (3 класс) на тему

Бареева Роза Ивановна

Тема. Сүз төзелеше. Тамыр һәм кушымча. (3 нче сыйныф)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_tehnologicheskaya_karta_uroka.docx697.59 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле. 3 сыйныф. «Перспектив башлангыч мәктәп»

Төзеде. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Пычак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет  белем бирү учреждениесенең башлангыч сыйныф укытучысы Бареева Роза Иван кызы.

Тема. Сүз төзелеше. Тамыр һәм кушымча. (1слайд)

Максат: Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләрне аерырга, кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясарга өйрәтү.

Бурычлар.

Белем бирү: өйрәнелгән лексик-грамматик материалны кабатлау, системага салу.

Үстерү: балаларның фикерләү сәләтен үстерү; чагыштыру, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбияләү: стандарт булмаган укыту формалары кулланып татар теле фәненә карата кызыксыну  формалаштыру;  үзара аралашу һәм ярдәмчел булу күнекмәләрен тәрбияләү.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре:

Шәхси нәтиҗәләр:

- укуга карата кызыксыну хисе булдыру, үз уңышларың, уңышсызлыкларың турында фикер  йөртү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат куеп,  эшне планлаштырырга өйрәтү;

- укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

- уку эшчәнлеген контрольдә тотарга өйрәтү, хаталарны тану һәм төзәтү;

-үз-үзеңне һәм иптәшләреңне бәяләргә өйрәтү.

Коммуникатив:

- башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

- группада һәм парларда эшләргә өйрәтү.

Танып-белү:

-тамырдаш сүзләр төшенчәсе белән таныштыру, тамырдаш сүзләр төзергә өйрәнү;

- Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;

- тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Технология: Коммуникатив технология нигезендә, Сингапур методикасы таләпләре буенча дәрес планына үрнәк.

 Кулланылган структуралар: ХАЙ ФАЙВ, ЭЙ АР ГАЙД, ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР, ТИК-ТЭК-ТОУ, СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ

Дәрес тибы. Яңа белемнәрне үзләштерү.

Оештыру формалары. Фронталь әңгәмә, группада һәм индивидуаль эш.

Метод: эвристик – өлешчә эзләнү.

Җиһазлау: презентация, компьютер, экран,  карточкалар, тест.

Материал: 1И.Х.Мияссарова “Татар теле”- 3 нче сыйныф дәреслеге, 2013ел;

2. И.Х.Мияссарова “Мөстәкыйль эш дәфтәре”- 3 нче сыйныф, 2013 ел.

.

Дәрес барышы

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

УУГ

I. Оештыру өлеше. 

Укучыларның укытучы белән исәнләшүләре.

 (ХАЙ ФАЙВ (High Five)-тынычлану сигналын куллану. (2слайд, 3 слайд)

4 слайд

1. -Хәерле көн, укучылар! Мин сезне күрүемә бик шат! Без сезнең белән хәзер татар теле дәресе үткәрербез. Хәзер өйдәгез бер беребезне сәламлик.

2. Дәрестә безнең күзләребез - күрә, 

Колакларыбыз - ишетә,

Кулларыбыз - яза,

Башыбыз – эшли.

Укучыларның биткә бит партнерлар белән исәнләшүләре:

  • Сәлам, дустым! (кулларны кысышу) 
  • Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)
  • Кайда булдың? (кул уйнату)
  • Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)
  • Син килдең! (кулларны җәю)
  • Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу) 

ККУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

РУУГ: уку эшчәнлеген оештыру.

II. Матур язу.

1. Шигырь юллары буенча әңгәмә.

(5слайд)

(6слайд)

2. Шигырьне күчереп язу.

-Ә безнең дәресебезнең девизы-

И сабыйлар!

Эшләгез сез,

Иң мөкатдәс нәрсә - эш. 

- Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

  • Шигырьне кем язган?
  • Бу юллар аның кайсы шигыреннән?
  • Бөек шагыйребез балаларны ни өчен эшкә өнди икән?

Ә сез әти-әниеләрегезгә булышасзңмы соң?

  • Менә бит сез нинди зур булышчылар  икән!
  • Мөкатдәс дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз?

- Мөкатдәс, иң кирәкле, мөхим дигән сүзләр, нинди мәгънә белдерәләр?

  • Без андый сүзләрне ничек атадык әле?
  • Дөрес.

Хәзер дәфтәрне ачып бүгенге числоны, сыйныф эше дип язабыз. Шушы шигырь юлларын дәфтәрегезгә  матур язу итеп язып куегыз.

Балаларның җаваплары тыңлана.

  • Эш турында.

  • Г.Тукай язган.
  • “Эшкә өндәү”.
  • Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үссәң уңайлы икәнен аңлата.

  • Иң кирәкле, мөхим дип тә әйтергә була.
  • Бертөрле мәгънә белдерәләр.
  • Синоним сүзләр дип.

(Җилкәгә җилкә, йөзгә йөз партнерлар белән дәфтәрләрен алмаштырып бәялиләр. Матур язылмаган хәреф яки сүзне табып дәфтәрләргә язып куялар).

РУУГ: нәтиҗәле эшкә омтылу.

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу.

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү, ярдәм итү, бер фикергә килү. Үз фикереңне дәлилли белү.

III. Актуальләштерү.

ЭЙ АР ГАЙД (7слайд)

Укучылар, без сезнең белән телебезнең сүзлек байлыгы темасын өйрәндек, кайбер кагыйдәләрне искә төшереп алыйк. Һәр өстәлдә конверт бар. Шул конверттан №1 дигән карточканы алыйк.

Хай Файв! (8слайд)

Игътибар экранга. Слайдны карагыз. Сезнең фикерләр үзгәрдеме ? Җавапларыгызны тагын бер кабат карагыз. Карточкаларны һәр өстәлдәге №1 нче укучы  миңа җыеп китерә.

Почмагына исемегезне язып куегыз. Карточкада билгеләмәләр язылган. Әгәр дә сез дөрес дип саныйсыз икән билгеләмәне, + тамгасы куегыз, юк икән- минус тамгасы куегыз сул як баганага

(Вакыт бирелә)

Хаталарын табып төзәтәләр.

РУУГ: Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үз эшеңә бәя бирү.

ШУУГ: укуга карата кызыксыну хисе булдыру, үз уңышларың, уңышсызлыкларың турында фикер  йөртү.

IV. Проблемалы ситуация тудыру. Уку мәсьәләсен кую.

Укучылыр белән фронталь әңгәмә.

-  Балалар, нәрсәләрнең тамырлары була?

- Нәрсә соң тамыр? Ул ни өчен кирәк?

- Тамыр дигән сүзнең ничә мәгънәсе бар икән?

- Шулай булгач, тамыр дигән сүз нинди сүзләргә керә?

-- Ә менә сүзләрнең тамыры була микән?

- Бу дәреснең максаты нинди булыр?

Укучылар әңгәмәдә катнаша.

- Үсемлекләрнең, агачларның.

- Тамыр – 1. Үсемлекнең җиргә кереп берегеп, җирдән су һәм минераль матдәләр суыра торган өлеше.

2. Кеше һәм хайван тәнендә кан йөри торган каналлар.

- Күп мәгънәле сүзләр дип атала.

-  Без бүген сүзнең тамыры – нәрсә соң ул? дигән сорауга җавап эзләрбез.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен ачыклау һәм максат кую.

V. Яңа теманы аңлату. (9слайд)

1. “Эш агачы” дигән әкият уку. Тамырдаш сүзләр төшенчәсен китереп чыгару.

2. Дәреслектәге кагыйдәне уку.

3. Белемнәрне беренчел ныгыту.

ТАЙМД РАУНД РОБИН 70 нче күнегү. (11 слайд)

.

Мин сиңа бер кечкенә генә әкият сөйлим. Аның исеме “Эш агачы”дип атала. Борын- борын заманда очрашканнар ди агач тамыры белән эш тамыры.

- Исәнме, мин – тамыр. Ә син кем? – дигән агач тамыры.

- Мин дә тамыр! – дигән сүз тамыры.

- Син нинди тамыр инде? Миннән зур агачлар үсә, синнән нәрсә үсә ала соң? – дигән.

- Миннән яңа сүзләр үсә ала,- дигән эш тамыры һәм кешеләргә эндәшкән:

Мине утыртыгыз, ә мин зур булып үсәрмен. Сезгә көч һәм дәрт биреп торырмын, - дигән. Кешеләр эшне җиргә утыртканнар. “Эш” тамыры җәелеп үсеп киткән. Кешеләр игътибар белән карасалар, аларның барысы да бер тамырдан үсеп чыкканын күргәннәр. Шуннан соң мондый сүзләрне тамырдаш сүзләр дип йөртә башлаганнар. (10 слайд)

  • Әйдәгез  әле, «эш» сүзеннән нинди сүзләр үсеп чыккан? Укыйк әле.
  • Бу сүзләрдә нинди уртак кисәк бар?
  • Сүзләрдә кайсы кисәк төп мәгънәне аңлата?
  • Эш сүзен тагын мәгънәле кисәкләргә бүлеп буламы?
  • Сүзнең тамыры була микән?
  • Сүзнең нинди кисәге тамыр дип атала икән инде?
  • Дөрес. Менә бу сүзләр бер үк тамырдан ясалганга күрә тамырдаш сүзләр була.
  • Ә тамырга ялганып килә торган кисәкләр ничек атала икән?
  • Бу сүзләргә нинди кушымчалар ялганган?
  • Инде дәреслектәге кагыйдәне укып карыйк.

  • Кемдә калды чират, шул беренче сорауны укый, һәркем чиратлап җавап бирә үзара. Вакыт китте!
  • Калын әйтелешле сүзләргә һәрвакыт нинди кушымчалар ялганыр?
  • Ә нечкә әйтелешле сүзләргә?
  • Бакча сүзеннән дә тамырдаш сүзләр ясап карыйк әле.

  • Эшче, эшле, эшчән, эшлә, эшлекле,эшчәнлек, эшмәкәр, эшләнеш, эшләнмә.
  • Эш.

  • Эш сүзе.

  • Юк.

  • Әйе.

  • Төп мәгънәне аңлата, мәгънәле кисәкләргә бүлеп булмый торган кисәк тамыр дип атала.

  • Кушымча.

-че, -ле, -лекле, -чән, -лә, -чәнлек,-мәкәр, - ләнеш

Дәреслектәге кагыйдәне укыйлар.

Күнегүдәге  җөмләләрне тулыландырып укыйлар.

  • Калын.

  • Нечкә.

Бакча, бакчачы, бакчалы, бакчачылык.

ШУУГ: укуга карата кызыксыну хисе булдыру

ТБУУГ: -тамырдаш сүзләр төшенчәсе белән таныштыру, тамырдаш сүзләр төзергә өйрәнү;

- Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;

- тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү,төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

VI/ Ял вакыты

(12 слайд)

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР

Көй астында берәр укучы хәрәкәт күрсәтә, башакалар аның артыннан кабатлый.

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту.

VII. Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү. 

1. Дәреслек белән эш.  71 нче күнегү.

2. ТИК-ТЭК-ТОУ структурасы. 

3. Дидактик уен “Уңган бакчачы”. Төркемнәрдә эшләү. СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ

71 нче күнегүне аңлату.

- Хәзер парта өстендәге карточкаларны алабыз. Шул карточкаларга “Мәктәп” темасына туры килгән 1 әр сүз язып чык. Карточкаларны бутап 9 карточканы 3 рәткә 3 әр итеп тезеп чык. Горизанталь буенча,  вертикаль буенча, диагональ буенча 3 сүздән җөмлә төзеп язабыз.

Әйдәгез, җыр, юл, эш, сүз тамыр сүзләрен бакчага утыртыйк. Агачыгыз тармакланып үссен өчен, үз тамырыгыздан яңа сүзләр ясагыз. Кемнең агачы күп ботаклы, ябалдашлы булып үсәр икән. Шул укучылар “Уңган бакчачы” дигән исем алачак.

(Һәрберегез күнегүне дәфтәрләрдә эшли, аннары №1 нче белән № 3 нче һәм №2 нче белән №4 нче дәфтәрләрен алышып бер-берсенең эшен карандаш белән тикшерә. Фикер алыша.

“Уңган бакчачы”ны билгеләү.

Яңа сүзләрне кертеп, 2 җөмлә төзеп язарга тәкъдим ителә.

Яздырып эшләтү. Укучылар мәкальәрнең мәгънәсен аңлаталар, тамырдаш сүзләрне табалар.

Белемдә, белемсез, белемле. 

Җөмлә төзегән сүзләрне әйтеп, җөмләләрне укыту. Язган сүзләр арасында тамыр һәм кушымчадан торган сүзләрне табу.

Укучылар төркемнәрдә җыр, юл, эш, сүз сүзләреннән тамырдаш сүзләр төзиләр.

  • 1 төркем: җыр(җырчы, җырлы, җырсыз)
  • 2 төркем: юл (юлчы, юлдаш, юлсыз, юллы)
  • 3 төркем: эш(эшче, эшле, эшсез, эшчән
  • 4 төркем: сүз (Сүзлек, сүзчән, сүзсез)

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау.

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү.

РУУГ: эшләгән эшеңнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү. Үз эшеңә бәя бирү.

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү.

VIII. Рефлексия.

Cез, бүген дәресне ничек үзләштердегез икән? Аның өчен без хәзер тест эшлибез. Тест бик җайлы. Әйе(+) яки юк(-) дип кенә җавап бирәсе.

Сораулар:

  1. Җөмлә сүзләрдән төзелә.
  2. Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала.
  3. Сүз авазлардан тора.
  4. Сүзнең төп мәгънәсен аңлата һәм мәгънәле башка кисәкләргә бүленми торган кисәге тамыр дип атала.
  5. Иҗек хәрефләрдән төзелә.
  6. Иң кечкенә иҗек бер аваздан гына тора.
  7. Калын әйтелешле сүзгә һәрвакыт нечкә кушымча ялгана.
  8. Тамырга ялганып килә торган кисәкләрне кушымчалар диләр.
  9. Нечкә әйтелешле сүзләргә калын кушымча ялгана.
  10. Балачак сүзенең тамыры бала, кушымчасы чак
  11. Күлмәк сүзенең тамыры күл, кушымчасы мәк

ШУУГ: үз уңышларың, уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер  йөртү.

IX. Йомгаклау. 

(14 слайд)

  • Дәрестә алган белемнәр тормышта кирәк булырмы?
  • Дәрестә сез нәрсәгә ирештем дип уйлыйсың?
  • Укучылар, сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне “5” легә кемнәр үзләштерде?
  •  Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. 5555555

Әйбәт эшлим, материалны аңладым. 

Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирү

X. Өй эше бирү. (15 слайд)

72 нче күнегү (44 бит) - тамырдаш сүзләрне төркемләп язарга.

Өй эшләрен көндәлекләргә язалар.

РУУГ: эшне кабул итү

             

Кушымта.

ЭЙ АР ГАЙД

       Карточка №1

Исемегез_____________

_____________________

 

Фамилиягез__________

_____________________

 

Сул багана

 

Уң багана

Әйе “+”,     Юк “-“

Кагыйдәләр

Әйе “+”,            Юк “-“

Башка телләрдән кергән сүзләр алынма сүзләр дип атала

 

 

Бертөрле әйтелә һәм языла, әмма мәгънәләре башка сүзләр – омонимнар

 

 

Җылы, эссе, кызу – антонимнар була

 

 

Охшаш мәгънәле сүзләр - синонимнар

 

 

 Без уй- фикерләребезне җөмләләр ярдәмендә белдерәбез

 

 

Җөмләләр хәрефләрдән төзелә

 

 

Иң кечкенә иҗек бер аваздан тора

 

 

Дус, сәүдәгәр, кыяр, гөл сүзләре рус теленнән алынган

 

Җыр

юл

эш

сүз

Тест. ____________________________

  1. Җөмлә сүзләрдән төзелә.
  2. Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала.
  3. Сүз авазлардан тора.
  4. Сүзнең төп мәгънәсен аңлата һәм мәгънәле башка кисәкләргә бүленми торган кисәге тамыр дип атала.
  5. Иҗек хәрефләрдән төзелә.
  6. Иң кечкенә иҗек бер аваздан гына тора.
  7. Калын әйтелешле сүзгә һәрвакыт нечкә кушымча ялгана.
  8. Тамырга ялганып килә торган кисәкләрне кушымчалар диләр.
  9. Нечкә әйтелешле сүзләргә калын кушымча ялгана.
  10. Балачак сүзенең тамыры бала, кушымчасы чак
  11. Күлмәк сүзенең тамыры күл, кушымчасы мәк

“Уңган бакчачы” уены.

http://u4eba.net/wp-content/uploads/2012/09/prilozhenie-k-uroku.jpg       http://u4eba.net/wp-content/uploads/2012/09/prilozhenie-k-uroku.jpghttp://u4eba.net/wp-content/uploads/2012/09/prilozhenie-k-uroku.jpg       

 Описание: 5555555    Описание: 5555555Описание: 5555555Описание: 5555555

  

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Татар теленнән ачык дәрес 2-4 классларда

Азкомплектлы башлангыч сыйныфларда  яңа уку стандартлары буенча2нче сыйныфта һәм 4 нче сыйныфларда татар теле дәресе.     2класс:Тема:Предметны  белдергән сүзләр.4класс:Т...

Татар теленнән "Сан" темасына ачык дәрес планы.

4 нче сыйныф  өчен татар теленнән "Сан" темасына ачык дәрес планы....

Татар теленнән "Телнең лексик берәмлекләре" темасы буенча ачык дәрес

3 нче сыйныфта үткәрелгән әлеге дәрестә синоним. антоним, омоним,  фразеологизмнарны кабатлау һәм ныгыту каралган...

Ялгызлык исемнәр, татар теленнән ачык дәрес, 3 класс

Ялгызлык исемнәр, татар теленнән ачык дәрес , 3 класс...

1-3 класс өчен Татар теленнән ачык дәрес

Аз комплектлы мәктәптә эшләүчеләр өчен татар теленнән ачык дәрес планы. 1 нче класста Я,Ю,Е хэрефләренең дөрес язылышын ныгыту, 3 нче класста "Исем " темасын гомумиләштереп кабатлау....

Татар теленнән ачык дәрес "Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге".

Мияссарова дәреслеге буенча дәрес планы....